ФДББС идеологиясен формалаштыру
статья по теме
ФДББС идеологиясен формалаштыру турында статья
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fdbbs_ideologiyasen_formalashtyru.docx | 35.52 КБ |
Предварительный просмотр:
ФДББС идеологиясен формалаштыру
Кереш.
Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды.Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә.Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр.
Бүгенге көндә фән һәм мәгариф министры тарафынннан икенче буын ФДГББ расланган. 2012-2013 уку елында инде Рәсәйнең барлык мәктәпләре дә шушы стандарт буенча эшләргә тиеш. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә максатка ирешелү мәҗбүри таләп .
Яңа мәктәп төшенчәсенә аңлатма бирсәк, монда сүз һәр яңалыкка омтылучы, балалар психологиясен аның үзенчәлекләрен аңлап,предметын яхшы белгән укытучы турында әйтелә. Инде һәр укытучыга һәрнәрсәне яңача эшли белергә вакыт җитте. Моны үз педагогик эшчәнлегеңнең анализ нигезләре һәм яңа стандарт нәтиҗәләре белән бергә чагыштырып карау мөмкин. Ләкин шуны онытмаска кирәк: мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытуның һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Стандарт нигезендә эшлекле якын килү методы ята. Ул
- укучыны сәләтле итеп формалаштыру,
-Укучының танып- белү эшчәнлеген булдыру,
-укыту процессын яшь, шәхси, психологик үзенчәлекләрне исәпкә алып планлаштыру.
Стандарт укучыларның шәхси сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән
Төп рольдә белем бирү процессының аерылгысыз субъектлары- әти-әниләр:
-кешелеклелекнең гомуми кыйммәтләрен аңлап кабул итү;
-белемне аңлы итеп куллана белергә өйрәтү;
-үз тәртибеңне әхлакый кыйммәтләр белән чагыштыру, гаилә, җәмгыять, туган ил каршында вазифаларыңны аңлау;
-башкаларны хөрмәт итү, бердәм нәтиҗәләргә ирешү өчен хезмәттәшлек итә белү;
-сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен үтәү;
-һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятен аңлау, һөнәр дөньясында ориентлаша белү
1. Дәрес укыту эшенең төп формасы
Дәреснең төп билгеләре түбәндәгеләр: укытучы укучыларның даими составтагы һәм класс дип аталган билгеле яшьтәге группасы белән шөгыльләнә; һәрбер дәрес билгеләнгән вакыт аралыгына таяна (45 минут); дәресләр уку челтәре(расписание) буенча чиратлашалар; дәрес укытучы җитәкчелегендә төрле укыту методларын кулланып алып барыла торган гомуми класс эшен дә, укучылар белән индивидуаль эшне дә үз эченә ала.
Укыту эшен оештыруның мондый формасы балаларның хезмәтен һәм ялын дөрес чиратлаштырырга мөмкинлек бирә; ул укытучының җитәкчелек ролен һәм укучы тарафыннан уку бурычларының нык үтәлешен тәэмин итә; ул белем бирү учреждениесенә оештыру төгәллеге кертергә мөмкинлек бирә.
Шуңа күрә дәрес укыту эшенең төп формасы булып тора да инде
Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Һәрбер дәрестә укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Дәрестә яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.
Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Алдынгы тәҗрибәле һәм новатор укытучыларга зур игътибар бирәләр, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куялар һәм махсус шартлар булдыралар.
Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару.
2.Укыту-тәрбия процессында эшлекле якын килү методын куллану.
Дәрестә уку эшчәнлеген оештыру эшлекле якын килү методына корыла. Эшлекле якын килү методының төп үзенчәлекләре:
- шәхесне үстерү;
- белем бирү процессы үсеш булдыруны күздә тота;
- универсаль уку гамәлләре белән коралландыру.
- Эшлекле якын килүнең компонентлары:
- технология;
- методика;
- эшчәнлек;
- максат.
Эшлекле якын килү методының аермалыклары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укытучы позициясе - класска җавап белән түгел, ә сорау белән;
- укучы позициясе - алдан әзерләгән шартларда дөньяны танып-белү;
- уку мәсьәләсе - укучының укытучы әзерләгән максатка ирешүе;
- уку эшчәнлеге – җитәкчелек иткән уку процессы (максат, тема, ысул, план, чара,алым);
- күзаллау(образ) сүз, схема, рәсем, план;
- бәяләү гамәлләре – мин башкара алам, минем килеп чыга;
- эмоциональ бәяләү билгесе – мин шулай уйлыйм.
Эшлекле якын килү методы укучыны укыту-тәрбия процессына тарту, укучының үз эшчәнлеген оештыра белүне күздә тота. Укытучының осталыгы укучылар эшчәнлеген дөрес оештыруда, укучының танып-белү гамәлләрен үстерүгә шартлар тудыруда күренә. Моның өчен укытучы белем баскычлары арасындагы бәйләнешне, һәр баскычта үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмә, көтелгән нәтиҗәләрне, укучының белем дәрәҗәләренә куелган таләпләрне яхшы күзалларга тиеш була.
Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр - укучының үзүсешкә әзерлеге һәм төрле яклап камил, иҗади үзүсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Россия Һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын тапкан шәхес булып формалашу, поликультуралы һәм полилингваль дөньяда турыдан-туры мөстәкыйль эшчәнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сәләтле сыйфатларга ия укучы тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләре формалаштыру программалары һәм шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү нигезендә формалаша.
Предмет нәтиҗәләре һәр укыту предметының аерым үзенчәлеген һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.
Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп, укучылар эшчәнлеген оештырганда гына ирешеп була.
Уку эшчәнлеген дөрес оештырганда укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була.
Дәресләргә проблемалы, танып-белү күнекмәсен үстерүгә гамәли күнегүләр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектә кулланырга, эшчәнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзләнүле күнекмәләр булдыруны күздә тота.
Һәм инде күнегүләр, эшчәнлек нәтиҗәсендә укучы теләсә нинди мәгълүматны адекват кабул итәргә, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә.
Татар теле курсының төп бурычы-аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү.Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында күренә.
Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше.
Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле.Һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.
Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә.
Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота . Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.
Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан шактый иҗадилык таләп итә. Укытучыга дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы нинди нәтиҗәләргә, ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.
Шул максаттан түбәндәге дәрес стуктурасы тәкъдим ителә.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
Дәреснең бу этабында уку материалын үзләштерүгә кызыксыну уятыла, ягъни мотивация булдырыла. Монда белем баскычлары яки бер бүлек арасындагы бәйләнеш күрсәтелә.
Актуальләштерү өлешендә бүгенге дәрестә үзләштереләсе тема нигезендә яткан белем искә төшерелә,гомумиләштерелә.
Алга таба укучыга үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу өчен махсус бирем тәкъдим ителә, ягъни эзләү, проблемалы ситуация тудырыла. Бу уку мәсьәләсен кую өлеше була. Шуннан соң гына дәрестә яңа тема туа. Күргәнегезчә, укучы аны укытучының алдан әзерләгән шартларында башкара. Укучыга сизелмәстән, эзлекле биремнәр җыелмасы тәкъдим ителә бара. Шул биремнәр нәтиҗәсендә укучы адымлы гамәлләр башкара, нәтиҗә ясый бара.Укучыда логик фикер йөртү, танып-белү, коммуникатив күнекмәләр формалаша.
II Уку мәсәләсен адымлап чишү этабы.
Дәреснең бу этабына уку мәсьәләсен чишү өчен тәкъдим ителгән биремнәр җыелмасы-алгоритм керә. Һәр бирем уйланылган, мөһим нәтиҗә чыгаруга, гомуми ысул формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты үзәгендә укучыларны универсаль уку гамәлләре белән коралландыру ята. Ә бу исә, үз чиратында, һәр дәрестә теманы үзләштерүнең гомуми ысулыннан башка мөмкин түгеллеген ассызыклый.
Ысул- уку мәсьәләсен чишү өчен кулланылган тотрыклы гамәлләр системасы. Укучы дәрестә ысул кулланып, күнекмә формалаштыра, уку мәсьәләсен иркен чишә, яңа җирлектә иҗади кулланырга өйрәнә.
Танып-белү гамәлләренең мөһим компоненты булган модельләштерү өлеше белән дәрес этабы тәмамлана.
Модельләштерү - теге яки бу төшенчәнең кыскача бирелеше. Укучы үзләштергән белемне схема, сызым, модель, рәсем һәм терәк сүзләр белән кыскача күзаллый. Билгеле инде, әгәр укучы теманы кыскача аңлатып яки күрсәтеп бирә ала икән- бу аңлау дәрәҗәсенең иң югары ноктасы булып тора.
III. Рефлексив – бәяләү этабы.
Рефлексив-бәяләү этабы үзләштерелгән белемне дәрес азагында укучының эчтәлекле гомумиләштереп әйтеп бирүен күздә тота. Укучы дәрестә эшчәнлеген контрольдә тотарга,үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә һәм бәяләргә өйрәнә. Укытучы дәрестә үзбәя, үзара бәяләүһәм укытучы бәясен куллана ала. Укучыны үзбәягә өйрәтү үзләштерелгән белемне көтелгән нәтиҗәләр, бәяләүне критерийларга туры китереп , чагыштырып карарга, үзенә критик күзлектән чыгып карарга өйрәнә.
Үзара бәяләү укучыларны парлап, төркемнәрдә эшләргә, хезмәттәшлек итәргә, тәкъдимнәрне адекват кабул итәргә һәм фикереңне бәяләгәндә ачык, аңлаешлы, кыска һәм төгәл әйтә белергә өйрәтә.
Бу этапның алдагы өлеше булып өй эшен бирү тора. Өй эшен шулай ук төрле
формада бирергә мөмкин. Күп укытучылар өч төрле өй эше бирү белән мавыга. Бу очракта, укытучы бары бер өй эшенең генә мәҗбүри, ә калган өй эшләренең теләк буенча башкарылырга тиешлеге исәпкә алынырга тиеш була.
Беренче өй эше репродуктив, икенчесе – ярымиҗади, соңгысы иҗади эшчәнлеккә бирелә.
Дәреснең бу этабында соңгы эш булып, алдагы дәрескә кызыксындыру уяту(саморегуляция) тора. Укучы дәрескә киләсе килеп кайтып китә. Аның дәрескә мөнәсәбәтеннән, эшчәнлегеннән чыгып, укучының көтелгән нәтиҗәләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгели алабыз.
Күргәнегезчә, дәрес структурасына стандартта булган көтелгән нәтиҗәләр һәм универсаль уку гамәлләре формалаштыру кертелгән.
Шуңа күрә дәресне төзегәндә, түбәндәге мөһим компонентларга игътибар итәргә кирәк:
- уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту (мотивация);
- актуальләштерү һәм сынау өчен тәкъдим ителгән уку гамәлендә кыен очракны билгеләү;
- кыен очракның сәбәбен һәм урынын билгеләү;
- проблеманы чишү проектын төзү.
- төзегән проектны тормышка ашыру;
- эчтән сөйләм аша беренчел күнекмә формалаштыру;
- бирелгән үрнәк буенча мөстәкыйль тикшерү оештыру;.
- үзләштергән белемне кабатлау өлешенә кертү;
- дәрестәге уку эшчәнлегенә рефлексия ясый белү.
3. Педколлектив белән эш.
Яңа стандартның еармасы шунда: төп максат булып предметнәтиҗәләре түгел, ә шәхес нәтиҗәләре булдыру зарур. ФГДББС түбәндәге таләпләр системасыннан гыйбарәт:
-төп белем бирү программасы нәтиҗәләрен үзләштерү;
-төп белем бирү программасы стуктурасы;
-стандартны гамәлгә ашыру шартлары (кадрлар, матди- техник база, финанслар)
Яңа буын стандартларында укучының төп белем программасы буенча үзләштерелгән нәтҗәләренә таләпләр төгәл бирелгән. Аларга:
-шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр;
-метопредмет нәтиҗәләр;
-предмет нәтиҗәләре керә
4 бүлек. ФГДББСның методик тәэмин ителеше.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа белем нәтиҗәләрен формалаштыру.
Һәр метод укучының танып белү эшчәнлеген активлаштыра. Мондый методларның берсе- күрсәтмә методлар белән укыту.
Бүгенге көндә мультимедия чаралары куллану укучыда дәрескә кызыксыну уята.Бу чара мәгълүматны төрле формаларда(фото, видео, графика, анимация) бирә, һәм укыту процессын эффектлырак итә. Мультимедия куллану дәреснең һәр этабында укучыда мотивация тудыра эшчәнлекне көчәйтә.
Электрон уку басмаларында системага салынган материал урын алырга, укучының теге яки бу өлкәдә булган белемнәре иҗади һәм актив кулланыла белергә тиеш.
Электрон дәреслекләр иң югары фәнни һәм методик дәрәҗәдә төзелгән һәм тулаем ФГДББСна аның юнәлешләренә туры килергә тиеш. Мондый басмалар, дәреслекләр түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә:
-яңа белем алу,
-уку материалы белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү;
-интерактив тренажерлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
-дәреснең аерым этаплары, тема, тулаем курс буенча алган белемнәрне тикшерү
- предметны аңлауда күзәтелгән кыенлыкларны барлау, аны тирәнтен өйрәнүгә этәргеч булдыру,
-имтиханнарга, контроль дәресләргә әзерләнү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда төрле электрон басмалар бар.
Татар –онлайн(http://dev.tol.tatar.ru/) ,
“Татар телле заман” ТТЗ- (http:// ttz.fosslabs.ru).
5нче класс өчен http:// tatartele5.edu.tatar.ru
Электрон басмалар төрле максатларда кулланыла:
-уку эшчәнлеген мотивлаштыру,
-белем сыйфатын контрольгә алу,
5. Йомгаклау
Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.
Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.
Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...
Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.
Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...
Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары
Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары...
Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары
Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....
Доклад "Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру"
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны сөйләм күнекмәләренә өйрәтү юллары белән танышу....
Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру
Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльл...