Уртак ялкын кабынса...
статья (11 класс) на тему

Уртак ялкын кабынса...

Безнең тирә-ягыбызда үз осталыкларын, яшәү дәртен яраткан эшләренә күчерә, хыялны чынбарлык итүче шәхесләр бик күп. Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары – шундыйлардан.

Казан арты кызлары Әлфия Галимова, Мәсгудә Юнысова, Буадан Рузинә Низамиева, Лилия Җәләлованың бергә эшли башлауларына 20 ел вакыт үтте. Шул еллар эчендә алар – укучыларының яраткан укытучысына, дәресләре балаларның көтеп алган дәресенә әйләнде. КДПИны төрле елларда тәмамлаган мөгаллимәләрнең хезмәтен аерым-аерым гына бәяләп тә булмый. Хезмәттәшләре дә аларга еш кына: ”Сез һәр эшне бергә киңәшеп башкарасыз, шуңа уңышларыгыз да күп”,- диләр.

Югары квалификацион категорияле Татарстанның Атказанган укытучысы Әлфия Галимова 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Хәзерге көндә Әлфия Габделхак кызы - егермегә якын мөгаллимнең мөгаллиме. Киң күңелле, гадел, таләпчән, нык ихтыяр көченә ия ул. Сандугачтай моңлы тавышына сокланып туйгысыз. “Минем җандагы очкын укучы күңеленә кереп, уртак ялкын кабынса гына, максатыма ирештем, дип саныйм”-, ди Ә. Галимова. Хезмәтен сөеп, үз-үзен аямыйча, бертуктаусыз эшләгән мөгаллимә күп тапкырлар грамота, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. ТР Мәгариф министрлыгының авторлык программалары буенча 4 нче республика конкурсында “Милли мәдәният нигезләре” дигән авторлык программасы өчен 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аның буенча факультатив дәресләр алып барылды, тәҗрибә район укытучыларына да таратылды.

Рузинә Һади кызы Низамиеваның да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлавына 25 ел тулды. Үз эшен белеп башкаруы, һәрвакыт яңалыкка омтылуы, хезмәтендә югары нәтиҗәгә ирешүе белән ул күпләргә үрнәк булып тора. “Ел укытучысы – 2009” район конкурсында Гран – при иясе, “Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2009” конкурсының “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә 1 нче урын алган мөгаллимә ул. Күптән түгел генә үткәрелгән “Татар телен укытуда ИКТны иҗади кулланган “ өчен 7 нче республика конкурсында грамота белән бүләкләнде. Узган уку елы Р. Низамиева өчен аеруча истәлекле булды. Үз сыйныфыннан иң актив укучысы Лилия Сибгатуллинага прокуратурага багышлап язган сочинениесе өчен КСЮИга юллама бирелде. Ә үз укучысы язмышы өчен кайгырткан мөгаллимә өчен моннан да зур шатлык бар микән?!

КДПИны тәмамлагач, Лилия Гомәр кызы Җәләлова туган якларыннан читкә китми. Әтисе дә, әнисе дә белем алган М. Вахитов исемендәге мәктәпкә эшкә килә. Остазы – укытучы әнисеннән килгән тырышлыгы аркасында укучыларының мәхәббәтен, хөрмәтен яулый. Информаион технологияләр кулланып үткәргән дәресләре, район күләмендәге бәйгеләрдә даими катнашып тору - Л. Җәләлованың хезмәтен уңай бәяләүче дәлил. Яшь булса да, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белгәнгә, педагогик киңәшмәләрнең беркетмәсен язу эше дә Лилия Гомәр кызына тапшырылган.

Әйе, заман белән бергә атлаганда гына укучы күңеленә ачкыч табыла. Балаларның әдәби әсәрне кызыксынып өйрәнүенә ирешү өчен, нык эзләнергә туры килә. Иҗади үсеш, блоклы-модульле укыту технологияләре, милли-төбәк компонентына нигезләнеп, интерактив такта ярдәмендә яңача төзелгән дәресләр укучыда кызыксынучанлыкны тагын да арттыра. Дәресне тормыш белән бәйләгәндә генә ул хәтергә нык сеңеп кала. Ирешелгән уңышларның нигезендә түземлелек, балаларча самимилек, үз эшеңнең остасы булу ятадыр, мөгаен. Мөгаллимәләрнең укучылары район һәм республика олимпиадаларында, иң яхшы сочинениегә конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар. Быелгы уку елының күрсәткечләре дә шатланырлык. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып, 8 укучының 5 се беренче, 1се икенче урынга лаек булды. Уку елы башында “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештырган “Тамчы – шоу” эшлекле – күңел ачу программасында катнашып, 7, 8 нче сыйныф укучылары беренче урын алды. 10 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Гүзәл (җитәкчесе Р. Низамиева) А. Алишның 100 еллыгына багышланган фәнни - гамәли коеференциядә “А. Алиш әкиятләренең тел үзенчәлекләре, күтәрелгән мәсьәләләр, тел – сурәт чаралары” дигән темага чыгыш ясап, грамота, “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар” республика бәйгесеннән диплом белән кайтты. Гаилә елына багышлап, “Ялкын” журналы үткәргән “Гаиләм язмышы – илем язмышы” иҗади эшләр конкурсының “Безнең нәселдә - олы шәхесләр” номинациясендә 9б сыйныфы укучысы Рамилә Шәрәфетдинова (укытучысы Л. Җәләлова) икенче урын, “Минем шәҗәрәм” номинациясендә 7б сыйныфы укучысы Диана Миронова һәм 11б сыйныфы укучысы Лилия Гыйззәтуллина (укытучылары М. Юнысова) өченче урын алды, аларга журналның Рәхмәт хаты җибәрелде.

Беренче адым ясау берәүгә дә җиңел түгел. Шуңа да укучыларны кече яшьтән үк конкурсларда катнаштырырга тырышалар. Туган телне сөюче укучылар өчен интернет аша “Без -Тукай оныклары” бәйгесе узды. 7а сыйныфы укучысы Энҗе Насыйбуллина (укытучысы Ә. Галимова) беренче турда җиңеп, Казанда үткәрелгән икенче турда ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының беренче дәрәҗә дипломына лаек булды һәм ноутбук, кыйммәтле китаплар белән бүләкләнде.

Укытучылар район үткәргән чараларда да актив катнашалар. Буа дәүләт сатира театры һәр елны конкурслар оештырып тора. Узган ел гимназия укучылары Т. Миңнуллинның “О–кей, Акбай” әсәрен сәхнәләштереп, икенче урын, ә быел “Ният” театр коллективлары фестивалендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г. Камалның “Банкрот” комедиясен сәхнәләштереп, Гран – при алдылар.

...Һәрвакыт беренче булу җиңел түгел. Кайчандыр яулаган биеклектә калу өчен, табигый сәләт, нык ихтыяр көче, гаять зур тырышлык кирәк. Бер-берсен аңлап, һәр мәсьәләне бергә чишкән, кирәк чакта шагыйрь дә, җырчы да, биюче дә була алган мөгаллим генә үз максатына ирешә. 90 еллык тарихы булган М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары – нәкъ шундыйлар. Бердәм булып, уртак ялкынны сүндермичә яшәсеннәр дә яшәсеннәр, эшләсеннәр генә иде!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon idel.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                 Мәсгудә Юнысова, Буа шәһәре.    

Хөрмәтле “Мәгърифәт” газетасы редакциясе!

        Сезгә   бу хатны   Буа шәһәреннән  Мәсгудә Юнысова яза. Мин 20 ел шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалык белән газетагыз аша танышып барам. Кызыклы һәм файдалы мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.

         Сезгә үземнең хезмәттәшләрем – татар теле һәм әдәбияты укытучылары хакындагы язмамны җибәрәсем килде. Быел бер укытучыбыз Әлфия Галимованы лаеклы ялга озатабыз. Ул: “ Матур эшләдек. Районыбызда, мәктәбебездә татар теле укытучыларына яхшы эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бирелде. Эх, шул хакта язып чыгасы иде. Эшебез генә түгел, гаиләләребез дә  бер-беребезгә үрнәк бит”, - дип, бергә эшли башлаган вакытларны еш искә төшерә.

           Бу язмамны аның гозерен үтәп һәм хезмәттәшебезгә юбилей бүләге дә булсын дип, “Мәгърифәт”кә - укытучыларның яраткан газетасына юллыйм. Мәкалә газета битләрендә урын алса, без бик шат һәм рәхмәтле булыр идек.

              Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп,  Бау шәһәреннән Мәсгудә Юнысова.

                                                                                    14 апрель, 2009 ел.  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

"Ялкын" журналына сәяхәт.

"Ялкын"  журналына сәяхәт. Дәрес эшкәртмәсе....

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...

"Ялкын" безне дуслаштырды

"Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу...

Сез яшәгез, шигъри тулпарларым, Йөрәгемә ялкын кабызып...

Милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якныӊ талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Ә безнеӊ Алабугабызда андый шәхесләр бар һәм без алар белән чиксез горурланабыз!...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....