Творческая работа. Рассказ "Лесная бабушка".
элективный курс (11 класс)

               “Зәңгәр багана турыннан кереп китәсең дә, туп-туры барасың. Аннары юлга таба ябалдашлары белән бөгелә төшеп үскән кәкре  каен күренер. Шул каен турында сулга кереп китә торган юл бар.  Юл буйлап төш-төш тә, алда бер олы карт имән  күрерсең. ”Имән бабай” шул инде. Аннан уңга кереп китәсең дә, җиләклекнең оясына килеп чыгасың.”

Фатыйма әбинең Сылуга кура җиләгенең “оясы”на ничек барырга өйрәткән маршруты бу.

Фатыйма әби кар бетүгә урман юлын таптый башлый. Безнең авыл чокыр эчендә урнашкан. Авылдан берәр чакрым ераклыкта урман күренеп тора. Катнаш урман булганга, ул бик куе. Ап-ак күлмәкле каеннар, кырыс имәннәр, ачык йөзле усаклар, сыйлы чикләвек куаклары, мәңге яшел чыршы белән нарат – барысы да бер тату гаилә булып яшәп яталар Норма урманында. Ә Фатыйма әби бу урманның көндәлек кунагы. Әби урманда бер көн күренмәсә, бу агачлар, урман юлы “Кая бүген безнең кортка, авырып киттеме әллә югыйсә?” – дип юксыналардыр, мөгаен. Көрән төстәге плащын киеп, шакмаклы яшел шәле өстеннән ак яулык чөеп бәйләгән әби урамда күренүгә, күрше-тирә: “Нәрсә  дип менәдер шул урманга, өендә догасын укып утырса ни була инде моңа?” – дип, чыш-пыш килә башлый. Фатыйма әби аларның чәнечкеле карашларын күрми, “Әйбәт кенә әле” -  дип, исәнләшсәләр дә, исәнләшмәсәләр дә, үзе эндәшеп китә. Ул юкка-барга борчылмаска, төртмәле сүзләрне ишетмәскә тырыша. Һәрберсен ишетеп, күреп, үзенә зыян гына саласын белә ул. Аның йөрәгендә  болай да  тирән яра. Тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп, күз карасыдай кадерләп үстергән,  үзе гармунчы, үзе җырчы улын баудан төшергән көннән алып, аның йөрәгендә мәңге төзәлми торган яра хасил булды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_bie.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Творческая  работа

Тема работы: Урман әбие (Лесная бабушка)

Шафикова Гузалия Рахимшовна,

                                               учитель родного языка

и литературы

Елабуга, 2024

Урман әбие.

               “Зәңгәр багана турыннан кереп китәсең дә, туп-туры барасың. Аннары юлга таба ябалдашлары белән бөгелә төшеп үскән кәкре  каен күренер. Шул каен турында сулга кереп китә торган юл бар.  Юл буйлап төш-төш тә, алда бер олы карт имән  күрерсең. ”Имән бабай” шул инде. Аннан уңга кереп китәсең дә, җиләклекнең оясына килеп чыгасың.”

Фатыйма әбинең Сылуга кура җиләгенең “оясы”на ничек барырга өйрәткән маршруты бу.

Фатыйма әби кар бетүгә урман юлын таптый башлый. Безнең авыл чокыр эчендә урнашкан. Авылдан берәр чакрым ераклыкта урман күренеп тора. Катнаш урман булганга, ул бик куе. Ап-ак күлмәкле каеннар, кырыс имәннәр, ачык йөзле усаклар, сыйлы чикләвек куаклары, мәңге яшел чыршы белән нарат – барысы да бер тату гаилә булып яшәп яталар Норма урманында. Ә Фатыйма әби бу урманның көндәлек кунагы. Әби урманда бер көн күренмәсә, бу агачлар, урман юлы “Кая бүген безнең кортка, авырып киттеме әллә югыйсә?” – дип юксыналардыр, мөгаен. Көрән төстәге плащын киеп, шакмаклы яшел шәле өстеннән ак яулык чөеп бәйләгән әби урамда күренүгә, күрше-тирә: “Нәрсә  дип менәдер шул урманга, өендә догасын укып утырса ни була инде моңа?” – дип, чыш-пыш килә башлый. Фатыйма әби аларның чәнечкеле карашларын күрми, “Әйбәт кенә әле” -  дип, исәнләшсәләр дә, исәнләшмәсәләр дә, үзе эндәшеп китә. Ул юкка-барга борчылмаска, төртмәле сүзләрне ишетмәскә тырыша. Һәрберсен ишетеп, күреп, үзенә зыян гына саласын белә ул. Аның йөрәгендә  болай да  тирән яра. Тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп, күз карасыдай кадерләп үстергән,  үзе гармунчы, үзе җырчы улын баудан төшергән көннән алып, аның йөрәгендә мәңге төзәлми торган яра хасил булды.

 Улы гаилә корып җибәргән көннән үк ана нигәдер шомлана башлады. Менә-менә ниндидер бәхетсезлек көтеп тора кебек тоелды анага. Югыйсә, бар да әйбәт кебек. Килене дә үз авылларыныкы, нәсел-нәсәбе билгеле кешеләр. Улы белән матур гына яшәп киттеләр. Ләкин килен кайнана белән яшәргә теләмәде. Әнисенең ялгыз булуын сылтау итеп, килен  Гаязны үз әнисенең йортында яшәргә үгетләде. Яшь ир хатынына каршы килмәде. Фатыйма әбине ялгызын калдырып, киленнең әнисе белән яши башладылар. Дөрес, Фатыйма әби моңа кимсенсә дә, кешегә сиздермәде. “Кодагыйның аяклары авырта шул, ул үзе генә ничек тормыш итә алсын, мин үзем балаларга кодагый янында яшәргә киңәш иттем. Мин әле, ходайга шөкер, үз көчемдә,” – дип сөйләде ул авылдашларына. Ә үзенең йөрәге тулы ялкын иде. Дөрес, Гаязы да, килене дә ананы онытмадылар, ашка да дәштеләр, ризык пешерсәләр, чәйгә чакырдылар. Сарыкларына кышлык печәнне Гаязы белән килене әзерләде, кышлык утын әзерләү дә улы өстендә булды. Менә шулай матур гына яшәп ятканда, киленнең Фатыйма әбигә мөнәсәбәте үзгәреп куйды. Бәби тапканнан соң килененең үзенә төртмә сүзле булып китүенә бәхетле әби башта игътибар итмәде. Ул, оныгы туган шатлыктан, бер басасын ике басып, очынып йөрде. Ул бит әби булды, аның Гаязының улы туды, нәсел дәвамчысы! Фатыйма әбинең гәүдәләре тураеп китте, кешеләр аларга кызыгып карыйдыр кебек тоелды аңа. “Менә шул бала гелләрем Гаязыма охшаган инде! Ул чәчләре, иягендәге чокырлары, колак артындагы миңнәренә кадәр Гаязымныкы,” -  дип сөйләде ул авылдашларына. Көн дә кодагыйларына бара башлады, кулында  я пешергән балан пирогы, я, һичьюгы, мунча себеркесе була иде. Себеркене ул мөтлекләр, юкә чәчәкләре кушып бәйли. Үзе мунчада чабынырга яраткач, себеркене ул үзенә якын кешеләренә кадерле бүләк шикелле итеп бирергә ярата иде. Ләкин киленгә  Фатыйма әбинең көн саен аларга килеп йөрүе ошамый башлады. Ул бу турыда иренә читләтеп кенә әйтте. Яшь әти инде үзенә һәм әнисенә карата хатынының салкынаюын сизә башлаган иде. Нишләсен, әни дә кадерле, ләкин улы бигрәк газиз шул! “Әни, син инде бик килергә тырышма безгә, - дип сүз башлады ул бер көнне әнисенә. “Бала күзсенә, әниеңнең күзе каты, ди Асыл,” - дип тәмамлады Гаяз сүзен. Тәннәре чымырдап китте, башларына шаулап кан йөгерде ананың. Улына гаҗәпләнеп карады ул. Ләкин баласының ап–ак йөзен, дерелдәгән иреннәрен күргәч, үзен тиз генә кулына алды. “Шулайдыр инде, балам. Бигрәк ешладым шул үзем дә, гел күрәсе генә килеп тора шул оныгымны. Күз дә тия торгандыр инде,” – дия-дия, чәй куя башлады ул. “Утыр әле, улым, бер рәхәтләнеп чәй эчик. Син яраткан төче коймак та пешергән идем, киленгә дә биреп җибәрермен. Үзем алып барырмын дигән идем дә, ярар инде,” - диде ул, күз яшьләрен эченә йотып. Гаяз әнисенә рәхмәтле күзләре белән яктырып карады. Ул бу хәбәрне әнисе болай тыныч кабул итәр дип уйламаган иде. Ә әнисе, әнә, берни булмагандай, чәй әзерләп йөри. Гаяз да тынычланды, табын янына килеп утырып, тәмләп, коймак белән чәй эчә башлады. Фатыйма әби улына үзәкләре өзелер хәлдә яратып, кызганып карап утырды. Ул баласының сулыгып киткәнен әле бүген генә күрде. Күр әле, инде чигәсендә ак чәчләре дә күренә түгелме!? Әле өйләнгәненә елдан артык кына бит! ” Ике хуҗалыкны алып барып, болай булса, тиздән аяк суза бит!” – дип, үзенең уеннан дертләп китте ана.  

Тәлинкәгә салып, суынмасын өчен кат-кат сөлге белән төрелгән коймакларны Фатыйма әби улына тоттырды. Елмаеп озатып калды. Гаязы – йөрәк парәсе артыннан капка ябылуга, үксеп елап җибәрде ул. Үзен тол, Гаязын ятим калдырып, яшьли үлгән иренә дә үпкәләп елады; тугач та “бәхетле бала булсын!”дип теләмәгән әнисенә дә үпкәсе зур иде аның. Бу сүзне ул үзе уйлап чыгармады. Тормышка чыгып аз гына яшәүгә, ире, салкын тидереп, үпкәсе ялкынсынудан үлеп китте. Шул кайгылы көннәрендә Фатыйма әнисенең почмак якта “бәхете булсын бу баламның дип никләр теләмәдем икән? Әнкәсе теләсә, ходайдан сораса, бала бәхетле була диләр. Мин Фатыймамның бәхете булсын дип теләмәдем шул,” - дип елап, күрше карчыгына сөйләп торганын ишеткән иде. Кайгыдан башы миңгерәүләнгән чагы, бу сүзләргә төшенеп тә бетмәде ул. Шулай онытылган да иде бу сөйләшү. Менә бүген, җанын әчеттереп, исенә төште. Ә үзе теләдеме ул ходайдан баласына бәхет? Табын яныннан рәхмәт әйтеп кузгалган баласына “бәхетле бул, балам!” дия иде - шул бөтен теләве! Фатыйма әби сискәнеп китте. Баласының бәхете ана кулында, хәзер үк ходайга ялварырга кирәк, сорарга, ялварырга кирәк!

Ул бик бирелеп намазын укыды, баласын бәхетле итүен үтенде, елый-елый сорады. Ахырда, тынычланып, урыныннан торды. Инде аның баласына куркыныч янамый, хәзер барысы да әйбәт буласына иманы камил иде әбинең...

 Таң алдыннан аның тәрәзәсен кактылар. Бу мизгелләрдә Фатыйма әби төш күрә иде. Менә ул ниндидер елга буенда, имеш. Якында гына бик матур йорт күренә. Менә йортның тәрәзәсе ачылды, Гаязы кул изәп аны чакыра башлады. “Юк әле, улым, кермим, менә бу керләрне чайкыйсым бар,”- дип җавап кайтарды Фатыйма әби. Караса, чиләк белән кер тора. Кай арада кер чайкарга улак хасил булды. Әби тиз-тиз керләрне чайкый, үзенең колагына ниндидер шакылдаган тавыш килә. “Кем шакый инде?” - дип уйлап өлгермәде, кинәт йокыдан айнып китте. Чыннан да, тәрәзәгә шакыйлар иде.

- Фатыйма әби, тор әле, бәла, бәла! - дигән тавышка сикереп торды ул. Иң беренче уе: “Берәрсендә ут-күз чыккандыр”, - булды. Ашыгып ишекне ачып җибәрде. Анда төсләре качкан күршесе Гаделша басып тора иде. Әбине күргәч ул нигәдер аска карады, аннары бер сулышта әйтеп салды:

- Гаяз бауга менгән.

Фатыйма әби башта берни аңламады. Нинди Гаяз, нишләгән, нигә аны уяттылар? Тукта, Гаяз!? Аның йөрәк парәсе түгелме соң ул, нишләп бауга?

- А-а-а-а!!!

Фатыйма әби башына тотынды, ишек тупсасына утырды, аның сулышы кысыла, һава җитми иде. Гаделша йөгереп чыгып китте. Тагын кемнәрдер өйгә керде, аны култыгыннан алып торгыздылар, урындыкка утыртып, су бирделәр. Авылның фельшеры Әлфия кереп ниндидер дару эчертте, укол ясады. Фатыйма әби калганын хәтерләми.

Гаязны туган өенә алып кайтып, мәңгелек йортына алып китәргә әзерләделәр. Йорт эче тулы халык, алар пышылдашып кына сөйләшәләр, һәркайсы нидер эшли. Әбигә бу төшендә генә шикелле тоела, менә бу кешеләр таралырлар, тормыш үз эзеннән агуын дәвам итәр. “Хәлләрең ничек, әнием, ничек йокладың?”- дип Гаязы килеп керер кебек тоела. Ә караватта акка төренеп ятучы кеше Гаяз түгел, юк! Ул аңа бик нык охшаган гына!

Менә шулай итеп, әби бердәнбер улын да югалтты. Ни сәбәпле аның улы бауга менгән, аны кемнәр шул хәлгә җиткергән - беркем бернәрсә тикшереп тормады, үлде - илтеп күмделәр, шуның белән эше бетте. Бары кешеләр генә үзара “Гаяз гарьлегеннән асылынган икән,-“ дип сөйләштеләр.  Һәм бу эштә киленнең туганнан-туган абыйсы Саяфны гаепле диделәр.

Нәрсә булса да булгандыр, хәзер инде Фатыйма әби өчен болары мөһим түгел. Ул газиз баласын җирләгән көнне үк төш күрде. Тагын шул ук елга буе. Матур йорт. Йорт эчендә Гаяз. Менә ул тәрәзәне ачты да Фатыйма әбигә “Әни, Заһит аланында очрашырбыз, яме!”- диде. Болай да йоклар-йокламас яткан ана сискәнеп китте, тавыш шулкадәр якында гына ишетелде, гүя баласы аның янында гына сөйләшеп утыра. Бүтән ананың газизе аның төшенә кермәде. Менә баласын югалтканга инде 9 ел, Гаязның малае инде мәктәптә укый. Ләкин ул бала инде Фатыйма әбине әбисе итеп танымый, үзе әбинең Гаязына шулхәтле охшаган!

Фатыйма әби Норма урманындагы ул аланны бик яхшы белә. Һәр ел саен авыл балаларын 1 нче май көнне урманга алып менә ул. Балаларга ул озын кыштан соң язгы урманны күрсәтә, аларны шатландыра иде. Авылның балалары апрель ае беткәндә әбидән белешә башлыйлар:

- Әби, быел да урманга менәбезме, 1 майга кадәр кар эрер микән, умырзая чыгар микән?”

 Әби аларга күчтәнәчкә йомыркалар “каралта”. Әниләре суган кабыгы суына салып “кызартса”, әби йомыркаларны “каралта”. Шәл мамыгы мана торган буяуга сала ул аларны. 1 май көнне әбинең капка төбе иртүк бала-чага тавышыннан гөр килеп тора. “Соңга калмыйм тагын!”- дип, балалар иртүк Фатыйма әбинең капка төбенә килеп утыралар. Кулларында урманга менгәч ашарга дип ризык тутырылган янчык. Сабыр гына әбинең чыкканын көтәләр. Менә Фатыйма әби балаларны  күз йөртеп кенә барлап чыга, ашыкмый гына һәркайсына “май күкәе” тарата. Аннары, барысын җыеп, урманга кузгала. Урманга менү юлы “Коры елга” дип аталган болын аша үтә. Бу елганың суы юк, халык кышлык печәнне шушы болынлыктан әзерли. Болынның ике як ярында да каенлык шаулап үсә. Менә шул каенлыкка җиткәч, әби балаларны туктата, аларны язгы табигатьнең беренче сые  - яшь сусыл юа белән сыйлый. Юа әчкелт булса да балалар ашыйлар, ашамасаң, әбиләре ачуланып, кире кайтарып җибәрергә дә күп сорамас!

Урманга зәңгәр багана турыннан кереп, әзрәк урман юлыннан барасың да,  сулга борылып  матур аланга килеп чыгасың. Бу алан бик зур, үзе түп-түгәрәк. Ә аланда, елы яхшы килсә, 1 майга умырзаяның ак һәм зәңгәр төстәгесе инде чыккан була. Балалар шушы аланда ял итеп, умырзая җыеп, фотога төшеп күңел ачалар иде. Менә шундый изге күңелле, балаларның күңеленә шәфкатьлелек орлыклары чәчүче дә иде ул Фатыйма әби.

Менә шушы аланда очрашырбыз диде бит Гаязы. Фатыйма әби моны нәрсә дип тә юрарга  белмәде.  Шушы төшне күргәннән бирле, ул урманга сукмакны бетерми, хәтта кыш көннәрендә дә, кар бик тирәнәйгәнче, урманга менә иде. Авылдашлары әбинең урманга бик ешлавының сәбәбен аңламадылар, билгеле. “Кайгысын басар өчен менәдер, бичара, бигрәк бердәнбер баласыннан да язды бит”,- дип сөйләнделәр алар.

Урман әбинең бердәнбер юанычы хәзер. Анда ичмаса  кошлар тавышы һәм  агач яфракларының үзара серләшкән тавышы гына ишетелеп тора. Ә өендә Фатыйма әби үзенә тынгылык тапмый, кемдер керер дә тагын начар хәбәр җиткерер кебек аңа. Мал асрамый ул, пары белән йорт казлары гына тота. Урманда кайда каен җиләге уңган, быел чикләвек куакларында кишәнкәгә ничәшәр чикләвек төшкән, сарыкларга җыярга кайсы имәндә чикләвек күп, кура җиләге  эреме быел, кайсы аланда печән каерылып үскән – авыл халкы бу сорауларга җавапны Фатыйма әбидән сорашып  белә.              

Менә быел кура җиләге дә өлгерде. Фатыйма әби көтү киткәнче үк урманга менеп китә дә, кеше урманга кереп кенә килгәндә, инде 3 литрлы бидонын мөлдерәмә тутырып, алар каршына килеп чыга. Үзенә беркемне дә ияртми, үзе генә белгән сукмаклардан йөри.

Сылу быел җәйне бигрәк тә көтеп алды. Казан каласының тынчу һавасыннан соң туган авылының һавасы башларын җиңелчә генә әйләндереп җибәргән кебек булды баштагы мәлләрдә. Авылда яшәүче әти белән әнисе Сылуның ялга кайтуын тилмереп көтеп торалар. Аларның бердәнбер юанычлары һәм картлык көннәренә ышанычлары шушы бала бит. Сылу аларның көтеп алынган бердәнбер балалары. Фатыйма әби Сылуларның күршесе. Әтисе белән әнисе әбине якын итәләр. Аны бер дә ярдәмсез калдырмыйлар.

Урманда кура җиләге өлгерде. Аңынчы Сылу Коры елгада җир җиләге җыйды. Быел җиләкне җыеп бетереп булмады. Ә менә кура җиләге  быел аз күренә. Ә Фатыйма әби көн дә савытын түбәләмә тутырып төшә урманнан. Кайдан шулай җыеп аладыр - беркем дә белми.  Сылу кичкырын Фатыйма әбигә сөт кертә керде. Әнисе ялгыз карчыкны сөтеннән-маеннан өзми. Сылуның кулыннан сөтле банканы рәхмәтләр укып алды карчык. Кызның җилкәсеннән калтыранган куллары белән сыйпый-сыйпый, елап та алды. Шуннан соң Сылуга җиләклеккә бару юлын өйрәтә башлады.  

- “Күрше әби әллә нишләгән әле бүген. Үзе елый, үзе миңа моңа тикле сер итеп саклаган җиләклегенең юлын өйрәтә. Иртәгә урманга менеп төшәм әле,”- диде Сылу әнисенә.

Икенче көнне иртән Сылу урманга юл тотты. Әле бик иртә булуга карамастан, авыл халкы инде аяк өстендә. Кайсы каз-үрдәкләрен су буена төшерә, кайсы бозавын болынга арканга алып бара, кайсы капка төбен себерә. Сылуга бик тансык авылдашларының иртәнге мәшәкатьләрен күзәтү. Шәһәрдә ниндидер салкынлык күңелдә, ә авылда барысы да шундый якын, этләренә кадәр “үзеңнеке”. Шулай дип уйлана-уйлана, Сылу урманга менеп тә җитте. Урман якын, кем әйтмешли, “өскә авып тора”.

“Урманга кереп киткәнче, урман авызында урман ияләре белән исәнләшергә кирәк!” Фатыйма әбисе балаларга гел шушы сүзләрне тукый торган иде. Имештер, исәнләшмичә керсәң, урманда юлың уңмый, урман ияләре адаштырырга да күп сорамас. Сылу “Исәнмесез, урман ияләре!”- дип кычкырып эндәште, бисмилласын әйтеп, уң аягыннан атлап урманга кереп китте. Урманда ниндидер шомлылык, салкынлык бар шикелле тоелды Сылуга. Ул, козгын тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Урманда да козгын тавышы ишетелүгә аптырады кыз. Козгыннарны бик яратып бетермиләр, алар турында “үлем хәбәрчеләре” дигән сүз таралган. ” Әгәр козгыннар авылга килеп кычкырсалар, авылда берәр кеше үлә”, - дип әйтәләр иде. Чынбарлыкта ничек булгандыр, Сылу инде хәтерләми. Шулай да бу кош тавышы аның күнеленә шом салды.

”Тукта әле, 1май аланына кереп чыгыйм, - дип уйлады Сылу.  - Хәзер балачактагы һәр мизгел сагындыра, кире кайтып кына булмый. Менә шушы аланга ничә тапкыр менгәнектер 1 майда.”

Аланга керә торган сукмакка борылуга, Сылу таныш плащны күреп алды. Фатыйма әбинең бу көрән төстәге киемен авылда барысы таный, урманда күзгә ташланып тормас өчен киелгәнен дә аңлыйлар. “Әби миннән дә алда менгән, тик нишләп әле хәрәкәтсез утыра, кая, эндәшим үзенә, я сискәндерермен,”- дип Сылу әби белән исәнләште. Әби борылмады, хәрәкәтсез, алан читендәге корган имән төбе янында, җирдә утыра бирде. Утыруы да ничектер җайсыз, сәер күренде Сылуга. Сылу әбигә якынлашты, ул инде хәвеф барын сизенепме, калтырана иде.

- Әби, - диде ул, әкрен генә. – Сиңа ни булды, әби? Әби, әбекәем, ниләр булды сиңа? - дип,  Сылу калтыранып елый башлады.

Әби хәрәкәтсез иде. Аның йөзендә елмаю катып калган, гүя ул бик кадерле кешесен күреп алып куанган, күзләре югарыга караган – аларда җан әсәре сизелми иде.

...Фатыйма әбине соңгы юлга озатырга күрше авыллардан да килделәр. Халык урамга сыймады, барысы да бу ятим карчыкка соңгы сәламен биреп калырга ашыга иде. Әбине гүргә иңдергәнче көн кояшлы торды да, төштән соң, каяндыр бер узгынчы болыт килеп чыгып, кинәндереп явып китте. Гүя табигать тә шулай итеп әби белән саубуллашты.

Ә бу вакытта үзенең газизе белән кавышкан ананың җаны, өрфиядәй болытлар өстеннән чиксезлеккә таба оча иде. Гаязы сүзендә торды, әнисен алырга Заһит аланына кайтты.

Ул иртәдә Фатыйма әби, көннең яктырылганын да көтмичә, урманга ашыкты. Җаны ашкынды, күрәсең, йөрәге ничектер пырдымсызланып типте. Урманга ул йөгереп диярлек менеп җитте. Заһит аланына кергәндә үк, агачлар өстендә ниндидер күзне иркәли торган яктылык күрде. Шул яктылык уртасында газиз баласының йөзе чагылып-чагылып китә. Сурәт әле ерагая, әле якыная. Фатыйма әби шул яктылыкка карап басып торды. Шул вакытта аның аякларының хәле китте. Әби имән төбенә утырырга уйлады. Ләкин кисәк йөрәге чәнчеп алды, күз аллары яктырып китте, сулышы җитми башлады. Аның колагына баласының тавышы ишетелде:

- Курыкма, әнием, әйдә, киттек. Мин сине алырга кайттым...

   

   

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая работа по теме: «Применение нетрадиционных техник на уроках ИЗО в развитии творческой одаренности учащихся».

С самого раннего возраста  дети пытаются отразить свои впечатления об окружающем мире в своём изобразительном творчестве через визуальные ощущения. «В момент, когда ребёнок остаётся один на один ...

Творческая работа "Новый образовательный стандарт: мой творческий поиск, мои педагогические находки"

В проекте реформы образования одним из основных предметов заявлен английский язык. Поэтому на современной школе лежит большая ответственность в подготовке выпускников школ к сдаче ЕГЭ по английскому я...

Творческая работа "Новый образовательный стандарт: мой творческий поиск, методические находки"

Творческая работа "Новый образовательный стандарт: мой творческий поиск, методические находки"...

Творческая работа "Развитие творческих способностей".

В работе рассматриваются уровни развития творческих способностей обучающихся....

Слайдовая презентация "Фотоальбом творческих работ педагога и учащихся творческого объединения "Мягкая игрушка"

В альбом включена часть творческих работ. Альбом составлен для презентации на областном конкурсе педагогического мастерства "Мастер года" 2011 год....

научно-исследовательская работа "У бабушки в сундуке"

Научно-исследовательская работа "У бабушки в сундуке".Изучение жанров детского  фольклора, анализ произведений фольклора....

Творческий проект педагога с детьми «Моя синяя птица» самостоятельная творческая работа детей (подготовительной группы), выполненная под руководством педагога

Аннотация.  В творческом проекте «Моя синяя птица» представлена самостоятельная работа детей, выполненная под руководством педагога.  Работа направлена на формирование у воспитан...