Сәдәф тагу.
план-конспект урока по технологии (5 класс)
5 класста "Йорт эшләре" дәресеннән план-конспет.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sdf_tagu._sbo_5_kl._achyk_dres.docx | 24 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сәдәф тагу. 6 класс
Максат: инә һәм кайчы белән белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, сәдәф тагарга өйрәтү. Практик эш ярдәмендә вак моториканы үстерү; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгалләмә булдыру
Дәрес тибы: катнаш
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
Хәерле көн, балалар.
Хәерле булсын безнең дәресебез.
Хәерле булсын безнең һәр эшебез.
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше
Елмайган көлгән кеше.
Бер-беребезгә карап, шат-күңел белән исәнләшик тә дәресебезне башлыйк.
Ә бүгенге дәрес өчен безгә ниләр кирәк булыр икән? Экранга карагыз әле. (2 слайд)
- теләк
- төгәллек
- пөхтәлек
- һәм Сез – җиңүче..
- Үтелгән теманы кабатлау.
- Узган дәрестә сәдәф төрләрен үттек. Хэзер искә төшереп үтәрбез. Карточкаларда сораулар язылган. Укучылар шул сорауларга җавап бирәләр.
- Сәдәф ни өчен кирәк? (Киемне эләктерер һәм матурлык өчен)
- Сәдәфнең нинди төрләрен беләсез? (Ике тишекле, 4 тишекле)
- Формасы буенча нинди сәдәфләр була? (Түгәрәк, овал, квадрат, бизәкле)
- Нинди төстәге сәдәфләр була? (кызыл, зәңгәр...)
- Сәдәфләр нинди материалдан эшләнергә мөмкин? (агач, пластмас, металл, пыяла)
-Алинә өчен дидактик уен. Сәдәфләрне төсләргә аерып җый. (Төрле төстәге сәдәфләр таратылган. Төсләргә аерып тутырырга)
- Яңа тема.
- “100 сәдәф” мультфильмын карау.
-Ничек уйлыйсыз, бүгенге тема ничек аталыр?
Төп өлеш.
- -Ә сез беләсезме, элекке заманнарда кешеләр үлгән хайваннарның тиреләрен бөркәнеп йөргәннәр. Аны иңсәгә япканнар, ә инде шуып төшмәсен өчен кул белән тотып йөргәннәр. Ләкин кешегә кулы эш эшләргә, ауга барганда коралын әзерләргә кирәк булган. Менә шуңа күрә дә эләктергечләр кирәк булган. Башта ташлардан кадагычлар, ныклы үсемлекләрдән бәйләвечләр барлыкка килә. Ә инде сәдәфләр соңрак, 16 гасырда, ягъни моннан 400 ел элек барлыкка килгән. Башта аны байлар гына таккан. Сәдәфләрне кыйммәтле ташлардан ясаганнар һәм нәселдән нәселгә тапшырганнар.
- -Бүген без дәрестә 4 тишекле сәдәф тагарга өйрәнербез. 4 тишекле сәдәфне тегүнең 4 ысулы танышырбыз.
- Шаблоннар белән эш.
- Шаблоннар ярдәмендә дәфтәрләргә сәдәф рәсемен ясыйбыз һәм тагу ысулының рәсемнәрен ясыйбыз.
4. Ял сәгате.
- Узган дәрестә сез ике тишекле сәдәфләрне тагып “сәламәтлек” җәймәсе ясаган идек. Хәзер шул җәймәләрне идәнгә җәябез дә, өстеннән йөрибез. Сәдәфләр безнең сәламәтлегебезне яхшыртуга да уңай йогынты ясарга мөмкин. Безнең табан астында эчке органнарыбызның эшчәнлеге өчен җавап бирә торган бик күп рецептор нокталар урнашкан. Хәзер узган дәрестә идәнгә җәелгән сәдәфле паласта аяк табанына массаж ясыйбыз.
5. Эш урынын әзерләү.
- Безгә бүген эшләр өчен нәрсәләр кирәк була соң: кайчы, инә, җеп, мендәрчек, тукыма, сәдәфләр.
-Куркыныч эш коралларын атагыз. ( инә һәм кайчы)
6. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлыйбыз. (Кайчы һәм инә белән эшләгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре) Кайчы белән инә билгеле бер урында ятарга тиеш. Башка яулык һәм алъяпкыч бәйләргә тиеш. Инәне киемгә кадарга, җепне теш белән өзәргә ярамый.
- Сәдәфне такканчы кагыйдәләрне искә төшереп үтәрбез:
-Сәдәфне ике катлы җеп белән тегәләр;
- Җепне сәдәфнең төсенә карап сайлыйлар;
- Сәдәфне тегә башлаганда, тукымага инәне сул ягыннан кертәбез. Болай эшләгәндә җепнең төене күренми.
3) Укытучы сәдәфне тагып күрсәтә.
8. Практик эш.
1) Тукымага сәдәф тагу.
- Ә хәзер сәдәфне тага башлыйбыз. Тукыманы һәм сәдәфне сайлап алабыз. Инәне саплыйбыз. Җепне ике катлы итәбез. Җепне төенлибез. Тукыманың тискәр ягыннан инәне кертәбез һәм сәдәфнең тишегеннән чыгарабыз. Сәдәфнең икенче тишегеннән тискәр ягына чыгарабыз. 4-5 тапкыр кабатлыйбыз.Эшне пөхтә итеп эшләргә тырышыгыз.
2)Эшнең сыйфатын тикшерү.
9. “Әйе – юк” уены.
1) Сәдәф белән футбол уйныйлар.
2) Сәдәф киемне эләктерер өчен кирэк.
3) Сәдәфнен төсенә карап җепнең төсен сайлыйлар.
4) Кара төстәге сәдәфне ак җеп белән тегәргә кирәк.
5) Сәдәфне ике катлы җеп белән тегәргә кирәк.
6) Җепне теш белән өзәргә ярый.
7) Җепне кайчы белән кисәләр.
8) Инә белән эшләмәгәндә махсус урында торырга тиеш.
10. Йомгаклау.
1) Сәдәф ни өчен кирәк?
2) Практик эш вакытында нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк?
3) Сәдәфкә җепне ничек сайладыгыз? (ныклыгы һәм төсе буенча)
Дәрес 6 нче сыйныфта үткәрелде. Предмет – өй эшләре
Сыйныфта 5 укучы, катнашты 4 укучы.
Тема:4 тишекле сәдәфне тагу.
Максат. : инә һәм кайчы белән белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, сәдәф тагарга өйрәтү. Практик эш ярдәмендә вак моториканы үстерү; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгалләмә булдыру
Дәреснең тибы. Катнаш .
- Белемнәрне активлаштыру.
Белемнәрне активлаштыруны фронталь эш аркылы уздырдым. Каршылык этабында өйрәнелә торган темага кызыксыну уяттым.
- Төрле дәрәҗәдә дифференциаль якын килү.
Һәр балага төрле авырлыктагы эшләр тәкъдим иттем.
Фикерләрләү күнекмәләрен үстерү өчен максатчан сораулар әзерләдем.
- Белемнәрне системалаштыруны тәэмин итү.
Дәрес үткән дәресләрдә бирелгән белемнәргә һәм өй эшләренә таянып алып барылды. Дәрес буенча укучыларның фикерләрен, эшләрен стимуллаштыра торган сораулар белән әңгәмә алып барылды, нәтиҗәләр чыгарылды.
- Махсус белем һәм күнекмәләр бирү.
Дәреснең һәр этабында чагыштыру алымнары кулландым, биремнәрне үтәгәндә теманы ачу өчен укучыларның фикерләрен. җавапларын тыңладым һәм тулылыандырып һәр этапка нәтиҗә чыгарып бардым.
- Дәреснең нәтиҗәлелеге.
Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның эшләренннән күренде. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, бирелгән биремне төгәл үтәделәр. Үз фикерләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.
- Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү.
Дәрестә укучыларның эшләрен күзәтеп аларга хуплау сүзләре кулландым. Мисал өчен “Бик яхшы ”, “Искиткеч” “Килешәм” сүзләрен ешрак кабатларга тырыштым. Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү таләпләре үтәлде.
- Биремнәрне үтәгәндә укучыларның мөстәкыйль эшләү дәрәҗәсе.
Укучылар мөстәкыйль эшләргә омтылдылар, иҗади эш үрнәкләре күрсәттеләр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәделәр.
- Программа материалының эчтәлеген үзләштерү.
Дәрестә үрнәк эшләр кулландым.
- Дәреснең бербөтенлеге
Дәресне структур элементлары бер-берсе белән бәйләнеп барылды, дәрестә этаптан этапка күчү дөрес оештырылды.Тема ячык яктыртылды. Укытучы һәм укучы эшчәнлеге бердәм , үзара хезмәттәшлек сыйфатында барды. Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның иҗади эшләүләрендә күренде.
- Методик модуль.
Дәрестә төп эшчәнлек белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып эш башкару өчен кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнделәр.Шулай ук дәрескә үрнәк эшләр, күрсәтмә материал, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Дәреснең темпы оптималь. Дәрес атмосферасы уңай булды. Минем уйлавымча, мин укучылар белән аралашу стилен дөрес сайладым. Укытуда сайланган эш методлары һәм формалары максатка ирешү өчен дөрес сайланды.
- Өй эше бирү.
Укучының дәрес темасын ни дәрәҗәдә үзләштергәнен белү һәм күнекмәләр булдыру , мөстәкыйль рәвештә өй эшен үтәү өчен укучыга нинди эшләр башкарырга кирәклеген аңлаттым.
- Рефлексия.
- Үзара хезмәттәшлек нинди нәтиҗә бирде?
- Без бүген куелган максатка ирештекме?
- Дәрестә син бүген кемнең эш алымнарын
аерып күрсәтер идең?
- Сиңа дәрес ошадымы?
Дәреснең максатына ирештем дип уйлыйм, чөнки дәрестә укучылар эш процессы белән кызыксындылар һәм иҗади яктан якын килеп, дөрес башкардылар. Куелган бурычлар үтәлде. Сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш башкарылды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Информация о ДО "Моя Родина - Урал" МАУ ДО ГорСЮН г. Нижний Тагил
Информация о ДО "Моя Родина - Урал" МАУ ДО ГорСЮН г. Нижний Тагил...
Презентация для классного часа "Старые улицы Нижнего Тагила"
История родного края...
РЕСУРСНАЯ КАРТА НИЖНЕГО ТАГИЛА ПО ОКАЗАНИЮ ПОМОЩИ ДЕТЯМ С ОВЗ И ИХ СЕМЬЯМ
СОЗДАНИЕ АДАПТИВНОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЫ ДЛЯ ОБУЧАЮЩИХСЯ С ОВЗ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ОРГАНИЗАЦИЯХ ПЕДАГОГИЧЕСКИЕ ЧТЕНИЯ (посвященные памяти кандидата педагогических наук, директора Учебно-...
Презентация к уроку " Сочинения – описания Ф.П. Решетниковонь «Тага кафта» картинастонза репродукциять коряс".
Цельхне: - содафтомс шабатнень Ф.П. Решетниковонь творчестванц мархта;- панжемс картинать основной мяленц;-тонадомс картина коряс сочинениянь сёрмадома;-лездомс тонафнихненди сяда кемоста шарьхкодемс,...
История села Тагай
История возникновения села...
Международный конкурс юных чтецов «Живая классика» - 2023. Фотоотчёт МБОУ СОШ № 70 (г. Нижний Тагил)
13 марта 2023 года в Дзержинском дворце детского и юношеского творчества (г. Нижний Тагил) прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика"....