Сыйфатларны кабатлау
методическая разработка (6 класс) по теме
Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syyfatlarny_kabatlau.doc | 552.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:Сыйфатларны кабатлау.
Максат: укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.
Җиһазлау: урман рәсеме, хат, тест сораулары, дифференциаль биремле карточкалар,”Кем тизрәк?” уены, табышмаклар, дәреслек.
Дәрес барышы:
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, дуслар сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә.
Татар телен өйрәнүдә
Уңыш булсын безгә.
Гел “5”ләр алып торыйк,
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик.
Бер-беребезгә карап елмайыйк та
Яхшы кәеф телик дуслар.
Хәерле көн, хәерле юл телик
Белем иле буйлап узарга.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
3.”Исеңә төшер” тукталышы.
- Укучылар, менә сезгә адресланган бер хат килде. Әйдәгез, шуны укып карыйк әле.
- Хөрмәтле 6 нчы сыйныф укучылары! Сезгә Ух бабагыз хат яза. Мин сезне үземнең патшалыгыма кунакка чакырам. Һәм минем тәкъдимнәремне үтәрсез дип ышанам:
1. Минем һәм якыннарымның тынычлыгын бозмагыз!
2.Агачларны сындырмагыз дусларым-кошкайларымны таш атып куркытмагыз!
3. Мин җибәргән биремне үтәгез һәм урманга рәхим итегез. Сезгә уңышлар теләп, Ух бабагыз.
- Укучылар, безгә урман хуҗасы тест сораулары да җибәргән. Әйдәгез, шул сорауларга җавап биреп карыйк әле.
Нинди сүзләр сыйфат була?
1) Предметның исемен белдергән.
2) Предметның билгесен белдергән.
3) Предметның санын белдергән.
Сыйфат нинди сорауга җавап бирә?
1) Ничә? Ничәнче? Ничәләп?
2) Нинди? Кайсы? Кайдагы?
3) Кем? Нәрсә? Ни?
Сыйфатларны табыгыз.
1) Бала, китап
2) Ап-ак, йомшак
3) Укый, күрә
Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?
1) Саналмыш
2) Сыйфатланмыш
3) Аерылмыш
Сыйфатларның үзләренә генә хас нинди грамматик категориясе бар?
1) Килеш
2) Дәрәҗә
3) Тартым
- Укучылар, җавапларыгызның саннарын бергә кушыгыз, нинди сан килеп чыкты? Әгәр 10 саны килеп чыкса, димәк сез дөрес җавап биргәнсез.
4. “Үзләштер” тукталышы.
- Укучылар, безне урманда тиен каршы ала һәм безгә түбәндәге сорауларны
тәкъдим итә:
-Сыйфатлар ясалышлары ягыннан ничәгә бүленә? Ниндиләргә?
(5кә.Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә)
- Ничек ясала һәм языла?
1) – Тамыр сыйфат (ноль форма)
2) - Ясалма сыйфат тамырга ясагыч кушымча ялгану ысулы белән ясала.
3) Кушма сыйфатлар (кушылып)
3) - Парлы сыйфатлар (сызыкча аша)
4) - Тезмә сыйфатлар (бер-бер артлы тезелеп языла)
Ял минуты (күзләргә)
5. “Уйла, тап” тукталышы
Бик хәйләкәр, диләр, мине,
Хәйлә тормышта кирәк.
Тик беркайчан алдашмагыз-
Бу минем изге теләк, - дип каршы ала безне төлке.
Ул безгә түбәндәге биремне тәкъдим итә:
Сыйфат төзелеше
А) Һәр төркемгә дәфтәрләрегезгә өчәр мисал уйлап языгыз.
Тамыр ясалма кушма парлы тезмә
Б) - Төлкенең безгә тагын бер биреме бар әле. Ул төрле төстәге карточкалар алып килгән, эшләп карыйк, укучылар.
Төрле төстәге биремнәр,
Мин сезгә тәкъдим итәм.
Дәфтәрләрегезне ачыгыз да,
Языгыз матур итеп.(карточкалар бирелә, бер укучы биремне укый)
а) Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп күчереп языгыз.
б) Татарчага тәрҗемә ит.Үзең сайлаган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзе.
6. “Кем тизрәк?”уены.
- Укучылар, саескан безгә уен алып килгән,ике укучы чыгып, бирелгән исемнәр алдына сыйфатлар язарга кирәк. Кем тизрәк?
-Малай, урман, агач, укучы, сукмак
-Күл, дәрес, сыйныф, җил, чиләк
Ял минуты(хәрәкәтләнеп)
7. “Ял ит” тукталышы.
Мине белмәгәннәр юктыр,
Сезгә миннән шул теләк:
Көн дә зарядка ясагыз-
Булырсыз сау-саләмәт, - дип каршы ала куян.
- Укучылар, әйдәгез, ял итеп алыйк.
Кыш көнендә урамга
Без чыгабыз уйнарга.
(Балалар йөрү хәрәкәте ясыйлар)
Суык булгач бияләйне
Тиз киябез кулларга.
(Бияләй кигәндәй итәләр)
Сикерәбез, йөгерәбез,
Таудан выҗылдап шуабыз.
(Сикерәләр,чаңгыда шугандай итәләр)
Карыйбыз өскә-аска,
Аннан уңга һәм сулга,
Өскә-аска, уңга-сулга,
Карыйбыз аннан кулга.
(Күзләр өскә-аска, уңга-сулга карый)
Суыктан туңган кулларны
Яңакларга куябыз.
(Кулларын яңакларына куялар)
Ә иртәгә укып аргач,
(Кулларын китап кебек куялар)
Тагын шулай уйнарбыз.
Дәресебезне дәвам итәбез
- Тук, тук, тукыран,
Тукылдатып утырам, - ди тукран үзе турында безгә һәм табышмаклар тәкъдим итә:
1) Йолдыз-Йолдыз вак кына,
Челтәр-челтәр ак кына,
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була.(кар)
2) Үкерә дә котыра,
Бөтен җирне тутыра.(буран)
3) Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым.(кыш килү)
4) Утта янмый, суда батмый.(боз)
8.”Нәтиҗә яса” тукталышы.
Һәр эшнең дә нәтиҗәсе
Була торгандыр инде.
Схема җибәрәм сезгә
Аҗлатыгызчы инде, - дип хәбәр итә безгә карга.
Схема буенча йомгаклау.
Сыйфат
Сыйфат Сыйфатланмыш
Кызыл ( нинди?) ромашка
Иртәнге ( кайсы? ) тапшыру
Мәктәптәге ( кайдагы?) китаплар
Дәрәҗәләре
Чагыштыру Гади Артыклык Кимлек
Кызылрак кызыл кып-кызыл кызгылт
Тамыр – чибәр(кыз)
Ясалма – тозлы(аш)
Кушма – тимеркүк(ат)
Парлы – аллы-гөлле(болын)
Тезмә – куе яшел(тартма)
9. “Өйдә эшлә” тукталышы.
- Урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә: теләгән укучы кыш турында шигырь яза ала, рәсем ясый ала ди.
10. Билгеләр кую.
Нәтиҗә шул: һәрберегез,
Бик яхшы эшләде.
Зур уңышлар, сәламәтлек,
Телим һәрберегезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".
Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....
“Сыйфатларны кабатлау” (6 класс)
Максат: сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне гомумиләштерү, ...
Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу; “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү...
сыйфатларны гомумилэштереп кабатлау
Морфология курсында сыйфат темасын йомгаклау сәгатендә кулланыр өчен материал...
"Сыйфатларны кабатлау"
Ачык дәрес конспекты 6нчы класста сыйфатларны кабатлау максатында кулланыла ала....
"Сыйфатларны кабатлау". Технологик карта
Предмет: татар телеПрограмма: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәб...
Сыйфатларны кабатлау.
Максат: укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; табигатьн...