"«Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!»
материал (7 класс)

Шарифуллина Эльмира Ахтямовна

 Бәйрәм-кичәдә 7нче сыйныфның рус төркеме катнаша. Сценарий өчен материаллар Г.Тукай җыентыкларыннан, "Сабантуй" газеталарыннан алынды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mnge_yashi_yashni_yash_tukay.docx22.91 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш сүз. Исәнмесез, хәерле көн, дуслар! Без Тукайның әсәрләрен яратып укыйбыз, шигырьләрен яттан беләбез. Аның әсәрләренә ияреп әкиятләр, шигырьләр язабыз, иҗатка тартылабыз. Менә бүген сезне Тукай иленә сәяхәткә чакырабыз. Әйдәгез, рәхим итегез!

Бәйрәм бүген!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:

Ислемай сөрткән икән дөнья! дидем: бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1нче алып баручы.  Татарстан – Тукай иле,         

Татарстан – безнең ил.        

Бүген бездә Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил.

2нче алып баручы. Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар, иң мөһиме:

Татарча гына сөйләш!

Алан уртасына Кыз килеп чыга. Аптыраган тирә-якка карана.

Кыз. Тагын юлымны югалттым! Убырлы карчык биргән йомгагым бик тиз тәгәри шул, әллә үлән арасына кереп югалды микән? (Эзләнә. Алда күл күренә). Әллә йомгагым күл буена төшеп китте. Абау, кем утыра анда? (Күл буенда чәчен тарап Су анасы утыра). Ә-ә, мин бит су анасы яши торган күл буена килеп чыкканмын! Барып исәнләшим әле! Исәнме, Су анасы!

Су анасы. Кем син? Әллә сиңа да минем алтын тарагым кирәкме?

Кыз. Юк-юк! Минем убырлы карчык биргән алтын-көмешләрем дә җитәрлек. Миңа өйгә кайтып җитәргә кирәк, тәгәри китте йомгагым күрмәдеңме, апакай?

Су анасы. Мин аны күрдем. Кай тарафка киткәнен әйтәм, ләкин сиңа соравым бар. Минем турында кешеләр онытмадымы, “Су анасы” әкиятен укыйлармы?

Кыз. Юк! Синең турында кешеләр онытмыйлар. Без синең турындагы әкиятне бик яратып укыйбыз. Хәтта сиңа багышлап әкиятләр һәм шигырьләр язабыз. Менә тыңлап кара әле.

Наташа Сдобнова (“Су анасы” әкиятен сөйли). Беркөнне мин дусларым белән Чирмешән буена су коенырга төштем. Карасам, берәү камышлар арасында алтын тарак белән чәчен тарап утыра. Мин якынрак килдем һәм озын чәчле Су анасын күрдем. Мине күрүгә Су анасы суга чумды, ә алтын тарагын онытып калдырды. Минем ул таракны бик аласым килде. Кинәт Тукай абый әкиятендәге малайны исемә төшердем. Миңа куркыныч булып китте. Шуңа мин ул таракка тимәдем. Су коенгач, дусларым белән әкиятләр сөйли-сөйли өйләребезгә таралдык. Ә мин күңелемнән генә Тукай абыйга рәхмәт укып кайттым.

Су анасы. Менә рәхмәт! Яле-яле, тагын тыңлап карыйк.

Хмелев Александр.       Ә мин  “Су анасы”н укыгачтын

Белдем карак булмаска.

Кеше әйберенә тиеп

Мич башына куймаска.

Су төбеннән эзләдем мин

“Су анасы”н Тукайның.

Карурманнан табалмадым

“Шүрәле”сен Кырлайның.

Китапханә шүрлегеннән

Таптым аларның барсын.

Әкият сөйгән балалар

Килсен дә китап алсын!

Савельева   Дарья         Мин Тукайны беләм кечкенәдән,

Шигырьләрен беләм мин яттан,

Ятимлектә үткән гомерләре,

Моңлы бала булган яшь чактан.

Кырлай ягы аның туган ягы,

Җырларында аның  җырлана,

Ишеткәндә Тукай шигырьләрен

Сандугачлар хәтта тын кала.

Су анасы, Шүрәлеләрең дә

Онытылмый, һаман хәтердә.

Тукае бар халык – бөек халык!

Хакыбыз бар шулай әйтергә.

Су анасы. Ай, рәхмәт! Миңа бик ошады! Иҗади эшләрегезне шулай дәвам итегез. Менә синең тәгәри китте йомгагың. Сау бул!

Кыз. Рәхмәт, Су анасы! Без синең белән әле очрашырбыз. Сау бул. Бик күп юл үттем, бик арыдым. Йоклыйсым да бик килә. Утырып ял итим әле. Менә хәзер өйдә буласы иде, әниемнең ягымлы тавышын ишетәсе иде... (Йоклап китә)   Ерактан гына “Бишек”  җыры ишетелә.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзен,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

Кыз (уянып китә). Менә бераз ял итеп тә алдым. Әниемнең тавышын ишеткәндәй булдым. Тизрәк өемә кайтасым килә. Ә йомгагым кайда соң? Чү, бу нәрсә?

(Шул вакыт ямьсез тавышлар килеп җитә. Кыз куркып кала, урман арасыннан сызланган кыяфәт белән үкереп Шүрәле килеп чыга).

Шүрәле. Ихи-хи! Монда адәм заты бар икән, күрми дә торам!Кил әле яныма, кызчык, кил әле!Икәүләп кети-кети уйныйк әле! (Кызга каршы килә башлый, Кыз бер-ике адым арттка чигенә дә туктап кала)

Кыз. И, Шүрәле агай, син икәнсең! Әле шул гадәтеңне һаман ташламагансың икән!

Шүрәле (шикләнеп). Тукта, тукта, син кем соң әле?

Кыз. Мин Былтыр бабайның оныкчыгы булам.

Шүрәле (калтыранып, куркып).  Әйттем исә, кайттым!Тиямме соң! Зинһар өчен кичерә күр, тимим сиңа да, аларга да. Былтыр бабаң кыскан бармагым әле дә авырта!Бу карурманда нишләп йөрисең?

Кыз (алга чыгып). Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, Шүрәле абзыкай?

Шүрәле. Хи-хи-хи, менә ул, җырлый-бии торган  Дубрау куышында синең йомгагың. Тик Дубрау күптән җырламый да, биими дә, анда кошлар да сирәк сайрый башлады.  Кайбер тәртипсез балалар мин күрмәгәндә,у рманга килеп, агачларны сындыралар, кош ояларын туздыралар, чишмә буйларында үзләреннән соң әллә никадәр чүп-чар калдыралар. Шуңа күрә миңа бик күңелсез. (Залга карап) Сезнең арада  андый балалар юктыр бит?

Кыз. Юк-юк! Безнең арада андыйлар юк. Без бит Тукайның табигать турында язган  шигырьләрен укыйбыз.  Шүрәле агай, бик күңелсезләнмә әле, бәлки сиңа әкият сөйләргәдер?

Шүрәле. Ягез, тыңлап карыйм әле.

Игънатев   Сергей . Борын-борын заманда түгел, ә хәзерге вакытта, без малайлар белән урманга киттек. Җәйнең эссе матур көне иде. Төрлебез төрле якка җиләк эзләп таралыштык. Бервакыт берәү чәчемнән тарты. Борылсам, каршымда озын бармаклы, дәү мөгезле Шүрәле басып тора.

            -Ә, эләктеңме? Хәзер мин сине кытыклап көлдереп үтерәм! –ди.

            -Тукта әле, Шүрәле. Кытыклаудан башка уен белмисең, ахры син. Әйдә, башта минем уенны уйныйк, аннары синеңчә уйнарбыз, дип хәйлә корырга керештем. Шүрәле мөгезен кашып торды да, риза булды. Мин санарга тотындым:

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Бер тиен акча бир әле.

Мин качыйм да котылыйм,

Ә син басып тор әле.

            Шүрәле аңларга өлгергәнче, күзләрен бәйләдем дә йөзгәчә санарга куштым. Аннары авылга таба очтым гына. Ә арттан Шүрәленең үкергәне генә ишетелеп калды. Явыз ниятле булгач, шул кирәк аңа.

Шүрәле. И бигрәк жәл булды... Дуслар, мин бит хәзер явыз түгел. Мин хәзер урманны саклыйм. Ләкин урманнарны Шүрәлеләр, күлләрне Су аналары гына саклап бетерә алмый, сез дә бит табигать балалары, әйдәгез, бергәләшеп саклыйк туган җиребезне!

Кыз. Әйдәгез, дуслар туган ягыбызны саклыйк!Шүрәле агай, күңелсезләнмә әле! Әйдә, бергәләп биеп алыйк! “Шүрәле” биюе.

Шүрәле. Менә рәхмәт! Кәефләр күтәрелеп китте! Кара әле, әнә тәгәри китте йомгагың. Сау бул, кыю кыз! Мине онытма! Безне онытма!

Кыз. Сау бул, Шүрәле агай! Сау бул, урман! Дусларым, әнә ич минем сөекле авылым күренә. “Туган авыл”  җыры башкарыла.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

1нче алып баручы. Менә, дусларым, Кыю кызның сәяхәте тәмам. Аңа юлында  Тукайның әкиятләре, шигырьләре, туган җиребезгә, татар теленә хөрмәт ярдәм итте. Сөекле Тукаебыз, бу сәләтләребезне күреп, бик тә сөенер инде. Тукай әсәрләре безне бөек эшләргә өнди. Тукай юлын дәвам итик.

Тукай абый, тугансың син

Язның матур көнендә.

Синдәй гадел, бөек затны

Оныта алмас беркем дә!

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

Мероприятие, посвященное жизни и творчеству Г.Тукая....

сценарий 55 яшьне үткәрү кичәсе

Мәктәптә юбилей кичәсен үткәрү өчен шигырь -җыр-котлаулар белән үрелеп баручы сценарий үрнәге....

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

МӘҢГЕ ЯШИ, ЯШЬНИ ЯШЬ ТУКАЙ

Г.Тукай көненә багышланган әдәби чара....

Сыйныфтан тыш чара."Яшьнәп торсын яшь йөрәк!"

10 нчы сыйныфта үткәрү өчен сыйныфтан тыш чара....