ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ
статья на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Хәзерге белем бирү шартларында поликультуралы шәхес тәрбияләү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzerge_belem_biru_shartlarynda_polikultur_2.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ

Галиева З.Ш.

Казан шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«52 нче номерлы гимназия»

 

Бүгенге катлаулы, һаман үзгәреп торучы заманда яшәргә, эшләргә, дөньяда үз урынын табарга сәләтле, шулай ук әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү, башкаларның яшәү рәвешенә, үз-үзләрен тотышына, гореф-гадәтләренә, диненә түземлелек тәрбияләү-мәктәпнең төп бурычы.

Без күпмилләтле дәүләттә яшибез. Республикабызда поликультуралы белем бирүгә ихтыяҗ 90 елларда ук туды, чөнки Конституция нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм  рус телләре - дәүләт телләре булып санала. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш. Галим Каюм Насыйри: «Кеше үз туган телен белми торып, башка телләрне өйрәнә алмый»,-дип юкка гына әйтмәгән. Шулай булгач, иң беренче үз туган телеңне белү бик мөһим.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияты белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәмәтшинның чыгышыннан цитата китерәсем килә: “115 милләт вәкиле яши торган Татарстанда күпмилләтлелек сәясәтен үткәрмичә чара юк. Аның төп нигезе булып күпмилләтлелек, поликультуралы белем бирү һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту тора. Республикабызда төзелгән күпмилләтле белем бирү структурасы халыкның милли-мәдәни үсешен тәэмин итә. Бу безнең иң зур казанышыбыз, һәм моны бер мизгелдә юкка чыгару мөмкин түгел.”

Башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә поликультуралы белем бирү турындагы карар кабул ителде. Поликультуралы уку-укытуның нигезе  – уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле  дәүләттә яшәргә өйрәтү. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның Русия гражданлыгы бердәмлеген формалаштыру нигезе буларак поликультуралы белем бирү турындагы карары нигезендә мәктәп һәм балалар бакчаларында поликультуралы белем бирү моделен сынап карау өчен эксперименталь мәйданчыклар булдырылды. Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша милли-интеллектуаль элита формалаштыру, һәм иҗади фикерләүче,  белемле,  ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы,   поликультуралы шәхес тәрбияләү.

“Нәрсә соң ул тәрбия?” - дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: “Тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.” Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә, мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала. Бу уңайдан мәктәпнең ике төп функциясен      билгеләп үтү кирәктер. Беренчесе – мөгаллимнең балаларны укытуы, тәрбия кылуы, икенчесе – яшь буынга халыкның рухи мирасын тапшыруы.  Рух – кешенең эчке, психик дөньясы, күңеле, аңы. Рухи тәрбия дигәндә укытучылар Ватанга, туганнарга мөнәсәбәтне, төрле яктан белемле булуны, милли хәзинәләргә сак карашны, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итү һәм өйрәтүне, физик сәламәтлек һәм камил тел белүне күз алдында тоталар.  

Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле, мәктәпләрдә уку-укыту процессында  әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.

Әхлакый тәрбиянең төп бурычы – балаларга гомумкешелек кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән. Безнең күпмилләтле җәмгыятебездә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү тагын башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү белән дә үрелеп алып барыла.

Милләтләр берлеге проблемасы мәктәптә дә яшәп килә. Төрле милләтттән булган укучыларның бер гаилә булып яши алуын укытучылар укыту-тәрбия процессы аша тәэмин итәргә тиеш.

Мәктәбебездә  төрле милләт балалары белем ала: татарлар, руслар, чувашлар, әрмәннәр, әзербайҗаннар.   Бу укучыларда үзләренең милләтләренә карата горурлык хисе тәрбияләү дә укытучыларның изге бурычы. Укучыларда милли үзаң тәрбияләнергә тиеш. Бала үзенең теге яки бу милләттән булуы белән горурлансын, аны башкалардан яшермәсен, үзенең рус милләтеннән булмавы өчен кимсенмәсен өчен, мәктәпләрдә шулай ук милли культурага игътибар итү зарур.

Әйе,татар халкы гомер гомергә рус, чуваш, мари һəм башка бик күп миллəт халыклары белəн уртак тел табып яши алган. Сөекле Тукаебыз да  бу уңайдан: «Рус белəн тормыш кичердек сайрашып,Тел, лөгать, гадəт вə əхлак алмашып»,– дип , язып калдырган. Əлбəттə, бу шигъри юллар бүген дə үзенең əһəмиятен югалтмады. Мин төрле телләрне һәм шулар белән бергә милли культураларны җәйге болында үсеп үтырган төрле-төрле төстәгe матур чәчәкләргә тиңләр идем. Һәм, шуннан килеп, чагыштырып карыйк: дистәләрчә, йөзләрчә төрле төстәгe чәчәкләр үскән болын матурракмы, әллә бер төсле чәчәкләрдән гeнә торганымы? Телләр дә шул болындагы чәчәкләр кебек. Аларның берсе гeнә югалса да, җәмгыятькә, халыкларның культураларына кайтарып булмаслык зыян килә. Башка миллəт вəкиллəре белəн иңгə-иң яшəү аеруча отышлы, чөнки бу вакытта аның телен, мəдəниятен, гореф-гадəтлəрен күреп-өйрəнеп була, димəк, «яңа дөньяны» ачу һəм аның белəн танышу өчен тагын бер ысул булып тора. Мондый тəҗрибə кешене белем һəм рухи яктан да баета, һəм башка миллəт кешесен үз халкының мəдəнияте белəн таныштыру өчен кулай.Без хəзерге заман укучысыннан гражданин һəм патриот, милли традициялəр вəкиле һəм аның дəвамчысы, югары əхлак, рухи һəм физик культура кешесе, иҗатчы һəм гуманист тəрбиялəргə омтылабыз.

РФ һәм ТР ның мәгариф законы эчтәлегендә “Белем алу бар халыкка да тигез рәвештә бирелүгә  корылган”  дип  язылган. (7 бит,М.7., М.8.)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, минем алда шушы мәсьәләне чишү- мөһим эшләрнең берсе булып тора. Чөнки сыйныфта төрле милләт укучыларын яхшы һәм дус мөгамәләдә укыту зарури.

Шуның өчен укыту-тәрбия      эшендә төрле юнәлешләр кулланып эшлим:

- укучыларны үз халкының культурасы белән таныштыру;

- укучыларны дөньяда төрле культуралар барлыгына инандыру һәм аларга карата яхшы мөгамәләдә булуны тәрбияләү;

- укучыларны дуслык, кешелеклелек, сабырлык кебек милләтара аралашуда тәрбияләү;

- бер-береңнең гореф-гадәтләрен, телләрен, мәдәниятен өйрәнү һәм хөрмәт белән карауга өйрәтү.

Шәхси эш нәтиҗәсендә күреп, укыту-тәрбия процессында төрле чараларда катнашканда, балаларның үз милли традицияләрен өйрәнү аралашуга бик зур ярдәм итә. Бары тик аралашуда гына кеше бер-берсен тирәнтен өйрәнә, бер-берсенә игътибарлык, дуслашуга юллар сала. Шуңа күрә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп, тел-әдәбият дәресләрендә укучыларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыруны максат итеп куйдым. Бу башка халыкның культурасына хөрмәт белән карауны тәэмин итә. Ә укучы инде үз чиратында бер-берсе белән аралашканда гына башка культураны һәм үз культурасының ни дәрәҗәдә бөеклеген аңлый. Үз культурасын белгән һәм өйрәнгән кеше башкаларныкын да өйрәнмичә кала алмый,  һәм менә шулай аралашу милләтара катлам укучыларның дуслыгына ирешүгә ярдәм итә.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса, чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп, укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны да үзләштерә. Тел -  шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да.  Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Поликультур белем бирү шартларында музыка дәресләре

Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем б...

Күпмәдәниятле белем бирү шартларында икетеллелек мәсьәләләре

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормы...

ФГОС шартларында патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле. Мәкалә.

ФГОС  ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕАхтямова ГМ, Казан шәһәре  Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар ...

Чыгыш Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүЧернова Ирина Григорий кызыЗәй муниципаль районы Сарсаз-Багражтөп гомуми белем бирү мәктәбенеңI квалификацион категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучыс...

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...