Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-ана җаваплылыгы.
статья
“Дөрес тәрбия бирү- ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү- ул безнең киләчәк кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр, ил алдында гаебебез”.
А.С.Макаренко
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
22_centyabr.doc | 69.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-ана җаваплылыгы.
“Дөрес тәрбия бирү- ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү- ул безнең киләчәк кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр, ил алдында гаебебез”.
А.С.Макаренко
Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.
Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.
Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме –бала туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.
Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.
Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
ЗАКОН РТ ОТ 14 ОКТЯБРЯ 2010 Г. N 71-ЗРТ
Мисал : ЗАКОН РТ ОТ 14 ОКТЯБРЯ 2010 Г. N 71-ЗРТ. №71 закон нигезендә әти-әни баланы контрольдә тотарга тиеш Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә.
Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.
Закон ата-аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Ата-аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр.
Балалар үскән саен, аларның белемнәре, танышлары да арта. Мондый күренеш – табигый хәл. “Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.
Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар.
Мисал: Бугенге көндә һәр бала кулында телефон. Әти – әни телефонның бигрәк акыллысын алып бирә тагын. Уйнап - уены бетми, кирәк икән - фотога төшерә. Дөрестән дә XXI гасыр “могҗизасы” бит бу! Аның бөтен уй – фикерен биләп алган ул. Телефон булмаса, нишләр идең дигән сорауга бер укучы: “Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, - диде. Балага телефон бирик , ләкин әти-әниләр баланын нинди донья белән кызыксынганын без карап,сөйләшеп торыйк. Файдалы нияттэ кулланырга өйрәтик, ни дисән дә интернет челтәре дә куркынычсыз тугел.
“Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән кагыйдә һәрвакыт дөрес кагыйдә түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгълүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый. Ата-аналар кайвакыт узенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләунең әһәмиятен аңлап бетерми. Баланы еш кына узләре теләгән калыпка кертергә,башкалар кебек тәрбияләргә тели. Әти-әниләр педагоглар белән берлектә баланың узусешенә ярдәм итсен иде.Мисал, мәсәлән: Проект эшчәнлегендә укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.
Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора. Фикерләудә уз юнәлешен булдыра, дип уйлыйм мин.
Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес планлаштырылуына бәйле, мөстәкыйл хэл итә. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.
Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтулар булырга мөмкин. Берәүләрне ул читкә алып ташлый,күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр. Алар чыдамнар. Аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.
Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгәсе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы.
Материалдан өзекләр “Мәгариф” журналыннан алынды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.
Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....
Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.
Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...
Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле
Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....
Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.
Әти-әниләр җыелышына материал...
Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле
Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...
Бала тәрбияләү серләре. ( мәкалә)
Әхлакый кыйммәтләр югалып барган заманда бала тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләр....
Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"
quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышында чыгыш ясадым...