Эш тәҗрибәмнән - Из опыта работы
статья по теме

Халилова Роза Ахатовна

"Рус телле укучыларда яңа технологияләр ярдәмендә татар теленә кызыксыну уяту" темасына эш тәҗрибәмне уртаклашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribmnn.docx15.34 КБ

Предварительный просмотр:

          Эш тәҗрибәмне уртаклашу темасы: Рус телле укучыларда яңа технологияләр ярдәмендә татар теленә кызыксыну уяту.

       Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Башка милләтләргә татар телен укыту методикасы зур һәм катлаулы үсеш юлы үтә. Аның нигезләре К.Насыйри, М.Корбангалиев, Р.Газизова һәм башка танылган галимнәрнең методик мирасына барып тоташа. Алар бүгенге көндә дә рус мәктәбендә татар телен укыту методикасын эшләү өчен фәнни нигез булып торалар.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Эш туктап тормый, чит аудиториядә татар телен өйрәтү буенча яңа программалар, дәреслекләр, аеруча да электрон дәреслекләр чыгарыла, укыту процессына төрле заманча технологияләр үтеп керә.

Хәзерге көндә әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Шуңа дә хәзерге көндә белем бирүдә төрле заманча технологияләр кулланыла.

Методик темамның максаты: рус балаларына татар теле укытуда заманча технологияләргә таяну үзенчәлекләрен анализлау.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

- заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

- конкрет технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау.

-компьютер технологиясенең практикада куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү.

Инновация турында төшенчә

“Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач, америка галиме Джеймс У.Боткин тәкъдим иткән, чөнки ХХ гасыр башы җитештерү өлкәсенә яңалыклар кертү турындагы фән барлыкка килү белән мәгълүм. Педагогика өлкәсендәге яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.

“Инновация” терминын мин педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул итәм. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.)

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:

-​ укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

-​ укучының танып белү активлыгын арттыру;

- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;

- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Педагогик һәм методик әдәбиятта, шулай ук гамәлдә дә “технология”, “педагогик технология”, “белем бирү технологиясе” дигән терминнар һаман саен ешрак кулланыла. Алар нәрсәне аңлата соң? Бу турыда Ф.Ф.Харисов хезмәтендә киң язылган. Галим билгеләп үткәнчә, бу терминнарны татар телен чит тел буларак укытканда да кулланып була, һәм ул мондый яссылыкта беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;

б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

    а) уен технологиясе;

б) проблемалы укыту;

в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

         3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

     а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) белем бирүнең компьютер технологияләре;

в) интенсив белем бирү технологиясе.

Мин үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәм:

    1) уен технологиясе;

2)​ компьютер технологияләре;

3)​ электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр.

Заманча технологияләрне татар телен чит тел буларак укытканда куллану

Рус мәктәбендә белем алучы рус балаларына татар теле укытканда уен кызыксыну уята торган, дәртләндерүче фактор булып тора.

- дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.),

- тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),

- үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.),

- социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.

Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

-​ үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Башлангыч сыйныфларда, мин бу алымны аеруча яратып кулланам. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була. Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәм. Үземнең эш тәҗрибәмдә мин рольле уеннарга түбәндәге мисалны китерә алам. 3 нче сыйныфта “Теремкәй” әкияте мисалында лексик һәм грамматик материал ныгытыла һәм бу уен дәрестә бик уңышлы файдаланыла.

“Теремкәй” әкияте

​ Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Тук-тук-тук!. Теремкәйдә кем яши?

​ Мин төлке - Хәйләбикә. Ә син кем?

​ Мин куян – Озынколак.

​ Син нинди ?

​ Мин кызыл-сары, хәйләкәр, матур, зур. Ә син куркакмы?

​ Әйе, мин куркак. Ә син нишлисең?

​ Мин җырлыйм, йөгерәм. Ә син?

​ Мин сикерәм, йөгерәм, биим.

​ Син нәрсә ашарга яратасың?

​ Мин тавык ите ашарга яратам. Ә син?

​ Ә мин кишер, кәбестә ашарга яратам.

​ Әйдә, кер, бергә яшәрбез.

​ Рәхмәт. Бергә күңелле.

Шул рәвешле укучылар, бер-берсенә йогынты ясыйлар. Табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшеңә җавап бирү теләге туа. Аралашу бик кызыклы бара.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Туган көнгә чакыру” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланам. Ул дәресне җанландырып җибәрә. Зуррак сыйныфларда югарыда санап үтелгән бөтен дәресне иңләп ала торган уен формалары кулайрак.

Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати - комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФГОС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки ФГОСның төп максаты – укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш.

Аеруча да педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.

Рус телле балаларны аралашуга өйрәтү диалоглар аша ирешелә. Шуңа да төрле ситуацияләргә диалоглар төзибез. Ләкин коры диалог кына укучыны ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар файдаланам. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә.

Әйтик, дәрестә әңгәмә корган вакытта укучыларның сүзлек байлыгы җитмәү һәрвакыт сизелә. Шуңа да укытучы алдында яңа сүзләрне тиешле һәм урынлы куллана белергә өйрәтү бурычы тора. Яңа сүзләрне язып куеп кына истә калдыру кыенрак, шуңа да мин күрсәтмәлелеккә мөрәҗәгать итәм. Я презентация, я кыска гына фильм күрсәтеп алам. Укучы да аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен белү теләге уяна

Компьютер технологияләре ярдәмендә түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталар башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр.

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү.

3. Дәресләргә әзерләнгәндә һәрвакыт өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатынна үз презентацияләремне кулланам. Күрсәтмәлелек, биремнәрне сайлауда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Әлеге алым укучыларның телгә булган кызыксынуларын, өйрәнү теләген үстерү. Презентацияләр бер-берсе белән бәйләнгән, бүлекара принцибы саклана. Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы.

Информацион технологияләр – укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүдә зур роль уйный

Татар теле дәрес буларак укытыла башлаганнан бирле (XVIII гасырда Сәгыйть Хәлфин эшчәнлеге белән бәйле) һәр чор укытучылары һәм методистлары укытуны камилләштерү ысул һәм алымнарын булдырырга тырышканнар. 21 нче гасырда укытучы һәм укучы арасындагы уңай эмоциональ халәт, укучыларда белем алуга мотивация булдыру, балаларга төпле теоретик белем бирү белән беррәттән аларның сөйләм телен үстерүгә дә урын бирүне үз эченә ала. Бүгенге информацион технологияләр үсеше һәм техника алгарышы заманында исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдына укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтү максаты да килеп баса.

Әхмәт Зәки улы Рәхимовның “Укучыларның иҗади фикерләвен үстерү технологиясе”, Ф.Г.Казыйханова, В.С.Казыйхановларның “Иҗади үстерелешле технология”ләренә нигезләнеп, гомуми эрудицияне киңәйтү татар теле дәресенең коммуникатив һәм тәрбияви максатларын тормышка ашыру белән бергә үрелеп барырга, шул ук вакытта бирелгән теоретик белемне ныгытуга да хезмәт итәргә тиешлеге күз уңында тотыла. Татар теле дәресләрендә татар халкы этнографиясе һәм тарихы турында мәгълүмат бирү укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүгә йөз тота торган мәгълүматлар тупланмасын тәкъдим итү чарасы булып тора. ФГОС таләпләре буенча укучы дәреслектә эшчәнлекнең нәтиҗәсен, материалны үзләштерү дәрәҗәсен бәяләп барсын иде: “бусы - үземнеке, бусы - иптәшемнеке”. Бала мөстәкыйль тикшерү алып бара, йомгаклый, нәтиҗә чыгара, үзен-үзе бәяли. Укучылардан әледән-әле “Хаталы сүзне төзәтү”, “Махсус хата ясау”, “Мин нәрсәне беләм һәм нәрсә белмим?”, “Нәрсә эшләнде?”, “Эш ничек башкарылды?” кебек регулятив эш төрләренә җаваплар эзләтергә кирәк.

Мондый төр мәгълүматны презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә тәкъдим итәргә мөмкин. Әлбәттә, аларны әзерләү һәм дәрес тукымасына кертеп җибәрү укытучыдан зур әзерлек таләп итә.

Күрсәтмәлелек принцибын тормышка ашыру максатыннан татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт-җире фоторәсемнәрен, әлбәттә, интернет сайтларыннан алырга мөмкин. Тик, минем күзәтүләремә караганда, андагы материал бик бай түгел, шуңа күрә укытучы үзе күпсанлы музейларда булырга, аларның экспонатлары белән якыннанрак танышырга һәм фотога төшереп, әлеге фотосурәтләрне үз презентацияләрендә куллана алырга тиеш.

Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә, коммуникатив һәм тәрбияви максатларны күздә тотып, кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: “Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?” - дип сорагач, балалар “без әби белән яшәмибез, ул аерым яши” яки “әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде”, диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Гомумән, социомәдәни компетенцияне тел материалы белән бергә үреп, диалогик яки монологик сөйләм итеп үткәргәч, укытучы үзе укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.

Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

Электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр

Мәктәптә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе электрон дәреслекләр  һәм ярдәмлекләр. Үз дәресләремдә Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар теле” электрон дәресләкләрен, Фәтхуллова К.С. Юсупова А.Ш. Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” ярдәмлекләрен кулланам. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрнен куллануның түбәндәге уңай яклары бар:

​ уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшү, күләмле материалның тиз үзләштерелүе;

​ укучыларның танып белү активлыгы үсү;

​ укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе;

​ укытучының эш характеры үзгәрү.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Йомгак

Хәзерге шатрларда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек. Ә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеге белән бәйле. Шунлыктан, татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

Белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар.

Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:

- укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;

- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;

- башлангыч сыйныфлар һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырылды. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар.

- компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;

- укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.

Менә шундый юллар белән мин үземнең укучыларымның татарча аралашуын үстерү һәм камилләштерү өчен тынгысыз эш алып барам. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым ачык дәресләрдә, төрле конкурсларда, алалар, дәрескә кызыксынып, теләп йөриләр.

Яңа технологияләр белән танышуны һәм дәрестә куллану, иҗади үсешне тәэмин итүче методик әдәбиятны өйрәнү, эзләнү эшчәнлеген дәвам итү киләчәккә переспиктивам.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПОДЕЛИМСЯ ОПЫТОМ Л.М. КЛИПИНА, заслуженный учитель РФ, г. Москва, школа № 1410 ________________________________________ Комплексный анализ поэтического текста на уроках русского языка Из опыта работы по учебнику-практикуму А.Д. Дейкиной, Т.М. Пахновой д

ПОДЕЛИМСЯ ОПЫТОМЛ.М. КЛИПИНА, заслуженный учитель РФ, г. Москва, школа № 1410 Комплексный анализ поэтического текста на уроках русского языкаИз опыта работы по учебнику-практикуму А.Д. Дейкиной, Т....

Обобщение педагогического опыта работы воспитателя Бабенковой П.И. Тема опыта "Развитие эстетической культуры обучающихся с ограниченными возможностями здоровья через внеурочную деятельность".

Главная цель всей работы по развитию эстетической культуры  -  приобщение обучающихся к искусству, воспитание потребности у  детей  с  ограниченными  возможностями  ...

Индивидуальные целевые прогулки логопеда с детьми, как средство установления эмоционального контакта, накопления и закрепления сенсорного опыта (фрагмент опыта работы)

Данная статья является фрагментом опыта работы на тему : "Развитие восприятия и речи у детей с органическим поражением ЦНС в условиях дома ребенка". В ней идет речь о такой инновационной форме работы ...

ИЗ ОПЫТА РАБОТЫ УЧИТЕЛЯ РУССКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ МБОУ ГИМНАЗИИ №24 ГОРОДА СТАВРОПОЛЯ КРАСАВИНОЙ ЕЛЕНЫ ПАВЛОВНЫ. ТЕМА ОПЫТА «МОНИТОРИНГ КОГНИТИВНОЙ СФЕРЫ НА УРОКАХ РУССКОГО ЯЗЫКА В УСЛОВИЯХЛИЧНОСТНО ОРИЕНТИРОВАННОГО ПОДХОДА».

В последние годы многие крупные эксперименты, проводимые в сфере образования, в области психологии и дидактики, направлены на перестройку и совершенствование существующей образовательной системы с цел...

Обобщение опыта работы. Тема опыта: «Применение логопедического массажа как одного из актуальных методов современной логопедии с целью повышения эффективности коррекции речевых нарушений у детей-логопатов».

 Свой опыт  я построила таким образом, что он представляет собой обобщённую систему работы по применению элементов, а так же  полных курсов логопедического массажа на индивидуаль...

Обобщение опыта работы. Изостудия МБОУ ДОД ДДК (из опыта работы по развитию творческой активности обучающихся)

Данные материалы адресованы тем, кто работает с детьми в образовательных организациях реализующих общеразвивающие программы в области развития декоративно-прикладного творчества, а также всем, кто инт...

Обобщение опыта работы по теме "Система работы учителя по подготовке к ГИА по информатике. Из опыта работы"

В статье обобщен опыт работы учителя по подготовке учеников к ЕГЭ по информатике. Рассматриваются особенности структуры КИМ, проблемы подготовки и пути их решения...