Открытый урок на тему "В книжном магазине"
план-конспект урока (5 класс) на тему
Открытый урок на тему " В книжном магазине". Тип урока: урок- игра. Цель: Отрабатывать навыки правильного поведения в общественных местах. На уроке используется презентация для повторения пройденного материала. Дети играют, продают, покупают, беседуют на тему "Книга".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kitaplar_kibetend.doc | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Китаплар кибетендә.
Максат: 1. Сөйләм күнекмәләрен ныгыту, диалогик сөйләм үстерү.
2. Җәмәгать урыннарында үзеңне дөрес, матур итеп тота белү.
Җиһазлау: 4 нче сыйныф татар теле дәреслеге (Ф.Ф Харисов, Ч. М. Харисова), китаплар , журналлар, газеталар, ясалган кибет почмагы, презентация, төсле карточкалар, кроссворд.
Укытучы: Мотыйгуллина Фатима Роман кызы.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты.
- исәнләшү
_ Исәнмесез, укучылар!
_ Исәнмесез, Укытучы апа!
_ Хәерле көн!
_ Сезгә дә хәерле көн.
- дежур укучы белән сөйләшү
_ Бүген кем дежур?
_ Камил.
_ Камил, бүген көн нинди?
_ Көн салкын, ләкин кояшлы.
_ Дәрестә кемнәр юк?
_ Дәрестә Ирек юк.
- дәрес максатын әйтү
_ Балалар, без бүген сезнең белән китаплар кибетенә барырбыз, кызыклы китаплар сатып алырбыз. Кибет ачылганчы без өйрәнгәннәрне кабатлап алырбыз.
- Актуальләштерү.
- алгы, арткы рәт иҗекләрен кабатлау
_ Балалар, калын һәм нечкә авазлар кергән иҗекләрне минем арттан кабатлап чыгабыз:
Ар - әр
Ра – рә
Ак - әк
Ка – кә
Та – тә
Аҗ - әҗ
Ач - әч
Ча – чә
_Укучылар, кайсы рәттәге иҗекләр калын , кайсысы нечкә, ни өчен?
_ Дөрес.
- “Сүзләрне таныйсыңмы?” уены
_ Укучылар, мин сезгә предмет исемнәрен атыйм, ә сез бу әйберләр китап кибетендә сатылса-яшел түгәрәкләрегезне, сатылмаса- кызыл түгәрәкләрегезне күтәрерсез:
Тарак, сөт, китап, дәфтәр, уенчык, каләм, папка, журнал, энциклопедия,наклейка, календарь, шприц, урындык, сүзлек, күлмәк.
3. Өй эшен тикшерү.
_ Сезгә өй эше итеп китап турында мәкальләр язып килергә кушылган иде. Әйдәгез шуларны укып күрсәтегез әле. ( берничә укучыдан берничә мәкаль укыту)
_ Сезнең алда экрандагы мәкальләрне Рената укый:
1. Китап – белем чишмәсе.
2. Китапның белмәгәне юк.
3. Күп укыган күп белер.
4. Уку- энә белән кое казу.
5. Беләкле берне егар- белемле меңне егар.
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- дәфтәрләрдә эш
_ Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге число һәм атнаның нинди көне икәнен язгач, үзегезгә ошаган 2 мәкальне күчереп языгыз.
_Хәзер, дәфтәрләрне читкә алып куйдык, 4- слайдтагы сүзләрне игътибар белән укыйбыз, бу сүзләрне кайда кулланып була?
- ярдәмче сүзләр белән эш
Кара - карагыз смотри - смотрите
Сора - сорагыз спроси – спросите
Түлә - түләгез заплати – заплатите
Мә - мәгез на – возьмите
Рәхим итегез! Добро пожаловать
Ал – алыгыз! Возьми – возьмите
әйт - әйтегез говори – говорите
бир – бирегез дай – дайте
кил – килегез приходи - приходите
Сау булыгыз! До свидания!
_ Димәк, бу сүзләрне кайда кулланып була?
_ Дөрес, кибеттә.
_ Димәк без дәрестә кая барачакбыз?
_ Китап кибетенә.
_ Молодцы! Ә хәзер кибеткә рәхим итегез! Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләрне кулланырга онытмагыз.
- “Кибеттә” уены
_ Исәнмесез, сатучы апа.
_Исәнме, Розалия. Рәхим ит! Нинди китап кирәк?
_ Әкиятләр китабы кирәк иде.
_ Менә боларын кара әле. Сайладыңмы?
_ Сайладым, менә монысы кирәк.
_ Монысы 250 сум тора.
_ Менә санап алыгыз.
_ Бик зур рәхмәт, безгә тагын килегез!
( сатучы һәм сатып алучы ролендә балалар уйный)
_ Укучылар, сез җәмәгать урыннарында үзегезне бик дөрес тота беләсез икән, әфәрин! Менә китаплар да сатып алдыгыз, Ә үзегез соң укырга яратасызмы?
_ Әйе, бик яратабыз.
_ Яратсагыз, әйдәгез әле үзегез яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләгез әле.( слайдларда шагыйрьләрнең портретлары, исемнәре чыга бара, шигырьләр сөйләнә бара)
- шигырьләр сөйләү
Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”, “Туган тел”
М. Җәлил “Сәгать”
Дәрдмәнд “Кораб”
З. Туфайлова “Туган ил”
Һ. Такташ “Алсу”
Р. Миңнуллин “Кызык кеше”
Ш. Галиев “Мин”
_ Укучылар, ардыгызмы? Әйдәгез әз генә ял итик эле.
Физминутка
( “ Туган як” җырын Айзилә һәм Алсу башкара, “Әпипә” көен Илдус башкара)
- дәфтәрләрдә эшләү
_ Хәзер дәфтәрләрне ачып число һәм көнне язып куегыз.
_ Игътибар итәсез, -лар/-ләр, -нар/-нәр нинди кушымчалар? Һәм кайчан кайсысы ялгана?
_ Күплек кушымчалары.
_ Бирем: сүзләрне дөрес итеп укып, күплек формада ясап язырга кирәк:
Китап (китап)-
Каләм (кәләм)-
Сүзлек(сүзлек)-
Журнал (журнал)-
- кроссворд чишү
_ Ә хәзер кроссворд чишеп алырбыз:
_ Димәк, без бүген дәрестә нинди сүз төркемнәрен кабатладык?
_ Дөрес, алмашлык, исем, сыйфат, сан. Ә исемнең нинди кушымчаларына тукталдык?
_ Әлбәттә, күплек кушымчаларына. Әйдәгез чыгып шакмакларны тутырыйк... Нинди сүз чыкты?
_ Дөрес “китап” сүзе.
- Йомгаклау
_ Балалар, без сезнең белән дәрестә кайда булдык? ( китап кибетендә)
_ Сез анда нәрсәләр сатып алдыгыз? (китаплар)
_ Укучылар, ә анда киемнәр саталармы? (юк)
_ Дәрестә барыгыз да әйбәт катнашты. Билгеләр :.....
- Өй эше.
_ Көндәлекләрне ачтык өй эшен язабыз, тылсымлы сүзләр кулланып, “Ашамлыклар кибетендә” темасына диалог төзергә.
_Ә дәресне минем Г.Тукайның “Китап” шигырендәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Шул вакытта мин кулыма китап алам
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем
Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.
_ Рәхәтләнеп китап укыгыз, дөнья мәшәкатьләрегез онытылып торсын.
_ Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Книжный магазин
Данная презентация - это рекламная акция книжного магазина, который ведет деловую переписку с заказчиком на немецком языке в смоделлированной ситуации общения, созданная на курсах "Деловой немецкий яз...
Открытый урок СБО в 6 и 9 классе VIII вида Тема: Продовольственные и специализированные магазины и их отделы(6 кл).Тема: Рынок. Отделы рынка (9 кл).
Конспект урока СБО в классе комлекте (6-9 кл VIII вида)...
Открытый урок по английскому языку в 7 классе "В магазине канцтоваров" с презентацией
Методическая разработка урока английского языка по теме: «В магазине канцтоваров» основана на материалах УМК «Английский язык» для 7 класса под редакцией О.В. Афанасьевой. ...
открытый урок в 5 классе по теме : Магазин и покупки
Задача: активизация изученной ранее тематической лексики, матевирование учащихся на дальнейшую работу по теме....
открытый урок: "Магазины"
Материал для проведения открытого урока для студентов 1 курсов....
Открытый урок английского языка в 3 классе по теме "Магазины и покупки"
Открытый урок английского языка в 3 классе по теме "Магазины и покупки" к УМК "Forward". Данный урок является вводным, где учащиеся знакомятся с новой лексикой на тему "Магази...