Үзбелемеңне күтәрү планы
материал на тему

Үзбелемеңне күтәрү планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzbelem_kutru_plany.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Әлмәт шәһәре

муниципаль автономияле

  гомуми белем бирү учреждениесе

“16 нчы урта мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галәвиева Чулпан Салихҗан кызының

үзбелем күтәрү планы

                             

                                                   

                                              2013- 2018 елларга

         

 Мәктәпнең методик темасы:      

     «Современные подходы к организации учебно-воспитательного процесса  в условиях  реализации государственной политики в области образования (ФГОС НОО и ООО)».

Повышение профессионального мастерства учителя .

Татар теле укытучыларының методик берләшмәсе темасы:

Федераль дәүләт стандарты шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен заманча оештыру.

  Үземнең методик тема:

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

       Төп максатым:  

  -Конкурентлыкка сәләтле, коммуникатив, ныклы белемле шәхес формалаштыруны дәвам итү;

- Милли төбәк компонентларын кулланып, татар теле һәм әдәбиятына, сәнгатенә, халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү, халкыбыз үрнәгендә балаларга әхлак һәм рухи тәрбия бирү.

-Балаларны кечкенәдән туры, дөрес юл сайлауга юнәлтү,аларны тормышка әзерләү,тормыш сынауларны алдында югалып калмаска өйрәтү, көчле ихтыярлы шәхес тәрбияләү.

Тема өстендә эшләү планы:

Эш төре

Үтәлү / үтәлмәве

1.

Индивидуаль һәм дифференцияле биремнәр, карточкалар, тестлар, контроль эшләр өчен текстлар, дидактик материаллар әзерләү.

+

2.

Тематик папкалар, альбомнар, рефератлар, стендлар эшләү.

+

3.

Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру.

+

4.

Дәресләрдә милли төбәк компонентларын куллану.

+

5.

Укучыларга иҗади биремнәр тәкъдим итү, сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

+

6.

Татар теле һәм әдәбияты укыту  методикасын, яңа педагогик технологияләрне өйрәнүне дәвам итү, дәресләрдә куллану.

+

7.

“Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Мәгърифәт” газета-журналларында чыккан яңалыклар, Р.Фәхреддин, А.Яхин, А.З.Рәхимов, Р.Хәйдарова, Ф.Харисов, Ч.Харисова һ.б. хезмәтләре белән танышу.

+

8.

Педагогик киңәшмәләрдә, методик берләшмә утырышларында түбәндәге темаларны өйрәнү; үз тәҗрибәңне башкалар белән уртаклашу:

- Укыту-тәрбия эшендә педагогик хезмәттәшлекнең төп идеяләре һәм принциплары

- Хезмәттәшлекне оештыру алымнары

- Сәламәтлекне саклау технологияләре

- Дәресләрдә әхлак тәрбиясе.В. Казыйханов кулланмаларын өйрәнү.

- Укытуның нәтиҗәлеген күтәрү алымнары

- Укучыларның физик, психик, социаль сәламәтлеген саклау методлары

- Укучыларга милли, дини-рухи тәрбия бирү алымнарын өйрәнү

- Р.Фахретдиннең иҗади мирасын өйрәнеп, дәресләрдә куллану.Р. Фәхреддин исемендәге төбәк педагогик укуларында катнашу.

- Хәйдарова Р.З. ның методик алымнарын куллану.

-А. Яхинның әдәбият укыту технологиясе.

- Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе

- Проблемалы-диалогик укыту технологиясе

- Информацион  технологияләр буенча тренингларда катнашу

+

9.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган дәрес үткәрү методикасын камилләштерү өстендә эшләү. Төрле курсларда, тренинг, онлайн-конференцияләрдә катнашып, педагогик компетентлыкны тагын да үстерү.

+

10

Төбәкара, республикаара, шәһәрара семинарларда  актив катнашу, ачык дәресләр белән чыгу.

+

11

Укытучылар һәм укучылар өчен оештырылган фәнни конференцияләрдә, конкурсларда актив катнашу.

+

12

Үземнең интернет сайтымны булдыру.  http://nsportal.ru/

+

13

Электрон журналлар белән эшләү эшен камилләштерү

+

14

Укыту-тәрбия эшендә интернет ресурслардан актив файдалану

+

Кабинетны җиһазлау:

Эш төре

Үтәлү / үтәлмәве

1.

Россия һәм Татарстан дәүләт символларын беркетү.

+

2.

«Китап – белем чишмәсе» – китаплар күргәзмәсе оештыру.

+

3.

Тематик стендлар, таблицалар эшләү.

+

4.

Бердәм дәүләт имтиханнары турында күрсәтмә белешмә әзерләү.Тест материаллары туплау

+

5.

Җыр язмалары туплау.

+

6.

Матур әдәбият, методик кулланмалар, күрсәтмәлелек, дидактик материаллар белән тәэмин итүне дәвам итү.

+

   7.

Компьютер технологияләре өчен кулланмалар, презентация, видеоязмалар туплау

+

                                       

                                   Киләчәктә нинди төп промлемалар

 өстендә эшләргә телим:

       1. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган дәрес үткәрү методикасын камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итү.

       2. Компьютер программаларын, 21 нче гасыр укыту технологияләрен белем бирү процессында куллану.

       3. Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлеген күтәрү.

       4. Укучыларда туган телебез, сәнгатебез, халкыбыз белән горурлану хисе уяту өстендә эшләүне дәвам итү. Милли үзаңнарын үстерү. Әхлак һәм рухи тәрбия бирү, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

        5.Укучыларны уйларга (иҗади фикер йөртергә), мөстәкыйль белем алырга, үзләренең һәм иптәшләренең эшенә  бәя бирергә өйрәтү.

        6. Балаларны кечкенәдән туры, дөрес юл сайлауга юнәлтү,аларны тормышка әзерләү,тормыш сынауларны алдында югалып калмаска өйрәтү, көчле ихтыярлы шәхес тәрбияләү.

Кулланылган  методик һәм фәнни әдәбият:

       1. Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

       2. Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле.

       3. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.

       4. Р.Х.Шәймәрдәнов, Р.Г.Сибгатуллин. Татар милли педагогикасы.

       5. Вил Казыйханов. Әхлак дәресләре.

       6. «Мәгариф» журналы.

       7. Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары.

       8. Н.В.Максимов һ.б. Татар теленнән тестлар.

       10. Ф.С.Сафиуллина һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.

       11. З.Хәбибуллина, Ф.Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр.

       12. Рус мәктәпләрдә татар балаларына ана теле укыту. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.5 сыйныф.

       13.  Изложение, диктантлар җыентыклары.

       14. Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту. 6 сыйныф. 1997.

       15. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы. Рус мәктәбендә эшләүчеләр өчен методик ярдәмлек . Яр Чаллы. 2001.

       16. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. Казан. 1999.

       17. 5–11нче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.Казан. 2000.

       18. Тел – күңел көзгесе. Казан. 2004.

       19. Х.Х.Сәлимов. Татар теле фонетикасы. Алабуга. 2000.

       20. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6, 8 сыйныф.  Казан. 2001.

       21. Ф.Г.Галимуллин. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Казан.1988.

 

       22. Н.Гыймадиева.  Сочинениеләр җыентыгы. Казан. 2008.

       23. А.Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. Казан. 2001.

       24. А.Г.Яхин. 8, 9 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан. 1994.

       25.Ф.Ф Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләрһәм тестлар, Казан, Яңалиф,2006

       26..Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005

       27.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. – Казан: Татар. китап нәшр., 2011

      28. Балаларга үгет-нәсыйхәт, Казан “Дом печати” нәшр., 2002

      29. Р.Фәхреддин. Балаларга нәсыйхәт. Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006

      30. Р. Фәхреддин: Тормыш юлы һәм иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005

      31. Ф.Хатипов. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002

      32.Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге – Казан: Мәгариф, 2008

33.Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап.6 нчы с-ф/ Р.К Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.-Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр.,2015.

34.Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы с-ф./Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2014

35. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап.6 нчы с-ф./ Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов,Э.Х.Гыйзәтуллина,Ә.З.Мифтахетдинова-Казан:”Мәгариф-Вакыт”нәшр.,2014.

 36.Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7нче с-ф./ Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов,Э.Х.Гыйзәтуллина,Г.Г.Мулласалихова-Казан:”Мәгариф-Вакыт”нәшр.,2014.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

План самообразования (Үзбелемеңне күтәрү планы)

2015-2016 нчы елда югары категориягә аттестация үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының үзбелемен күтәрү планы....

Үзбелемеңне күтәрү планы

Үзбелемеңне күтәрү планы 2015-2020 еллар өчен төзелгән...