әлифба бәйрәме
занимательные факты
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме
Бәйрәмне укытучы ача:
Хөрмәтле әниләр, кадерле укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Кадерле әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!
Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме.
Рәхим ит, түрдән уз –
Әлифба бәйрәме!
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.
1 бала:Алфавитта булган
Барлык хәрефләр таныш безгә
Хәзер инде жөмләләп тә
Укый беләбез без дә.
2 бала:Матур язарга өйрәндек,
Сөйләргә дә без оста
Мәсьәләләрне чишәбез
Аз гына уйлыйбыз да.
3 бала: Тәртип безнең парталар да
Чиста пөхтә киемнәр.
Чын укучы син балам дип
Әйтә безгә әниләр.
- Безнең әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар. Аларны да бераз сынап карагыз әле.
- Универсиада авылы Казанның кайсы районында урнашкан? (Идел буе)
- Ни өчен балаларның башлары телевизор булган? (киноны күп карагач)
- Ни өчен малайны баһадир дип атаганнар? (батыр булганы өчен)
- Тукайга да. Җәлилгә дә, Сәйдәшкә дә куйганнар, нәрсә соң ул, туганнар? (һәйкәл)
- Ни өчен Куян Ташбакадан артта калган? (Юлда ятып йоклаган)
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сарае керергә ачып
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым, шуны белегез:
Фәкать әлифба белемгә нигез.
Әлифба:
Китәм сездән, балалар,
Шатланып, горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем дип.
Минем белән алмашка
Ике дәреслек килер.
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
1 .Өйрәттең укырга син,
Кадерлем - Әлифбам.
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам.
2.Бәхетле мин, Әлифбам,
Анам телен өйрәндем.
Үстем инде, Әлифбам,
Тәртипкә дә өйрәндем.
3.Кадерле әлифбам
Инде китәсең миннән.
Әлифбам – беренчесе
Әнием күк кадерлесе.
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба,
Хуш, хуш, Әлифба.
Укытучы:Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.
Бергә
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Укытучы: Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Сезнең алда без, вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2”ле алмаска
Тырыш булырга
“5”кә укырга
Хөрмәтле әниләр. Хәзер сүзне сезгә бирик.
Укытучы : Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә бе лемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыла рым!
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,
Һәм үсегез гөлләр шикелле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....
"Әлифба бәйрәме"
Әлифба белән саубуллашу кичәсе....
1 сыйныфта әлифба дәресе
1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....
Календарно-тематическое планирование "Әлифба"
"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...
"Әлифба" бәйрәме
Открытое мероприятие посвященный прощанию с букварем...
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...
Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме....