"Әзәл - үлемсезлек дигән сүз"
план-конспект урока на тему

Рахматуллина Гюзелия Исламовна

Райондашыбыз, атаклы нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдиннең туган көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zl_-_ulemsezlek_dign_suz.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

“Яңа Салман урта  мәктәбе”

муниципаль гомуми белем бирү йорты

Әзәл – үлемсезлек дигән сүз

(Әзәл Яһүдиннең туган көненә багышланган

әдәби кичә)


                                      Автор: II квалификацион категорияле

                                      татар татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                          

2008 нче ел

   Кичәнең максатлары:

якташыбыз, нәфис сүз остасы Ә. Яһүдиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

аның иҗатының бөеклеген, әһәмиятен , мөһимлеген аңлату;

укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

артистлык сыйфатларын үстерү, укучыларның үз – үзләрен тотышын, фикер уртаклаша белү сәләтләрен үстерү.

   Җиһазлау:

   - Ә. Яһүдиннең портреты, аңа багышлап чыгарылган гәҗит, районыбызга багышлап чыгарылган гәҗит, плакатлар, Әлки районыннан чыккан данлыклы шәхесләргә багышланган стенгазета, нәфис сүз осталары: Х. Җәләлов, Р. Шәрәфиев, Р. Шамкай фотосурәтләре, “Әлкием, әллием, бәллием”китабы, “Мәгърифәт” журналлары материаллары,магнитафон, гөлләр, чәчәкләр.

Укытучы сүзе.

   Безнең Әлки җире, Әлки туфрагы бик күп сәнгать эшлеклеләрен, язучы – шагыйрьләрне биргән. Бу яктан без үзебезнең җиребез белән мактана алабыз.

  - Сез нинди танылган шәхесләребезне атар идегез?

  - И. Мәхмүтова, Ә. Хисмәтов, Н. Дәүли, Ш. Маннапов, Б. Рәхимова, Р. Төхвәтуллина,

М. Сөнгатуллин, Ф. Кәлимуллин һ. б.

  - Әйе, аларны без яхшы беләбез. Ә менә нәфис сүз осталарыннан сез кемнәрне әйтә аласыз?

  - Р. Шамкай, Р. Шәрәфиев, Г. Әсхәдулла, Җ. Шакиров, һ. б.

   - Дөрес, алар - нәфис сүз осталары.

     Туган телебез – татар телен Г. Тукайдан башка күз алдына китереп булмаган кебек нәфис сүз сәнгатен Ә. Яһүдиннан башка күз алдына китереп булмый.

    Әзәл Яһүдин – Татарстанның халык артисты, сәхнә ветераны, нәфис сүз остасы. Ул безнең райондашыбыз. Әгәр дә исән булса, аңа быел 21 декабрьдә 100 яшь тулган булыр иде.

   Менә бүген без шушы олы шәхесебез, татар сәнгатенең йөзек кашы - Ә. Яһүдинга багышланган “ Әзәл – үлемсезлек дигән сүз” дип аталган әдәби кичәгә җыелдык. Ә ни өчен үлемсез? Әзәл – чыннан да үлемсез. Чөнки ул иҗат иткән образлар, юмор – сатира халык күңелендә мәңгелеккә.

   Сәрмәдия Сөләйман булып киенгән укучы кыз.( Мингалиева Мәдинә).

   Бала чакта, аннары үсә төшкәч, тамаша залыннан я көлә - көлә, я күз яшьләре аша, учларга уч капканчы кул чапкан мин фәкыйрьне бүген шул артист белән кара – каршы очрашып, гәп корып утырганда да аның һаман шулай мишәрләрен сөеп – сагынып – яратып сөйләве, һаман да яшькүңелле, дәрт – дарманлы булуы сокландыра. Ә юморы, елмаюы Әзәл аганың?! Һаман шулай – без бала чактагы кебек үк сүзләрендә дә, йөзендә дә җылы – ягымлы юмор, шаян елмаю.

Ә. Яһүдин ролендәге укучы (Шәрәфетдинов Рәдиф) Ш. Маннаповның “Мишәрләрем” шигырен сөйли.

   Беренче алып баручы.( Хөсәенов Алмаз).

   ... Әзәл абыйның әтисе Бәдретдин ятимлектә үсә, аны агалары гел рәнҗетеп тора. Шул чарасызлыктан Бәдретдин Көек авылындагы ишан мәдрәсәсенә барып урнаша. Ә ишан Абдулла Алишның бабасы була. Әлеге кешенең ярдәме һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәте Бәдретдинне заманасына күрә аң – белемле итә һәм ул хәлфә булып җитешә. Бәдретдин Яңа Чаллыга кайтып бер ел укыта. Әмма Көек халкы аны үзләренә чакырып ала. Бәдретдин хәлфә биредә 14 ел шәкертләр укыта.

   Хәлфә гаиләсе озак еллар буена җирсез яши. Көектә җир бүлеп бирмәү сәбәпле,ул Чаллыга кайтып урнаша. Дөрес авылда аңа бер имана җир бүлеп бирәләр, ә менә өч улы һаман да җирсез кала. Бу явызлыкны Гата хаҗи кыла. Ул Бәдретдин гаиләсендәге улларны җирсез итүдә үзенең “өлешен” кертә.

   Икенче алып баручы( Зыятдинов Динар).

   Хәлфәнең хатыны да галимә кеше була. Ул Чаллы авылындагы кыз балаларны укыта, аларга дин һәм дөньяви сабаклар бирә.

   “Авыл патшасы” Хаҗи күпме генә хаксызлык кылса да, дөньяга килгән уллар яшәүдән туктамыйлар.Киресенчә үзләренең барлыгын белдереп үсә, яши, киләчәккә омтыла бирәләр.

   Бәдретдин хәлфә гаиләсендә туган Әзәл яшьтән кызыксынучан, уен – көлкегә, белемгә, күп белергә хирес була.Аның укыйсы, гыйлемле кеше буласы килә.  Менә шушы изге ниятен тормышка ашыру өчен 1926 елда, туган нигезен калдырып, татар телен гамәлгә ашыру курсларына укырга дип чыгып китә.

   Әзәл Яһүдин (Шәрәфетдинов Р.).

Минем яшем җитмәде, курсларга алмадылар, (1 нче алып баручы)  - ди Әзәл ага үзенең беренче сәяхәте турында искә төшереп. Киләчәк тормышын белемнән башка күз алдына китерә алмаган үсмер Спасска кайтып, җиделлык мәктәптә бер ел укый һәм 1927 елда кабат шул курсларга китә. Казан бу юлы егетне кире борып җибәрә алмый. Ул курсларда укый башлый.

   Ә. Яһүдин.

   - Сөләйман агага кайтып кунам, ятар җирем – идән. Анысына да шат, тик кумасыннар гына, ( алып баручы Зыятдинов Д. ) - дип искә ала Әзәл ага калада уку елларын.

   Ул, әлбәттә, бу курсларны уңышлы тәмамлый. Әмма егет моның белән генә дә чикләнми.

   Яшьтән әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк Әзәл театр техникумына имтихан тота һәм аны бик яхшы билгеләренә тапшырып, укырга керә. Анда өч ел укыганнан соң, хәлфә Бәдретдин улының сәхнә эшчәнлеге башланып китә. Техникум укучылары төркемнәргә берләшеп, республика буйлап йөреп, халыкка сәхнә хезмәте күрсәтәләр.

   Сәхнәдә үз көчен, сәләтен сынап караган егет Әстерхан театрына эшкә китә. Анда художество җитәкчесе Гали ага Ильясовка юлыга һәм алар бергә өч ел иҗат итәләр. Тик сәнгать үзәге булган Казан артистны һәрчак үзенә тартып тора һәм ул Әстерханнан кайтып, академия театры каршында “колхоз филиалы” театрында 1938 елга кадәр эшләи. Аннан соң унике ел буена академия театры сәхнәсендә эшли. Соңрак сүз, сөйләм белән мавыгып китеп, академия театрыннан филормониягә күчкән һәм танылган җырчылар, биючеләр белән чыгыш ясап, тамашачыларны сөендергән.

   Әзәл – Р. Шәрәфетдинов. 

   Баштан бик күп вакыйгалар үтте, сәнгатебез һәм әдәбиятыбызның бик күп күренекле эшлеклеләре, артистлары, белгечләре белән очрашырга, бергә иҗат итәргә, сөйләшергә, бергә эшләргә туры килде. Шул вакытлардан күңелдә санап бетергесез көлке – мәзәк хәлләр дә саклана. Шуларның берсе:

   1951 ел. Урта азиядә гастрольдә йөрибез. Ниндидер бер район үзәгендә ачык сәхнәдә концерт бара. Ачык зал дигәнең – балчык койма белән әйләндереп алынган, җир идәнле һәм сәхнәдә җир өеп эшләнгән биеклек кисәге. Сәхнә арты юк, сәхнә почмагына чаршау эленгән, без чаршау артында киенәбез. Чаршаудан башны чыгарып карасам, Рокыя җырлый. Менә залда шау – шу кузгалды. Чаршаудан башны чыгарып карасам, Рокыя җырлый, ә аның янында бер эт Рокыяның әле бер ягына чыгып утырып тора, әле икенче ягына чыга. Халык кугач, эт куркып, сәхнәгә Рокыя янына менеп сыенган икән. Сәхнәдән чыккач Рокыя:

   - Бүген без собачий дуэт башкардык, - дип көлде.

   Ш. Маннапов ролендә Р. Хәйруллин.

   Сәхнә осталарыбыз шактый булса да нәфис сүз осталары бездә күп түгел. Хәер башка халыкларда да шул ук хәл. Бу – аңлашыла да. Нәфис сүз остасы ялгыз килеш, ярдәмчесез – нисез тамашачы игътибарын бик тиз кулга алырга, аның ихтыяры белән идарә итәргә сәләтле булырга тиеш. Бу яктан аның шөгыле гипноз белән дәвалаучы табиб хезмәтенә тиңдер.

   Татарстанның атказанган артисты, сәхнә ветераны Әзәл ага яһүдин әнә шундый сирәк талант иясе иде. Тумыштан җор күңелле, шаян табигатьле булуы аның артистлык талантына өстәмә нур булып, сәхнә иҗатын югары кимәлдә үстерергә зур ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

   Заманында ул халкыбызның сөекле җырчысы Рәшит Ваһапов җитәкләгән филормония артистлары белән республикабызны гына түгел, Советлар Союзының татарлар яши торган һәрбер төбәген аркылыга – буйга кат – кат урап, милләтебезгә бәхәсез культура хезмәте күрсәткән шәхес. Ватан сугышы елларында госпитальдә генә дә 400 дән артык шефлык концертында катнашкан ул.

   Әзәл ага тарафыннан шигырьләре сәхнәдән сөйләнмәгән шагыйрьләр бик аз калгандыр мөгаен.Хәтерлим, герой – шагыйрь М. Җәлилнең Моабит зинданыннан исән –имин чыккан шигырьләрен дә , Ф. Кәримнең “ Кыңгыраулы яшел гармун”ын да үзенең туган ягы – безнең Әлки халкына башлап Әзәл Яһүдин алып кайткан иде.        

             

Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” ыннан өзек.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Рәхмәтуллина укый.

(Магнитафон тасмасында салмак кына көй яңгырый)

Бакча эчендә госпиталь,

Кәрнизләре челтәрле.

Фазыл бер кызга хат яза.

Хаты барып җитәрме?

Хатының соңгы юлларын

Җырлар белән тутыра.

Без дә берсен язып китик,

Җырлары ла ни тора:

Мөхәммәткәримова С. М. җырлый:

“Ал кадыйм түшләреңә,

Гөл кадыйм түшләреңә,

Былбыл булып, гөлгә кунып,

Керәсең төшләремә...”

Язып бетерә ул хатын.

Башын кулына салып,

Язган җырларын укый да,

Бик тирән сулыш алып:

Иптәшләр, берегез, - ди, -

Әнә шул гармунны, зинһар,

Китереп бирегез, -ди.

Ала кулына гармунын,

Ача тәрәзәләрне.

Җилпеп җибәрә кичке җил

Ак челтәр пәрдәләрне.

Карый Фазыл зәңгәр күккә,

Күктә - алтын йолдызлар,

Ә бакчада чәчәк тотып,

Ял итеп йөри кызлар.

Вак – вак атлап килә берсе,

Шәһәр кызыдыр үзе.

Чирмешән буенда пешкән

Шомыртлар кебек күзе.

Бакча эченнән килә ул,

Бөдрә чәчләрен тарап.

Үзе уйный, үзе җырлый,

Фазыл бу кызга карап:

Мөхәммәткәримова С. җырлый.

 

“Агыйделнең ярларында

Чәчәк микән, гөл микән.

Бер әйләнеп күз дә салмый,

Әллә ул түгел микән?”

Кем белсен: улмы, түгелме?

Тик кыз карый әйләнеп.

Бу чибәр кызның кулында

Язгы чәчәк бәйләме.

Шаярып көлә егетләр:

“Шул үзе... үзе икән,

Зәңгәр крепдешин күлмәген

 Нинди килешле теккән!.

Бөдрә чәчен артка сирпеп,

Кыз да куанып көлә.

 Көлеп кенә калса ни хәл,

 Борылып якын килә.

Зәңгәр крепдешин күлмәге ,

Белмим, егет бүләге.

Ничек басып килә бит ул,

Дулкынлана итәге.

Текәлеп карый Фазылга,

Күзләре лә, күзләре...

Онытмас Фазыл бу кызның

Назлап әйткән сүзләрен:

-Яшел гармуның өстенә

Сандугачлар кунсын, - ди, -

Батыр егеткә охшыйсың,

Миннән бүләк булсын, - ди.

Елмаеп, суза Фазылга

Язгы чәчәк бәйләмен.

Китә... китеп бераз баргач,

Тагын карый әйләнеп.

Пәрдәләрне җилпи – җилпи,

Тәрәзәдән җил бәрә.

 Күз текәп киткән бу кызга

Фазыл сызып җибәрә.

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары.

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә...

Елау егет эшемени,

Эх, бер җырлыйсы килә!..

Ш. Маннапов – Р. Хәйруллин дәвам итә.

   Әйе, без якташлар. Һәм күренекле бу якташым  белән озак еллар аралашып яшәү бәхете насыйп булды миңа. Һәр очрашкан саен миңа аның үз сәхнәдәшләре турындагы истәлекләрнең кызыклы булуына, һәр чыгышын пөхтәләп кәгазьгә теркәп баруына, филормония артистлары турында матбугатта чыккан мәкаләләргә, фоторәсемнәргә, хәтта афишаларга кадәр саклап тотуына, аеруча хәтеренең  әйбәтлегенә соклана идем. Әзәл ага күп кенә истәлекләрен мәзәк – миниатюралар рәвешендә язып, матбугатта да чыгаргалады.

   Әйе, ул Татар дәүләт филормониясенең аяклы тарихы иде. Әмма, ни аяныч, үзе исән вакытта истәлекләрен тулысынча язып алучы булмады шул.

   Чаллыда яшәүче тамашачы Сәгыйдә Ганиева – Минһаҗева Г.

   Без, әлкилеләр, Әзәл абыйны сәхнәдә күреп үстек, аның шигырьләрен, сатира – юморын тыңлап рухи азык тупладык, артистның җылы, ягымлы карашыннан яшәү көче алдык, авырлыкларны җиңдек. Меңләгән, миллионлаган татар дөньясына әйтер сүзе булган өчен мең рәхмәт аңа. Ул бик кадерле, кирәкле кешебез.

      Алып баручы.

   Әнә шулай ничәмә еллар буена сәхнәдән сәхнәгә күчеп, авыл, шәһәр тамашачысы

Ә. Яһүдин башкаруында “Кыңгыраулы яшел гармун” ны һәм башка бик күп әсәрләрне тыңлаган. Оста сүз остасы аша шигырь, поэмаларны күңеленә сеңдерә барган халык, аның иҗатыннан дәрт – дәрман, яшәү көче алган.

         Без бу талантлы якташыбыз белән горурланабыз. Аның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр дигән теләктә кичәбезне тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

   

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

Чәчәкләр – матурлык һәм үлемсезлек символы.(Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү.)

6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресендә Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү дәресе....