Гаилә белән эшчәнлек
консультация (10 класс) на тему
Әти- әниләр өчен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata_analar_zhyelyshy_ochen.ppt | 995 КБ |
bala_hokuklary_turynda_konventsiya.ppt | 1.11 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Үсеш баскычлары 1. Бәбәй чор- 0- 1,5 яшь 2. Иртә балачак- 1,5- 3 яшь 3. Мәктәпкәчә чор- 3-7 яшь 4. Кече(башлангыч) мәктәп чоры- 7-11яшь 5. Яшүсмер чор- 11-16 яшь 6. Яшьлек- 16 яшьтән соң
Яшүсмер чак кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чор каршылыклы булуы, физиологик һәм психик үсештә зур үзгәрешләргә китерүе белән характерлы. Яшүсмер чак- тәрбиягә иң кыен бирелә торган вакыт. Шунлыктан без, әти-әниләр, бу чорга хас үзенчәлекләрне яхшы белергә тиеш.
Бу чорда сөякләр нык үсә, мускулларның үсү темпы алардан калыша. Ә кан тамырлары үсеше йөрәк үсешеннән күпкә калыша, нәтиҗәдә баш миенең кан белән тәэмин ителүе кими. Баланың хәтере начарая, игътибары кими, уку материалын үзләштерү сәләте түбәнәя. Шушы факторларга бәйле рәвештә яшүсмерләрдә кызып китү, уйламыйча сүз әйтеп ташлау кебек сыйфатлар күренә башлый.
Йөрәкнең күләме зураю аның ныграк тибә башлавына китерә. Ә кан юллары, күкрәк читлеге җитәрлек күләмдә үсмәгән була, нәтиҗәдә балаларда кан басымы күтәрелә, йөрәк кага, баш әйләнә, тиз ару һәм хәл бетү күзәтелә. Болар барысы бергә нерв системасын какшата.
Психологик үзенчәлекләр 1.Мин- зур!!! Үзен зур итеп хис итә, зурлар кебек яшәргә тели, әмма ничек яшисен белми. 2. Мин- мөстәкыйль!!! Әти-әнидән, гаиләдән читләшә башлый; дусларга тартыла. 3. Әйдәп баручы эшчәнлеге- аралашу. 4. Аның өчен иң мөһиме- дуслар фикере. Дуслар сүзе дөрес, ә әти-әни бернәрсә белми…
5. Мин яратам!!! Беренче тапкыр гыйшык кичерүче бала газаплана, үз эченә бикләнә, яисә, киресенчә, “очып йөри” башлый. 6. Һәрбер тыелган җимеш татлы!!! Шушы яшендә балалар үзе өчен тыелган бөтен әйберләрне эшләп карарга омтыла.
Мәктәп Бала ӘтиӘәә әти-әни
Бала ак кәгаз ь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин. Р. Фәхреддин .
Яшүсмернең үсеше ул – үз – үзен өйрәнә, үзендә булган сыйфатларны күрә башлавы шәхес буларак үсеш юлы
Баланың үсешендә яшүсмер чоры түбәндәге атамаларда чагыла - «күчеш» - «сыгылмалы» - «авыр» - «каршылыклы»
Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә бар юнәлешләрдә дә үзгәрешләр бара: организмда, үзаңда, өлкәннәр һәм иптәшләр белән аралашканда, кызыксынуларда, укуда һәм танып белү эшчәнлегендә , баланың тәртибенә, эшчәнлегенә һәм мөнәсәбәтләренә шарт буларак, мораль һәм этик нормалар эчтәлегендә .
Үзгәртеп кору яшүсмернең эчке халәтенә, кәефенә йогынты ясый һәм бу еш кына аның тотрыксызлыгына, кызып китүчәнлегенә сәбәп була . Яшүсмер чоры каршылыклы һәм авыр санала. Чөнки үзгәрешләр, кайвакыт, сүз тыңламау, каршы килү, дорфа эндәшү, үз эченә бикләнү формасында бара.
Өлкәннәрнең яшүсмерләргә баласытып каравы, гадәттә, конфликтка китерүче төп сәбәп булып тора. Шулай ук конфликт өчен сәбәп булып, яшүсмерләр белән өлкәннәрнең мөстәкыйль лек һәм холык турында карашлары чагышмавы да тора .
Баланың шәхес буларак үсешендә үз яшь тәшләре белән мөнәсәбәте дә зур рол ь уйный Яшүсмерне еш кына төрле һәм башка капма – каршы караштагы балалар җәлеп итә. Яшүсмер еш кына үзенә сөйкемле булган яшь тәшенең карашларына җиңел бирелә. Өлкәннәргә, бигрәк тә ата –аналарга, бу чорда баласының кемнәр белән аралашуын белү, аны начар йогынтыдан саклап калу мөһим. Яшьтәшләренең яшүсмергә карата хөрмәте һәм аны танулары балада аларның уйларына һәм билгеләренә карата сизгерлек уята. Яшүсмернең иптәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре арасына керү , гадәттә, тискәре йогынты бирә. Яшүсмернең үзара мөнәсәбәтләрен үзгәрткәндә сак, түзем һәм сабыр булырга кирәк.
Күчеш чорының иң и ң мөһим мәс ь әләсе булып, малайлар белән кызлар арасындагы мөнәсәбәт тора. Яшүсмерләрдә бер – берсенә карата кызыксыну , бер – берсенә ошыйсы килү теләге туа; ә моның белән бәйле рәвештә үзләренең тышкы кыяфәтләренә карата кызыксыну арта: кызларда матур булу теләге, малайларда ярдәм итү, яклау, иң яхшы булу теләге туа. Яшүсмер чорында туган беренче мәхәббәт балага үзен яхшы якка үзгәртүгә яисә киресенчә тискәре үзгәрешләр барлыкка китерүгә сәбәп була ала.
аралашу,аңлашу түземлелек ышаныч кайгыртучанлык үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен Яшүсмер тормышының авыр чорында өлкәннәрдән, әти – әнисеннән нәрсә көтә? ярату ярдәм
Сөйләшкәндә тавыш күтәрмәгез , тыныч , сабыр булырга тырышыгыз .Үз хисләрегезгә хуҗа булы -гыз , балагызны кимсетмәгез, кимсетү онытылмый . Әгәр балагыз сезнең белән сөйләшергә теләк белдерсә ,аны тыныч кына игътибар бе лән тыңлагыз ,тавыш күтәрмәгез . Гаиләдә балаларны аермагыз : берсен икенчесеннән яки калганнарыннан өстен куймагыз . Гаиләдәге мөһим мәс ь әләләрдән баланы читтә калдырмагыз, бергәләп уртаклашыгыз . Ул үзе белән якыннарының исәпләшүен даими тойсын . Яшүсмерләр белән аралашуда 7 киңәш
Яшүсмернең сезнең һәр киңәшегезне яки теләгегезне бер каршылыксыз үтәмәвенә әзер торыгыз , өметегез акланмауны авыр кичерүегез бар. Аңлашылмаучылык вакытында бала ,уйламыйча , дөреслеккә туры килмәгән сүзләр әйтергә мөмкин (мин сине яратмыйм, син иң начары ,күралмыйм һ.б.). Алдан нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки бу сүзләр хисләр йогынтысында гына әйтелә. Истә тотыгыз! Кимчелексез кеше булмый, һәркем хата ясарга мөмкин. Ләкин үз-үзеңне гаепләп кенә торырга ярамый. Кыюсызлык кирәкле вакытта дөрес нәтиҗә кабул итәргә комачаулый.
Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – ата–ананың баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе. Р. Фәхреддин.
Уңышлар телибез!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Бала хокуклары турында конвенция ” проектын 1979 нчы елда БМО ның кеше хокуклары буенча комиссиясе эшли. Аны Польша Югары суды рәисе , профессор, юрист Адам Лопатка җитәкли. 1989 нчы елның 20 нче ноябрендә “Бала хокуклары турында конвенция ” кабул ителә. Бары 1990 нчы елда гына әлеге проект нигезендә “ Бала хокуклары н яклау буенча конвеция “ үз көченә керә . 1993 нче елда әлеге конвенциягә 132 ил , ягъни җир шарының 90% халкы кушылып тавыш бирә. Бу илләр арасында Россия дә бар. Бала хокуклары турындагы бу конвенция халыкара документ булып санала. Конвенциядә барлыгы 54 статья . 54 статья буенча 18 яше тулмаган бала 46 хокукка ия. Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, ләкин безнең тормышыбызда иң кирәклеләрен белү зарур.
- Гаиләдәге хокуклар. -Гомум гражданлык һәм сәяси хокуклар. -Белемгә хокук. -Иҗтимагый хокуклар. -Торакка хокук. -Хезмәткә хокук. Хокуклары
Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә
Әти-әниләр һәм баш- ка туганнар белән аралашырга
Ял итәргә хокуклы
Белем алырга хокук- лы
Конвенцияне белмәү - үз хокукларыңны яклый алмау дигән сүз. 18 яше тулмаган һәрбер бала конвенцияне яхшы белергә һәм аны урынлы кулланырга өйрәнергә тиеш. Шунысы әһәмиятле: хокукларымны яклыйм дип, без бурычларыбыз турында да онытырга тиеш түгел.
Ү зеңдә түбәндәге сыйфатларны булдырырга тырыш: -куп укы, -музыка тыңларга өйрән, -шигырьләр, хикәяләр яз,спорт белән шөгыльлән, -компьютер белән дус бул, -театрларга ,концертларга йөр, -техниканы бел,транспорт чараларын йөртергә өйрән, -кызыклы сөйләүче була бел, -башкаларны тыңларга өйрән, -үзеңә кызыклы булган шөгыльдә югары нәтиҗәлә р гә ирешергә тырыш, -тискәре күренешләргә: алкоголь ,наркомания, эшсезлеккә каршы тора бел!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"
Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү. Җыелышның бурычлары: Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...
Гаилә бәйрәме
Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....
Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.
Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...
"Тәрбия- гаилә учагы"
ДокладБалаларга әхлак тәрбиясе...
Гаилә татулыгының сере
Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...
Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)
Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...
Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...