Презентация "Табигатьне саклыйк!!!"
презентация к уроку по экологии (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Таш , су, һава , урманнарны Табигать дип атыйбыз . Табигатьсез яшәп булмый Нигә соң сакламыйбыз ? Елгаларны пычратабыз , Урманнарны кисәбез . Чишмәләрне чистартмыйбыз , Матурлыкны бозабыз . “ Табигатьне саклагыз !”- дип язган , Лозунглар язып эләбез . Ә үзебез шул язу янында , Ашап- эчеп , чүпләп китәбез . (автор Низамиева Л.К.)
Татарстанның Экология елына багышланган эмблема нәрсәне аңлата со ң ? - Төп элементы булып табигатьтәге процессларның тыгыз бәйләнешнен күрсәтү тора, ул өч кмпонент белән формалаша - су ( зәңгәр төс ), Һава Зәңгәрсу төс ) Һәм яшел биологик төрлелек, Бөтен планетага һәм Татарстанга хас . Өч төсле лента Татарстан флагын хәтерләтә , Татарстан республикасының территорясен күрсәтә , бу хөкүмәтнең табигатьне саклау һәм татарстан халкында экологик культура тәрбияләү , экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мөхитне саклауны тәэмин итүне күрсәтә .
Нинди пычранулар була? Кешеләр җирне, һаваны,суны пычраталар .
СУНЫҢ ПЫЧРАНУЫ Кешеләр елга,күл буйларында завод һәм фабрикалар төзиләр . Шуның белән сулыклардагы суны пычраталар .
Сусыз җирдә тормыш юк … Һәр көнне кеше 1 яисә 2 литр су гына кулланмый, ә күпкә кәбрәк !
Һаваның пычрануы . Һавасыз, сусыз кебек җирдә яшәп булмый ! Ләкин кешеләр һаваны завод, фабрикалар хаттә машиналарда хәрәкәтләнеп тә пычраталар .
Җир Җирнең пычрануы шулай ук куркыныч . Җирне дә башкаларны саклаган кебек сакларга һәм якларга !
Элеккеге табигатьне кире кайтарып булмый ! Күпме яр буйлары ташландык әйбер белән тулы ! Күпме җирләрне казып бетерделәр, ә бит анда рәхәтләнеп ял итеп булыр иде !
Хайваннар җафалана ! Җир,һава,су пычранудан хайваннар җафалана!!!
Табигатьне саклап калып була !!!
Табигатне саклагыз !!! « Табигатьне саклагыз »- дип бар кеше әйтә ! Ләкин барысы да аны үтәми …
Разминка.
«Тере табигатькә экскурсия» 1тур « Хайваннар дөн ь ясы »
Иң биек хайван ны яз. Иң көчле хайванны яз. Иң тәртипле кошны яз. Иң зур кошны яз. Иң эре балыкны яз. Иң зур хайван . Нинди кошлар оча белми? Нинди балыкларның исемнәре эш коралын аңлата.
Иң биек хайван. (Җираф.) Иң көчле хайван. ( Кырмыска.) Иң тәртипле кош. (Каз.) Иң зур кош. (Страус.) Иң эре балык . (Кит-акула) Иң зур хайван . (Фил.) Нинди кошлар оча белми? ( Пингвин.) Нинди балыкларның исемнәре эш коралын аңлата. ( Пычкы балык, чүкеч балык, кылыч балык.)
2тур. «Сихерле чәчәк» - Бу турда кызыл китапка кергән чәчәк исемнәрен хәрефләрдән җыеп төзибез.
Җавап: Умырзая. Л андыш.
3 тур. « Зоопаркта » - С езгә таблицалар таратам. Шулардагы хайваннарның дөрес бирелешен табып тоташтырырга тиешсез.
4тур. «Табигатьне яратабыз.» - Һәрберегез сорауларның номерын тартып ала һәм шул сорауга җавап бирә.Сораулар тактадагы карточкаларда.
1- Ни өчен күпчелек хайваннар, үсемлекләр юкка чыгалар, яисә азаялар? 2- Кызыл китап нәрсә ул? 3- Нәрсә ул заповедник? 4- Безнең авыл елгасы ни өчен пычрак? 5- Тирә – юн ь табигат ь не ничек сакларга? 6- Һава пычранмасын өчен ни эшләргә? 7- Сезнең өйдә нинди хайваннар бар? 8- Гөлләрне ничек карыйлар?
Йомгаклау. - Шулай итеп дәресебез тәмамланып килә. Өйдә бер сорауга җавап әзерләп килегез: “Кеше табигатьнең патшасы була аламы?”. Ләкин онытмагыз: кеше чыннанда бик көчле. Ул урманнарны кисеп, чишмәләрне тыгылдырып бетерергә мөмкин. Ләкин онытмагыз: табигатьне юкка чыгарып, кеше үзе нишләр соң? Шушы яшегездән үк табигатьне сакларга өйрәнегез.
Үзегездән килгән эшләрне үтәргә тырышыгыз! - Учакны сүндермичә калдырма. - Теләсә кайда чүп ташлама. - Кыш көне кошларны ашат. - Кулыңны юдың – кранны яп. - Бүлмәдән чыкканда утны сүндер. Табигатьне сакла һәм ярат!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК!
Бүген мин бик куркыныч төш күрдем.Буш калган “Түбән Кама” милли паркында йөрдем....

Саклыйк чишмәләрне!
Их, яшисе иде озак, мәңге...Табигатьтән башка үле без,Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый-Чишмәләрнең кадерен белегез!...