Батырлык - нәрсә ул?
статья по теме

Забирова Лилия Суфияровна

Батырлык - нәрсә ул?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyrlyk.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

                                              Батырлык – нәрсә ул?

        Батырлык. Бу сүз нәрсәне аңлата соң? Әлеге сүзнең мәгънәсен мин С. И. Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә таптым. Батырлык – героик, фидакарь, кыю эшләнгән эш ул. Һәм күп очракта аны балалар эшли. Әлеге батырлыклар алдында без башыбызны ияргә тиешбез.

        Батырлык турында китапларда да еш язалар. Мин күптән түгел шундый китапларның берсен – В. О. Богомоловның “Иван” повестен укыдым. Әлеге повесть минем яшьтәшем – унике яшьлек малай турында. Аның балачагын сугыш йота – әтисен фашистлар үтерә, ә бәләкәй сеңелесе аның кулында җан бирә. Сугышның беренче көннәре аңа коточкыч михнәтләр китерә, шушы югалту -  газаплар аны берничә яшькә олыгайта да инде. Ул бары кайгы – сагышлары белән берүзе кала, шул вакытта дошманнан үч алырга, безнең армиягә файдалы булырга сүз биреп, партизан отрядына китә.

        Богомолов үзенең героена Иван дип җитди исем куша. Аңа башкача исем кушу мөмкин дә булмагандыр. Әлеге малайга өлкәннәр кебек үк бик күп сынаулар узарга туры килә. Әмма ул үзендә немец армиясенә карата дошманлык хисләре кичерсә дә, горурлыгын һәм кешелек сыйфатларын саклап кала ала.

        Иванның күзләрендә һәм характерында – өлкәннәр ныклыгы, тышкы кыяфәтендә исә чарасызлык билгеләре ярылып ята. Аның өчен иң мөһиме – бурыч, үзе шөгыльләнгән эш. Ул нык ихтыярлы, көчле рухлы.

        Аның әйләнә – тирәсендәге өлкәннәр яшь булуыны да карамастан, мөстәкыйль булуын аңлыйлар, аны сугышның бар михнәтләреннән сакларга телиләр. Яраталар, кызганалар, аның тормышын ничек тә җиңеләйтергә тырышалар. Иван Бондаревны интернатка җибәрәләр. Әмма ул аннан кача. Малай сугыш вакытында уку мөмкин түгеллеген яхшы аңлый.

        Сугыш вакыты булуга да карамастан, бала балалыгын югалтмый, фронтта да ул уеннар өчен вакыт таба. Иван да башка малайлар кебек үк пычаклар җыю белән шөгыльләнә. Гальцевта финка күргәч, ул аны үзенә бүләк итүен үтенә. Әмма тегесе дустының истәлеге булган әлеге пычакны бүләк итә алмаячагын әйтә. Шул чакта Иван землянкада берүзе кала, пычак, бинокль ала һәм сугыш уены уйный башлый. Үзен ул командир итеп күз алдына китерә. Һәм билгеле инде, үзенең уеннарында һәрчак җиңә һәм сугыш озакламый тәмамланачак дип хыяллана.

        Әмма тормышта Иван Бондаревның язмышы аянычлы. Аңа сугыш беткәнен күрергә һәм үзе хыялланган җиңү шатлыгы кичерергә насыйп булмый. 1943 елда ул берничә тәүлек дәвамында немец эшелоннары хәрәкәтен күзәткәне өчен тоткарлана. Аны атып үтерәләр яшь гомер фашистлар кулыннан өзелә. Бөек Җиңүдә, билгеле, аның да өлеше зур.

        Сугыш турында сөйләгәндә күп кеше өлкән сугышчыларның батырлыклары турында гына сүз бара дип уйлый. Балалар хакында оныталар. Әмма бу дөрес түгел. Сугыш вакытында меңнәрчә бала һәлак була. Ачлык – ялангачлыктан, дәһшәтле сугыш кырларында гына түгел, ә тылдан авыр хезмәттән дә һәлак булучы балалар бихисап.

        Сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре – үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр., үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Һәлак булган әти – әниләре турында кара кәгазьләр алып, чиксез хәсрәт – кайгыга чумалар, ятимлек ачысын татыйлар...

        Әлеге балалар язмышы бер – берсенә бик охшаш. Сугыш чоры балалары өчен сугыш дигән михнәт гомуми биографиягә әйләнгән. Тылда булсалар да, барыбер алар сугыш чоры балалары.

        Сугыш бетүгә 67 ел вакыт үтте. Әмма язучылар бик еш әлеге темага әйләнеп кайталар. Ни өчен? Чөнки әле бүген дә каядыр бомбалар шартлый, пулялар сызгыра, өйләр җимерелә, балалар әйберләре янып кара күмергә әйләнә.

        Тормыш дәвам итә. Ул тыныч, имин булсын өчен сугышны булдырмаска, ул китергән газап – михнәтләрне онытмаска кирәк. Кешеләр! Безнең Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга хакыгыз юк!

Зиганшин Самат (МБОУ ”Гимназия №3 “)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең  70  еллыгына багышланган сыйныф сәгате.  Сугыш  ветераннары,  тыл  ветераннары   истәлекләре һәм сугыштан  килгән  хатка  нигезләне...

Батырлык дәресе

Максат:1.     Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру.2.     Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү....

Батырлык.

Батырлык.Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасы белән тан...

Что такое патриотизм? (Нәрсә ул батырлык?)

открытый урок татарской литературы для 9 класса...

"Батырлык үрнәге"

Халык хәтерендә Брест крепосте сакчыларының батырлыгы мәңге сакланыр! Алар арасында Татарстаннан майор Петр Михайлович Гаврилов та була....

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....