Афоризмнар
материал
Предварительный просмотр:
Ике тәкә башы бер казанга сыймас.
Пычак нихәтле үткен булса да, үз сабын юнмый.
(Мәхмүд Кашгарый)
Туйдыр икмәккә кешене, данлы зат,
Мәңге калыр бу жиһанда яхшы ат.
(Мөхәммәдьяр)
Бер мәлик (солтан,патша) белән диңгез күрмәгән бер тәрбиясез кол көймәгә кереп утырды. Ул кол диңгез күрмәгән булу белән бергә, көймәдә йозүнең газабын да чикмәгән иде.Ул, түзә алмыйча, каты елап калтырана башлады. Никадәр яхшылык белән сөйләсәләр дә, аңа файда итмәде. Мәликнең куңеле бик китте. Ул көймәдә бер хәким бар иде. Ул Мәлик алдына килеп әйтте: “Бойрыгыгыз булса, мин аны тынычландырам”. (Мәлик) эйтте: “Яхшы булыр иде”,- диде.Хәким: “Диңгезгә ыргытыгыз”,- диде. Ыргыттылар. (Ул) бер тапкыр батып чыкты. Икенче батып чыкканда, чәченнән тотып көймә өстенә күтәрделәр. Ул кол, ике кулы белән көймә җепләренә ябышып кереп, бер җирдә тып – тын утырды. Хәкимнең бу эше Мәликкә бик хуш килде. Һәм йәнә сорады: “Монда хикмәт нидә?”Хәким әйтте: “Ул бу батуның михнәтен татымаган һәм көймә рәхәтенең кадерен белмәгән иде. Менә инде бу кыенлыкны да күрде һәм көймәнең имин булуының кадерен белде”.
Дустың түгел һәркем мул табында
Яныңда сөюнең лафын орса,
Турылыклы, якын дустың шулдыр,-
Кем егылган чакта кулын бирсә.
Саескан гөлне сөймәсә, ни кайгы бар?!-
Күп былбыл гыйшыкта аңа түгә зар.
Теләми икән ярканат кояш күрергә,-
Кояш нурына аннан ни зыян бар ?!
(Сәиф Сараи)
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән.
Сине сайрамга былбыл яратты,
Мине егламага монңлы яратты.
Синең өчен күңелдә гамь яратты.
Ике куземне тулы кан яратты.
Үзеңне зур күреп, күрмә мине хур.
Барыбызны яраткан бер Хода зур.
(Габделҗәббар Кандалый)
Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар.
Үзеңнән түбәнгә карап шөкер ит, үзеңнән югарыга карап фикер ит.
Өеңдәге хәлне күршеңнән сора.
Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл узеңне үзең өйрәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)
Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....
Җуелмас җәүһәрләр "Татар әдипләре иҗатында афоризмнар" проект эше.
Проект эше. Татар әдипләре әсәрләреннән афоризмнар алып тема буенча тупланды....