Онытмабыз сезне, Финәүзия апа!
статья по краеведению на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Авылыбыздан чыккан беренче хатын-кыз укытучы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chyty_avylynnan_chykkan_berenche_hatyn-kyz_ukytuchy.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Онытмабыз сезне, Финәүзия апа!

 Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш  җылысы  җиһанны юаткан , илебездә дәһшәтле сугыш барган мизгелдә –1942 елның 1 апрель  таңында  Татарстан республикасы Питрәч районы Чыты авылында гади колхозчы гаиләсендә  дөньяга  Сафина (Латыпова) Финәүзия Хуҗиәхмәт  кызы  туа.  Бу вакытта инде әтисе ,Сафин Хуҗиәхмәт Сафа улы ,сугыш кырларында тормышын аямыйча кызының якты киләчәге өчен көрәшә торган була. Әнисе, Сафина Нәгыймә Шәмсетдин кызы, ике бала тәрбияләп , җиңү өчен бар көчен куеп колхоз кырларында иртәдән кичкә кадәр эшли. Финәүзия  апа тугач аңа атап әтисеннән бары бер сәлам  хаты  гына килә.  Шул хаттан соң аралар өзелә, Хуҗиәхмәт Сафа улы  Бөек Ватан сугышы кырларында ятып кала.        

  Финәүзия Хуҗиәхмәт кызының балачагы бик күп башка сугыш балаларыныкы кебек үтә. Ничек итеп 3 яшьтән кычыткан, алабута ашаганнарын, ялантәпи кырдан яз көне черек бәрәңге җыйганнарын ул үзенең истәлекләрендә язып калдырган.

    1950 елда ул Чыты җиделлык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә  бары тик яхшы билгеләргә генә укый.  Ел саен имтиханнарын “4” һәм “5” билгеләренә генә тапшырып,  җидееллык мәктәпне тәмамлый. Шундый авырлыклар күреп, авыр эшләр эшләп, изелеп үссә дә, ул белем алырга омтыла. 1957 елда  Чыты авылыннан 20 км ераклыкта урнашкан Шәле урта мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга китә.  Аякка чабата киеп, җәяү йөреп, атна буе үзләре белән биштәрләп алып барган бер бөтен икмәк, ярты литр каймак белән, атна буе кайнар аш күрмичә, 3 ел укып, урта белем ала. 1958 елда ,9 сыйныфта укыганда, ВЛКСМ сафларына керә. 1960 елда мәктәпне тәмамлый Финәүзия Хуҗиәхмәт кызы. Яңадан туган авылына кайтып, 3 ай колхоз фермасында бозаулар карый. Сентябрь ае җитәрәк яшь кызны мәктәпкә эшкә чакыралар( ул чорда урта белемле кешеләр бик сирәк күренеш. Чыты авылыннан Шәлегә  Финәүзия апа белән бергә 11 бала укырга киткән була, ә мәктәпне алар бары тик 3әү  генә тәмамлыйлар). Ул , әлбәттә,  ризалаша һәм 1960 елның 13 сентябреннән  Чыты сигезь еллык  мәктәбендә  өлкән пионервожатая булып эшли башлый.  Бу елларда пионер эше бик  җанланып китә. Мәктәптә 400гә якын укучы була. Алар төрле шөгыльләр белән мавыгалар (гимнастика, походлар һ.б.)   Эшләү дәверендә үзен бары тик яхшы яктан, бик актив , инициатив итеп таныта.  Аңа педагогия училищесына укырга керергә тәкъдим итәләр.    1963 елда  Финәүзия апа    хезмәттәше  Латыпов Флюр Мулламөхәммәт улы белән гаилә корып җибәрәләр.  

 Шул ук елны  Латыпова Финәүзия  Казан педагогия училищесына  читтән торып укырга керә. 1966 елда Чыты  сигезьеллык мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. . Училищены 1967 елда уңышлы гына тәмамлый һәм Чыты авылыннан чыккан беренче укытучы  була. Аңа кадәр Чыты мәктәбендә  туган авылында туып үскән һәм шул мәктәптә эшләүче бер генә укытучы да булмый. Шул вакыттан алып,  2003 елның сентябренә кадәр , Латыпова Финәүзия  Хуҗиәхмәт кызы 41 еллык педагогик стажлы укытучы-методист, үз эшенә тугры булып, башлангыч сыйныф укучыларын укырга, язарга, санарга өйрәтә. Укыту-тәрбия  өлкәсендә һәр  яңалыкны, беренчеләрдән булып, үз эшендә файдалана һәм башкаларга ярдәм итә, киңәш бирә. Ул һәрвакыт иҗади эшли. Үзенең  һәр башкарган эшендә ата-аналар белән киңәшләшә, алар белән бергәләп, сыйныфтагы проблемаларны җиңел хәл итә.

      Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай шартлар тудыручыларның берсе була.  Балаларда һәрнәрсәгә кызыксыну уяту максаты белән төрле чаралар үткәрә. Табигатькә сакчыл караш, туган як табигатен ярату хисләрен тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Кыш уртасында канәфер, лалә чәчәкләре, төрле-төрле гөлләр үстерә торган була Финәүзия апа. Туган авылыбызның һәр тарихи урыннарына экскурсияләр үткәрә, ул урыннарның тарихын өйрәтә балаларга.

   Укытучының  төп максаты – үткән тормышны өйрәнү белән беррәттән, заман белән бергә атлап, киләчәк буынга бай рухи мирас калдыру. Финәүзия Хуҗиәхмәт кызы куйган максатына иреште дип курыкмыйча әйтергә мөмкин, чөнки күп санлы укучыларының хөрмәте, бүгенге көндә дә бары тик яхшы яктан гына искә алулары моңа дәлил булып тора.  Башкарган хезмәтләре өчен 1998 елда Финәүзия апа  “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, күп санлы “Мактау грамоталары” белән бүләкләнә.

    Финәүзия Хуҗиәхмәт кызы  тормыш иптәше Флюр Мулламөхәммәт улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни дә була белгән ул.  Өч баласы да тормышта үз юлларын табып, әти-әниләренә тиңләшеп яшиләр. Бүгенге көндә, әти-әниләренең юлын дәвам иттереп, Чыты урта мәктәбендә кече кызлары Лалә Флюр кызы рус теле һәм әдәбияты, аның тормыш иптәше Самат Әхәт улы физика һәи информатика укыталар.  Бер-беренең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларының һәм оныкларыннан авыр сүз ишетмичә, аларның  рәхимлеген, шәфкатьлелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта, бәхетлектә  Финәүзия апа безнең арадан китеп барды.  2006 елның шаулап чәчәк аткан май аенда, каты авырудан соң,  ул бакый дөньяга күчте.

   Һәрчак олы җанлы, киң күңелле , тормыш авырлыкларын җиңә килүче, балаларыңа, укучыларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге булып мәңге истә калырсың, Финәүзия апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без аларны мәңге онытмабыз

Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистикязмалар күп басылды. Сугыш баш...

Әти-әниләр, сезнең өчен

Кайбер әти-әниләр мәктәп җыелышларына барырга теләмиләр. Ни өчен? Кайберәүләр укытучыларның әрләвен ишетергә теләми, башка ата-аналар алдында оялтырлар, дип курка. Бәлки алар үз балаларын үзгәртүдән ө...

Ата-аналар Сезнең өчен

Ата-аналар өчен файдалы мәгълүматлар...

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....