Тукайның тәрҗемә эшенә мөнәсәбәте
статья на тему

Габдрахманова Гульназ Ингиловна

Тукай иҗатын өйрәнгәндә туган фикерләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukaynyn_trzhem_eshen_monsbte.docx253.49 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның тәрҗемә эшенә мөнәсәбәте

25.02.2011

Бөгелмә шәһәре, 2 нче лицей

Габдрахманова Гөлназ Ингиловна


Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты инде күптәннән әдәбият белгечләренең, тәнкыйтьчеләрнең  игътибарын  үзенә тарта. Аның турында аерым монографияләр дә (И. Нуруллин, Г. Халит, Я. Агишев һ.б.) басылып чыкты.

Габдулла тумыштан ук гаять үткен, зирәк һәм сәләтле бала була. Ул мәктәп бусагасын атлап кергән елларда ук, күп кенә рус галимнәренең мәгълүматларына караганда, татарлар арасында укый-яза белү чагыштырмача югары була. “Россия. Полное географическое описание нашего отечества”(1901) дигән китапның 6 томында түбәндәге сүзләр бар: “Мәхәллә халкының килереннән уннан бер өлеше хисабына үзләрен җитәрлек тәэмин иткән муллалар һәм аларның күпсанлы ярдәмчеләре ир балаларны, ә хатыннары кыз балаларны укыталар. Шуңа күрә татарларда укый-яза белү, руслар белән чагыштырганда, киңрәк таралган”. (165 бит)

Тукайның үзе исән чакта ук халыкка киң таралуы шуның белән бәйле. “Кисекбаш китабы”н яисә “Бәдәвам”ны укырга өйрәнгән егет һәм кызларга Тукай шигырьләренә күчү кыен түгел ич.

Замандашларының истәлекләреннән аңлашылганча, аның уңышлары гадәти кысадан күпкә читкә чыккан. Аның, мәсәлән, кай урында каты гаен (“г” хәрефе),  кай урында йомшак гаен язарга кирәклек турында остазы Хәбри хәлфә белән бәхәсләшкәнлеге билгеле. “Укырга бик зирәк иде, ятлау куәсе бик көчле иде,-дип яза хәлфә үзе. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Укуга һәм язуга бик дәртле булды.”

Габдулла Уральскига килгәндә анда өч мәдрәсә эшли торган була. Җаекта да Тукай дәртләнеп укырга керешә. Ул вакытта мәдрәсә каршында рус классы яшәп килгән. Дөньяга шактый аек карый торган Галиәсгар Тукайны әлеге рус классына йөртергә карар иткән. Әхмәтша учитель Габдулла белән дәрестән тыш та шөгыльләнгән һәм аның укырга сораган китапларын биреп җибәрә торган булган. Җиңел аңлаешлы кечкенә шигырь китаплары булган алар. Күп кенә рус шагыйрьләренең яңгыравыклы шигырьләрен беренче тапкыр үз күзе белән карап, үз теле белән кычкырып укыган ул. Шулай итеп, Тукайның русча теле Пушкин, Лермонтов шигырьләре белән ачыла, һәм Уральскиның өч еллык рус классы шагыйрь өчен рус культурасына һәм әдәбиятына керә торган ишек, ә рус теле шул  ишекне ача торган ачкыч хезмәтен үтәгән. Рус классын тәмамлагач та Тукай рус әдәбиятын өйрәнүне ташламый. Крылов, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Толстой аның яраткан язучыларына әйләнәләр. Рус классикларының кайбер әсәрләрен ул шул вакытта ук тәрҗемә итә, ләкин татарча матбугат булмагач, бастыра алмый.

Беренче тәрҗемәләре – Крылов мәсәлләре – 1906-1907 елларда “Әлгасрелҗәдит” журналында басыла. Габдулла Крыловның 75 мәсәлен тәрҗемә итә. Шагыйрь тәрҗемәләренең күпчелеге патриотик хисләрне чагылдыралар (“Бүре Этләр арасында”), горур рухка дан җырлыйлар (“Тавыклар һәм Каракош”),  хезмәт халкына мәхәббәт белдерәләр. Кайбер мәсәлләрне татарчада башка исем белән биргән ул: “Синица” – “Бытбылдык”; “Волк и Лисица”- “Юмарт дус”.

Тукай мәсәлләрне тәрҗемә иткәндә оригиналларның эчтәлеген өстән генә сөйләп чыгуга кайтарып калдырмый, аларның социаль һәм сатирик мәгънәсен тирән төшенеп эш итә. Мәсәлән, “Бүре Этләр арасында” мәсәленең эчтәлегенә, рухына тапкыр килгән мораль чыгара (“Адәм баласы җиңелгән заманында солых яратучан буладыр”).

Аерым мәсәлләрдә Тукай үз нәтиҗәсен чыгара, һәм бу нәтиҗә сатирик характеры белән аерылып тора. Мәсәлән, Тукай “Тиен” мәсәлен татар шәкертләренең тормышын  һәм укуларын тәнкыйтьли торган юллар белән тәмамлый.

Әлеге мисаллардан күренгәнчә, Крылов сатирасы Тукайга көчле йогынты ясый. Аны Крылов сатирасының реалистик көче һәм халыкчанлыгы үзенә тарта. Тукай тәрҗемәләре элеккеге тәрҗемәләрдән оригинал үзенчәлекләрен саклап калулары, оригиналның тел һәм художество элементларын детальләштереп бирүләре белән аерылып торалар. Шуңа күрә Тукай мәсәлләрендә татар халык сөйләменең байлыгы да киңрәк һәм тирәнрәк гәүдәләнә.

Тукай матбугатка беренче мәртәбә А.В. Кольцовның “Что ты спишь, мужичок?” (1839) исемле шигырен тәрҗемә итеп чыга һәм аны “Мужик йокысы” (1905) дип атый. Татар шагыйре ярлы крестьян тормышын, аның көнкүреш шартларын алга куеп сурәтләгән Кольцов шигыренең мәгънәсен дөрес тотып ала:

Ындырда юк орлык,

Иген юк урырлык;

.............................

Синең өең балчыктай,

  Бөкрәйгән карчыктай...

Тукайның матбугатта беренче әдәби адымы буларак, бу шигырь гади халыкка, хезмәт ияләренә тирән симпатия һәм мәхәббәт белдерүе белән үзенчәлекле. Әсәрнең төп идеясе хезмәт ияләренең бәхетле, якты тормышка хаклы булуын яклап чыгудан гыйбарәт.

“Хиссияте миллия” мәкаләсендә (1906) Тукай, Пушкин, Лермонтов, Л.Толстойның “фәкыйрь вә эшче халыкның интереслары” өчен көрәшүләре турында язып чыга һәм аның бу карашы тәрҗемәләрендә дә чагыла (“Үз-үземә” шигыре). Беренче тәрҗемәләрендә үк Тукай халык азатлыкны яулап алгач кына шагыйрь үз иҗатында ирекле булачак, дигән фикерне үткәрергә тырыша. Мәсәлән, 1907 елны Пушкиннан шул ук исем белән тәрҗемә ителгән “Мәхбүс” шигыре.

“Тимер читлек”тәге тоткын  һәм “ирек иркендә үскән яшь каракош” образлары ярдәмендә шагыйрь үзенең иреккә, азат тормышка булган мәхәббәтен бик ачык чагылдыра.

Тукайның рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләре арасында кешенең якты хисләрен, саф мәхәббәтен, хатын-кызларның азат тормышка хаклы булуын раслаучы шигырьләр зур урын алып торалар. Ул үзенең һәм оригиналь, һәм тәрҗемә әсәрләрендә югары әхлакый  тойгыларга ия булган хатын-кыз образын тудыруны игътибар үзәгенә куя. Лермонтов шигыре белән “хур” кызына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь “җир” кызына мактау җырлый:

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың...

Сәнең хөснең, дөрес, һәр мәдхи йөкли,

                                             Вәләкин җир кызы сәннән сөекле.

Тукайның балалар өчен тәрҗемә иткән әсәрләре дә игътибарга лаек. Аларның күбесе реакция елларына, татар әдәбиятында милләтчелек настроениеләренең киеренке бер төс алган елларына туры килә. Ул әсәрләрне балаларга аңлаешлы формада бирә һәм тәрҗемә өчен дә аларга таныш картиналы әсәрләрне сайлый. Моңа мисал итеп А.Плещеевтан алынган “Яхшы хәбәрләр” шигырен күрсәтергә була.

                              Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый

                              (Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри):

“Ни сәбәп, уклар кеби без берьюлы күктән төшеп,

 Бу тәрәзәгә килеп тә бәреләбез: “шып” та “шып?”

                               Бу сөаленә җавапта иптәше әйтә моңар:

                              “Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар.

Җиткерәбез без аңарбер бик матур шатлык хәбәр:

Алдагы көзгә арыш,һич шөбһәсез, булыр чибәр”.

 Тукайның рус классикасыннан тәрҗемә иткән шигырьләре башка татар шагыйрьләре өчен дә бай материал булып торалар. Мәсәлән, Мәҗит Гафуриның Тукай иҗатына, бигрәк тә аның балалар өчен калдырган әдәби мирасына мөрәҗәгать итүе билгеле. “Тукай,- дип күрсәтеп уза ул, - һичшиксез , талантлы шагыйрь иде. Мин аңа байтак моментта ияргәләдем. Мәсәлән, балалар өчен язган шигырьләремне мин Тукайдан үрнәк алып яздым. Аның балалар өчен язган шигырьләре, шөбһәсез, минекеннән яхшылар. Ихтимал, минем дә Тукайда табылмаган кайбер артыклыгым булгандыр.”  Билгеле булганча, Тукай “Кошларга” исеме белән Плещеевның “Напрасно птички вас...” шигырен тәрҗемә итә. М. Гафури, шушы тәрҗемәдән файдаланып  шул ук исемдәге әсәрен тудыра.

Рус классикасының сатирик әсәрләрен тәрҗемә итү Тукайның дөньяга карашы киңәя баруын, үзен чолгап алган мохитнең төрле-төрле күренешләрен тирәнрәк аңлый баруын күрсәтә. Пушкинның Тукай тәрҗемәсендәге “Алтын әтәч” әкиятен алыйк. Сатира утын кемгә каршы юнәлдерә соң ул? Бер яктан, патша самодержавиесен бик ачы көлкегә калдырса, икенче яктан, геройларның исемнәрен алыштыруы һәм кайбер детальләр өстәве белән көнчыгыш феодаль деспотизмының барлык явызлыкларын фаш итә. Пушкин әкиятендәге Дадон патша Мәмәт хан исеме белән, патша уллары шаһзадәләр исеме белән алышырылган.  Тәрҗемәдә көнчыгыш гореф-гадәтләре дә сурәтләнә.  Пушкинның әлеге әкиятен тәрҗемә итү зур әһәмияткә ия.  “Алтын әтәч” тәрҗемәсе Тукайның Пушкинга нигезләнеп язылган “Үз-үземә”(1906) шигыре һәм “Китмибез!” әсәре белән тыгыз бәйләнгән.

Шагыйрьнең рус әдәбиятын өйрәнүе аның иҗади стилендә чагылмый калмады. Тукай стиленең формалашуында рус язучыларының әсәрләре зур роль уйнадылар. Шагыйрьнең тәрҗемә эшчәнлеге чын мәгънәсендә осталык мәктәбенә әверелде. Моны Тукайның тәрҗемә системасы һәм принциплары да ачык күрсәтеп тора. Тукай үзенең тәрҗемә эшчәнлегендә күренекле рус шагыйре А. В. Жуковскийны остаз итә, аның тәҗрибәсеннән файдаланып, татар әдәбиятында ирекле тәрҗемә мәктәбен нигезли. Ул тәрҗемәдә үз иҗат кысаларыннан чыгып эш итә, үз максатын һәм бурычларын куя.

Рус текстыннан читкә китү, аның кайбер әйләнмәләрен төшереп калдыру, кайберләрен бары тик татар теленә хас алымнар белән тәрҗемә итү, оригиналга теге яки бу детальләр өстәү – бу үзенчәлекләр барысы да Тукайның иҗат юнәлешенә һәм иҗтимагый карашларына бәйле.

Тукайның барлык тәрҗемәләре – нигездә ирекле тәрҗемәләр. Аларны шартлы рәвештә ике төргә бүлеп була: оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр. Беренчеләрендә рус текстларын тәфсыйльләп аңлату, киңәйтеп тәрҗемә итү очраса, икенчеләренең характеры төрлечә. Алар арасында шагыйрьнең үз строфалары кушылган өлешчә тәрҗемәләр бар. Ул  тәрҗемәләрдә оригиналның  кайбер строфалары, үзләрендә чагылган фактларның татар халкы тормышына, әдипнең үз иҗади рухына  туры килмәве аркасында төшерелеп калдырылган (“Мужик йокысы”, “Китап”). Оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр арасында Тукайның үз әсәрләре булып үсеп киткәннәре дә күп. Мәсәлән, Никитинның “Гдездо ласточки”әсәренең тәрҗемәсе булган “Карлыгач”, “Киңәш” шигырьләрен шундыйлардан исәпләргә мөмкин.

Тукайның барлык тәрҗемәләрендә дә гади сөйләм теле үзенең гүзәл чагылышын тапты. Шулай ук рус классикасы әсәрләренә хас булган гадилек һәм кыскалык сыйфатларын Тукай татар халык телендәге канатлы сүзләр, фразеологик әйтемнәр, мәкальләр кулланып күрсәтә алды. Алай гына да түгел, төп нөсхәдәге сүз әйләнмәләренең гадилеге, кыскалыгы шагыйрь өчен поэтик осталыкка өйрәнү мәктәбенә әверелде. Рус классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү Тукай иҗатына тәрҗемәләр аша кергән поэтик образлар системасының баюына да зур йогынты ясады. Шагыйрь иҗатына тәрҗемәләр аша кергән поэтик образлар лирик әсәрләрнең дә аерылмас бер өлеше булдылар.

Алдан әйтеп үтелгәнчә, Габдулла Пушкин һәм Лермонтов томнарын Уральскида ук хәдис урынына йөртә, бик кадерләп Казанга алып килә. “Бер татар шагыйренең сүзләре” шигырендә ул “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам”,- дип белдерә.

Юк,  Тукайның бу ике шагыйрьгә мәхәббәте аз гына да суынмый. Шигырьләрендә һәм публицистикасында аларны әледән-әле олы хөрмәт белән телгә ала. Үләренә берничә көн генә калгач язылган шигырендә ул аларны кояшка тиңли.

Тукай әдәбиятка килгән чорда көн тәртибендә милли һәм халыкчан  поэзия тудыру бурычы тора иде. Саф милли телдә милли чаралар ярдәмендә милли хис-тойгыларны чагылдыра торган, ягъни үзенә яңа форма тапкан яңа эчтәлекле поэзия сорала иде. Димәк, Тукай рус поэзиясендә Пушкин үтәгән эшне башкарырга тиеш булды. Һәм ул эшне Тукай башкарып чыкты!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.

Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Мастер-класс для учителей башкирского языка "Уҡыусыларҙың тәржемә эшен лингвокультурологик нигеҙҙә ойоштороу".

Культурологический подход к изучению произведений на уроках башкирского языка и литературы - наиболее приемлемый при работе в полилингвальном пространстве. Он помогает глубже изучить жизнь народа, пре...

Өй эшен ничек әзерләргә?

Өй эшен әзерләргә киңәшләр....

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Авторлык эшенә рецензия

рецензия на авторскую программу кружка "Яшь иҗатчылар"...