Сәләтле балалар белән эшләү планы
опыты и эксперименты по теме
“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”
Күренекле педагог А. С. Макаренко
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 23.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе “
“Сәләтле балалар” белән
эшләү планы
“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”
Күренекле педагог А. С. Макаренко
Төзеде:
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Яруллина Гөлшат
Минәсхәт кызы.
2015-2016нчы уку елы
“Сәләтле балалар программасы”нигезендә
түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:
-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;
-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;
-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;
-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;
Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр
1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;
2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;
3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;
4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;
5 Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;
6 Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;
7 Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп идеясен аңлау;
8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;
9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;
10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;
“Сәләтле балалар” исемлеге,
алар турында мәгълүмат
№ | Ф. И. | класс | Укучының сәләте |
1 | Мясников Данил | 2 | төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, татар телен яхшы белә. |
2 | Борисова Юлия | 2 | төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә |
3 | Мардеев Эльдар | 3б | төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала |
4 | Анашкина Евгения | 3б | төрле иҗади конкурсларда катнаша, татарча аңлый, |
4 | Даутов Ильсаф | 4 | төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала, сәнгатьле укый |
5 | Киямова Азеля | 4 | төрле иҗади конкурсларда катнаша |
6 | Шишкина Аделина | 7б | төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша |
7 | Садыкова Энҗе | 7б | төрле иҗади конкурсларда катнаша |
8 | Козлова Дарина | 5а | төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша |
9 | Борисов Максим | 5а | телләрне яхшы үзләштерә, сөйләм теле бай |
Эш планы
№ | Эчтәлеге | вакыты |
1 | Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану | Даими сентябрь |
2 | Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю | даими |
3 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш: диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу. | даими |
4 | Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз” “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары” | даими декабрь февраль март |
5 | Иҗади презентация әзерләү “Мин татарча беләм” | даими февраль апрель |
6 | Викторинада катнашу “Татарча да яхшы бел” | даими февраль |
7 | Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү | даими |
8 | Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу. | даими |
9 | Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү | даими |
10 | Шәһәркүләм, республикакүләм конкурсларда катнашу | даими |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эш планы.
Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:-сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;-һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә т...

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"
Рус телле балалар белән татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Сәләтле балалар белән эшләү планы
Һәр бала - сәләтле. Әмма аның белән эшләргә генә кирәк. Укытучының сәләтле балалар белән эшләү планында барлык төр эшләр дә күрсәтелгән....

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү планы
Фән белән кызыксынучысәләтле балалар белән эшләү планы...