"Ялкын" безне дуслаштырды
статья на тему
Предварительный просмотр:
«Ялкын» безне дуслаштырды
Мәктәбебездә апрель ае ахырында Тукай декадасы үткәрелде. Һәр ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар бу көннәргә аеруча нык әзерләнәләр. Шул кысаларда татар халкының бөек улын, аның иҗат мирасын искә алабыз, ел буе эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз.
Декада көннәрендә “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән “Ялкын” безне дуслаштырды” дип исемләнгән очрашу уздырдык. Бу очрашуның максаты – укучыларны татар матбугаты белән тирәнрәк таныштыру, газета – журналлар укырга кызыксыну тәрбияләү. Күрешү күптән түгел генә республикада булып узган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе буенча эшләнгән фильмны күрсәтү белән башланып китте. Бу акциядә безнең мәктәбебез дә читтә калмады. Күп чаралар үткәрдек, төрле кешеләр белән очраштык, аралаштык.
“Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән бу уку елында икенче тапкыр очрашуыбыз. Чараның беренче өлешендә быелгы уку елы барышында мәктәп, район, республика буенча уздырылган бәйгеләрдә җиңүче укучыларның чыгышларын тыңласак, икенче өлешне журналистика өлкәсенә багышларга булдык. Беренче очрашуыбыздан башлап, шушы көнгә кадәр “Ялкын” журналы безнең чын дустыбызга әверелде. Укучыларыбызның язган мәкаләләре дә аның битләрендә дөнья күрә башлады. Инде кайбер яшь журналистларыбыз каләм тибрәтү өлкәсендә әзме – күпме тәҗрибә тупладылар. Килгән кунаклар укучыларга мастер – класс күрсәттеләр. Алар журналистларга нинди сыйфатлар хас, мәкаләләр язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген укучыларга бик тәфсилләп сөйләделәр. Аларны барысы да тын да алмый тыңлап утырдылар, чөнки чын журналист белән очрашу бәхете көн дә эләкми бит!
Татар телендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүче укучыларыбызның берсе - 8 нче сыйныф укучысы Закирова Зәринә үзенең язган мәкаләләре белән таныштырып узды. Аның чыгышында беренче иҗат җимешләре белән горурлануы да, иптәшләрен үзе артыннан ияртергә теләве дә ачык күренде.
Мондый чараларда укучылар бик теләп катнашалар. Аларның иҗат активлыкларын үстерүдә мондый чаралар зур роль уйный.
Очрашу позитив рухта үтте, һәм икенче ярты еллыкка “Ялкын” журналына язылу белән төгәлләнде.
Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы