"Йорт хайваннары"
план-конспект занятия по теме
Беренче кечкенәләр төркемендә үткәрелә торган дәрес планы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
План занятия | 22.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль автоном учреждениясе “127-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
Дәрес планы
Тема: “Йорт хайваннары”
Беренче кечкенәләр төркеме
Тәрбияче:
Сәитова Г. Ә.
2013 ел
Максат:
Йорт хайваннарының исемнәрен дөрес әйтүгә ирешү. Аларның яшәү рәвеше, кыяфәте турында әңгәмә кору. Йорт хайваннары турында шигырьләр уку, аларны урман хайваннарыннан аера белергә өйрәнү.
Җиһазлау:
Йомшак уенчык персонажлар, ширма, “Йорт хайваннары нәрсә ярата?” дидактик уены.
Дәрес барышы:
Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка нарсә килгән?
Балалар: Песи.
Тәрбияче: Карагыз әле, бу песи нинди матур! Күзләре ничек ялтырый! Балалар, песинен йоны йомшакмы?
Балалар: Йомшак.
Тәрбияче: Ул ничек кычкыра әле?
Балалар: “Мияу-мияу”, “мыр-мыр”...
Тәрбияче: Әйе, нәниләрем, песи “мияу” диеп, ашарга сорый, ә “мыр-мыр” диеп, рәхмәт әйтә. Песикәй нәрсә ярата икән соң?
Балалар: Сөт.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, песи турында шигырь сөйләп алыйк әле.
Пескәем
Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге
Бизи безнен бүлмәне. (М.Хөсәен)
Без кунагыбыз турында бик матур җыр да беләбез бит әле
Песи-нечкэбил
Песи, песи-нечкәбил,
Бала тирбәтергә кил.
Җылы җирдә яшәрсең,
Ап-ак күмәч ашарсың.
Тәмле сөтләр эчәрсең,
Ашап туйгач, уйнарсың. (Халык авыз иҗаты)
Тәрбияче: Карагыз әле, нәниләрем, безгә кунакка Акбай исемле эт тә килгән. Акбай нәрсә ярата икән? Ничек уйлыйсыз, балалар?
Балалар: Сөяк.
Тәрбияче: Дөрес, ә кайда яши икән ул?
Балалар: Ишек алдында.
Тәрбияче: Эт ничек итеп өрә әле?
Балалар: ” Һау-һау!”
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, эт турында да шигырь сөйлик.
Маэмай
Тешләмшсен Акбаем,
Сезгә өрә маэмаем:
“Ташлар ыргытмагыз,-ди,-
Мине котыртмагыз”,-ди. (Җ. Тәрҗеманов)
Баю-бай
Баю-бай, баю-бай,
Ты, собачка, не лай.
Белолапа, не скули,
Нашу Таню не буди.
Тагын бер кунагыбыз бар икән, балалар. Ә монысы нәрсә була?
Балалар: Кәҗә.
Тәрбияче: Дөрес, акыллыларым. Кәҗә нәрсә ярата?
Балалар: Кәбестә ярата.
Тәрбияче: Ул ничек итеп кычкыра?
Балалар: “Ми-ки-ки!”.
Тәрбияче: Кәҗә абзарда яши. Без аның турында русча шигырь беләбез.
Я, козочка, ме-ке-ке,
Я гуляю на лужке.
Острые рожки,
Тоненькие ножки.
Балалар, игътибар белән карагыз әле, тагын нәрсә килгән икән кунакка?
Балалар: Сыер.
Тәрбияче: Ә сыер нәрсә ашарга ярата?
Балалар: Үлән.
Тәрбияче: Сыер безгә нәрсә бирә?
Балалар: Сөт бирә.
Тәрбияче: Сыер да, кәҗә кебек, абзарда яши. Ничек кычкыра соң безнең кунагыбыз?
Балалар: “Муу-муу!”.
Йомгаклау:
Тәрбияче: Балалар, песи, эт, кәҗә, сыер-йорт хайваннары. Ә хәзер без сезнең белән уен уйныйбыз, “Йорт хайваннары нәрсә ярата?” дип атала.
Бик яхшы, нәниләрем, дәресне тәмамлап, бер хәрәкәтле уен да уйнап алыйк.
Йөрмә, Акбай, безнең янда,
Я тешләрсең, кит әле.
Балаларга да өрмә,
Без бәләкәй бит әле.
Кулланылган әдәбият:
1.Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан “Хәтер” нәшрияты, 2000. – 192бит. Төзүчеләр: К. В. Закирова, Р. А. Борһанова.
2.Күрсәт әле, үскәнем: Балалар бакчаларының 1нче кечкенәләр төркеме өчен. Җырлар, уеннар. муз. әсәрләр, сценарийлар: 2нче китап. – Казан: Мәгариф, 2010. – 151бит. Төзүче авторлар: З. Г. Ибраһимова, Г. Р. Гыйләҗетдинова, Ф. Җ. Җәләлетдинова.
3.Гөлбакча . Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма. – Казан: Татар. Кит. Нәшр.. 1990. – 254бит. Төзүчеләре: Ф. Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова, Р. А. Борһанова.
4.Исмәгыйлова С. Г. Туган тел – очар канат: методик ярдәмлек. – Чаллы, “Камаз” нәшр., 1993. – 63бит.
5.Кашапов М. Ф. Балалар бакчаларында телдән сөйләмгә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре: Монография. – Казан: РИЦ “Школа”, 2009. – 160бит.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.
"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...
Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс
1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....
Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация
Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....
Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект
Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....
Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары
1 нче сыйныфның рус төркеме өчен план- конспект.Дәреснең максаты һәм бурычлары: Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру1. Кыргый һәм йорт хайваннары турында ...
Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары
1 нче сыйныфның рус төркеме өчен презентация...
Йорт хайваннары темасын йомгаклау.
1 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы. Темасы "Йорт хайваннары темасын йомгаклау"...