Эссе
план-конспект по теме

"Минем методик табышларым" темасына эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_2011.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Минем методик табышларым”.                                                           

                                                             Абажурлы зәңгәр лампасыннан

                                                             Өстәленә якты сибелгән.

                                                             Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

                                                             Планнар да күптән төзелгән.

                                                             Ә ул һаман йокламаган,

                                                             Төн йокысын нәрсә алган соң?

                                                                                                Клара Булатова

Миңа биш яшьләр чамасы булгандыр, әниемә ияреп укытучылар бүлмәсенә кердем. Анда мәктәп директоры, география укытучысы Мәхмүт абый утыра иде. Бераз сөйләшеп утырдылар. Кабат җил тегермәне макетын тотып, минем янга килде ул. Тегермәнгә ныклап-ныклап өрдергәннән соң, бер прәнник тоттырды Мәхмүт абый. “Менә, әгәр тагы да ныграк өрсәң, конфет та чыгарыр иде әле бу тылсымлы тегермәннән”, - диде ул. Шул вакытта тудымы икән укытучы булу теләге? Әллә беренче класска кергәндә тугызынчы сыйныф укучысы Ринат абый җилкәсендә утырып, беренче кыңгырау шалтыратканда тормыш юлымны мәктәп белән бәйләдемме икән, белмим. Ләкин ни генә булмасын, утыз өч ел үтеп тә киткән.

Мәктәптә вакытта ук тәрбиягә, укытуга бәйләнгән төрле проблемалар турында әнием белән бик күп сөйләшә, кайвакытта кызып-кызып бәхәсләшә дә идек. Мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, Арча педагогия училищесына кереп уку минем өчен авыр булмады. Соңыннан тормыш юлым төрле якларга ташлады. Казанда, Вятский Полянда, Яр Чаллыда – кайда гына булсам да, һөнәремә тугрылыклы булып калдым.

 Укытучы үз фәнен бик яхшы белергә тиеш. Шуңа күрә 1999 елда Казан педагогия университетын кызыл диплом белән тәмамладым. Унҗиде ел инде 60 нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбиты укытучысы булып эшлим. Мәктәпкә килгәч тә, беренче сыйныф укучыларының татар төркемендә эшли башладым. Балаларымны, эшемне бик яратып башкардым. Бишенче сыйныфта Альберт Яхин дәреслекләре белән укыта башладым. Әсәрне анализларга, төзелешен белергә, “эшчән белем” методына таянырга тырыштым. Проблемалы укытуга, иҗади фикерләүне үстерүгә нигезләнгәнгә күрәдәр, унберенче сыйныфны тәмамлаганчы бу укучылырым мине “Көмеш кыңгырау” журналында бастырылган әсәрләре белән дә,  республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда беренче – өченче урыннары белән дә берничә ел  шатландырдылар. Бик кыен булды алар белән аерылышу. Сухомлинский әйткәнчә, йөрәгемнең бер өлешен биреп чыгардым мин аларга.

 Татар теле укытучысы белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиеш. Алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата-ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиеш укытучы. Минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти-әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз. Бу балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата-аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм балаларың үрнәк булырга тиештер. Бәхетемә каршы, ирем белән бик яхшы торабыз. Өч балабызның берсе – укытучы, берсе – врач, берсе – инженер. Шуның өстенә ике ятим баланы интернаттан алып, тәрбия кылдык, кеше иттек.

Укытучы кеше үзе дә һәрвакыт белемен арттырырга, тормыш яңалыкларыннан артта калмаска, үз өстендә өзлексез эшләргә тиеш. Мин һәр елны төрле курсларга, семинарларга йөрим. Хыялым – башка шәһәр, республика укытучылары белән аралашу, аларның тәҗрибәсе һәм эшчәнлеге белән танышу.

Хәзер күп кешедән укытучы һөнәренең никадәр авыр, аз түләүле, күп түземлелек сорый торган кыен эш икәнлеген ишетергә туры килә. Шул вакытта күз алдыма әнием килеп баса. Биш балалы кечкенә генә гәүдәле  авыл укытучысы Фәүзия Фәез кызы ничек түзде икән, дип уйлыйм. Иртән мәктәпкә киткәнче мал-туары каралган, өе җыештырылган, хуш исле ипие мичтән чыгарылып, сәкегә пөхтә итеп тезелгән, кайнанасы тәмле чәй белән сыйланган булыр иде аның. Хәзер Кол Шәриф мәчетенең “Репрессияләнгән муллалар” китабына язылган Яңа Комазан мулласы кызы ятим үскән.

Тырыш, эзләнүчән булганга, “Мәгариф отличнигы”, исеменә лаек булган. Авылдашлары, укучылары бик яратып, сагынып искә алалар әниемне. Исән чакта Ринат Мөхәммәдиев, Рафаил Газизовлар безнең өйдә еш кунак булалар, һәрчак рәхмәт әйтеп чыгалар иде.

Авылдашлар дигәннән...  Укытучы өчен һәрчак кирәкле сыйфатлар: җорлыкка, үз сүзеңне әйтә белергә, максатка ирешүчәнлеккә мин алардан өйрәндем бугай. “Әкият сөйлә әле,” – бабай дип йөрүче бер көтү бала-чагадан төрле такмаклар чыгарып, кызык сүзләр әйтеп котылучы Мөхәммәтҗан бабаем, гел бәетләр җырлап йөрүче Гайшә әбием онытылмый. Кайвакытта, бигрәк тә  уйланып бетелмәгән боерыклар килгәндә, авылдашым Гаделша абыйны искә төшерәм. План үтәү өчен көрәшкән чорларда “җирне сөрергә”, дигән боерык килә. Кипмәгән, урыны белән кары да эреп тә бетмәгән кырга чыкмаган өчен райкомнан тикшерүчене дә җибәрәләр. Аптыраган колхоз рәисе аларны тракторга утыртып җибәрә. Авыл тавының яртысына җиткәч, Гаделша абый  туктый да, чыбык алып,  тракторын кыйный башлый. Үзе нык кына кычкыра да икән: “Әйдә, бар инде, райком абзый җирне сөрергә кушты бит”. Шуннан тикшерүче шыпырт кына авылдан китеп барган, ди.

Хәзерге көндә рус телле балалар белән коммуникатив технология нигезендә эшлим. Гомумдидактик, бигрәк тә, аңлылык һәм активлыкка,  методик, төгәлрәк әйтсәк, аралашу, ситуатив-тематик, дифференцияләү һәм психологик  принципларга таянып эшләү нәтиҗә бирә дип уйлыйм. Темаларны өйрәнгәндә, сүзләр, сүзтезмәләрне хәтердә калдырабыз. Соңыннан диолог, ситуатив күнегүләр, кыска күләмле монологлар төзибез. Һәр теманы миниатюр сочинение белән тәмамлыйбыз. Мондый эшләр укучыларның сүз байлыгын гына түгел,  фикерләү дәрәҗәсен арттыра һәм тормыштагы вакыйгаларга, күренешләргә үз күзлегеннән карарга, анализларга өйрәтә.

Балаларны тормышчанлыкка, иҗади фикерләргә, максатына ирешергә көчен планлаштырырга өйрәтү өчен кайбер темаларны проект төзү юлы белән өйрәнү методына тәҗрибә ясыйм.  Чөнки быелдан беренче класслар яңа стандарт белән белем ала башладылар. Үзлектән белем алуга нигезләнгән программаларга таянып  укыган балаларның фикерләү дәрәҗәсен, белемен арттыру гына түгел, фәнне өйрәнүгә теләген, кызыксынуын да югалтмас өчен бу эшемне дәвам итәргә кирәк дип саныйм. Чөнки укучылар проект төзегәндә  үзләре хәтердә калдырырга тиешле сүзләрне аералар, аларны җөмләләр ярдәмендә ныгыталар, төрле таблицалар, презентацияләр төзиләр. Иптәшләренең эшләрен укучылар үзләре анализлыйлар, башка төрле юлларын, вариантларын күрсәтәләр. Бәхәсләшкәндә фикерләү сәләте белән бергә  белемнәре арта, телне өйрәнүгә караш та уңай якка үзгәрә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: яратам мин эшемне. “Әгәр яңадан яши башласаң, нинди һөнәр сайлар идең,” –  дип сорасалар, “Ун гомерем булса, унысын да шушы борчулы да, катлаулы да, ләкин кызыклы, урыныңда тик тотмыйча һәрчак үсешкә этәрә торган шушы хезмәтемне сайлар идем”, - дияр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...