4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
план-конспект урока по теме
4 нче сыйныфта Г. Тукайның "Фатыйма белән Сандугач " дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе Тема:Г. Тукай "Фатыйма белән Сандугач" | 34.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Габдулла Тукай. “Фатыйма белән Сандугач” шигыре.
Максат: 1) Г. Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен өйрәнү;
2) шигырьнең эчтәлеген аңлауга ирешү; эзлекле фикерләү сәләтләрен үстерү;
3) шагыйрь иҗаты буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү;
4) кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтле була белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Г. Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, аудиоязма: ”Кошлар тавышы”, дәреслек Р.Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 4 сыйныф.
Дәрес планы
I. Оештыру моменты.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
IV. Белемнәрне ныгыту.
V. Йомгаклау.
VI. Өй эше бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты.
-Исәнмесез , укучылар.
-Кәефләрегез ничек? Белем алуга теләкләрегез бармы? Сезнең рөхсәт белән мин дәресне башлап җибәрәм. Сез дәрескә әзерме?
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү.
-Сезгә алдагы дәрестә өй эше итеп Г. Галиевның “Аю агачлар белән сөйләшә” исемле хикәясен укып килергә бирелгән иде. Әйдәгез әле, хәзер сезнең белән хикәяне искә төшереп китик.
-Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
-Аю нинди сорауга җавап язарга уйлаган?
-Куянның дәфтәре нинди?
-Каен ничә ел яши? Ничә ел үсә?
-Кешеләргә ул нинди файда китерә?
-Сез тагын нинди агачларны беләсез? Әйдәгез әле, уйларыбыз белән генә урманга барып килик. (Аудиоязмада кошлар тавышы уйнатыла).
2)У кучыларның башка агачлар турындагы чыгышлары (2 укучы чыгыш ясый)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
- Кошлар турында әңгәмә.
-Менә без үзебезне урманда итеп хис итик әле. Кошлар җырлый, урман шундый матур! Безнең кәефләребез тагын да ныграк күтәрелеп китә. Урманнан кайтасы да килми! Шулай бит, укучылар. Килешәсезме минем белән?
-Кошлар ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? Фикерләрегезне минем дә ишетәсем килә.
-Укучылар, әйтегез әле, кошлар тавышы ишетелмәсә урман нинди булыр иде икән?
-Әйе, бик дөрес. Урман бик моңсу, күңелсез булыр иде. Алар агачларны корткыч-бөҗәкләрдән саклыйлар, үзләренең матур җырлары белән табигатебезгә тагын да ямь өстиләр. Укучылар, сез тагын нинди җырчы кошларны беләсез?
-Менә без дә сезнең белән бүген шул кошларның берсе - сандугач турында турында танышып китәрбез. Бөек шагыйребез Г. Тукай да бу кош турында бик матур шигырь язган. Ул “Фатыйма белән Сандугач” дип атала. Шигырьнең авторы турында да безгә искә төшереп китәргә туры килер.
2) Г. Тукай иҗаты турындагы белемнәрне искә төшерү.
-Укучылар, әйтегез әле, кем ул Г. Тукай? (Укучылырның җавабыннан соң слайдларда җаваплар күрсәтелә)
1 нче слайд .
-Ул кайда һәм кайчан туган?
2 нче слайд.
-Сез аның нинди әсәрләрен беләсез? ( Г. Тукай әсәрләре буенча язылган китаплар күрсәтелә)
Мультфильм карау. (1 минутлык).
-Укучылар, бу мультфильмнан сез Г. Тукайның нинди әкиятләрен, шигырьләрен таныдыгыз?
-Әйе, дөрес. Аларның һәркайсы күңелгә шатлык бирә. Ә күңел безнең кайчан шатлана соң?
-Бик дөрес. Безгә рәхәт булганда гына. Без иректә булганда гына күңелебез сөенә, куана. Менә Г. Тукай да шул турыда “ Фатыйма белән Сандугач” шигырендә бик ачык күрсәтә.
3) Ял итү минуты.( Физминутка)
Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра: “Чык әле,чык!”
Алдый ул, беләм, гел шулай итә;
Йөгереп чыксам, оча да китә, оча да китә.
4) “ Фатыйма белән Сандугач” шигыре өстендә эш.
-Хәзер инде без сезнең белән “ Фатыйма белән Сандугач” шигыре белән танышырбыз. Шигырь укыганчы сүзлекне карап китик.
а) сүзлек эше
3 нче слайд. (сүзлек)
бөктең-склонил
шатлык күрсәтим-шатланыйм
ут йота-горюет
мәхбүслек-неволя
миңа дога кыл-молись за меня
кавыш-соединись
б) шыгырьне уку 27 нче бит( укытучының сәнгатьле укуы)
в) укучыларның эчтән укуы
г) сорауларга җавап
-Укучылар, әйтегез әле, сезгә шигырь ошадымы?
-Бу шигырьдә сүз кем һәм нәрсә турында бара?
-Фатыйма исемле кыз нинди сорау бирә? Ни өчен шундый сорау бирә дип уйлыйсыз?
-Сандугач нәрсә дип җавап бирә?
-Димәк, Сандугач нәрсә ярата? Ул кайда гына яши ала? Кошларны нәрсә эшләтергә ярамый икән?
-Сез кошларны рәнҗетмисезме?
-Фатыйма кошны нишләтә? Ул нинди кыз булып чыга?
IV. Белемнәрне ныгыту.
- Шигырьне рольләргә бүлеп укыту
- Сандугач кайда яшәргә тиеш? (Җавапны слайдтан табу)
4 нче слайд. Сандугач
авыл тирәсендә
кырда
шәһәрдә
урманда
-Ни өчен ул урманда яшәргә тиеш?
-Әйе, дөрес. Ул ирек ярата торган кош. Ул иректә генә матур итеп җырлый ала. Чөнки ул үз оясында, балалары янында.
5 нче слайд. (Тест биремнәре)
1.Фатыйма нинди кош белән сөйләшә?
а) саескан
б) сандугач
в) сыерчык
2. Фатыйма нинди кыз?
а) саран
б) игелекле
в) шаян
3. Сандугач кайда ябылган?
а) читлектә
б) тартмада
в) әрҗәдә
V. Йомгаклау.
- Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
Билгеләр кую.
VI. Өй эше бирү. Шигырьне ятларга
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Нәкыйп Каштановның “Ачулы туп” хикәясе.(2нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
2нче сыйныфта (татар төркеме) әдәби уку дәресе...
5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)
Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куйды. Бу үзгәрешләр үз чи...
Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...
Җәйнең бер көнендә. 4 сыйныфта әдәби уку дәресе
Әлеге тема буенча региональ семинарда күрсәткән ачык дәресемнең эшкәртмәсе....
Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
Р.Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү дәресе....
Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен уку һәм анализлау (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)...