"Бәхетле ана" ("В.Осеева "Уллар" хикәясе буенча).
методическая разработка (5 класс) по теме

Хасянова Гадения Газизяновна.

 

                                                                                                                                              Аннотация.

Мин,  Хәсәнова Гадения Газизҗан кызы, Балтач районы Кече Лызи  мәктәбендә рус телле 5-11нче сыйныф укучыларын  татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Методик темам: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм татар милләтенә хөрмәт тәрбияләү. Дәресләр кызыграк үтсен өчен , төрле эш алымнары кулланырга тырышам.                                                                                                Дәресемнең темасын  Валентина Осееваның “Уллар” хикәясе буенча   “ Бәхетле Ана” дип атадым. Хәзерге вакытта бу актуаль темаларның берсе. Чөнки  безнең арада бәхетсез аналар да очрый. Ана үз баласын кадерләп, җил- яңгыр тидермичә , төн йокыларын йокламыйча үстерә. Шушындый изге аналар да картлар йортына эләгә. Шушындый зур хаталар килеп чыкмасын өчен, без, укытучылар һәм гаилә, баланы  кечкенәдән үк ата-анасын яратырга,  олыларны хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш. Дәресемнең максаты: лексик-граммтик конструкцияне  сөйләмдә куллану; геройларның характер сыйфатларын билгели белү; проблемалы сораулар куеп фикерләү , чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү. Тәрбияви максатым: әниләргә мәхәббәт тәрбияләү,аларга булышу,  аларны хөрмәт итү һәм бәхетле итү. Бу максатларга ирешү өчен , мин дәрестә төрле эш төрләре файдаланырга тырыштым.  Актуальләштерү өлешендә рәсем өстендә эш, проблемалы сораулар кую. Укучыларның һәрберсенең фикерләрен тыңлауны уңышлы дип саныйм. Сүзләрне дөрес әйтү, ишетеп аңлау төрләрен, тест кулландым. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары  формалаштыру өлешендә башта хикәянең эчтәлген аңларга җиңеләйтү өстендә эш алып барылды. Проектордагы рәсемнәр өстендә эшләү хикәянең эчтәлеген аңларга ярдәм итте,бәйләнешле сөйләмне үстерде. Сәнгатьле уку алымнары, сорау җөмләләр төзү, тәрҗемә эшләрен файдаландым. Яңа күнекмәләр формалаштыру өлешендә порблемалы сораулар куеп, өйдә ясап килгән портретлары  аша, диалоглар ярдәмендә, малайларның сыйфатлары аша, русча укылган притча аша(татар телендә аңлап бетермиләр) мин аналарның бәхетле һәм бәхетсез булуларын аңлатырга тырыштым. Укучыларның өйдә ясаган рәсемнәре аша, проблемалы сораулар бирү ярдәмендә , синквейн төзегәннән соң,  мин укучыларның әниләрен бик яратуларын аңладым. Ләкин бу максатка ирешүне  алга таба да дәвам итәчәкмен. Әниләргә багышланган әсәрләр, шигырьләр уку, сыйныф сәгатьләренә әниләрне чакырырга, әниләрне 8нче март һәм әниләр бәйрәме белән котларга, карт кешеләргә булышып торырга  кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bhetle_ana_a.d.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

                               ТР  Балтач муниципаль районы

                        Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

       Тема:                          “Бәхетле Ана” .

                     (“Уллар”.  В.Оссева хикәясе буенча).

                 (5нче сыйныф,  рус телле укучылар өчен).

                             

                                         Үткәрде:  татар теле һәм әдәбияты

                                                   укытучысы   Хәсәнова  Гадения                                  

                                                   Газизҗан кызы.

                             

                                             2012 нче уку елы.

Белем бирү максаты: яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик-грамма

тик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,” Уллар” хикәясе белән танышу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, хикәянең төп геройларын таба белергә , аларның характер сыйфатларын билгели  белергә өйрәтү.

Үстерү максаты: фикер йөртү операцияләре төре буларак чагыштыра, анализлый, нәтиҗә  ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү, аналарга хөрмәт, мәхәббәт  хисе уяту.

Дәреснең тибы: лексик –грамматик күнекмәлләрне камилләштерү.

.Җиһазлау:  Проектор, рәсемнәр, тестлар, терәк сүзләр, дәреслек, сүзлек.    

Дәрес барышы.

I.Актуальләштерү.

1.Оештыру.

    а) уңай психологик халәт тудыру:

- Исәнмесез, укучылар, кәефләрегез ничек? Тәрәзәгә карагыз әле, бүген  көн нинди? Кояш бармы? Урамда нинди ел фасылы?

    б)  проектордагы рәсем өстендә эш:

-Укучылар, ә  рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?

-Кар нинди?

-Рәсемдә кемне күрәсез? Аның исеме ничек?

-Ул нинди сүз язган? (әни сүзе)

-Ничек уйлыйсыз, ни өчен кыз әни сүзен язган?  

-Кыз безгә нәрсә дип әйтә?

(Проектордан уку.):

                           

                              “ Әни”  сүзе.

                 “ Әни”  диеп язып куйдым

                Яңа яуган ак карга.

                Таптамагыз!

                Һич ярамый

                “Әни” сүзен таптарга.   (Зәкия Туфайлова).  

 -Синең өчен иң кадерле сүз нинди?  Син ак карга нәрсә дип язар идең?                                                                     в) Кереш сүз.  Һәр кешегә дә үз әнисе кадерле. Язучылар да әниләргә багышлап бик күп әсәрләр язган. Без сезнең белән бүген Әниләргә багышланган хикәя укырбыз .

2.Авазларның әйтелеше өстендә эш.

[КЪ]-  карт, кайта, кара, кычкыра, кое, каршысына, кайда ,чыкты

[К]-  кирәк, килә, көчле, кебек, китте, кинәт, мәтәлчек,ничек, күрде

3. (проектор аша түбәндәге сүзләр күрсәтелә,нокталар урынына хәрефләр куела)

Кир...к, кил..., к...чле, к...бек, китт..., кин...т, м...т...лчек, нич...к, к...рде.

4.Ишетеп аңлау күнегүләре.

-Тыңлагыз, калын әйтелешле сүзләргә кул чабыгыз.

Кайта, килә, кычкыра, көчле, кайда, ничек,чыкты, күрде.

-Тыңлагыз, икенче җөмләгә нинди сүз өстәлгән?

а) Кыз  су ала.

    Ике кыз су ала

б) Кыз  әйтә  .

    Кызларның  берсе әйтә.

в) Өченче кыз әйтә.

     Өченче кыз  әйтми.

 г) Бабай утырды.

     Карт бабай утырды.

д) Малай  җырлый.

    Малай сандугач кебек җырлый.

5.Укучыларга тест бирелә.  ( Найдите правильный перевод ):                            1) Сандугач кебек –                       6) Аларның каршысына

         а) Как соловей                                а) около них

         б) удивительно                               б) им на встречу

         в) колодец                                       в) за ними

2) Кое                                              7) Көчле

         а) ловкий                                          а) ловкий

         б) сильный                                       б) силный

         в) колодец                                        в) тяжелый

3) Мактый                                         8) Хатыннарның берсе

         а) поет                                                а) одна из женщин

         б) хвалит                                            б) один из сыновей

         в) кричит                                            в) одна женщина

4) Авыр                                               9) Ничек?

         а) легкий                                              а) сколько?

         б) тяжелый                                           б) как?

         в)сильный                                            в) который?

5) Алар артыннан                                 10) Ничә?

        а) за ними                                             а) сколько?

        б) впереди них                                     б) как?

         в) около них                                         в) который?

II. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру.

1.Проекторда рәсем чыга. (Анда ике кыз коедан су ала. Өченче кыз суга килә. Карт бабай утыра). Рәсем буенча эш.

-Бу кем? (-Кыз).

-Ул нишли?( -Коедан су ала).

-Бу кем? (-Икенче кыз).

-Ул нишли? (-Су ала).

-Бу нәрсә? (-Кое.)

-Как скажете: из колодца воду берёт. (-Коедан су ала).

-Бу кем? (-Өченче кыз).

-Ул нишли? (-Ул килә).

     Икенче рәсем чыга. Анда  өч малай рәсеме. Берсе мәтәлчек ата, икенчесе җырлый, өченчесе әнисеннән сулы чиләкләрен ала.

2. Рәсем буенча яңа лексика ныгытыла.

3.   (Мотивлаштыру)

-Бу рәсемнәр сезгә ошадымы?.Шушы рәсемнәр турында хикәя укыйсыгыз киләме?

 4. Дәреслек белән эш. 35 нче бит . В .Осеева. “Уллар.

  1. Укытучы укый.
  2. Укучылар  пышылдап укыйлар.
  3. Берәм-берәм кычкырып укыйлар.

4) - Хикәядә ничә герой бар?

   -  Өч хатын, өч малай, бабай , автор.

5) Хикәя рольләргә бүлеп укыла.

5. 36нчы бит, 5нче күнегү. Хикәядә бу сүзләрне кем әйтә?

    - Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

    - Минем улым искитәрлек берни дә эшләми.

    - Минем улым сандугач кебек матур җырлый.

6.Укытучы җөмләләрне русча әйтә, балалар тәрҗемә итәләр.

   - Мой сын ловкий, сильный.

    -Мой сын ничего особенного не делает.

    -Мой сын как соловей очень красиво поет.

Физкультминутка.

7. 37нче бит, 8нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.

8. Хикәянең икенче өлешенә дәреслектә сораулар юк.Укучылар җөмләләрне укыйлар, телдән һәрбер җөмләгә сораулар  куялар.

-Беренче малай нишли?

-Икенче малай нишли?

-Өченче малай нишли?

-Әниләр бабайдан нәрсә дип  сорыйлар?

-Бабай нәрсә дип әйтә?...

III.  Яңа күнекмәләр  формалаштыру.

   1.Проблемалы сорау куела:

-Ни өчен бабай бер генә улны күрә? Кайсы улны күрә?

(укучыларга ярдәмгә сораулар бирелә)

-Беренче малай нишли? –мәтәлчек ата

-Ул әнисенә ярдәм итәме? Әнисенең чиләкләре нинди?

-Икенче малай нишли? (матур җырлый). Ул әнисенә ярдәм итәме?

-Өченче малай нишли? Әнисенең чиләкләрен ала.

- Кайсы әнигә рәхәт? Ни өчен?

2. Терәк сүзләр экранга чыга.

Нинди?  - көчле , игътибарлы, җитез, эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш,ях шы, начар.

-Беренче малай нинди?

( -Көчле, җитез, ялкау, ярдәмчел түгел,  тәрбиясез).

- Беренче әнигә рәхәтме?

-Икенче ул нинди?

( –Матур җырлый, ялкау, ярдәмчел түгел).

-Өченче ул нинди?

(-  Ярдәмчел, тәрбияле, яхшы, эшчән).

- Авторның безгә нәрсә әйтәсе килә?

( -Әниләргә булышырга кирәк.Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Әниләрне яратырга кирәк.).

3. Диалог төзелә. Башта укытучы- укучы, ә аннары укучы - укучы.

-Син әниеңә булышасыңмы?

-Нишлисең?- идән юам, чүп чыгарам, тузан сөртәм, ашарга әзерлим, тузан суыртам, ,савыт- саба юам, сеңлемне карыйм,өй җыештырам.

(Һәр бала үзенең нәрсә эшләве турында әйтә).

4. Өйгә  ясарга бирелгән әниләренең портретларын күрсәтеп әниләре

турында сөйлиләр.

- Ничек уйлыйсың , синең әниең бәхетлеме? Бәхет нәрсә ул?

- Бәхетле әни нинди була?

5.Синквейн төзү(проектордан кагыйдәсе искә төшерелә, терәк сүзләр бирелә.  Укучылар һәрберсе үзе төзегән синквейнны да укый).

Әни.

Матур, акыллы.

          Булыша, кайгыра, үстерә.

          Әнигә һәрвакыт булышырга кирәк.

Бердәнберем.

6. Укытучы русча притча укый. 

   

                                      Притча о материнской любви

...У моей матери был всего один глаз. Я ненавидел ее. Потому что ее такое состояние заставляло меня испытывать стыд. Для того, чтобы зарабатывать кусок хлеба для семьи, она работала в школе поварихой.
В один день, когда я учился в начальной школе, моя мать пришла ко мне, чтобы навестить меня. Пол ушел из под моих ног. Как она могла сделать это? Мне стало так стыдно. Я сделал вид, что я не вижу ее. Я посмотрел на нее с ненавистью и убежал оттуда. На следующий день мой друг одноклассник сказал мне: "Ээ, да твоя мать, оказывается, одноглазая". Я захотел провалиться сквозь землю. Я хотел, чтобы моя мать куда-нибудь пропала.
Поэтому, в тот день, когда я встретился с нею, я ей сказал: "Не лучше ли тебе умереть, чтобы не ставить меня в смешное положение?"Мать ничего не ответила мне. Я даже не подумал о том, что говорю, потому что я был очень

злой. Меня не интересовали ее чувства. Я не хотел, чтобы она была дома.
Я очень много работал и уехал в Сингапур на учебу. Потом я женился. Купил свой дом. У меня появились собственные дети и я был доволен жизнью
В один день моя мать приехала ко мне. Столько лет она не видела меня и не знала своих внуков. Когда она подошла к двери, мои дети стали смеяться над ней. Как она могла приехать ко мне домой и напугать моих детей? Я заорал на нее: "ВОН ОТСЮДА!" На это моя мать тихо ответила: "Прости меня. Кажется, я приехала не по тому адресу" и после этих слов скрылась с моих глаз.
Однажды ко мне пришло письмо из школы насчет собрания выпускников школы. Я сказал жене в качестве предлога, что я еду в деловую поездку.
После встречи выпускников я лишь ради любопыства поехал в свой старый дом. Соседи сказали, что моя мать умерла. Я совершенно не опечалился. Мне дали письмо, которое мать оставила для меня.
"Мой самый любимый сыночек, я всегда думала о тебе. Я очень сожалею, что приехала в Сингапур и напугала твоих детей. Я очень обрадовалась, когда услышала, что ты приедешь на встречу выпускников. Но я не знала, смогу ли

я встать с постели, чтобы увидеть тебя. Я очень сожалею, что тебе, когда рос, было постоянно стыдно из-за меня. Знаешь, мое дитя, когда ты был маленьким, с тобой произошел несчастный случай и ты потерял свой глаз.
Я не могла вынести, как твоя мать, что ты вырастешь одноглазым. Поэтому я отдала тебе свой глаз. И сейчас я так горжусь тобой, думая, что ты вместо меня видишь этим глазом.
Со всей своей любовью     твоя мама"..................................

7.Әңгәмә.                                                                                                         Укучылар, әниләр нинди   булырга мөмкин? (бәхетле, бәхетсез). Бу притчадагы ана бәхетлеме? “ “ Уллар” хикәясендә кайсы Ана бәхетле? Ни өчен?

8.Төркемнәргә сорау биреп, һәр төркемнең җавабын тыңлау.

- Әниләр бәхетле булсын өчен сез нишләргә тиеш? Нинди булырга кирәк?

9. Йомгаклау.

- Без бүген нинди хикәя укыдык? Хикәянең авторы кем?Төп геройлар кемнәр? Ни өчен хикәя  “Уллар “ дип атала? Сезгә кайсы ул ошады? Син кайсы малайга охшарга телисең?

Укытучы сүзе. Бала ата-ана тормышында зур роль уйный. Баланы ничек тәрбиялисең, киләчәгең шундый була. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр олы кешеләр. (Что посеешь, то пожнешь)

Дәрес тәмамлана, укучыларга рәхмәт әйтелә

5.Билгеләр куела.

6. Өй эше. 37бит, 2нче өлешкә сораулар язарга.

Саубуллашу.

       

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һәркем бәхетле булырга хаклы"

Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....

Бәхетле очрак

"Бәхетле очрак" уены укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбият фәненә карата аңлы караш булдырыга, тел культурасын үстерергә ярдәм итәр...

игра "Бәхетле очрак"

Это внеклассное мероприятие для проведения с учащимися 6 классов в неделе биологии.  Эта игра была разработана на основе телевезионной игры "Счастливый случай". Есть вопросы как и школьного матер...

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....