Конкурс "Воспитать человека 2018"
проект по математике на тему

Давлетшина Тагзима Махмутовна

Мастер класс, состаление видеопроекта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.-vse-v-nashih-rukah_1.docx27.39 КБ
Файл презентация 275.29 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс. Барысы да безнең кулда!

(Тәнкыйди фикерләү технологиясенең синквейн алымын  куллану)

Максат: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; тәнкыйди фикерләү технологияләрен куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар:Синквейн төзү.

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.

Мастер-класс барышы

  1. Оештыру өлеше. 
  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар. Сезнең барыгызга да күтәренке кәеф, уңышлы көн телим.
  •    Кеше-табигать тарафыннан яратылган искиткеч могҗиза. Үзенең тынгысызлыгы, гыйлемгә омтылуы белән күптөрле ачышларга, ирешеп булмастай тоелган биеклекләргә ирешкән. Бары белемле булганда гына табигатьнең гүзәллеген тулысынча бөтен йөрәгең белән тоя аласың. Менә бүгенге мастер – классыбызда да  дә без үз – үзебезне бары яхшы яктан гына күрсәтербез дип ышанып калам.!
  1. Кереш. Укытучы сүзе:

Фикерләү сәләте проблемалы ситуацияләр аша,

бала предмет турында төшенчәләрне үзе эзләп

тапкан вакытта гына үсеш ала.

(Л.С.Выготский)

  • Яңа буын федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәп алдында ныклы, тирән белемле, иҗади фикер йөртүче, рухи яктан бай, физик сәламәт, үз позициясендә нык торучы конкурент булырлык шәхес формалаштыру  максаты тора.
  • Бүген укытучы  белемнәр җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш.
  • Шуның өчен дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану аеруча да актуаль. (Слайд1)
  • Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә  тәнкыйди фикерләү  технологиясен кулланып эшлим. Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, ул укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.
  • Тәнкыйди фикерләүне үстерү  технологиясенең төп максаты: укучыны мөстәкыйль рәвештә, әлбәттә, укытучы ярдәме белән,  белемнәрне үзләштерергә өйрәтү тора.
  1. Төп өлеш.

Укытучы сүзе:

- Мастер-классымның максаты: Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең синквейн алымы белән таныштыру  кулланырга өйрәтү. (Слайд2)

1.Гадәттә, синквейн кулланган дәресемне мин шигъри юллар, әйтем яки мәкаль белән башлыйм.

Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза.

Һәр кешенең тормышында якты һәм кара көннәр була. Минем кулымда ак кәгазь. Мин аны икегә бүләм. Кәгазь ике өлешкә бүленде, безнең тормышыбыздагы якты һәм караңгы көннәргә. Бу ике өлеш белән сезнең нинди ассоциацияләр барлыкка килә?

  • Минем укучыларым мондый җаваплар бирделәр:  АК  КАГАЗГЕ  БАРЫ  ТИК ЯХШЫ  ФАЙДАЛЫ ЯКЛАРНЫ ГЫНА АЛЫР ИДЕК,Ә КАРА КАГАЗГЕ ЯМАН,ҖӘЗА НАЧАР ЯКЛАРНЫ ЯЗАР ИДЕК.  Молодцы! Буген без  ЯХШЫЛЫК ХЭМ  ЯМАНЛЫК ТУРЫНДА  СОЙЛЭШЕРБЕЗ.

(Слайд3)

Көн-төн

Ак-кара

Кыш-җәй

Салкын-җылы

Файда-зыян

Сәламәт-авыру

Уңыш-уңышсызлык

Яхшылык-яманлык

  • Бу сүзләр ничек атала? (антонимнар) 
  • Димәк, без сезнең белән капма-каршы мәгънәле сүзләрне алдык.

Ак битебез ике –ак һәм кара өлешләргә бүленде. Бүгенге эшебез өчен без сезнең белән ике атаманы гына алырбыз: Яхшылык-яманлык. (Слайд4)

  • Нәрсә ул яхшылык һәм яманлык? 

(Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык:

  1. Яхшы кешегә хас сыйфатлар. Яхшы булу 2. Файда, уңайлылык,изгелек. Уңыш, шатлык, бәхет һ. б. 
  2. Явызлык - явыз ният белән башкарыла торган эш- хәл. )
  • Уйлап карыйк әле, бу төшенчәләр кайда очрый?(әкиятләрдә).санап  чыгыйек элэ.Габдулла  Тукайнын  Шурэлэ  экиятен иске  тошериек
  • Дөньяда нәрсә күбрәк? (яхшылыкмы әллә яманлыкмы?) Бу сорауга җавап бирер өчен “Шүрәле” әкиятенә мөрәҗәгать итик.

Катнашучыларга карточкалар таратыла:

  1. – Әкият һәрберебезгә таныш. (Слайд5)
  2. Таблица тутыру. “Шүрәле” әкияте.   ШУРЕЛЕ  ХЭМ  БЫЛТЫР

Әкият геройлары

Уңай

Тискәре

Кем? (1 сүз)      

Характерлары (нинди?) (2СУЗ)

Эш-гамәлләрен яз (нишлиләр?) (3 сүз)

Геройга карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдер (бер җөмлә белән) (4 сүз)

Герой турында нәтиҗә (1 сүз)

  • Геройлар турында нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Берсе – уңай(яхшылык сыйфатларны берләштергән, икенчесе – начар сыйфатларга ия)
  1. Үзеңнең героең турында синквейн төзе. (Слайд6)

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны  ( төшенчәне) ачыклый.

Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым. (Слайд7)

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә.(Слайд8)

Синквейнны дәреснең төрле вакытында кулланырга була: (Слайд9)

Дәрес башында : “Бу тема буенча мин нәрсә беләм?”

Дәрес уртасында: “Тема үзләштерү ничек бара?”

Дәрес азагында: “Нинди максатларга ирештек?”

Синквейн алымының өстен якларын санап китәсем килә:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра.
  • Грамматик материал кабатлана.
  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.
  • Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.
  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла.
  • Катлаулы информация гомумиләштерелә.
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.
  • Бөтен укучы да яза ала.
  1. Рефлексия.

Без  сезнең белән синквейн төзеп карадык. 

Тема бер үк төрле булса да, синквейнның нәтиҗәләре төрлечә чыгарга мөмкин. Бу – укучыларга теманы һәръяклап анализларга мөмкинлек бирә, хәтерләрендә дә яхшырак саклана. 

  • )
  • Кызганычка каршы, безгә бу тормышта явызлык, яманлык белән дә очрашырга туры килә. Минем сезгә теләгем: тормышыгызда күбрәк ак көннәр, ә каралары – әзрәк булсын иде.
  • Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

  • Әйдәгез, яхшылык эшләргә ашыгыйк. Барысы да безнең кулда! (Слайд)

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мастер класс Барысыда безнең кулда!

Слайд 2

Максат: Т әнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең синквейн алымы белән таныштыру, дәресләрдә практик кулланырга өйрәтү

Слайд 3

Бурычлары : укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; белем бирү процессын оптимальләштерү , белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Слайд 4

Фикерләү сәләте проблемалы ситуацияләр аша , бала предмет турында төшенчәләрне үзе эзләп тапкан вакытта гына үсеш ала. ( Л.С.Выготский )

Слайд 5

Синквейнны язу тәртибе : 1 нче юл . Теманы ачыклаучы сүз , исем . 2 нче юл . Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат . 3 нче юл . Синквейн темасына хас булган өч фигыль . 4 нче юл . Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә . Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш . 5 нче юл . Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә

Слайд 6

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту төшенү (аңлау) рефлексия .

Слайд 7

Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Слайд 8

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша .

Слайд 9

Иг ътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проверочная работа для 8 класса по темам: " Место человека в системе орг.мира. Эволюция человека. Клетка, ткани, системы органов человека".

Тест побиологии 8класс по темам: "Место человека в системе органического мира. Эволюция человека. Расы человека. Тстория развития знаний о строении организма человека. Клеточное строение организма. Тк...

Музыка на службе укрепления здоровья человека (внеурочная деятельность и ДОПОЛНИТЕЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ) доработана в 2018 году Смотреть вкладку "АУДИО"

Материалы данной работы  могут быть использованы как на уроках музыки,  во внеурочной деятельности, а также в  работе с родителями в целях пропаганды оздоровления человека средствами ...

Семинар по творчеству М. Горького «Всё в Человеке – все для Человека!» (по рассказу «Человек» и очерку «Рождение человека» из сборника «По Руси»)

Тема данного урока выбрана с учетом программы по литературе и биологии в 11-х классах. В ходе изучения пьесы М. Горького «На дне» обязательным является обсуждение темы «Споры о Человеке». Продолжить р...

Сочинение "Согласны ли вы с утверждением "Человек человеку-волк"? (к литературному направлению "Человек и общество" 2017г.)

Данное сочинение написано в рамках литературного направления "Человек и общество" 2017г....

Как проектная деятельность помогает учителям организовать учебный процесс с одаренными учениками на английском языке. http://narodjournal-preemstvennost.ru/2018/01/31/vypusk-0601-2018-chitat-2/#v0601-2018/v0601-2018

6 выпуск журнала "Народный педагогический"Тема номера: Особенности выявления и сопровождения обучающихся с признаками одаренности: детский сад-школа-ВУЗАннотация: Повышенное ...

Публикации о достижениях экологического объединения «Природа и человек», руководитель Майджи Ольга Владимировна 2018-2019гг.

Публикации о достижениях экологического объединения "Природа и человек"  центра дополнительного образования детей "Созвездие" г.о.Балашиха  в 2018-2019гг. с активными ссы...

Презентация "Об истории создания книги Бориса Полевого (настоящая фамилия-Кампов) «Повесть о настоящем человеке». В рамках районной читательской конференции " Через года, через века..",2018

Об истории создания книги БорисаПолевого (настоящая фамилия-Кампов) «Повесть о настоящем человеке».… снова отчаянная  борьба за возращение в небо – это долгий сплошной по...