Әйләнә-тирә дөнья дәресе өчен "Кышын кошлар тормышы" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе, 2 сыйныф
план-конспект урока по природоведению

Хусаенова Рамзия Рауфовна

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.

Максат:Кошларның  кышкы тормышы, яшәү шартлары белән таныштыру; аларга ярдәм итәргә өйрәтү.

УУЭ Танып белү: таныш булмаган кошлар аерып-таный белү;

Р.: үзбәя бирү

К.: диалогларда катнашу,бер-береңне аңлау, парларда, төркемнәрдә эшләү;

Пред. кошларның  кышны ничек үткәрүләре;

Планлаштырылган нәтиҗә: кышын кошлар һәм җәнлекләр тормышын аңлау, аларны аерып-таный белү.

Җиһазлау: компьютер, экран,  карточкалар,  тартма, җимлек,  тылсымлы таяк, картина, кошлар тавышы.

Материал: А.А.Плешаков“Әйләнә- тирә дөнья”- 2 нче сыйныф дәреслеге.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshyn_koshlar_tormyshy.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әтнә  муниципаль районы

“Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе”

Тема

Кышын кошлар тормышы

(Әйләнә-тирә дөнья 2 сыйныф)

                                                                 Укытучы: Хөсәенова Рәмзия

                                                                                    Рәүф кызы

                                                                  1 нче категорияле башлангыч

                                                                  сыйныф укытучысы

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.

Максат:Кошларның  кышкы тормышы, яшәү шартлары белән таныштыру; аларга ярдәм итәргә өйрәтү.

УУЭ Танып белү: таныш булмаган кошлар аерып-таный белү;

Р.: үзбәя бирү

К.: диалогларда катнашу,бер-береңне аңлау, парларда, төркемнәрдә эшләү;

Пред. кошларның  кышны ничек үткәрүләре;

Планлаштырылган нәтиҗә: кышын кошлар һәм җәнлекләр тормышын аңлау, аларны аерып-таный белү.

Җиһазлау: компьютер, экран,  карточкалар,  тартма, җимлек,  тылсымлы таяк, картина, кошлар тавышы.

Материал: А.А.Плешаков“Әйләнә- тирә дөнья”- 2 нче сыйныф дәреслеге.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Таныш булыйк, мин - Күлле-Киме төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы булам. Бүген мин сезнең белән әйләнә-тирә дөнья дәресе үткәрәм.

II.  Актуальләштерү.

У. Укучылар, мин бер аудиоязма куям,  күзләрегезне йомыгыз, тыңлап карагыз әле, нәрсәләр тавышы ишетерсез икән?

Аудиоязма тыңлатыла (җил, буран котырган, кошлар тавышы ишетелә)

У.  Укучылар, нинди тавышлар ишеттегез?

Б. Җил, буран, кошлар тавышы.

У. Сез бу тавышларны   кайчан ишеткәнегез бар?

Б. Бу кыш көне.

У. Кыш көне ничек, балалар?

Б.Кыш көне суык?

У. Менә бу картинага да карагыз әле. Бөтен җир нәрсә белән капланган?

Б. Кар белән капланган.

У. Бигрәк тә нәрсәләргә суык икән?

Б. Кошларга суык.

У. Әйе, балалар, кошларга кышын авыр. Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез икән?

Б.  Кошлар турында.

У. Дәресебезнең темасы “Кыш көне кошлар тормышы” дип аталыр.

У. Ә сез кошлар турында нәрсә белергә теләр идегез?

Б. ..

У. Кыш көне аларга ашарга бар микән? Беләсегез киләме, укучылар?

Б...

У. Балалар, бөтен кошлар да бездә кышлыйлар микән ?

Б....

III. Уку мәсьәләсен кую.

У.Әйдәгез, искә төшерик әле. Без кошларны нинди 2 төркемгә бүләбез? (1 мин)

Б. Җылы якка китә торган һәм бездә кышлый торган.

У. Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. (Конверт белән кошлар рәсемен бирәм)  Конвертларда  кош рәсемнәре бар.  Хәзер шуларны 2 төркемгә  бүлеп карагыз әле. (конверт эчендә чыпчык, сыерчык, саескан, торна, ала карга, күгәрчен, карлыгач, кара карга).

У. Балалар, үзегезнең каршы як парларыгызның  да эшләрен тикшереп карагыз әле, дөрес эшләделәр микән?

У. Әйдәгез бездә кышлый торганнарын гына калдырыйк та, җылы якка китә торганнарын  алып куйыйк.

У. Кышлый торган  кошларны сез дөрес билгеләдегез микән,  тикшереп карыйк әле. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтермен, ә сез җавабын рәсемнәр белән күрсәтерсез.  (Балалар тактага элә бара) (2 мин)

1. Ак-карадан киенгән

Бер минут та тик тормый

                                  ( Саескан)

2.Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык-чырык та,  чык-чырык

                                 (чыпчык)

4. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра?  (Ала карга)

5. Кыш һәм җәй буе

Кызыл читек кигәне

Күк ефәктән күлмәге

Ул һәркемнең сөйгәне.

                                (Күгәрчен)

У. Ә сез бу кошларны җәй көне күргәнегез бармы?

Б. Күргәнебез бар.        

У. Димәк бу кошлар,  укучылар,  ел буе бездә генә яшиләр. Алар бер кая да китмиләр.  Шуңа күрә аларны кышлаучы кошлар диләр.

У. Кыш көне  бу кошларны кайларда  күргәнегез бар?

Б. Авылда, ферма тирәсендә.

У. Ни өчен алар авылда,  кешеләр яшәгән җирләрдә булалар?

Б.Аларга азык табуы җайлырак.

IV. Яңа белемнәрне ачу.

1. Тылсымлы таяк белән уен.

У. Укучылар, ә хәзер мин сезгә бүген орнитологлар булырга тәкъдим итәм. Сез орнитолог дигән сүзне ишеткәнегез бармы? (Тактага орнитолог дигән сүз эленә)  Кемнәр икән ул орнитологлар? Алар нәрсәләр турында өйрәнәләр икән?

Б. ...

У. Кошлар тормышын, аларның нәрсәләр белән тукланганын, кайда яшәгәннәрен өйрәнүче һөнәр ияләре бар икән әле.

У.Укучылар, сезнең кыш көне урманга барганыгыз бармы?

Б. ...

У. Урманда кошлар яши микән?

Б....

У. Ә хәзер без сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз. Урманга нәрсә белән барырбыз, укучылар?

Б. Чаңгы белән барабыз.

         Ял минуты.

У. Барыгыз да басабыз, укучылар. Әйдәгез аякларга чаңгыларыбызны киик, кулларга таяк алыйк. Әйдәгез киттек.

Менә без урманга килеп тә җиттек. Карагыз , нинди матур сихри урман! Менә минем кулымда тылсымлы таяк. Аның белән  урмандагы агачларга кагылып карыйк әле. Нәрсә булыр икән? Әйдәле, ... ( Тукран чыга)

У. Сезнең бу кошны күргәнегез бармы? Таныйсызмы?

Б. Тукран,  беләбез.

У. Тукран турында ниләр беләсез. Нишли соң ул тукран?

Б. Агачлардагы бөҗәкләрне чүпли.

У. Аны кем дип атыйлар.

Б.Урман докторы.

( Һәр бала тылсымлы таяк белән чыелдык, үрмәләч, чукыр, кәрлә тургайны чыгара  бара)

У. Ә бу кошларны таныйсызмы? Исемнәре ничек икән?

 Б. Күргәнебез юк.

2. Дәреслектән укып урман кошлары белән танышу.

У. Сез бу кошлар турында дәреслегегезнең 32-33 битләреннән укып белә аласыз. Сез 1 нче төркемнәр “Бергә җиңелрәк” дигән текстны, ә сез 2 нче төркемнәр  “Чукыр” исемле текстны бик игътибар белән укып чыгасыз. Ничек дип атала икән бу кошлар, алар турында нинди кызыклы мәгълүмат бирелгән икән? ( Балалар укый). Аннан соң миңа бу кошларның исемнәрен , алар турында нинди кызыклы нәрсәләр белдегез икән, әйтерсез? ( 2 мин)

У. Барыгыз да укып бетердеме? “Бергә җиңелрәк” дигән текстта нинди кошлар белән таныштыгыз? (5 мин)

Б. Песнәк. (Укучы чыгып экраннан күрсәтә)

У. Алар агачта ничек йөриләр икән?

Б. Ботактан ботакка сикереп йөриләр.

У. Песнәкнең тавышын да тыңлап карыйк эле. ( Песнәк тавышы ишетелә)

Тагын нинди кошлар яши?

Б. Үрмәләч.

У. Үрмәләч агач буйлап ничек йөри?

Б. Кәүсә буйлап өстән аска таба йөри.

У. Үрмәләчнең дә тавышын тыңлап карыйк эле. Тагын нинди кош белән таныштыгыз?

Б. Чыелдык.

У. Ә ул киресенчә агач буйлап ничек йөри икән?

Б. Астан өскә таба йөри.

У. Тавышын тыңлап карагыз, ни өчен аны чыелдык дип атадылар икән?

Б. Чыелдаган тавыш чыгара.

У. Тагын бер бик матур кош бар икән эле. Ничек дип атала?

Б. Кәрлә тургай.

У. Ул үзе бик кечкенә булса да  башында нәрсәсе бар ?

Б Башында таҗы.

У.Тавышын тыңлыйк эле.

У. Безнең бу парталар “Чукыр” дигән текстны  укырга тиеш иде.

Нинди  кош икән ул? Кем күрсәтә? Ул башка кошлардан ничек аерылып тора? Аның турында нинди яңалык ачтыгыз. белдегез?

Б. Ул кыш көне бала чыгара. Кыш көне ылыс агачлары орлыкларын  ашыйлар. Кыш көне азык күп була.

У. Карагыз эле, балалар безнең урманыбыз ямьләнеп китте.  Кошлар безгә ни өчен кирәк?

Б.Алар агачлардагы кортларны чүплиләр.

 V. Ныгыту.  «Томшыкларны таны»

У. Мин сезгә “Томшыкларны таны” дигән бер бирем эшләтәм. Сез кошларны үзләренең томшыкларын туры китереп тоташтырырга тиеш буласыз.

У. Әйдәгез, хәзер каршы яктагы иптәшегез белән эшләрне алмаштырып, экраннан карап тикшереп чыгыгыз. Кемнәрнең  хатасы булмады , кулларны күтәрәбез. Кемнәрнең бер хатасы гына чыкты? Рәхмәт, укучылар, сез булдырасыз!

3. Кошларның туклануларын өйрәнү.

У.Балалар, әйтегез эле, кыш көне кошларга рәхәт микән ?

Б. Юк, аларга салкын, ашарларына юк.

У. Әйе шул, балалар, аларга  ашарга табуы бигрәк тә кыен. Ә без аларга ярдәм итә алабызмы ?

Б. Алабыз.

У. Ә ничек итеп?

Б. Җимлекләр ясап эләбез.

У. Балалар, кошлар турында бер шигырь укып карыйк әле.                                                   (экраннан башта укытучы укый, аннан бергәләп)

 Буранлы салкын кышларда

 Ярдәм итегез кошларга:

 Җимлекләр сез ясагыз,

 Шунда ризык салыгыз.

У. Балалар, әйдәгез, бу шигырьне пазллар белән җыеп карыйк әле. Мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

У. Карагыз әле, балалар, нинди матур җимлекләр! Нәрсәләрдән эшләнгән болар?

Б. Шешәдән, сок савытларыннан, майонез савыты.

У. Өегезгә кайткач, кемнәрнең әле җимлекләре юк, сез дә мондый җимлекләр эшләп куя аласыз. Ә хәзер, әйдәгез, җимлеккә  җимнәр салыйк әле. Менә минем өстәлдә җимнәр бар, сез кайсыларын салыр идегез? (Укучылар берәмләп чыгып җимнәрне  әйтеп салырга тиеш)

У. Укучылар, ә тозлы майны салабызмы? Кара ипи салырга ярый микән?

Б. Ярамый салырга.

У. Ни өчен?

Б. Кошлар үләләр.

У. Укучылар, мин менә бу җимлекне сезнең класска бүләк итәм. Мәктәбегезгә кайткач, агачка элеп куярсыз. Кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Кечкенәме ул, зур кошмы аларны кыерсытмагыз, җимнәр бирегез. Җимлеккә килгән кошларны ерактан гына күзәтеп торыгыз, рәсемнәрен ясагыз. Алар сөйләшә белмәсәләр дә,  сезгә һичшиксез рәхмәт әйтерләр.

VI. Рефлекция.

У. Балалар, хәзер сезгә менә бу җөмләләрнең берсен сайлап алып тулыландырып бетерергә кирәк. Күп нокталар урынына сүзләр куярга кирәк булачак. Кемнәр әзер икән безнең?

Бүген мин ... белдем.

... авыр булды.

Мин ... аңладым.

Мин ... өйрәндем.

Мин ... шаккаттым.

У. Балалар, сез бик тырышлар, бик күп беләсез икән. Бүген миңа ярдәм иткәнегез өчен сезгә бик  зур рәхмәт! Саубулыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

уку дәресе буенча дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф(тат.төркеме)

4нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде Р.Хафизова буенча" Күгәрчен һәм малай"...

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...