"Игелек эшләргә ашыгыйк!"
материал (8 класс)
Нәрсә соң ул изгелек?
- Кемгә дә булса булышу, ярдәм итү.
- Изгелек ул – бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, минемчә.
Укучыларым, һәрвакытта да мәрхәмәтле, шәфкатьле , намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз. Бары тик шул чакта гына сез дә игелекле кешеләр булырсыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
master-klass.docx | 19.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Изгелек эшләргә ашыгыйк!
(8 нче сыйныфлар өчен 10 минутлык мастер-класс)
Максат: укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү; мультимедиа чаралары, синквейн алымы белән эшләүне камилләштерү; укучыларда изгелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.
Дәреснең төре: мастер-класс
Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, җырчы Ә. Нургалиевнең “Игелекле бала бул син!” җырыннан өзек, менеджмент, төркем номерын билгеләү өчен саннар.
Барышы:
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү. Укучылар тезелешеп басып торалар, укытучы укучылар янына килә:
-Исәнмесез, укучылар! Карагыз әле, нинди матур көн! Бер-беребезне сәламнәр өчен, яныбыздагы иптәшебезгә уч төпләре белән кагылабыз! Уч төпләре безне берләштерә, бер-беребезнең җылы энергетикасы, яхшылыгы, ярдәмчеллеге күчә.
II. Актуальләштерү
Бүгенге дәресебезнең эпиграфы “Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең”.
( кулларны бер төркемгә куеп, эпиграфны хор белән әйтү һәм, 2 төркемгә бүленеп, урыннарга утыру)
III. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү
- Кадерле укучылар, әйдәгез, хәзер игътибар белән Әнвәр Нургалиев башкаруындагы җырдан бер өзек тыңлап алыйк әле.
- -Бу җыр нинди темага багышланган?
( Әти-әниләргә, дус-туганнарга карата игелекле булу турында)
-Уйлап карыйк әле, укучылар, ә нәрсә соң ул изгелек? Аның мәгънәсен кайсыгыз әйтә алыр икән?
- Кемгә дә булса булышу, ярдәм итү.
- Изгелек ул – бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, минемчә.
-“Изгелек” сүзенә синонимнар да уйлыйк әле, укучылар.(Игелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек , намуслылык, гаделлек, яхшылык).
-Ә кем соң ул “игелекле кеше”? Бу төшенчәне сез ничек аңлыйсыз?
- Әгәр дә , кемгә дә булса изгелек эшләгәннән соң, күңелеңдә рәхәтлек тойсаң, шул кеше игелекле кеше була.
- Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булышучы, өйдә әти-әнисенә, дустына, туганнарына ярдәм итүче – игелекле кеше, минемчә.
-Әйе, бик дөрес, укучылар. Димәк, изгелек эшләр өчен игелекле булырга кирәк.
-Укучылар, хәзер мин сезгә кечкенә генә иҗади эш тәкъдим итәм. Ул “Синквейн” дип атала.
2. Синквейн (экранда алымның исеме чыга)
Синквейн- француз теленнән кергән сүз, «биш илһам», «биш уңыш» дигән мәгънәне аңлата.
Синквейнны язу кагыйдәләре:
- 1 нче юл. Теманы ачыклаучы бер сүз, исем. Кем? Яки Нәрсә? Соравына җавап бирәт орган сүз.
- 2 нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди? Соравына җавап бирәләр.
- 3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль. Нишли? Соравына җавап бирәләр.
- 4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы дүрт сүзле фраза, җөмлә.
- 5 нче юл. Темага карата фикерне ачыклаучы бер сүз белән чагылдырылган нәтиҗә, ассоциация (резюме).
Мәсәлән:
Кыш.
Салкын, карлы.
Туңдыра, шатландыра, бүләк итә.
Кыш бабай бүләкләр тарата.
Яңа ел.
-Сез хәзер өстәлдә яткан кәгазьгә “изгелек” сүзенә караган синквейн язарга тиеш буласыз. Аннан һәр төркем үз мисалы белән барыбызны да таныштырыр. Я, әйдәгез, башладык. (Мисаллар белән танышып чыгу).
1.Изгелек. 2.Яхшылык.
Яхшы, мәрхәмәтле. Изге, вөҗданлы.
Булышу, ярдәм итү, игелек кылу. Эшләү, булышу, яхшылык итү.
Көчеңнән килгәнчә ярдәм ит. Игелек итсәң, үзеңә булышырлар.
Ярдәмчеллек. Шәфкатьлелек.
-Рәхмәт сезгә, укучылар. Мисалларыгыз бик матур һәм дөрес.
IV.Йомгаклау.
Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Дәресебез ахырында минем сезне игелекле, ярдәмчел, шәфкатьле кешеләрнең берсе булган, инде бакый дөньяга күчкән якташыбыз Әсгать ага Галимҗанов белән таныштырып китәсем килә. Ул үзенең хезмәте белән эшләп тапкан хәләл акчаларын ятимнәрне, мохтаҗларны сөендерер өчен тота. Әсгать ага Казан шәһәрендә яшәп, балалар йортлары һәм больницаларга бик күп автобуслар бүләк иткән кеше. Бу – изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Изгелек ул кеше күңелендә туа, шунда яши.
Сезнең алдыгызда бик күп төрле төсле карандашлар ята. “Бала күңеле - ак кәгазь”, - ди халкым. Ак кәгазьдә бары тик матур, якты төсләр генә юл алсын. Ә хәзер шул матур төсләр белән ак кәгазьгә изгелекнең, яхшылыкның эмбле масын, рәсемен ясасагыз иде! (Рәсемнәр тактага беркетелә).
Укучыларым, һәрвакытта да мәрхәмәтле, шәфкатьле , намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз. Бары тик шул чакта гына сез дә игелекле кешеләр булырсыз.
Ходайның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
(Ф.Яруллин)
V. Өй эше. Үзегез эшләгән яхшы гамәлләрегез турында хикәя төзеп килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Тема:“Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...
Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.
Классный час для 9 класса...
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру...
Ачык дәрес.Г.Тукай "Игелек"
Г.Тукайның тормыш юлында очраган,аңа игелек эшләгән кешеләр....
Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.
Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....
“Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең”
Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре...
“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”
Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре.XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында катнашу өчен...