Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга?
материал по теме

Галиева Ильзия Райнуровна

Балаларны яклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarny_kemnn_yaklarga.docx27.34 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга, дигән сорауга илдәге бүгенге вәзгыятьтән, үз тәҗрибәләребездән чыгып, күргән-белгәннәренә таянып җавап бирергә мөмкин булыр иде: 
- Балаларны төрле авырулардан, игътибарсыз, битараф табиблардан сакларга кирәк. 
- Балаларны бигрәк тә ваемсыз ата-аналарыннан якларга кирәк, аларның тупаслыгыннан, битарафлыгыннан, кансызлыгыннан, дөрес булмаган тәрбия бирүләреннән. 
- Соңгы елларда көчәеп киткән гаилә җәберләвеннән сакларга кирәк. 
- Педофиллардан бөтен җәмгыять бер булып сакларга тиеш балаларны. 
- Балаларны тирә-юньдәге явызлыктан, җинаятьчелектән, аларның әхлагын җимерә, бозыклыкка, проституциягә, эчкечелеккә, наркоманиягә тарта торган бәндәләрдән сакларга кирәк. 
- Балаларны мәгълүмат чараларындагы фикерләүне тоткарлый торган, бозыклыкны, вәхшилекне пропагандалый торган программалардан, бигрәк тә телевидениенең чиктән ашкан оятсызлыкларны күрсәтүеннән сакларга кирәк. 
- Балаларны җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән, урам йогынтысыннан сакларга кирәк. Тик балага тискәре йогынты ясый торган күренешләрне күрсәтмәскә тырышып түгел, чөнки тормышта беркем дә очрашмый калмый алар белән, ә бозыклыкка, әшәкелеккә, җинаятьчелеккә каршы тора алырлык әхлакый-рухи тәрбия биреп әзерләргә кирәк баланы реаль тормышка. 
- Балаларны явызланудан сакларга кирәк. Яшүсмерләр арасында бер-берләрен рәхимсез җәберләү очраклары бигрәк тә сагайтырга тиеш җәмгыятьне. 
- Балаларны ачлыктан, хәерчелектән, икенчеләрен башкалардан өстенлек хисе тәрбияли торган артык байлыктан, байлык эчендә яшәгән балаларны эшсезлеккә гадәтләнүдән, һәр баланы эшләмичә баю омтылышыннан сакларга кирәк. 
- Гаммәви психоздан сакларга кирәк балаларны. 
- Күп кенә бәлаләрдән балаларны чиксез ярату белән генә саклап була, мәхәббәт хисен тоеп бәхетле булып үскән бала җәмгыятьнең тискәре йогынтысына бирешми. 
Бу теләкләргә шуны да өстәргә кирәк: илнең һәр баласының тамагы тук, өсте бөтен, сәламәтлеге сакланган булуы гына аз, аның бүгенге заманда үз юлын, үз урынын табарга сәләтле шәхес итеп тәрбияләү, һәръяклы үсешен тәэмин иткән белем һәм тәрбия алуын оештыру, азсанлы милләт балаларының милли рухи-мәдәни кыйммәтләр нигезендә белем һәм тәрбия алуларын тәэмин итү дә ата-ананың, дәүләтнең төп бурычы булып тора. Балаларның хокуклары һәръяклап саклануны безнең илдә Россия Конституциясе гарантияли, Гаилә кодексы, Халыкара документлар да шул олы максатка юнәлтелгән. Ул документлар коры декларацияләр генә булып калмасын өчен, җансыз бюрократларның каршылыгын җиңеп чыгу өчен, ата-ана һәм җәмәгатьчелек законнарга таянып эш итүе кирәк, әмма күпчелек файдаланмый ул кануннардан, я белми аларны, я балаларның Конституция гарантияләгән хокуклары өчен көрәштә җиңеп чыга алуына ышанмый. 

Балаларыбызны саклыйк!

Чаллы кызы Василиса Галицинаның вәхши кулыннан явызларча үтерелүе эчендә җаны булган һәркемне тетрәндергәндер. Ә бит мондый куркыныч хәлләр һаман кабатланып тора. Маньяк, педофил, кеше үтерүчеләрдән балаларыбызны ничек сакларга соң? Аларга арабызда шундый явызларның да булуын ничек төшендерергә? Балалар психологы Евгения Круглова киңәшләренә колак салыйк әле. 

Cөйләшергә кирәк

Әти-әни баласына көн дә “куркынычсызлык кагыйдәләре”н тукып тора анысы. Тик аларның күбесе баланың бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә. Әлеге кагыйдәләр эшләсен өчен, ата-ана НӘРСӘ әйтергә һәм НИЧЕК әйтергә икәнен анык белергә тиеш. 

Дөньяда явыз адәмнәр дә булуын бала беренче сездән ишетергә тиеш. Әмма мондый әңгәмә алдан әзерлек таләп итә. Шуның өчен балагыз белән һәр кич саен үзегезнең һәм балагызның көне ничек үтүе турында тәфсилләп сөйләшегез. Бала гадәттә уңышлары белән мактанырга ярата яки үзе аңлап бетермәгән нәрсәләрне сорый. Беренче очракта уңышлары өчен мактарга кирәк. Икенче очракта исә бала аңлап бетермәгән нәрсәләрне бергәләп чишү юлын эзләү таләп ителә.Сезнең чын күңелдән кайгыртуыгызны тойса, ул, һичшиксез, иң тирәнгә яшерелгән серләре белән дә уртаклашачак. 

Шундый ышанулы мөнәсәбәт тудыргач, бала куркынычка дучар булмасын өчен, икенче сорауга да күчәргә мөмкин. Баланың ачык, кыска һәм аңлаешлы җөмләләрне исендә калдыруын исегездән чыгармагыз.Мәсәлән: “Урамда таныш булмаган яки аз белгән кеше белән беркайчан да сөйләшмә”. Мондый хәл булырга мөмкин, дип балага аңлатыгыз. Мәсәлән: “Мин әтиеңнең яки әниеңнең танышы”, – дип сиңа таныш булмаган кеше килеп эндәште, ди. Ул кем генә дисә дә, “Мин әти яки әни янына ашыгам“ яки “Мин дәрескә соңга калам”, – дип китәргә ашык. Таныш булмаган кешеләрдән тәм-томнар, бүләкләр алырга ярамаганын да гел тукып торыгыз. Чит кеше белән аралашу кагыйдәсен аңлатканда, аның карак яки кеше үтерүче булырга мөмкин булуын яшермәгез. 

Бергәләп булышабыз

Урамда очраган берәү баладан ярдәм итүен үтенә һәм үзе белән баруын сорый. Зур кешегә ярдәм итүдән баш тартыргамы? Балага моны эшләү авыр! Шуңа күрә дә теләсә кайсы ярдәмне (“этне чокырдан тартып чыгарырга”,”песи баласын коткарырга”, “парк аша кыска юлны күрсәтергә”) бала таныш өлкән кеше белән генә эшли ала. 

Бала чит-ят кешегә: “Хәзер мин әтине (әнине, әбине, апаны яки абыйны) чакырам”, – дип  китәргә тиеш. Яки инде шундук әти-әнигә шалтыратырга тиеш. Күңелендә начарлык булмаган кешенең баланың ярдәм чакыруын көтеп торачагын, әшәке адәмнең тизрәк качу ягын караячагын балага ныклап төшендерегез. 

Алда сөйләнгәнгә охшаш хәлләрне бала белән уен формасында кабатлап торыгыз. Хәлнең бик җитди булуын, бу очракта үзеңнең куркынычсызлыгың өчен алдарга да мөмкин икәнен төшендерегез. Шулай бала таныш булмаган кешеләр әйткәнне тикшерергә, һәм һәрвакыт әти-әнисе белән киңәшләшергә өйрәнер. 

Баланың аеруча Интернеттагы куркынычсызлыгына игътибарны арттыру мөһим. Мөмкинлектән чыгып, куркыныч сайтларны ача алмаслык программалар куярга кирәк. Балага шулай ук адрес, телефон номерлары, эш, уку урыннары турында мәгълүмат куярга ярамаганлыгын да төшендерегез. Социаль челтәргә шәхси фотографияләр куярга ярамаганлыгы турында да сөйләшегез.

Балагызның агрессив тышкы кыяфәте яки кыйммәтле бизәнү әйберләре белән җинаятьчеләрне җәлеп итмәвен дә кайгыртыгыз. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Сәләтле балаларны үстерү

Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң сәләтле балалар белән эш....

Төшем килеше.Кемне?Нәрсәне? сораулары.

Төшем килеше.Кемне?Нәрсәне? сораулары....

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр. 2 нче сыйныф рус төркеме. И.И. Литвинов дәреслеге буенча....

Кемне , нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр....