Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.
статья по теме

ГУБАЙДУЛЛИНА АЛМАЗИЯ ФАРИДОВНА

 

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx29.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Район укытучыларының август киңәшмәсе өчен доклад

Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.

(татар теле һәм әдәбияты секциясе)

Әзерләде: I категориялетатар теле һәм

әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина А.Ф.

Август-2012

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә шәхес үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә.

        Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Хәзергесе көндә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык  кичереп калмыйлар,  хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр.

Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр. Ә ярату өчен бала күңелендә җиңү шатлыгы, нинди дә булса ачыш ясау шатлыгы булырга тиеш.

Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:

1. Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3. Ничек итеп материал тупларга?

4.Нинди әдәбият өйрәнергә?

5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6. Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7. Эшне яклау ничек булыр?

Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк.

                                     

Фәнни-эзләнү эшенә тема сайлау.

 

            Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Гомуми характердагы темаларны алмаска, конкретрак темалар алынырга тиеш дип карыйлар жюри әгъзалары. Мин моның белә килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чөнки тема киңрәк булган саен аны ачу күп көч таләп итә. Бөтенләй үк ачылып бетмәгән эш тиешле бәя ала алмый. Килешмим, чөнки күп әдәбият актарган очракта гына чагыштыру мөмкинлеге туа, тиешле нәтиҗә ясарга мөмкин. Һәр фәнни эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да – фәнни эшнең актуальлеген билгели.

Темалар “Авылым тарихы”, “Татар диалектлары һәм аларның матур әдәбиятта чагылышы”, “Ташлы Кавал авылының  халык авыз иҗаты”, “Мәктәбем тарихы”, “Татар халкының милли костюмы”, “Юрамышлар”, “Каюм Насыйри –татар халкының бөек мәгърифәтчесе” һ.б.

           Җирле сөйләм, тарих , халык авыз ижаты , онамастика темалары күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын  рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү. Татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен  чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр. Кыскасы, чыгышымны тәмамлап, дәреслектәге темалар турыдан-туры ук булмаса да фәнни эзләнү эшенә менә дигән тема була ала, дип әйтә алам. Ә теманы дөрес сайлау – эшләгән эшегезнең уңышының яртысын тәшкил итә.

Фәнни эшкә материал туплау.

        Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы?   Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул диючеләр дә күп.

        Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк.

        Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

        Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Хәзерге Интернет заманында китапханәләрнең роле кимеде диючеләр дә булыр. Башка предметка караган фәнни эшләрдә шулайдыр ул, ләкин татар теле һәм әдәбияты буенча эшләнә торганнарда түгел. Әлеге өлкәләр буенча Интернетта кирәкле материал юк диярлек. Ноутбуклар алган укытучылар минем белән килешер: тел һәм әдәбият укытучылары Интернетта сообществоларын ачалар да, әзер материал көтеп яталар.

                Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

        Кайбер укучылар язмалар өчен дәфтәр кулланалар. Алай эшләгәндә, дәфтәр битенең бер ягына гына язып, битләре номерлансын. Цитаталар, өзекләр төгәл алынырга, шунда ук чыганаклар күрсәтелергә тиеш.        Җыелган материалның кайбер өлеше файдаланмыйча да калырга мөмкин, чөнки материалны анализлаганда һәм гомумиләштерүләр ясаганда, иң кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар сайлап алына. Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

        Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

        План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру.

Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе  языла.

Битнең сул ягында фәнни эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

 - Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

 - Елын язганда “ел” сүзе язылмый.

 - Фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

 - Фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар:

Ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

  1. Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.
  2. Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте).
  3. Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).
  4. Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.
  5. Файдаланылган әдәбият.

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

  1. Кереш өлеш
  2.      1 нче бүлек ( теория)

      §1, §2 ...

  1. 2 нче бүлек (практик эш)    

      §1, §2 ...

  1. Йомгаклау өлеше
  2.    Кулланылган әдәбият
  3. Кушымта

Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3 төп өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мөсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

  1. теманың актуальлеге;
  2. эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;
  3. эшнең максаты hәм бурычлары;
  4. өйрәнү объекты hәм предметы;
  5. гипотезалар (гыйбарәләр)
  6. эзләнү-тикшеренү методлары;
  7. эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;
  8. эшнең структурасы;

Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләрге карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;
  2. кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;
  3. хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү – тикшеренү барышында барлыкка яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

Фәнни эшне яклау.

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.        

        Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

        Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

        Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

        Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

        

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярд...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

         Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльл...

Әдәби тикшеренү эшен оештыру алымнары

Фәнни-тикшеренү эш башкаручыга ярдәмгә...

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру...

Сәләтле балалар белән эш, мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – баланың табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү....