Су белән бәйле ышанулар.
план-конспект урока (11 класс) по теме
халыкта су белән бәйле булган ышанулар, аларга хас ырымнар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
su__yrymnar.docx | 39.53 КБ |
Предварительный просмотр:
Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Су белән бәйле ышанулар, йолалар
Су – тереклек итү өчен кирәк булган һава, яктылык, җылылык һәм азык кебек үк әһәмиятле ул. Судан башка тереклек юк. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше генә кимесә дә, аның хәле начарлана, диләр галимнәр. Җир дә, кеше кебек, 80% судан тора. Сулыкларны һәрчак чиста тотарга, алардан сакчыл файдаланырга кирәклеген онытмаска кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, су әле бәла-казалар китерүче дә. Шул сәбәпле, төрле ышануларга нигезләнеп, нигезсез уйдырмалар (хорафатлар), су белән бәйле йолалар барлыкка килгән.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ышануларга, хорафатларга, мифларга мондый аңлатма бирелә:
- Ышанулар – гореф-гадәтләр, йолалар.
- Чын (хакыйкать) дип санау, дөрес дип тану. [7:700]
Хорафат – нигезсез мифик уйдырмалар һәм аңа ышану. [7:634]
Миф – 1) хыялый уйдырма; чынбарлыкка туры килми торган караш;
2) аллалар, легендар батырлар һәм дөньяның, җирдәге тормышның килеп чыгуы турында борынгы халык риваятьләре.[7:368] Киңрәк мәгънәдә алганда, миф ул – җәмгыятьнең, ыруның, аерым кешенең яшәү, дөньяны күзаллау рәвеше. Бик борынгы заманнарда җәмгыятьнең, кешеләрнең һәрбер эше, сүзе, адымы мифологик таләпләргә нигезләнгән. Тормышта билгеле бер тәртип урнаштыручы һәм шуны тайпылышсыз саклаучы мифлар борынгы җәмгыятьнең рухи нигезе булган.
Миф нигезендә ышану һәм табыну ята. Борынгы кеше мифтагы һәр вакыйганың булуына, һәр затның яшәвенә ышанган һәм аңа җаны-тәне белән, яшәештәге бөтен гамәлләре белән табынган.
Фәндә, мифлар борынгы кешенең табигать көчләре каршында көчсезлеге нәтиҗәсендә туа, дигән караш яшәп килә. Кеше үзенең балачак чорында, табигать кочагында яшәгән дәверләрендә башкача булдыра да алмаган. Ягъни ул, Галәм һәм Табигать көчләреннән куркып, әфсен-догаларын укып кына утырмаган, бу Галәмгә, Табигатькә берегеп, керешеп, буйсынып, алар янында үз урынын белеп һәм шушы дәрәҗәсе белән килешеп яшәгән. Шуңа күрә мифлар, ышанулар нигезендә курку түгел, иң элек хөрмәт һәм компромисс яткан.
Татар мифларында сурәтләнгән явыз затлар нигездә ике төркемгә бүленә: 1) явыз затларның беренче төркеме, төрле аллалар дәрәҗәсендә торып, ниндидер гайре табигый көч-куәткә, кодрәткә ия дип санала. Аларның гомер иткән җире дә – без яшәгән дөнья түгел; 2) халыкның көндәлек тормышы белән бәйләнгән түбән мифология персонажлары – Бичура, Шүрәле, Су анасы, безгә ислам мифологиясе белән бергә килгән Җен, Шайтан һ.б. Алар, мифологик карашлар буенча, Җир өстендә, без яшәгән гадәти дөньяда гомер кичерәләр. [8:3]
Татар мифологиясендә төрле ияләргә багышланган мифологик хикәятләр җитди урын алып тора. Аларның иң зур күпчелеге Су асты патшалыгы белән бәйләнгән.
Су иясе.
Су тәңресе – төркиләр табынган 12 төп тәңре сыйныфына керә торган илаһи зат. Баш тәңрегә һәм Йер-Су дигән олуг тәңрегә буйсынган кече тәңре дип тә әйтергә мөмкин.
Дөнья халыклары мифологиясеннән билгеле булганча, Су – Дөнья яратылышының башлангычы. Аның турында төрле халыкта төрле легенда яшәп килә. Җир шул Дөньяви Дәрья эченнән күтәреп алып чыгылган. Судан Җир яратылган вакытта арадашчы вазифасын Үрдәк башкарган. Суны хатын-кыз кыяфәтендә дип белгәннәр, шуңа күрә ышану-ырымнарда Су анасы гыйбарәсе еш кулланыла. [8:124]
Халык йолаларындагы суга карата илаһи ышануларны, олы ихтирамны ислам дине дә саклап калырга булышкан. Мөхәммәт пәйгамбәрнең шундый бер хәдисе бар: “Иң яхшы сәдака – су белән сугару”.
Суның изгелеге ана карынындагы баланың су эчендә ятуы белән аңлатыла. Баланы юган беренче суны (изге-илаһи суны), аның киемен юган суларын чүплеккә, зәхмәтле урынга түгәргә ярамаган. Баланы беренче мунчада аның әбисе юындырырга тиеш булган. Ул бисмиллаларын әйтеп, ,,балам сау-сәламәт, бәхетле-тәүфиклы булып үссен,” кебек теләкләр теләгән. Үлгәннәрне юуны да кешенең беренчел (ана карынында яткандагы) чисталыгына кайтару дип аңлатканнар. Бу юынтык суны бисмилла әйтеп, агач төбенә түгәргә кушканнар. Гает алдыннан әрвахлар кайтырлар, бисмилла белән түгелгән суларны эзләрләр, - дип өйрәтә әтием.
Гомумән, юынтык суларны юлга түгәргә һәм түгелгән юынтык сулары өстеннән атлап чыгарга ярамый, су зәхмәте, су җене кагылырга мөмкин.Бергә эшләүче хезмәттәшем берничә ел элек кисәк йөри алмас хәлгә килде. Бармаган врачлары, кулланмаган дәвалары калмады. Файдасы гына юк. Күпмедер вакыттан соң, урамнан үтеп баручы олы яшьтәге бер ханым ,,су белән имләсәң, дәвасы тими калмас”, - дигәч, ышаныр-ышанмас кына имчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Өшкерелгән суны шул юлга 3 көн бисмилла әйтеп түккәч, аякларына сөрткәч, кабат үз хәленә кайта. Су белән без үзебездәге тискәре энергияне чыгарабыз. Шуңа күрә мунча кергәннән соң, кул-битләребезне, аякларыбызны юганнан соң без үзебезне яңадан туган кебек хис итәбез.
,,Тере су”, ,,үле су” дигән төшенчәләр дә юктан бар булмаган. Татарлар беренче язгы яңгырны ,,тере су”, көзге яңгырны, ,,үле су” дип йөрткәннәр. Чишмә суларын да ,,тере су” рәтенә керткәннәр. Авырулардан котылу өчен чишмә суын, таң алдыннан төшкән чык тамчыларын кулланганнар, Болар барысы да Су тәңресе мәрхәмәтеннән тора, дип уйлаганнар. [8:125]
Халык суларны изгеләштергән. Мөселман халыклары Кадер кичендә кояш баегач, тәхәрәтләнеп, 3 көн ,,зәм-зәм суы” алырга бара. Суга барганда да, кайтканда да сөйләшергә ярамый, изге теләкләр теләп барырга кушалар. Су алганда салават әйтеп, ходайдан исәнлек-саулык сорыйлар. Христиан динендәгеләр исә, Рождество бәйрәмендә бәкедә коеналар. Безнең як керәшеннәре арасында күп еллар элек шундый хәл дә була: керәшен әбисе суны шулкадәр изге күргән ки, хәтта өстендәге каеры туны белән бәкегә сикерә. Тунын салдырып, икенче кеше тунына төреп алып кайтып дәвалыйлар.
Суны изгеләштерү аңа бирелә торган хәер-сәдакаларда да күренә. Су алиһәсенең мәрхәмәтенә өметләнгән кешеләр елга-күлләр, чишмәләр янына килеп, суга күлмәк, яулык яисә кеше буе җеп салганнар һәм: ,,Сиңа яулык, миңа – саулык”, - дип теләгәннәр. Бу күренеш бүген дә сакланган, күп кенә кешеләр чишмә улагына тәңкәләр, акчалар салып, бәхет, саулык сорыйлар. Ә инде ялгыз кызлар язын елга буйларына килеп, чәчәктән үргән тәкыяларын агымсуга салып, үзләренә пар телиләр.
Мифологиядә ир-ат сурәтендәге су затлары да очрый. Аларны татарларда су бабасы яки су пәрие дип тә атыйлар.
Борынгы татар легендаларында сулыклар, елга-күлләр белән бәйле өч зат турында мәгълүматлар сакланган – Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Су бабасы – сулыкларның төп хуҗасы. Ул мәлҗерәгән бер карт рәвешендә сурәтләнә, тирән суларда яши.
Су анасы – аның хатыны. Ул озын чәчле, зур кара күзле, кашсыз хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана. Гадәттә су астында яши. Тик чәчләрен тарарга су өстенә чыга. Шул вакытта кешеләр, яшь егетләр, бала-чагалар аның белән бәйләнешкә керергә мөмкин, дип уйлаганнар. Әмма Су анасына зыян китерергә ярамый. Нинди генә булса да, Су анасы бу дөнья заты түгел. Су иясе – аларның уллары, бик явыз зат дип уйланыла.
Су бабасы. Аның ,,патшалыгына” билгеле бер төбәктә урнашкан су биләмәләре керә. Ул үзе сулыкларның иң ерак почмакларында яши. Кеше күзенә күренми диярлек. Халык ышануларына караганда, ул бервакытта да ярга чыкмый. Ялгызлык яраткан Су бабасы үзен борчыганны, үртәгәнне өнәми. Суның иң ерак, иң тирән урынына кергән кешеләрне, ачуы чыгып, үз янына – су төбенә тартып алырга да мөмкин. Шуңа күрә элек картлар суга баткан кешеләр турында: ,,Су бабасы алган”, - дигәннәр. Сулыкларны кимсеткән, суга төкергән, аны пычраткан, нәҗесләгән кешеләргә, ул кеше яши торган авылга да Су бабасы рәхимсезлеген күрсәтә торган булган. Мәсәлән, ул аяз көндә сулыкларда давыл кубарган, буаларны ерып җибәргән, су тегермәннәрен җимергән, кешеләргә хәтәр чир җибәргән. Кешеләрнең тәннәренә сулы шешләр чыккан, аны ,,су чире” дип йөрткәннәр. Бу чирдән котылу өчен, бер уч ярманы тоз белән катыштырып, чишмәгә, елга-күлләргә салганнар яки ярманы тозсыз гына чүпрәккә төреп, ,,Каян килдең, шунда кит, ияңә илтеп бир”, - дип, суга җибәргәннәр. [8:127-128]
Беренче мәртәбә таныш булмаган сулыкларга кергәндә яки су алганда хатын-кызлар бер бөртек чәчләрен, ир-атлар – бер бөртек сакалларын корбан итеп, суга салганнар. Кайбер вакытта киемнәреннән суырып алган бер саплам җеп тә яраган. Бүген исә бер саплап җеп салучылар да очрый. ,,Мине ашама, мине эчмә, шушыны аша, шушыны эч”, - дигәннәр.
Әнием суның матурлыгына, тәменә сокланып карарга ярамый, - дип өйрәтте. Андый вакытта суга киемнән бер саплам җеп алып суга салырга куша, югыйсә су җене кагылырга мөмкин, ди.
Су иясе. Су иясе сулыклар булган һәр җирдә бар. Ул Су бабасыннан күпкә яшьрәк, шуңа бераз тәҗрибәсезрәк, җиңел акыллырак та. Ул юкка да елга-күлләрдә шау-шу куптарырга мөмкин. Су иясен тынычландырыр өчен Су бабасына кулланган чараны кулланганнар. [8: 129]
Су иясе белән шаярырга ярамый. Ә ул яхшылыкка усалланмый. Әтием без кечкенә чагында шундый хикәят сөйләргә ярата иде. Имеш, бер кеше су кырыенда бау ишеп утыра икән. Моның янына Су иясе чыгып: ,,Нәрсә эшлисең?» - дип сорау биргән .Теге кеше бик тапкыр булган. ,,Суны күккә асып куеп, елганы киптермәкче булам», - дигән. Шунда Су иясе тезләнеп, ялвара башлаган: ,,Суыбызга тия күрмә, күпме сорасаң да бирәм», - дигән. Билгеле, кеше бу шарт белән ризалашкан. Су иясе елга төбенә төшеп киткәч, тирән чокыр казый һәм тишек эшләпәсен шул чокырга куя. Шулай итеп, Су иясенә эшләпәне тутыру өчен бик күп тырышырга туры килгән.
Чыннан да, җәйге тыныч көннәрдә елгадагы суның кинәт дулаганын, көчле дулкын күтәрелгән очракларны күзәтергә туры килә. мондый очракларда, әтием суга ипи валчыклары салып, ,,Су иясе, моны аша да тынычлан”, - дип әйтә. Күп тә үтми, су өсте тынычланып кала.
Су анасы. Ул – хатын-кыз сурәтендәге мифологик образ. Коры җиргә Су бабасы белән Су иясенә караганда ешрак чыга. Шуңа күрә аның турында легенда-хикәятләр күп. Су анасы куркыныч затлардан санала. Аның исемен әйтеп балаларны куркытканнар. Кичләрен ялгыз гына су буена төшәргә ярамаган, суны кояш баеганчы алырга кушканнар. Ә инде кечкенә балаларга елгада үзләренә генә су коенырга ярамаган, Су анасы тартып алырга мөмкин.
Су төбендә ни булмас. Су кечкенәләрне генә түгел, зурларны да алырга мөмкин. Суның тынычландыру үзлеге барлыгын борынгылар күптән белгәннәр. Чыннан да, суга кул гына тисә дә, кеше тынычлана. Ә балалар җәйге эссе көннәрдә буш вакытларын су янында үткәрергә ярата. Су турындагы ышанулар, легендалар аша өлкәннәр бала күңелендә суларга карата хөрмәт тәрбияләгәннәр. Су чыганакларына карата халыкта йолалар яшәп килгән.
Хәллерәк кешеләр элек-электән якын-тирәләренә коелар казыталар. Коеларны, сәнгать әсәре кебек бизәп, нәкышләп ясыйлар.Күршеләр белән ике арага әтиебез кое казыта. Көндезләрен әти-әниләр эштә, без үзебез генә. Шул кое янында уйнамасыннар өчен, күрше апабыз безне: ,,Кое төбендә Кое бабае яши, көндез ул йоклый, аны уятырга ярамый. Кем дә кем аны уята, ул шуны кое төбенә алып төшеп китә”, - дип куркыта иде. Ә икенче хикәясе: ,,Кое төбенә таш, чүп ташларга, аның янында кычкырырга ярамый. Кое бабае бик усал, чыгып култыксасы белән маңгаегызга суга”, - дип сөйли иде. Халыкта ,,Коега төкермә, бервакыт суын эчәргә кирәк булыр”, - дигән мәкаль дә яши. Шуңа күрә кое авызы һәрвакыт каплаулы булырга тиеш. Ә инде борынгы әбиләребез, кояш баегач, коеларны капкач белән ябып, бәйләп куя торган булганнар.
Кичләрен без кечкенәләргә (хәзер оныкларына), әтиебез Кое бабае турында менә нинди әкият сөйләргә ярата: ,,Кое төбендә Кое бабае үзе генә яши икән. Үзенә генә күңелсез булганга, кое янына килгәннәрне, кое төбенә чүп ташлаганнарны үзе янына ала икән. Аның өе бик зур икән, шуны җыештырып, аңа ашарга пешереп торырга кирәк икән. Ә инде кое төбенә алып төшкән кешеләрне чыгармый, ди”.
Су белән бәйле ышанулар мәктәп дәреслекләрендә дә очрый. Шуның ачык мисалы, 7 сыйныф әдәбиятында С. Хәкимнең «Әнкәй» шигыре бирелә. Монда кое образы сагыш, моң белән яктыртыла. Кое яны кешесез тормый. Аннан күрше-тирә су ала, юлаучылар да аның янында тукталмый узмыйлар. Шунда төрле хәбәрләр ишетәсең. Халыкта: ,,Юлчыга тулы чиләк су белән очрасаң, аның юлы уңачак”, - дигән ышану йөри. Ә суга гадәттә әниләр йөри. Аларның кешеләргә мөлдерәмә сулы чиләкләр белән очравы очраклы түгел. Чөнки ана күңеле гел яхшылыкта. Кол Гали сурәтләгән коллыктан котылып кайтучы Бәшир дә әнисе белән су янында очраша. [2:147-148]
Бу инде коеларны аналар белән бертигез дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. 2010 елда татар әдәбиятыннан республика турында ,,Соңгы елларда дини-мифологик әдәбиятның яңару сәбәпләрен күрсәтегез,” дигән сорау бирелә. Димәк, әлеге ышанулар өйрәнелә, киләчәктә йолалар кире әйләнеп кайтыр.
Әби-бабайларыбыз Су ияләрен, Су анасын, Су бабасын шулкадәр хөрмәтләп яшәгәннәр. Әбием сөйләве буенча, елга-күлләрдәге, чишмәдәге суны авыз белән, савытның авызыннан (чиләккә, кисмәккә башыңны тыгып), китегеннән эчәргә ярамаган. Чөнки савытның китегенә кер җыела, ә савытның сабы – шайтан утыра торган урын. Әгәр эчәргә савыт тапмасаң, кулың белән эч. Суны чиста савыт белән алырга һәм өстен каплап сакларга кирәк, юкса шайтан төкереп китә. [6:75] Суны кирәк кадәр генә тотарга кирәк, артыгын тоту – суга карата мәрхәмәтсезлек саналган. Дин буенча да, суны гөрәнкәләп (400гр) тотканнар. Мунча юынганда да, көндәлектә дә артык су тоту гөнаһ санала.
Суның кадере чишмә корыгач беленә, - дигән мәкаль суны саклап тоту өчен кулланыла. Суны кадерләп тотмау Су ияләренә дә ошамаган. Алар елга-күлләрдәге, кое һәм чишмәләрдәге суларны киметкәннәр, җәй көннәрендә кешеләрне корылык белән тилмерткәннәр. Мондый очракларда халык су буйларына килеп, яңгыр сораган, бер-берләрен су белән коендырганнар, су буенда бергәләп ботка пешереп ашаганнар, соңыннан ботканы Су ияләренә ,,корбан” итеп биреп, аны шәфкатьләндергәннәр. Бүген исә корылык булганда иртәнге намаздан соң, авыл бабайлары мулла белән басуга чыгып, дога укыйлар, Ходайдан яңгыр сорыйлар. Ә көндезләрен бала-чага, урта яшьтәге апа-абыйлар белән чирмәнчекле уйный. Бу йола мәктәбебездә ел үткәрелә. Җәйге каникулда мәктәп лагеренда ял итүче балалар Нептун көнен (Чирмәнчек) үткәрәләр. Түбәндәге такмакларны әйтешәләр.
Яңгыр, яу, яу,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Матур кашык базарда.
Яңгыр, яу, яу,
Кара сарык суярмын,
Суйгач, ботын куярмын,
Тәти кашык бирермен.
Чишмә иясе. Һәр нәрсәнең, һәр күренешнең үз иясе булган кебек, чишмәләрнең дә ияләре булган дип уйлаганнар. Алар изге рухлар сыйфатында, шуңа да кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торганнар.
Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә бирелә. Кемнәрдер аны Су иясенең кызы, Тау иясенең хатыны дип тә уйлаганнар. Кайбер якларда Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйткәннәр. Чөнки ул – ике ярның вәгъдә-сүзенә бердәнбер шаһит. Ике гашыйк сүзләрендә тора алмаса, Чишмә иясенең ихтыяры шулайдыр, дип уйлаганнар. [8:135]
Кызлар, кунак кызлары белән үзләренең матур күлмәкләрен киеп, пар чиләкләрен бизәкләп эшләнгән көянтәләренә элеп кич саен, чишмә буена килгәннәр. Монда авыл яшьләре уенлык оештырган. Булачак ярлары белән егетләр шунда танышканнар. Яшьләрнең очрашу урыны чишмә янында билгеләнгән, үзләренең мәхәббәтләрен дә шунда белдергәннәр, бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр… Чишмә янында табышып-аңлашып, бәхетле тормыш корганнар. Ә никахлашуның икенче көнендә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы үткәрелгән. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны я егетнең берәр кыз туганы, я үзенең дус кызлары озаткан. Чишмә һәм су юлын күрсәтүчеләргә яшь килен алдан бүләк әзерләнгән. Чишмәдән су алганда яшь килен гаиләсенә саулык, тазалык сорап, чишмә улагына тәңкәләр салган. Барганда да, кайтканда да тигезлек, бәхет теләгән, - дип искә алды үзенең яшьлеген бианам.
Кызганычка каршы, бу йола бүгенге көндә сирәк кулланыла. Үзем Пенәгәр авылына килен булып төшкәч, иремнең туганнан туган сеңлесе миңа су юлы күрсәтте, нинди йолалар үткәрелгәнен бианам сөйләде. Ә үземнең энем өйләнгәч, әнием кушуы буенча, йолалап, хатынына су юлын энем үзе күрсәтте. Бәлки әле бу йолалар онытылмас, кире кайтарылыр.
Су алып кайтканда яшь киленне сынаганнар. Су – тулы кайтырга тиеш. Су түгелмәсә – килен сабыр холыклы, түзем булыр, түгелсә-чайпалса – бераз кызу холыклырак булмагае. Яшь килен алып кайткан суны ,,ширбәт” итеп туй өстәленә, кунакларга куйганнар. ,,Су нинди саф, шуның кебек матур тормыш, озын гомерләр булсын, - дип теләкләр теләгәннәр. Гаиләдә тавыш-гауга килеп чыкса, аңлашу, мәхәббәт юллап, үзләрен кавыштырган чишмә янына килгәннәр, аның суы белән юынганнар,” - дип искә ала бианам.
Чишмә иясен шулкадәр хөрмәтләгәннәр: суга бары тик чиста чиләкләр, чиста кием белән килгәннәр, су алгач, сәдака итеп алтын-көмеш тәңкәләр салганнар, үзләренә бәхет-сәгадәт сораганнар. Чишмә иясен куркытмас өчен, чишмә буенда кычкырып сөйләшмәгәннәр, аның янындагы кош-кортларга, бөҗәкләргә тимәгәннәр. Чишмә янын һәрвакыт карап, тәртиптә тотканнар.
Чишмәнең җаны бар, дип уйлаганнар борынгылар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Шуңа күрә дә чишмә хакында: ,,Чишмә – су гына түгел, ул – җан азыгы”, - дигәннәр. Ягъни чишмә суын тауның, җирнең, табигатьнең каны-җаны дип белгәннәр.[8:136]
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә чишмә турында материал өйрәнгәндә Ф.Гарипованың түбәндәге сүзләрен китерәм: ,,Чишмә-суларны мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын кадерләп үстергән аналар кебек чишмәләр дә суларның һәр бөртеген исәпкә алып, саклап агызалар. Елгаларны тукландыралар, дым саклыйлар, халыкка зур хезмәт күрсәтәләр. Хатын-кыз – кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, су исә – дөньядагы тереклеккә җан өрүче”. [ 5:9]
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: татар милли мифологиясе – татар халык иҗатының бик борынгы, бай һәм үзенчәлекле өлкәсе. Аны махсус өйрәнү әһәмиятле гыйльми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
Туган ягыбыздагы челтерәп аккан чишмәләр, сулыклар гасырлар буена никадәр игелекле эш эшли, кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килә. Соңгы елларда сулыкларны саклау буенча игелекле эш башлаулары куанычлы. Димәк, ата-бабаларыбызның матур, күркәм традицияләрен дәвам иттерәләр алар.
Кулланылган әдәбият:
- Әдәбият белеме сүзлеге. – (Төз.-ред. А. Г. Әхмәдуллин). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 103-104 б.
- Әдәбият. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – (Ф. М. Хатипов, Ф. Г. Галимуллин) - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 147-148 б.
- Әйтем – чәчәк, мәкаль – җиләк. Халык афоризмнары. Икенче китап. Казан: Мәгариф, 2002. – 15-17 б.
- Бакиров М. Х. Татар фольклоры. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2008. – 34-48 б.
- Ф. Г. Гарипова Елгалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 9 б.
- Хәнәфи Имамзадә. Ислам юлы. – Казан: Иман нәшр., 2004. – 72-76 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 368, 634, 700 б.
- Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1996. – 124-140 б.
- Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. Казан: Татар кит.нәшр., 1980. – 9-10 б.
- Урманче Ф. И. Татар халык иҗаты. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2005. – 34-61 б.
- Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1987. – 283-285 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
халык тормышында юрау-ышанулар
бу язмамда халык телендә еш кулланыла торган юрау-ышанулар бирелә....
Инглиз халкында төсләр һәм саннарга бәйле ышанулар
Инглиз халкында төсләр һәм саннарга бәйле ышанулар...