"Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по физике (9 класс) на тему
Дәреснең максаты:
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tavysh_dulkynnary.doc | 66.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БОРНАШ УРТА МӘКТӘБЕ
ТЕМАСЫНА ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ.
ФИЗИКА 9 КЛАСС.
Укытучы: Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы.
Тема: Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары.
Тавышның тизлеге.
Максаты:
- Тавышның эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә таралуын аңлату;
- Тавыш тизлеген исәпләргә өйрәнү;
- Сыйфат һәм исәпләү мәсьәләләрен чишү күнекмәләрен үстерү;
- Тавышның экологик зарарын күрсәтү һәм аңа каршы көрәш юлларын ачыклау.
Җиһазлар: камертон, будильник, электр кыңгыравы, насос,
Дәрес барышы
- Оештыру: 1. Өй эшләрен тикшерү.
2. Тест
I вариант.
- Әгәр маятникның периоды Т=1с булса,
1 торышыннан 3 торышына хәрәкәт
1 3 иткәндә күпме вакыт кирәк булыр?
2
1 рәсем
- 1нче рәсемдә маятникның потенциаль энергиясе максималь, потенциаль энергиясе минималь булган нокталарны күрсәтергә.
- х, м
t, с
А=? Т=? ν=?
- Буй дулкында тирбәнешләр кайсы юнәлештә ясала?
А) барлык юнәлешләрдә дә;
Б) бары тик дулкын таралу юнәлешендә;
В) бары тик дулкын таралу юнәлешенә перпендикуляр юнәлештә.
- Әгәр дулкын ешлыгы ν=340 Гц, ә дулкын озынлыгы λ=1м булса, дулкын таралу тизлеген табарга.
- Ешлыклары 20000Гц тан артып киткән механик тирбәнешләр ничек атала?
А) инфратавыш;
Б) тавыш тирбәнешләре;
В) ультратавыш
- Тавышның катылыгы нәрсәгә бәйле?
А) тирбәнүләр ешлыгына;
Б) тирбәнүләр амплитудасына;
В) ешлыкка һәм амплитудага;
Г) ешлыкка да, амплитудага да бәйле түгел.
II вариант
1 Әгәр маятникның периоды Т=2с булса,
1 торышыннан 3 торышына хәрәкәт
1 3 иткәндә күпме вакыт кирәк булыр?
2
- рәсем
2. 1 рәсемдә маятникның кинетик энергиясе максималь, потенциаль энергиясе минималь булган нокталарны күрсәтергә.
3. х, м
t, с
А=? Т=? ν=?
- Аркылы дулкында тирбәнешләр кайсы юнәлештә ясала?
А) барлык юнәлешләрдә дә;
Б) бары тик дулкын таралу юнәлешендә;
В) бары тик дулкын таралу юнәлешенә перпендикуляр юнәлештә.
- Әгәр дулкын ешлыгы ν=120 Гц, ә дулкын озынлыгы λ=2м булса, дулкын таралу тизлеген табарга.
- Ешлыклары 20Гц тан ким булган механик тирбәнешләр ничек атала?
А) инфратавыш;
Б) тавыш тирбәнешләре;
В) ультратавыш
- Тавышның югарылыгы нәрсәгә бәйле?
А) тирбәнүләр ешлыгына;
Б) тирбәнүләр амплитудасына;
В) ешлыкка һәм амплитудага;
Г) ешлыкка да, амплитудага да бәйле түгел.
Җаваплар: I вариант. 1.0,5с; 2. Е р maх-1;3 Е р min-2;
3. А=1м; Т=0,4с;v=2,5Гц; 4.Б; 5. 340м/с; 6. В; 7. Б.
II вариант. 1. 1с; 2. мах 2, мин. 1;3.;
3.А=0,4м, Т=0,2с, v=5 Гц; 4.В; 5. 240м/с; 6. А; 7. А.
Тавыш
Кешенең тавыш параметрлары.
- Гадәти сөйләшү вакытында тавышның ешлык диапазоны.
- Ир-атларда – 85-200 Гц,
- Хатын-кызларда – 160-340 Гц.
- Төрле тавыш белән җырлаганда секундка тавыш җепселләренең якынча тирбәнеш саны.
Ир-атлар тавышы
- Бас – 80-350 1/с,
- Баритон – 110-400 1/с,
- Тенор – 130-520 1/с.
Хатын-кызлар тавышы
- Сопрано – 260-1050 1/с,
- Колоратур сопрано – 330-1400 1/с.
Балалар тавышы – 260-1050 1/с
- Җырчыларның тавыш җепселләре озынлыгы.
- Бас: ≈ 2,5 см,
- Тенор: ≈ 1,7-2 см,
- Сопрано: ≈1,5 см.
Шау-шу һәм аңа каршы көрәш
- Яңа тема аңлату.
- Тавышның таралуы. 1)76 нчы рәсем буенча нәтиҗә:
Сирәкләндерелгән һавада тавыш начар тарала һәм һавасыз пространствода бөтенләй таралмый.
2) Тавышның һавада таралуы.
3) Тавышның суда таралуы.
4) тавышның каты җисемнәрдә таралуы.
а) җылыткыч трубаларга суккач башка класс бүлмәләрендә дә ишетелүе;
б) киноларда җиргә ятып тояк тавышларын тыңлаулары;
в) элек заманнарда дошманнар, камап алган крепость стенасы астыннан җир асты юлы казымыйлармы икән дип махсус тыңлаучылар куйганнар;
г) рельска ятып тыңлаганда ерактагы поездның килүен ишетергә мөмкин. Шулай ук икенче баштан суксаң, ике тавыш ишетелә: берсе рельс буйлап килә, икенчесе - һавадан.
5) йомшак һәм күзәнәкле җисемнәр – тавышны начар үткәрүчеләр. Тавыш дулкыннары аларга килеп кергәч сүнәләр.
Етирбәнү хәрәкәте Еэчке.
Нәтиҗә: тавыш барлык эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә тарала, әмма һавасыз пространствода тарала алмый.
- Тавыш дулкыннары.
- Тавышның тизлеге.
- Яшен күренеше һәм күк күкрәү. v=s/t
- 1636 елда француз М.Марсенн тарафынан үлчәнелә. 20▫С температурада v=340 м/с.
- 1826 елда Ж. Каллад һәм Я. Штурм Швейцариядә Женева күлендә суда 8▫С температура булганда v=1440 м/с булуын ачыклыйлар. Дәреслектәге таблица белән чагыштырырга. Нәтиҗә ясарга.
- Тавыш тизлеге температурага, тавыш тарала торган тирәлекнең үзлекләренә бәйле.
Газ молекуласының массасы зур булган саен , тавышның тизлеге азрак.(водородта -1284 м/с, кислородта -316 м/с.)
- v=s/t; v=λ/T; v=λν
- Материалны ныгыту. 1. Сорауларга җавап бирү.
2. № 32(2;4)
Индивидуаль биремнәр 1 – төркем: будильник белән бирем.
2- төркем: 10нчы бирем .
- Йомгаклау.
- Өй эше. $37,38. № 31, 32(1).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.
Дәрес планы. Биология 6-класс.Тема: Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы....