7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
календарно-тематическое планирование (7 класс) по теме
А.Г.Яхин программасы буенча.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 223 КБ |
Предварительный просмотр:
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
- Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
- Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
- Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел (Төзүче: Яхин А.Г.).
Дәреслек: Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Яхин А.Г.– Казан: Мәгариф, 2006.
Эш программасы структурасы
Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү;
- укучыда кызыксыну хисе уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк-омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелгән. Программада 70 сәгать түбәндәгечә бүленгән: әдәби төрләр, жанрлар – 25 сәгать; язучы иҗаты – 35 сәгать; кабатлау – 2 сәгать; иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язу – 8 сәгать. Укытучы төзегән эш программасында язучы иҗатын өйрәнүгә бирелгән 35 сәгатьнең 2 сәгате класстан тыш укуга, 2 сәгате контроль эшкә; иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язуга бирелгән 8 сәгатьнең 1 сәгате йомгаклау дәресенә алынды.
Шулай итеп, класстагы укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы тарафыннан 70 сәгатьлек материал түбәндәгечә бүленде:
кабатлау – 2 сәгать;
әдәби төрләр, жанрлар – 25 сәгать;
язучы иҗаты – 31 сәгать;
класстан тыш уку – 2 сәгать;
контроль эш – 2 сәгать;
иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язу – 7 сәгать;
үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау – 1 сәгать.
Программа эчтәлеге
№ | Төп темалар | Сәгать | Белем һәм күнекмәләр |
1 | Кабатлау. | 2 | Алдагы классларда үткәннәрне кабатлау, әдәби төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп, әсәрләргә бергәләп анализ ясау. |
2 | Халык иҗаты жанрлары. Әйтемнәр һәм мәкальләр, халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр. | 5 | Әйтемнәрнең һәм мәкальләрнең уртак һәм аермалы якларын ачыклау. Халык җырларының мөнәҗәтләр һәм бәетләр белән уртак сыйфатларын, аермалы якларын ачыкларга өйрәнү. |
3 | Әкиятләр. | 4 | Көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турындагы әкиятләр.Тылсымлы әкиятләр. Аларның уртак сыйфатларын һәм аермаларын табу. |
4 | Әдәби жанрлар. Мәсәлләр. | 1 | Мәсәлнең жанр буларак үзенчәлеген ачыклау, аның гыйбрәтле нәтиҗәсен таба белү. |
5 | Хикәяләр. | 7 | Хикәя жанрының үзенчәлеген ачу. Хикәяләргә фәнни анализ ясарга өйрәнү. Әсәрдәге вакыйгаларны табу һәм аларның сюжетка ничек оешуын ачыклау. |
6 | Лирик шигырьләр. | 4 | Шигырьдә үзенең кичерешләре турында сөйләүче лирик геройны таба белү. Лирик герой һәм автор фикерен ачу. Шигырьне бөтенлек ясаучы чаралар: бертөрле строфалар, рифмалар, ритм, басым тәртибе, кабатлауларны табу, анализлый белү. Лирик шигырьнең үзенчәлекле эчтәлеген ачу. Эчтәлекне анализ ясап табу гамәлләрен үзләштерү. |
7 | Драмалар. | 2 | Драма төренең һәм драма жанрының аермасын табу. Драма әсәрләрендә лирик шигырь һәм чәчмә әсәр үзенчәлекләрен ачыклау. |
8 | Повестьлар. | 2 | Повесть жанрының хикәя һәм роман жанрлары белән уртак сыйфатларын һәм аермасын билгеләү. Әсәрдәге сюжет сызыкларын һәм алар арасындагы бәйләнешне таба белү. |
9 | Язучы иҗатына анализ. Сибгат Хәким. | 5 | Тормыш юлын өйрәнү.Иҗатындагы төп темаларны ачыклау: сөю сагышы, сугыш еллары, илнең иминлеге. “Диңгез күзе”, “Шигырь ничек туа?”, “Көз”, “Давыл чәчәкләре”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “Фазыл чишмәсе”шигырьләренә анализ ясау. |
10 | Шәехзадә Бабич. | 5 | Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. Бабичның татар – башкорт язучысы булуын аңлату. “Дөньяга”, “Бәхетсез мин”, “Хәсрәт сагызы”, “Кышкы юл”, “Язгы җыр” шигырьләренә анализ ясау. |
11 | Шәриф Камал. | 5 | Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Әүвәл - әүвәл заманда”, “Акчарлаклар” әсәрләрен өйрәнү, анализлау. Язучы әсәрләренең уртак сыйфатларын барлау. “Сукбай” хикәясенә анализ ясау. |
12 | Фатих Әмирхан. | 4 | Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Хәят” әсәренә анализ ясау. Әсәрдән метафораны табу һәм аңа аңлатма бирү. |
13 | Илдар Юзеев. | 1 | Шагыйрь иҗатын өйрәнү. “Тик бер тапкыр” әсәренә анализ ясау. |
14 | Галимҗан Ибраһимов. | 4 | Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “ Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карт ялчы” әсәрләренә анализ бирү. Әсәрләрнең уртак якларын табу. Сюжет төзелешендәге охшашлыкларны билгеләү. |
15 | Галиәсгар Камал. | 5 | Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Беренче театр”, “Бүләк өчен” пьесаларына анализ ясау. Драматург пьесаларының тема уртаклыгын ачу. Персонажларның охшашлыгын ачу. |
16 | Гәрәй Рәхим. | 1 | Әдип иҗатын өйрәнү. “Басмада” хикәясенә анализ ясау. |
17 | Татар халык иҗаты. | 1 | Әкиятләрнең төрен искә төшерү. Халык иҗатына бәя бирү. “Кыш усаллыгы” әкиятенә анализ. |
18 | Иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение. | 7 | Укытучы ярдәменнән башка төрле жанрдагы әсәрләргә анализ ясау, иҗади эшләр үтәү, сочинение язу. |
19 | Контроль эш. | 2 | Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; үз-үзеңә, иптәшләреңә бәя бирү. |
20 | Класстан тыш уку. | 2 | Әдәби әсәргә анализ ясау. |
21 | Үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау. | 1 | Ел буе үткәннәргә йомгак ясау. |
Барысы –70 сәгать. |
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
- сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
- эпик әсәр буенча изложение язу;
- әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
- әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
- әдәби әсәр героена характеристика бирү;
- эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
- шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
- әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
- бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
- әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел-сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
- автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
- әдәби әсәр буенча сочинение язу;
- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
- ирекле темага сочинение язу.
Укыту – методик комплекты
- Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы, 5-11 нче сыйныфлар/А.Г.Яхин.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2008.
- Татар мәктәпләрендә әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты/Ф.Ә.Ганиева, А.Г.Яхин, Л.Г.Әминова.-Казан, 2005.
- Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия./А.Г.Яхин.-Казан:Мәгариф, 2006.
Өстәмә әдәбият
- 7 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма/А.Г.Яхин.-Казан: Мәгариф, 2007.
- Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф, 2005.
- Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007.
ТЕМАТИК ПЛАН
Дәресләр саны:
барлыгы – 70 сәгать, атнага – 2 сәгать.
№ | Сә-гать | Вакыты | Дәрес темасы | Белем һәм күнекмәләр | Өйрәнелә торган материал | Контроль төре | Искәрмә | ||||||
план буенча тиеш | фактта үтел-гән | ||||||||||||
1 нче чирек – 17 сәгать. | |||||||||||||
2 | Кабатлау | ||||||||||||
1 | 1 | 02.09. 11 | Кереш. Лирик шигырьләргә анализ ясау үзенчәлеге. | Үткән елларда алган белемне һәм анализ күнегүләрен искә төшерү. | Хәсән Туфан. “Җанлы кояшлар”, Сибгат Хәким. “Егетләре Казан артының”. | ||||||||
2 | 1 | 05.09. 11 | Чәчмә әсәрләргә анализ. | Хикәяләргә анализ ясау алымнарын искә төшерү. | Ибраһим Гази. “Малайлыкта кунакта”. | ||||||||
3 | 1 | 09.09. 11 | Мөстәкыйль эш: әсәргә анализ. | Хикәягә анализ ясау. | М.Галиев. “Шүрәле гаеплеме?”, Р.Вәлиева. “Дуслык”. | Мөстәкыйль эш. | |||||||
5 | Халык иҗаты жанрлары | ||||||||||||
4 | 1 | 12.09. 11 | Әйтемнәр һәм мәкальләр. | Әйтемнәрнең һәм мәкальләрнең төп вазифасын табу. | Әйтемнәр. Мәкальләр. | ||||||||
5 | 1 | 16.09. 11 | Халык иҗат иткән җырлар. | Бу җанрның үзенчәлеген өйрәнү. | Халык җырлары. | ||||||||
6 | 1 | 19.09. 11 | Мөнәҗәтләр. | Мөнәҗәтләрнең үзенчәлеген аңлату. | “Анага бала күкрәк сагышы” мөнәҗәте. | ||||||||
7 | 1 | 23.09. 11 | Бәет жанры. | Бәет жанры белән танышу. | “Гайшә матур белән гашыйк Камил бәете”. | ||||||||
8 | 1 | 26.09. 11 | Класстан тыш уку. Бәетләр. | Авыдашлар иҗатын барлау, өйрәнү. | Авылдашлар иҗат иткән бәетләр. | КТУ №1. | |||||||
9 | 1 | 30.09. 11 | Татар халык иҗаты әсәрләре. Әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, җырлар. | Иҗади фикерләргә өйрәнү. | Әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, җырлар. | ||||||||
4 | Әкиятләр | ||||||||||||
10 | 1 | 03.10. 11 | Халык иҗаты жанрлары. Әкиятләр. | Әкият җанрының үзенчәлекләрен өйрәнү. | Әкиятләр. | ||||||||
11 | 1 | 07.10. 11 | Көнкүреш әкиятләре. | Көнкүреш әкиятләренең үзенчәлеген өйрәнү. | “Мактанчык бай”, “Саран белән Юмарт” әкиятләре. | ||||||||
12 | 1 | 10.10. 11 | Хайваннар турында әкиятләр. | Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеген өйрәнү. | “ Әтәч патша”, “ Кыңгыраулы тычкан баласы” әкиятләре. | ||||||||
13 | 1 | 14.10. 11 | Тылсымлы әкиятләр. | Тылсымлы әкиятләр үзенчәлеген ачыклау. | “Унөч”, “Алтын алма” әкиятләре. | ||||||||
1 | Әдәби жанрлар Мәсәлләр | ||||||||||||
14 | 1 | 17.10. 11 | Әдәби жанрлар үзенчәлеге. Мәсәлләр. | Әдәби жанрларның матур әдәбият бөтенлеге эчендәге урынын ачыклау. | Габдулл Тукай. “Ике эт”, “Мәрхәмәтле төлке”. | ||||||||
15 | 1 | 21.10. 11 | Иҗади эш: мәсәл язу. | Анализ ясарга, мәгънә табарга күнегү, сөйләм үстерү. | Иҗади эш. | ||||||||
7 | Хикәяләр | ||||||||||||
16 | 1 | 24.10. 11 | Хикәя жанрының үзенчәлеге. | Хикәя жанрының үзенчәлеген табу. | Ф.Әмирхан. “ Ул үксез бала шул”. | ||||||||
17 | 1 | 28.10. 11 | Хикәягә анализ. | Анализ ясарга, мәгънә табарга күнегү. | Ф.Әмирхан. “Корбан”. | ||||||||
2 нче чирек – 14 сәгать. | |||||||||||||
18 | 1 | 11.11. 11 | Класстан тыш уку. Әсәргә анализ. | Укучылар укыган 1 әсәрне анализлау (укучылар сайлавы буенча). | Хикәяләр. | КТУ № 2. | |||||||
19 | 1 | 14.11. 11 | Хикәяләрдә хис һәм аның үзгәрүе. | Хикәяләрдәге хисне табарга өйрәнү. | М.Галиев. “ Балачак әсирлегендә”. | ||||||||
20 | 1 | 18.11. 11 | Хикәядә персонаж холкы. | Хикәяләрдәге эчке вакыйганы табарга өйрәнү, персонаж холкын ачу. | М.Галиев. “ Балачак әсирлегендә”. | ||||||||
21 | 1 | 21.11. 11 | Хикәя жанрының үзенчәлеге. | Хикәяжанрының үзенчәлеген ачу. | М.Әмир. “Мөстәкыйм карт йокысы”. | ||||||||
22 | 1 | 25.11. 11 | Иҗади эш. “Мөстәкыйм карт йокысы”хикәясенең ахырын язу. | Уйларга өйрәнү. | М.Әмир. “Мөстәкыйм карт йокысы”. | Иҗади эш. | |||||||
23 | 1 | 28.11. 11 | Хикәяләрдә персонажлар хисе. | Персонажларның күңел дөньясын күрергә күнегү. | Роза Хафизова. “ Сөенечле хәбәр”. | ||||||||
24 | 1 | 02.12. 11 | Хикәядәге вакыйгалар һәм аларның сюжетка оешуы. | Хикәядә вакыйгаларны һәм сюжет элементларын табу. | Роза Хафизова “ Сөенечле хәбәр”. | ||||||||
25 | 1 | 05.12. 11 | Мөстәкыйль эш. Хикәя жанрының үзенчәлеге. | Белемне файдаланырга өйрәнү. | Ләбибә Ихсанова. “Безнең ишегалдында”. | Мөстәкыйль эш. | |||||||
4 | Лирик шигырьләр | ||||||||||||
26 | 1 | 09.12. 11 | Лирик шигырьләр һәм аларның үзенчәлеге. | Лирик шигырьләрнең үзенчәлеген билгеләү; лирик герой хисен аңларга өйрәнү, гомумиләштерергә күнегү. | Г.Тукай. “ Милли моңнар”. | ||||||||
27 | 1 | 12.12. 11 | Лирик шигырьләргә анализ. | Укучыларны уйларга һәм лирик шигырь матурлыгын күрергә өйрәтү. | Х.Туфан. “ Кояшта тудың микән”, “ Давыл”, Ш.Галиев “ Кыр казлары” . | ||||||||
28 | 1 | 16.12. 11 | Лирик шигырьләрдә бөтенлек ясаучы чаралар. | Бөтенлек ясаучы чараларны искә төшерү; басым, кабатлауларны анализлау. | Г.Тукай. “ Пар ат”. | ||||||||
29 | 1 | 19.12. 11 | Лирик шигырьләрдә тел-сурәт чаралары. | Лирик шигырьләрдәге тел-сурәт чаралары өстендә эшләү. | Шигырьләр җыентыгы. | ||||||||
30 | 1 | 23.12. 11 | Иҗади эш: сочинение. “ Хәтерем хисе”. | Хәтер хисләре турында язарга өйрәнү. | Сочинение. | ||||||||
31 | 1 | 26.12. 11 | Контроль эш. “Шигырьләрдә лирик герой хисе”. | Белемнәрне тирәнәйтү. | Контроль эш №1. | ||||||||
3 нче чирек – 21 сәгать. | |||||||||||||
2 | Драмалар | ||||||||||||
32 | 1 | 13.01. 12 | Драма төре һәм драма жанры. | Драма төре һәм драма жанрының аермасын билгеләү. | М.Фәйзи. “ Ак калфак”. | ||||||||
33 | 1 | 16.01. 12 | Драма жанрының үзенчәлеге. | Жанр үзенчәлеген әсәргә анализ ясаганда файдаланырга өйрәнү. | М.Фәйзи “ Ак калфак”. | ||||||||
2 | Повестьлар | ||||||||||||
34 | 1 | 20.01. 12 | Повесть жанры, аның үзенчәлеге. | Теорияне файдаланырга күнегү. | М.Әмир. “Агыйдел”. | ||||||||
35 | 1 | 23.01. 12 | Повестьта сюжет сызыклары. | Повестьтагы сюжет сызыкларын һәм алар арасындагы бәйләнешне табарга өйрәнү. | М.Әмир. “Агыйдел”. | ||||||||
5 | Язучы иҗатына анализ Сибгат Хәким | ||||||||||||
36 | 1 | 27.01. 12 | Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты. | Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. | С.Хәким. “Шигырь ничек туа?” | ||||||||
37 | 1 | 30.01. 12 | С. Хәким иҗатының үзенчәлеге. | С. Хәким шигырьләренә анализ ясау. | С.Хәким. Шигырьләр. | ||||||||
38 | 1 | 03.02. 12 | Сибгат Хәким иҗатында төп темалар. | Әсәрләр охшашлыгын табарга өйрәнү. | С.Хәким . “Көз”. | ||||||||
39 | 1 | 06.02. 12 | Сибгат Хәким шигырьләрендә фокус. | Әсәрләрдәге фокусны табарга өйрәнү. | С.Хәким. “Давыл чәчәкләре”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”. | ||||||||
40 | 1 | 10.02. 12 | Сибгат Хәким шигырьләрендә хисләр каршылыгы. | Әсәрләр охшашлыгын һәм хисләр каршылыгын табарга өйрәнү. | С.Хәким. “Фазыл чишмәсе”. | ||||||||
5 | Шәехзадә Бабич | ||||||||||||
41 | 1 | 13.02. 12 | Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты. | Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. | Ш. Бабич. “ Шатлык җыры”. | ||||||||
42 | 1 | 17.02. 12 | Шәехзадә Бабич иҗатының үзенчәлеге. | Ш.Бабич шигырьләренә анализ ясау. | Ш. Бабич. “Бәхетсез мин”. | ||||||||
43 | 1 | 20.02. 12 | Ш.Бабич шигырьләрендә фокус. | Әсәрләрдәге фокусны табарга өйрәнү. | Ш.Бабич. “Хәсрәт сагызы”. | ||||||||
44 | 1 | 24.02. 12 | “Кышкы юл” шигыренә анализ. | Уйларга өйрәнү. | Ш. Бабич. “Кышкы юл”. | ||||||||
45 | 1 | 27.02. 12 | Шәехзадә Бабич шигырьләренең уртак яклары. | Шәехзадә Бабичның бер-берсенә охшамаган шигырьләренең уртак якларын күрергә өйрәнү. | Ш. Бабич. “Дөньяга”. | ||||||||
5 | Шәриф Камал | ||||||||||||
46 | 1 | 02.03. 12 | Ш. Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. | Ш. Камалның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. | Ш.Камал. “Әүвәл-әүвәл заманда”. | ||||||||
47 | 1 | 05.03. 12 | Ш. Камал. “Акчарлаклар”. Әсәргә анализ. | Ш. Камал иҗатының үзенчәлеген табу. | Ш. Камал. “Акчарлаклар”. | ||||||||
48 | 1 | 09.03. 12 | “Акчарлаклар” повестенда сюжет сызыклары һәм метафора. | Повестька анализ бирү, метафораны табу. | Ш. Камал. “Акчарлаклар”. | ||||||||
49 | 1 | 12.03. 12 | Иҗади эш. Сочинение. 1) “ Егет елый да, шатлана да”; 2) “Егет кешене кыюлык бизи” (теманы укучылар үзләре сайлый). | Кичерешләр турында язарга өйрәнү. | Ш. Камал. “Акчарлаклар”. | Сочинение. | |||||||
50 | 1 | 16.03. 12 | Язучы әсәрләренең уртак сыйфатлары. | Чагыштыру юлы белән Ш.Камал әсәрләренең уртак сыйфатларын табу. | Ш.Камал. “Әүвәл-әүвәл заманда”, “Акчарлаклар”. | ||||||||
51 | 1 | 19.03. 12 | Ш. Камал. “Сукбай”. Әсәргә анализ. | Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне файдаланып, әсәрне өлешләргә бүлү, анализ ясау. | Ш.Камал. “ Сукбай”. | ||||||||
1 | Илдар Юзеев | ||||||||||||
52 | 1 | 23.03. 12 | И. Юзеев. “Тик бер тапкыр”. Әсәргә анализ. | “ Тик бер тапкыр” әсәрен өйрәнү, анализлау. | И.Юзеев. “ Тик бер тапкыр”. | ||||||||
4 нче чирек – 18 сәгать. | |||||||||||||
4 | Фатих Әмирхан | ||||||||||||
53 | 1 | 02.04. 12 | Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты. | Ф. Әмирханның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. | Ф.Әмирхан. “Хәят”. | ||||||||
54 | 1 | 03.04. 12 | Ф.Әмирханның “Хәят” әсәренә анализ. | Повестька анализ ясарга күнегү | Ф.Әмирхан. “Хәят”. | ||||||||
55 | 1 | 06.04. 12 | Повесть өлешләре арасындагы каршылык. | Ф.Әмирханның иҗат үзенчәлеген ачыклау. | Ф.Әмирхан. “Хәят”. | ||||||||
56 | 1 | 09.04. 12 | Ф.Әмирхан әсәрләренә хас уртак сыйфатлар. | Ф.Әмирхан әсәрләренә хас уртак сыйфатларны күрергә өйрәнү. | Ф.Әмирхан. “Хәят”. | ||||||||
57 | 1 | 13.04. 12 | Иҗади эш: сочинение. “Хәятның кичерешләре”. | Укучыларны иҗади фикерләргә күнектерү. | Сочинение. | ||||||||
4 | Галимҗан Ибраһимов | ||||||||||||
58 | 1 | 16.04. 12 | Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. | Моңа кадәр өйрәнгән әсәрләрне искә төшерү, хикәләргә анализ ясау тәртибен кабатлау. | Г.Ибраһимов. “ Уты сүнгән җәһәннәм”. | ||||||||
59 | 1 | 20.04. 12 | Г. Ибраһимовның “ Уты сүнгән җәһәннәм” әсәренә анализ. | Хикәягә анализ ясау тәртибен искә төшерү, хикәягә анализ ясау. | Г. Ибраһимов “ Уты сүнгән җәһәннәм”. | ||||||||
60 | 1 | 23.04. 12 | Г. Ибраһимов. “ Карт ялчы”. Хикәя сюжеты. | “ Карт ялчы” әсәрен анализлау. | Г. Ибраһимов. “ Карт ялчы”. | ||||||||
61 | 1 | 27.04. 12 | Персонажлар холкының охшашлыгы. | Персонажлар холкының охшашлыгын күрергә өйрәнү. | Г. Ибраһимов. “ Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карт ялчы”. | ||||||||
5 | Галиәсгар Камал | ||||||||||||
62 | 1 | 30.05. 12 | Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. | Г.Камалның тормыш юлы һәм драматург буларак эшчәнлеге белән танышу, әсәрләрен искә төшерү. | Г.Камал пьесалары. | ||||||||
63 | 1 | 04.05. 12 | “ Беренче театр” әсәренең жанры һәм аның үзенчәлеге. | Комедия, драма, трагедия турында белгәннәрне искә төшерү, жанр үзенчәлекләрен кабатлау. | Г.Камал. “ Беренче театр”. | ||||||||
64 | 1 | 07.05. 12 | “Беренче театр” комедиясенә анализ. | Комедиягә анализ ясау. | Г.Камал. “ Беренче театр”. | ||||||||
65 | 1 | 11.05. 12 | Г.Камал. “Бүләк өчен”. Әсәргә анализ. | Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясенә анализ ясау, пьесаларында искелек белән яңалык көрәшенең бирелешен ачу. | Г.Камал. “Бүләк өчен”. | ||||||||
66 | 1 | 14.05. 12 | Драматург әсәрләрендә сатира-юмор алымнары. Мөстәкыйль эш: образларга бәя. | Драматург әсәрләрендә кабатланган сатира-юмор алымнарын табу, персонажларның уртак сыйфатларын ачу. | Г.Камал. “ Беренче театр”, “Бүләк өчен” һ.б. | ||||||||
1 | Гәрәй Рәхим | ||||||||||||
67 | 1 | 18.05. 12 | Г.Рәхим. “Басмада”. Әсәргә анализ. | Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне файдаланып, әсәргә анализ бирү. | Г.Рәхим. “Басмада”. | ||||||||
1 | Әкиятләр | ||||||||||||
68 | 1 | 21. 05. 12 | Әкиятләргә анализ ясау үзенчәлеге. | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, әкияткә анализ бирү. | ” Кыш усаллыгы” әкияте. | ||||||||
69 | 1 | 25.05. 12 | Контроль эш. “Язучы әсәрләренең уртак сыйфатлары”. | Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. | Контроль эш №2. | ||||||||
70 | 1 | 28.05. 12 | Үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау. | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, хаталарны төзәтү өстендә эшләү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/26/picture-70890.jpg)
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
Татар әдәбиятыннан эш программасы.
9 нчы сыйныф өчен (татар сыйныфы) татар әдәбиятыннан эш программасы.( А.Яхин дәреслеге буенча )...
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/31/picture-122271-1351676244.jpg)
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/18/picture-756169-1455812089.jpg)
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/28/picture-838627-1477637031.jpg)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...