Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.
методическая разработка по теме
"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.
Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләштерү. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү. Хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 17.92 КБ |
Предварительный просмотр:
МБОУ «СОШ №28»
Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту.
1Б сыйныфы, рус төркеме.
Укытучы: Галимова Ләйсән Рәшит кызы.
26 гыйнвар, 2012 ел.
Тема: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау.
Максат: Йорт хайваннары темасын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләштерү. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: курчак, дәреслек, “йорт хайваннары” плакаты, экран, компьютер, төсле рәсемнәр.
Дәрес барышы
I Оештыру. Исәнләшү, укучыларны тынычландыру,барлау.
II Актуальләштерү.
1.- Исәнмесез, укучылар!
- Укучылар, бүген безнең дәрескә кунакка Алсу да килгән. Әйдәгез Алсуга үзегез турында сөйләп күрсәтегез әле.
2, 3 укучы үзләре турында сөйлиләр.
Минем исемем Аделина. Миңа җиде яшь. Мин беренче сыйныфта укыйм. Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим.
-Яхшы укучылар. Үзегез турында бик матур итеп сөйләдегез. Ә хәзер,әйдәгез искә төшереп китик әле узган дәресләрдә без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек.
- Йорт хайваннары турында сөйләштек.
- Сез нинди йорт хайваннарын беләсез?
- Сыер, куян, песи,эт, ишәк, ат, дуңгыз, бәрән, кәҗә, каз,үрдәк, тавык, әтәч.
- Йорт хайваннары кайда яшиләр?
- Йорт хайваннары авылда яшиләр.
- Йорт хайваннары нинди төстә?
- Сыер-көрән, куян-ак, соры , песи- кара,эт- көрән, ак, ишәк- көрән, ат- көрән, дуңгыз- сары, бәрән- соры, кәҗә- соры, каз- кара,үрдәк- ак, тавык -ак, әтәч- көрән, ишәк- көрән төстә.
- Йорт хайваннары нишли?
- Сыер йөри, куян- сикерә, кәҗә- йөри, песи- йөгерә,эт- өрә, ак, ишәк- йөри, ат- йөгерә, дуңгыз- йөри, бәрән-йөгерә, кәҗә-йөгерә, каз- йөри,үрдәк- йөри, тавык -оча, әтәч- оча, ишәк- йөри.
- Кайсы хайваннар ит бирә?
- Сыер ит бирә. Дуңгыз ит бирә. Куян ит бирә. Кәҗә ит бирә. Бәрән ит бирә. Ат ит бирә.
2. Сорауларга җавап бирү.
- Бу нәрсә?
- Бу куян.
- Куян нинди?
- Куян кечкенә, матур,чиста, ак, соры.
- Куян кайда яши?
- Куян авылда яши.
- Ничә куян?
- Бер куян.
Рәсемнәр буенча берничә йорт хайваны турында шундый диалог алып барыла.
Как скажешь о том, что:
-Заяц живёт в деревне.
-Заяц маленький, белый, красивый.
- Заяц прыгает.
4. Ситуатив күнегүләр эшләтү.
Спроси у друга, корова живёт в деревне?
- Алсу, сыер авылда яшиме?
-Әйе, сыер авылда яши.
- Теперь ты спроси у неё(него)Корова что даёт?
- Вова, сыер нәрсә бирә?
- Сыер ит ,сөт бирә.
Йорт хайваннары турында шигырьләр тыңлау.
3. Тактада эленгән рәсем буенча сөйләү.
- Бу нәрсә?
- Бу сыер.
- Сыер нинди?
- Сыер зур.
- Сыер кайда яши?
- Сыер авылда яши.
- Сыер нәрсә бирә?
- Сыер сөт, ит бирә.
Өйрәнгән сүзләр белән хикәя төзү ( рәсем буенча).
-Укучылар китапларны ачабыз, 40 нчы битне табабыз. Нинди йорт хайваннары турында без сөйләмәдек?
- Әйе, каз,үрдәк,тавык ,әтәч.
Экран белән эшләү.
- Ә хәзер,эш дәфтәрләрен ачабыз, 29 нчы битне табабыз.
-Бүген без сезнең белән Э э хәрефен язабыз.
3 нче биремдә. Буква Э э в татарском языке читается кратко. Обозначается [э]. Прочитай слова. Как ты думаешь, в каких словах читается [э], а в каких [э]. Напиши по 2 слова из каждой группы.
Элла, эт, экран, эз, эфир, эзли.
[э] Эт, эз [э] Эфир, экран
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Рәвеш” темасын кабатлау. ( 6 нчы сыйныф, татар төркеме)
Максат: 1. Рәвеш темасын кабатлау, алган белемнәрне ныгыту. 2. Белемнәрне гамәлдә куллана алу кү...

Аныклагыч темасына таратма материал-8нче сыйныф рус төркеме.
Аныклагыч темасына таратма материал-8нче сыйныф рус төркеме....

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе
“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына, яңгырашына иг...

Йорт хайваннары темасын йомгаклау.
1 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы. Темасы "Йорт хайваннары темасын йомгаклау"...

8нче сыйныф татар төркеме өчен "Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе
Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау....

“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау 9 нчы сыйныф (рус төркеме)
Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.Бурычлар: Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү; укучыларның диалогик...