Җәгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары
план-конспект урока по обществознанию

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр татар халкының мәкаль-әйтемнәрендә инде күптән әйтелгән булган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hal_ped-sy.docx19.78 КБ

Предварительный просмотр:

Җәгыять белеме дәресләрендә

халык педагогикасы элементлары

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр татар халкының мәкаль-әйтемнәрендә инде күптән әйтелгән булган.

Мәкаль сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Ул урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз мәгънәсен аңлата. Гарәпләр:

«Ликелли мәканин мәкаль (һәр урынга лаек мәкаль бар)», – диләр.

Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар яки Бала була белмәгән егет була белми мәкальләре «Яшүсмер чакның бурычлары һәм кыенлыклары» дигән теманы узганда, бигрәк тә урынлы була. Яшүсмер үз алдын-

да торган бурычларны үтәүдән качып котыла алмый, аларны үтәмәсә, «олы тормыш» дигән поездга өлгермәвен аңларга тиеш ул. Дәреслек материалы аша әйтергә теләгән фикерне үзебезнең мәкальләр аша беркетеп куйсаң, бигрәк тә уңышлы килеп чыга. Яшүсмер вакытта кеше үзенең олы кеше буларак образын сайлый башлый. «Кайгысыз балачак узып бара» дип хәбәр итә дәреслек. Бу очрак өчен дә татар халык мәкале әзер: алтыдагы (холык) алтмышка. Димәк, баланың холкын бүген формалаштыру мөһим.

Яшүсмерләр бертуктаусыз тормышны аңларга, төшенергә тырыша. Шуңа да аларда кеше хәленә керә белү сәләте барлыкка килә. Социологлар бу күренешне альтруизм (башка кешеләрнең хакын риясыз хаклау, кайгырту, эгоизмның киресе) дип атый. Бу сүзне аңлатуны да халкыбыз мәкальләре әллә кайчан башкарган булган инде. Менә алар:

• Кешегә кадерле буласың килсә, үзеңкадер күрсәт.

• Кешенең акылы – сүзеннән, асылы кылганыннан беленер.

• Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс.

• Миһербанлык – йөрәктән, миһербан-сызлык – беләктән.

• Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.

• Сыймас җиргә чөй какма.

• Акылсыз атка менсә, атасын танымас.

Дәреслекнең 7 нче параграфы яшүсмернең үз-үзен бәяләвенә багышланган. Үз-үзенә бәя бирү ярдәмендә шәһеснең тәртибе җайга салына. Үз-үзеңә артык югары бәя бирү, үзеңне югарырак бәяләү әйләнә-тирәдәгеләр белән каршылыклар тудырырга мөмкин. Ул үпкәләүчәнлек, шикләнүчәнлек һәм хәтта агрессивлык сыйфатлары барлыкка китерә. Тормышның һәртөрле җил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез урынында булган мәкалләребез бу очракта балаларны рәнҗетмичә генә болай диләр: Алдан кычкырган кәккүкнең башы таз булыр.

Буш мичкә шаңгыравык була.

Буш тегермән җилсез дә әйләнә.

Ишәк колагы белән мактана.

Кысыр тавык күп кытаклый.

Күлне яндырмасам да, суын чыжлатам! 

      Бүгенге яшүсмернең алдагы тормышы аның нинди төркемдә булуына, лидерның нинди кеше булуына нык бәйләнгән. Шуңа күрә мин күзәтә торган дәреслектә лидер, аның сыйфатларына да зур урын бирелгән. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың мәкале бу урында бигрәк урынлы. Аннан башка тагын бик күп мәкалләр бар әле.

Галимнәргә иярсәң күзең ачылыр, наданга иярсәң күзең чыгар.

Ат күрдем дип аксап барма,

Су күрдем дип сусап барма.

Атка иярсәң, ат булырсың,

Тайга иярсәң, тай булырсың.

Ат койрыгын тоткан Идел кичкән,

Эт койрыгын тоткан Иделгә баткан.

Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың.

Саескан йөрүе белән йөреп, үз йөрүеңне онытма!

       Кеше гөмере буе социумда, социаль тирәлектә яши. Шуңа күрә ул һәрдаим үзенә турыдан –туры һәм читләтеп ясалган тәэсирне тоя. Читләтеп ясалган тәэсирне  Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла мәкале белән алыштырып булыр иде.  Яки -  акыллы читләр хатасында, акылсыз

үз  хатасында өйрәнер дигән мәкаль килешеп кенә тора.

Шәһесара мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә аралашуга багышлап әйтелгән мәкальләр теманы аңлауны тагын да җиңеләйтә.

Кул ярасы китәр, җан  ярасы китмәс.

Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җаңга җәрәхәт.

Җайлы сүз җан өретә.

Агачны ега белмәгән үз өстенә егар,

Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.

Әүвәл уйла, аннан сөйлә

Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.

Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.

Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.

      Бүгенге җәмгыять гаять катлаулы. Безнең илдә генә түгел, җир шарының төрле төбәкләрендә милли, дини низаглар чыгып тора. Толерантлык җитми кешеләргә. Татарстан шулай ук күп милләтле, күп конфессияле төбәк. Безнең халыкта да милли аң формалаштыру бик мөһим. Бу очракта да мәкаль  — киң җәмәгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып та, хөкем булып та, кәфил булып, кисәтүче яки гыйбрәт булып та, типик бер мисал булып та тормышның бу ягына да катышып, дөрес һәм гадел якны табарга, уртак мәслихәткә килергә, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша. Мәсәлән:

Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.

Кешедән көлгәнче көзгедән кара да үзеңнән көл!

Кешедән көлмәк — үзеңә килмәк.

Кешедән көләргә яратсаң, үзеңнән көлгәндә дә ярат.

Көлмә дусыңа, килер башыңа.

      Чынлап та, җәмгыять  белеме дәресләре нең 7 класста кайберләре тәрбияви юнәлештәге класс сәгатьләрен хәтерләтә. Ул дәресләрдә халкыбыз иҗат иткән мәкалләрне файдалану бик урынлы икәнен исбатладым. Бу эш әле дәвамлы булачак, чөнки алдагы темаларны өйрәнгәндә дә аларны мәкалләр белән баету мөмкинлеге бик зур.  

                         Кулланылган әдәбият

1. Зарипова Ф.К. “Бала бишеге-гомер ишеге”.Яр Чаллы,”Идел-йорт” нәшрияты, 2002.

2. Низамов Р.А.Татар халык педагогикасы. К., “Мәгариф”, 2002 .

3. Кравченко А.И. Җәмгыять белеме. 7 класс, К., “Мәгариф” , 2007 .

4. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы.К., “Мәгариф”, 1997, 174 бит.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. К., “Мәгариф”, 2001,222 бит

“Мәгариф” № 9, 2027


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була...

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...