Гаилэдэ эти тэрбиясенен роле
статья на тему
Предварительный просмотр:
Әти-әниләр университетында чыгыш
Гаиләдә әти тәрбиясенең роле
Минем бу чыгышымдагы саннарны бәлки кайберләрегезнең ишетәселәре дә килмәс. Без аларны укып туйган, яки укып та тормыйбыз диярсез. Әмма мин аны сез - әтиләр, әниләр өчен генә түгел, балаларыбыз өчен бик куркыныч заман – алкоголизм, наркомания чирләре белән тулган заман килгәнгә күрә, балаларыбызны саклыйк, дигән нисбәттән чыгып яздым. Педагог, психолог, врачларның язмаларын кулландым
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, аларны заманга лаеклы шәхес һәм үзебезгә хәсрәт китермәслек, дус-иш, авылдашлар арасында йөзебезгә кызыллык китерми торган балалар итеп тәрбияләү үтә катлаулы эш. Урамның һәм телевидениенең тискәре йогынтысы гаять көчле булган хәзерге чорда бигрәк тә. Бүгенге көндә әтиләребезнең гаиләдә роле кими бара. Әти кешеләр балада әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүне йомшартыбрак җибәрделәр кебек. Ә бит кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки аның әхлак дәрәҗәсе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый.
Ни генә әйтсәк тә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала әти-әнинең үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләрен үзеннән-үзе күңеленә сеңдереп бара. Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, мавыгуларын белгән ата-аналар аларның ничек яшәгәнен күреп торалар.
Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укыту программасын да белергә тиеш. Һич югында башлангыч мәктәп программасын. Әгәр бала башлангыч мәктәптә яхшы укыса, аңарда һичшиксез, системалы эшләү күнекмәләре дә, акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә, укучылар арасында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу теләге дә барлыкка килә.
Элек-электән ир-ат җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган.
Бала кечкенә вакытта ата-анасына охшарга тырыша, алардагы сыйфатларны үзендә булдырырга тели. (ир бала күбрәк әтисеннән үрнәк ала). Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы ир бала өчен үрнәк сыйфатлар булып тора.Ана кеше тәрбиядә һәр нәрсәне йөрәге аша уткәреп хәл итсә, ата кеше баш белән уйлап хәл итә. Сер түгел, яшүсмерләр мәктәп елларында тартырга өйрәнә.
Малайлар – 12-16 яшьләрдә, кызлар 1-2 елга соңрак сигарет көйрәтә башлый. Тарту белән мавыга башлаган 3 баланың 2 се югары сыйныфларда тәмәкечегә әверелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, үпкәдә яман шешнең 90-95%ы, яман шешнең барлык төрләренең 45-50% ы, йөрәк-кан тамырлары авыруларының 20-25% ы тәмәке тартуга бәйле. Тәмәке тартучы ир-атларның үпкә яман шеше авыруыннан үлү куркынычы тартмаучы кешеләргә караганда – 22 тапкыр, ә хатын-кызларда 12 тапкыр күбрәк.
Укучылар арасында тәмәке тартуның сәбәпләре дип түбәндәгеләр санала:
1). Үзең сокланган кешеләргә, өлкәннәргә охшарга тырышу.
2). “Барысын да белергә телим” шуклык.
3). Ата-аналарның тискәре үрнәге.
4). Нерв киеренкелегеннән котылырга тырышу.
5). Күңелсезлек.
6). Ата-аналарның ачуларын чыгарырга теләү.
7). Көчле рекламага иярү, сигарет сатып алу мөмкинлеге булу.
Тәмәкедән котылу бик кыен, чөнки тәмәкедә наркотик (миңгерәүләтә торган) көч бар. Бигрәк тә яшь организм моңа тиз бирешә, каршы тора алмый. Татарстан буенча статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Х – ХI сыйныфта егетләрнең 50% ы, кызларның 1/3 е тәмәке тарта, сыра эчә.
Россиялеләрне дөньяда иң күп эчүче халык дип саныйлар.
Бер чәркә аракы эчкән кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге 20-30% ка кими. Әйбер урлаучыларның 55% ы, кеше талаучыларның 79, кешеләргә һөҗүм итүчеләрнең 69% ы эчкечеләр.
Эчүчелек киң җәелмәгән илләрдә кешеләр озаграк һәм әйбәт яши, ил икътисады, фән, мәгариф, мәдәният үсә. Галимнәр спирт күзәнәкләр функциясен бозып, аларның һәлак булуына китерә дип саный. Әйтик, 100г. сыра эчү нәтиҗәсендә баш миендәге -300 ләп, 100г. шәраб эчкәннән соң – 500, ә 100г. аракыда 7500 күзәнәк үлә.
Алкоголь дөрес хәрәкәт итүне боза һәм аны куллангач, эш-гамәлләрне төгәл башкарып булмый. Бу исә еш кына юл-транспорт фаҗигаләре, авыр җәрәхәтләр килеп чыгуга китерә. Нәкъ менә алкоголь тәэсирендә йөрәк стеналарына май утыра, эчке органнарның кан белән тәэмин ителеше бозыла, кандагы гемоглобин микъдары кими, эритроцитлар “үлә”.
Исерткеч эчемлекләрне чамасыз куллану ми кабыгының йомшаруына китерә. Бөергә кабат-кабат кан саву күзәтелә. Исерек башның нерв күзәнәкләре үлә, ә минең аерым өлешләре бөтенләй сафтан чыга.
Эчкечелек акыл сәләтен киметә, зиһенне чуалта. Исерекбашларның хәтере начарая, аларның бер уйлаганнары – аракы. Ихтыярсызлык, дорфалык, рәхимсезлек, эгоистлык, оятсызлык – алкоголикка хас сыйфатлар.
Илебездә сыра җитештерү, сату, куллану барышының үз иркенә куелуы соңгы елларда аяныч нәтиҗәләргә китерде. Сүз әлеге эчемлекне мәктәп яшендәге балаларның да күпләп эчә башлавы турында бара. Тверь шәһәре мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары арасында уздырылган сорашып-белешүләрдән күренгәнчә, әңгәмәләрдә катнашкан 280 баланың яртысы сыраны даими рәвештә эчә. 5 сыйныфта укучы малайлар һәм кызларның кайберләре аны беренче тапкыр әти-әниләре кулыннан өйдә татып караган. Шулай да күп яшүсмер бу яман гадәтне иптәшләреннән үзләштерә. Әлеге исерткеч эчемлек турында белгечләр туплаган мәгълүматлар үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркемне сагайтырга тиеш. Аларны өлкән сыйныф егетләре һәм кызларының гына түгел, башлангыч класс балаларының да белүе мөһим. Кибетләрдә тезелеп торучы шешәләр якыннарыбызның сәламәтлеген ашаса, кемнәрдер шуның бәрабәренә зур акчалар эшли.
Кайбер сыра җитештерүчеләр, күбекләнсен өчен, аңа кобальт кушылмасы өсти. Әлеге авыр металл күзәнәкләрдәге кальцийны юдырып чыгара. Нәтиҗәдә йөрәк мускуллары “шәлперәя”, аларның кыскару сәләте кими. Сырадагы минераль матдәләр һәм углекислота канга күпләп сыеклык керүне тәэмин итә, шунлыктан бөерләр актив эшли башлый, һәм организм тереклеге өчен әһәмиятле булган натрий, хлор күпләп юдырып чыгарыла. Сырадагы фитоэстрогеннар (үсемлекләрдәге җенси гормон тиңдәшләре) ир балаларның гәүдә төзелеше үзгәрүгә этәргеч бирә: аларның күкрәге, ботлары, корсагы зурая – хатын-кыз гәүдәсе рәвешен ала. Әлеге эчемлекне күпләп куллану (көнгә 1 л дан артык эчү) сидек юлларында яман шеш китереп чыгаруы ихтимал. Кара кан тамырлары (веналар) киңәю дә күпләп сыра эчүдән булырга мөмкин. Сәрхүшләрнең баш миендәге кан тамырларының, күзәнәкләрнең эшчәнлеге сүлпәнләнә, ачыктан-ачык әйткәндә, кеше миңгерәүләнә башлый. Йөкле яки бала имезүче хатын-кыз сыра эчү белән мавыкса, бу аның үзе өчен дә, баласы өчен дә аяныч: үзенең күкрәгендә яман шеш барлыкка килергә, ә баласы эпилепсия белән авырый башларга мөмкин. Нинди генә исерткеч эчемлек эчсәң дә, эчке органнар тора-бара зәгыйфьләнә. Балаларга ярты литр сыра эчүнең 40-50 г аракы кабул итүгә тиң икәнен төшендерү мөһим. Кайбер әти-әниләр пиво гына ич ул – дип сүз әйтми. Әмма сыра үзе үк алкоголизмга бер адым икәнен онытмыйк.
Балаларыбыз өчен куркыныч, аяныч заман килә.
Соңгы вакытта яшүсмерләр һәм балалар арасында суицид очраклары да күбәйде. ТР-да 2007 елда 59 суицидлык очрагы була, 2005 тә - 43, 2006 да – 50 булган. Бигрәк тә Яр Чаллы, Әгерҗе, Казан шәһәрләрендә күп. Анализлау шуны күрсәтә 5 се алкоголь кулланган, 13 енә янау очраклары, 22 се депрессия халәте. Монда сәбәп итеп, баланың эмоциональ тотрыксызлыгы, үз-үзенә ышанмавы, гаиләдә тынычлык булмау тора.
Дөрес, безнең мәктәптә моңарчы зур тәртип бозуларның булганы юк. Без нәкъ шуның өчен тырышабыз да. Быел бердәм форма керттек. Укучылар өчен кагыйдәләрне яңарттык. Күптән түгел, мәктәбебез хокук бозуларны кисәтү буенча яхшы эш оештырган өчен районнан грамота белән бүләкләнде. Без мәктәбебезне тәмамлап чыккан һәр укучыбыз өчен дә борчылып торабыз.
Һәрберебезнең үз ул-кызларыбызны үскәч әйбәт, игелекле, хәсрәт китерми торган балалар итеп күрәсебез килә. Балаларыбызга игътибарны киметмәсәк, үзебез дә үрнәк әти-әниләр була алсак иде. Әйдәгез, һәркөн үз-үзебезгә : “Бүген мин балам белән нәрсә турында сөйләштем ? Бала өчен нәрсә эшләдем ? Баламны тәрбияләүдә бүген нинди өлеш керттем ?” дип сорау куеп карыйк. Беребез дә балаларыбыз аркасында хәсрәт күрмәсәк иде.
Әтиләр өчен бәйге тәртибе
Без бүген әтиләрнең зирәклеген, аек акыллы булуларын, җитезлекләрен дә сынап карарга уйладык. Бер командада ул-кызлары башлангычта укучы әтиләр, икенче якта балалары зурлар ягында укучы әтиләр көч сынашыр.
Команда туплау.
Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата, бераз үсә төшкәч җырлар , такмаклар белән мавыга башлый. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкал-әйтемнәрне еш куллана. Алар гадәттә кешегә әхлак тәрбиясе бирә. Кадерле әтиләр! Сез мәкальләрне беләсез микән?
1. Мәкалләр.
- Ул ояты – атага.... (кыз ояты анага)
- Ата-ананы тыңлаган адәм булган..... (тыңламаган әрәм булган)
- Агачны яфрак бизәсә......(кешене хезмәт бизи)
- Ялкауга йомыш кушсаң ..... (ул сиңа акыл бирә)
- Кешене беләсең килсә, холкына кара.....
Баланы беләсең килсә уенына кара.
- Дусыннан аерылган җиде ел елар....
Иленнән аерылган гомер буе елар
- Бәхетне юлдан эзләмә.... (Белемнән эзлә)
- Аракы адәмне адәм итмәс.... Әрәм итәр
- Олы кешегә игелек күрсәтмәгән.... Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
- Аракы эчәм димә.... (белә торып агу эчәм диген)
- Сүзләрең көмеш булса....(дәшмәвең алтын)
- Бала бәләкәй чакта беләктә, .... (үскәч йөрәктә)
Һәрберебез бала булган. Күпләребезнең күңелләрендә бала чакта өйрәнгән шигырьләр әйбәт саклана. Хәзер шуларны искә төшерик әле. Кайсы команда күбрәк шигырь сөйләр .
2. Балалар цчен язылган шигырь сөйләргә.
Һөнәрле булып ул үссен, уңган булып кыз үссен, дигән борынгылар. Сез дә әтиләр хәзер уңган-булганлыгыгызны күрсәтеп алыгыз.
3. Кәгазьдән әйберләр ясау.
4. Бирелгән сүзләрдән шигырь төзергә.
1 командага : саулык, аек, тормыш, лаек
2 командага: гаилә, тәрбия, бала, ала.
Һәрберебез Тукайның әкиятләрен – Шүрәле, Су анасын укып һәм тыңлап үсте.
Аның бер шигыре “Әйдәле акбай” дип башлана. Тукайча итеп шигырьне дәвам итегез.
5. Әле генә чыгыш булды. Чыгышта алкогольнең зыяны хакында сүз күп булды.
Хәзер ике команда да аның зыянын санарга тиеш. Кайсы команда туктап кала , шул җиңелүче.
Кайбер әти-әниләр балаларына бик игътибарлы. Аларның авыруын баланың күз карашыннан , хәрәкәтләреннән, хәзер белеп алалар. Ә безнең әтиләр сизгер микән?
6. Командадан бер врач билгеләргә. Каршы команда кул хәрәкәтләре белән, чырай белән нинди дә булса авыруның билгеләрен күрсәтә. Каршы як команданың врачы авыруны атарга тиеш.
7. Артык сүзне сыз уены.
Хөрмәтле дуслар !
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур тормыш аны бизәсен,
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Бүгенге кичә- җыелышыбыз ахырына якынлашты.
Барыбыз дә һөнәрле, белемле, зыялы булыйк. Балаларыбызга үрнәк әти-әниләр булып яшик.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника Презентация к выступлению "Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника"
Вступление и п резентация к выступлению на семинаре заместителей директоров по учебной работе и руководителей районных методических обединений, 2011 г....
Выступление на зональной научно-практической конференции «Роль предметов искусства в формировании духовно-нравственных ценностей школьников» Направление: «Роль педагога в воспитании нравственности» Через танец – к открытию души
Этот материал откроет, как искусство танца влияет на нравственное формирование и воспитание подрастающего поколения....
Роль семейного воспитания. Роль отца и матери в воспитании ребенка.
Семья начинается с детей.Семья как естественная среда воспитания ребенка.Материнская любовь. Чтобы любить и быть любимым.Отец – опора и защита.Если нет отца.Сын и дочь. Образ мужского и женского повед...
Конспект урока по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."
Конспект урока по биологии для 7 класса по теме "Класс Паукообразные. Строение жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефалита. Меры профилактики". Включа...
Презентация для урока биологии в 7 классе по теме: "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."
Презентация разработана для проведения урока биологии в 7 классе по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефал...
Роль театра.Какие роли мы играем
Внеклассное занятие с элементами театральной деятельности.Взаимодействие детей и родителей.Для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья...
Роль родителя - это роль на всю жизнь
Разработка родительского собрания на тему роли родителей в воспитании детей....