Конспект урока по теме "Дару үләннәре"
план-конспект урока на тему

Мубаракшина Рузиля Рашитовна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл daru_ulnnre.docx29.23 КБ

Предварительный просмотр:

Дару үләннәре.

4нче сыйныф (рус төркеме), УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Рузилә Рашит кызы

Тема: Дару үләннәре

Максатлар: 1. Укучыларны дару үләннәренең исемнәре, үзенчәлекләре  белән таныштыру; килеш сорауларын, кушымчаларын кабатлау һәм ныгыту.

                         2. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

                         3. Укучыларны үз сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар белән әңгәмә кору, гомуми әңгәмәдә катнашу, сораулар бирү, тыңлау һәм башкаларның сорауларына җавап бирү, группаларда эшне бергәләп башкару, үз фикереңне дөрес, төгәл итеп җиткерә белү.

Төп төшенчәләр: дару үләннәре, сәламәтлек, дару, бака яфрагы, әрем

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Җиһазлау: презентацияләр, карточкаларда биремнәр, дару үләннәре һәм аларның рәсемнәре

Фикерләү тибы (тип мышления): яңа белемнәрнең үткәннәре белән бәйләнеше

Структура: СИ-ФИНК-УАНДЭ, СОРТ КАРДС, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, ДЖОТ ТОТС

Дәрескә технологик карта

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

(шәхси, коммуникатив, регулятив, танып-белү)

I. Оештыру моменты

(1-2 мин)

-Исәнмесез, укучылар!

1.Укытучы белән исәнләшәләр.

Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың?(кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

РУУГ: эш өстәлен дәрескә әзерләү КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү,

II. Белемнәрне актуальләштерү

(4-5 мин)

Өй эшен тикшерү

  1. Аудирование

1.Тыңлагыз һәм [ә] авазы кергән сүзне күрсәтегез.

Үсә, әни, өй, урман, кычыткан, бака, яфрагы, мәтрүшкә, бүген, әнис, әрем.

2. Тыңлагыз, әгәр дә дөрес булса, 1 тапкыр кул чабыгыз.

1) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел. 2) Үги ана яфрагы витаминнарга бай. 3) Гөлҗимеш ютәлдән дәвалый. 4) Мәтрүшкә салкын тигәннән дәвалый.

2. Диалог. Ситуатив күнегү.

1) Представьте, что у вас заболела бабушка и мама послала вас в аптеку. По дороге вы встретили друга. Какой диалог произойдет между вами?

3. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1) Синең сеңлең авырый ди. Аның хәлен ничек сорыйсың?

2) Әниеңә бал белән чәй эчәргә тәкъдим ит.

3) Син аптекада. Сиңа аспирин кирәк. Ничек сорыйсың?

Хәлең ничек? Кайсы җирең авырта?

Әни, бал белән чәй эч.

Миңа аспирин бирегез әле.

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны табу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив  фикер алышуда катнашу

III. Яңа теманы аңлату

(14-15 мин)

 СИ-ФИНК-УАНДЭ

  1. Дару үләннәрен күрсәтү.

Укучыларның күзәтү һәм рәсемне сурәтли белү сәләтләрен үстерү максатыннан киләсе сораулар бирелә:

  1. Сез нәрсә күрәсез? (Что вы видите?)
  2. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? (Что об этом думаете?)
  3. Нәрсә белергә теләр идегез? (О чем хотели бы узнать?)
  1. Табышмакның җавабын тап.

Бик файдалы үлән ул

Шәмәхә чәчкә ата.

Җанга-тәнгә сихәт биреп,

Хуш исләрен тарата.

(Мәтрүшкә)

  1. Презентацияләр ярдәмендә укучыларга дару үләннәренең үзенчәлекләрен аңлату.
  1. – Бу нәрсә?
  • Мәтрүшкә нинди?

  • Иснәп карагыз әле. Исе нинди?

(Слайдта Хуш исле - душистый)

  • Мәтрүшкә нишли?

  • Бу нәрсә?

               Әрем нинди? Хуш ислеме?

  • Әрем нишли?
  • Бу нәрсә? Хуш ислеме?
  • Бөтнек нишли?

  1. Диалогка репликалар куй.

Какие вопросы ты задал бы, чтобы получить такие ответы?

Уйларга 1 минут вакыт бирелә.

  • ... ?
  • Без урманда, болында булдык.
  • ... ?
  • Дару үләннәре җыйдык.
  • ... ?
  • Әйе, күп җыйдык.
  • ... ?
  • Мәтрүшкә, ромашка җыйдык.

  • Бу мәтрүшкә
  • Мәтрүшкә матур, шәмәхә.
  • Хуш исле.

  • Үсә, дәвалый, тынычландыра, аппетитны ача.
  • Бу әрем. Хуш исле түгел.
  • Әрем сәламәтлекне ныгыта.
  • Бөтнек. Хуш исле.
  • Бөтнек дәвалый, тынычландыра.

 

ТБУУГ: укытучыны, сыйныфташларыңны тыңлый белү

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IV . Физминутка

(1-2 мин)

 МИКС-ФРИЗ-ГРУП

  • Укучылар, урыннардан тордык. Урындыкларны этеп куегыз. Встали из-за парт. Стулья задвинули.

Укучылар сүзләрдәге иҗек санына карап берләшәләр:

  • Үләннәр (3)
  •  Күп (1)
  • Дару (2)
  • Ромашка (3)
  • Сәламәтлек (4)

Хәрәкәтләр ясыйлар, саннарга карап парлашалар

V.Белемнәрне ныгыту

(9-10 мин)

ДЖОТ ТОТС

Үсемлекләр темасына сүзләр язарга.

1 битне 1, 3 санлы  укучылар 2 гә бөкли, җилкә партнерларга бирәләр. Һәр укучы 4 кисәккә бөкли.

СОРТ КАРДС

  1. Карточкаларда язылган сүзләрне төркемләргә. Распределите карточки на разные категории. В каждой категории может быть разное количество карточек

Агачлар  Дару үләннәре  Яшелчәләр

Җиләк-җимешләр.

  • Хәзер дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Давайте поразмышляем. Заполните таблицы.

Ромашка, кычыткан, мәтрүшкә, каен, чия, кәбестә, имән, кишер, җиләк, кыяр, карлыган, чыршы.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Башта мин ... дип уйлый  идем.

(раньше я думала, что …)

Хәзер мин ... дип уйлыйм.

(теперь я думаю, что ...)

VI. Рефлексия

(6-7 мин)

СИНКВЕЙН

      Синквейнны язу тәртибе:
      1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
      2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
      3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
      4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
       5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Дару үләне

Витаминлы, файдалы

Дәвалый, ярдәм итә, терелтә,

Авырудан коткара

Шифалы

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VII. Йомгаклау

(3-4 мин)

Өй эше

Дәресне тәмамлыйбыз.

  • Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?
  • Дәрестә нәрсәләр белдегез?
  • Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Һәр командага бер үлән турында кечкенә хикәя әзерләргә.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...