Туган якны өйрәнү буенча эш тәҗрибәсеннән.
статья по краеведению
Предварительный просмотр:
Закиров Фәрит Хәлил улы
Әтнә районы " Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе" нең югары квалификацион категорияле тарих укытучысы.
Туган якны өйрәнү буенча эш тәҗрибәсеннән
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Бәрәскә - Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Аның вакыйгаларга бай чал тарихы, халкыбызның мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше бар. Менә шул тарихи ядкарьләрне өйрәнү, барлау һәм саклау бурычын күздә тотып, Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә унынчы елын инде “Туган якны өйрәнү” түгәрәге эшләп килә.
Шәхсән мин үзем, авыл тарихын язуны, тарих укытучылары өчен язылмаган канун дип саныйм. Димәк, укучыларда туган якның тарихын өйрәнүгә кызыксынуны нәкъ менә укытучы уята, аларга тиешле юнәлешне бирә. Түгәрәкне оештыру максаты да укучыларда туган авылларының тарихын өйрәнүгә, күренекле шәхесләребезнең эшчәнлеген барлауга һәм җыелган мәгълүматларны эзләнү эшләренә туплауга кайтып кала. Икенчедән, мондый эшне оештыру яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә иң үтемле чараларның берсе булып тора. Яшьләрнең нәкъ бүген алган патриотик тәрбиясе халкыбызның алдагы көнен билгелиячәк. Өченчедән, җыелган материаллар мәктәп һәм авыл музеен тулыландыру чарасы да булып торалар.
Түгәрәк эшчәнлегендә игътибар авылның гасырлар тирәнлегендә яшерелгән тарихына, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышын өйрәнүгә бирелә. Түгәрәк эшчәнлегенең төп максатлары һәм юнәлешләре итеп түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин:
максатлар:
- укучыларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру;
- балаларны милли мәдәният белән таныштыру;
- рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү;
-Туган якка карата Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү;
- эзләнү эшләренә кызыксыну уяту һәм аларны башкару структурасы белән таныштыру;
- эзләнү эшләре белән республикакүләм бәйгеләрдә катнашу.
юнәлешләр:
- җирле атамаларны барлау, аларның килеп чыгышын өйрәнү;
- авылның чал тарихы белән бәйле вакыйгаларны туплау;
- милли архитектура һәйкәлләрен саклау буенча эш ( Казан ханлыгы чоры белән бәйле кабер ташлары кабер ташлары, XVIII гасырга караган Бәрәскә төрбәләре һәм Бәрәскә мәчете );
- авылның күренекле шәхесләренең биографияләрен туплау;
- Бәрәскә җирлегеннән чыккан, Г. Камал театры белән бәйле артистларның биографияләрен өйрәнү;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бәйле материалларны җыю;
- мәктәп музееның фондын экспонатлар белән баету.
Менә шушы төп юнәлешләр буенча түгәрәкнең эшчәнлеге оештырылган. Әлбәттә, эшчәнлек барышында төрле авырлыклар белән очрашырга туры килә. Тарихны тирәнрәк өйрәнгән саен, без укучылар белән мәгълүмати базаның “ярлы” булуы белән очрашабыз. Ләкин архив фондларында Бәрәскә авылы белән бәйле материаллар шактый хәйран. Вакыт бара, ә фондлардагы материаллар үз тикшерүчеләрен көтеп ята бирәләр.
Шушы 10 еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча түгәрәкнең әгъзалары үзләренең эзләнү эшләре белән республикакүләм бәйгеләрдә чыгыш ясап түбәндәге уңышка ирештеләр.
1. Шәрәфиев Айрат 2011 нче елда Кукмарада узган укучыларның « Моё Я в большой науке » им. Р.И. Утямышева конференциясендә чыгыш ясап, тарих бүлегендә абсолют җиңүче булып табылды. Аңа I дәрәҗә Диплом һәм җиңүче кубогы тапшырылды.
2. Әхмәтҗанов Данир 2011 нче елда Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты оештырган V нче Татарстан һәм татар халкы эзләнү эшләре конференциясендә I дәрәҗә Диплом алуга иреште.
3. Габдрахимов Рифат 2013 нче елда патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнен тууына 107 ел тулы уңаеннан Балтач районы Карадуган мәктәбендә узган Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә I дәрәҗә дипломга лаек булды.
4. Корбанова Айсылу 2013һәм 2014 нче елларда (ике ел рәттән) И. Хәлфин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә I урынга лаеклы дип табылып Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Шул ук укучым 2014 нче елда Ш. Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.
5. Галиуллинә Динә 2015 нче елда И. Хәлфин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә II дәрәҗә диплом иясе дип табылды.
6. Шәрәфиев Радик 2016-2017 нче елларда Балтачта узган Фәнгә адымнар республика фәнни-гамәли конференциясендә, Арча районы Кырлай мәктәбе базасында узган Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни конференциядә һәм Ш. Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә II дәрәҗә дипломнар алуга иреште.
7. Басыйров Илсаф 2019 нчы елда Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан Балтач районы Карадуган мәктәбендә узган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә лауреат исеменә лаек булды.
Ирешелгән уңышлар укучыларда тарихка карата кызыксыну уята, аларны эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә өнди. Кем белә, бәлки алар арасыннан киләчәктә халкыбызның үткәнен өйрәнүче галимнәр, белгечләр чыгар.
Киләчәккә өмет баглап, яшь буынны тәрбияләгәндә, үткәнгә, халкыбызның тарихына юнәлеш тоту бик мөһим. Шуны онытмыйк: “ Кешене хәтер яшәтә. Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый аның...“
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Туган якны өйрәнү. Биш мунчадан - Бишмунча"
ТР, Әлмәт районы Бишмунча авылы тарихы....
Туган якны өйрәнү музее һәм аның яшь буынга тәрбия бирүдәге әһәмияте.
музей эшчәнлеге...
2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы
2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....
Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.
Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...
“ Туган якны өйрәнү” музее.
Укучыларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү – ...
“Туган якны өйрәнү” (6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла: Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм патриотлык хисләре булдыру. Максатка ирешү өчен т...
Туган якның моңлы сазы
Класс сәгате...