Саклыйк чишмәләрне!
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saklyyk_chishmlrne.docx197.57 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Саклыйк чишмәләрне!

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... 

        Туган авылыбыз  Дөбъяз табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан. Авылыбызның күрке булып көмеш сулар бирүче чишмәләребез тора. Элек-электән үк халык чишмәләрне кадерләп-хөрмәтләп тоткан. Аны гел чистартып торган, тирә-ягына агачлар утырткан.

         Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?

           Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә.

     Авылыбызда берничә чишмә бар. Шуларның берсе- “Сабантуй чишмәсе”.

Ул авылыбызның иң матур урынында –Сабан туе уза торган болында урнашкан. Тау куеныннан ургылып чыккан суының сафлыгы, тәме һәркемне сокландыра. Аның суын алырга әллә кайлардан киләләр. Иртән иртүк тә, караңгы кичтә дә яныннан кеше өзелми.Чишмә буенда эшләнгән беседкада рәхәтләнеп ял итәргә була. Анда төнлә дә яп-якты: берничә ел элек чишмә янына баганалар утыртылды, якты утлар куелды.

        Җәен болынында балалар рәхәтләнеп футбол уйныйлар, кышын чаңгыда  ә тавында чанада шуалар.

       Шушындый байлыкны, матурлыкны кадерләп саклыйсы иде!

                                                                               Галимова Л.И.  

    C:\Users\Гульсина Хисматовна\Desktop\лейсанка\Чишмэ\Родники\1400908952388.jpg                       C:\Users\Гульсина Хисматовна\Desktop\лейсанка\Чишмэ\Родники\IMG_7256.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока истории в 8 классе "Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов"

Данная статья была подготовлена к четвёртым научным чтениям, которые были приурочены к Дню славянской письменности и культуры. Тематика конференции: "Просветительское движение на Северном Кавказ...

Презентация "Табигатьне саклыйк!!!"

Экология  елына  карата  төзелгән  тәрбияви чара....

Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк

Әти-әниләр җыелышына материал...

Балаларны заман афәтеннән саклыйк

Ата-аналар җыелышы  өчен материал...

Проект "Табигатьне саклыйк!"

Проект "Табигатьне саклыйк!"...

ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК!

Бүген мин  бик куркыныч  төш  күрдем.Буш калган “Түбән Кама”  милли  паркында йөрдем....

Балаларны грипптан саклыйк!

Балаларны грипптан саклыйк!...