"Онытмадык... Мәңге онытмабыз!" (инша)
творческая работа учащихся (8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Онытмадык...
Мәңге онытмабыз!
(инша)
Вафина Регина, Казан шәһәре,
Совет районы 8 гимназиясенең
8б сыйныфы укучысы
Укытучы: 1 категорияле укытучы
Ваганова Альбина Илсур кызы
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Р. Миңнуллин
Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Бүгенге көндә безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән искә алалар. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә.
1941 елның 22 июне көнендә, илебезнең тынычлыгын бозып, фашистик Германия безгә һөҗүм башлады. Бөтен халык белән берлектә Татарстан хезмәт ияләре дә сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелде.
Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып:
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”
Р. Вәлиев
Менә шундый фикердә иде халкым бу фаҗигане ишеткәч тә. Җиңү сугыш кырында гына яуланмады, бәлки тылда да – завод цехларында, совхоз-колхоз кырларында да яуланды.
Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. 54 язучының 27 се сугышның беренче елында ук фронтка китә. Байтак язучылар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, сугышның беренче көннәрендә үк гариза бирәләр. Менә Г. Кутуйның хәрби комиссариатка язган үтенече:
“Мин, татар язучылары союзы члены, әдәби хезмәт белән шөгыльләнүем сәбәпле, соңгы елларда беркайда да эшләмәдем һәм хәзер дә эшләмим. Дәһшәтле сугыш көннәрендә, барлык татар халкы Ватанны саклау өчен ерткыч фашистларга каршы күтәрелгәндә, мин өйдә кала алмыйм. Мине Хәрәкәттәге армия сафларына кабул итүегезне сорыйм. Дошманны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын, тормышымны Туган ил өчен бирәчәкмен...
Кутуев Гаделша”
Фронтка киткән әдипләр үзләрен чын мәгънәсендә халыкның батыр уллары итеп таныталар, дошманны каләмнәре белән дә, штыклары белән дә кыйныйлар.
Без, 21 гасыр балалары, сугышның авырлыкларын, аның бик күп яшь гомерләрне кисүен, меңләгән балаларны ятим калдыруын, шәһәр һәм авылларны юкка чыгаруын китаплардан укып яки әби-бабаларыбыз сөйләвеннән беләбез. Безнең күңелләребездә фашизмга каршы нәфрәт, ачу хисе уяна.
Минем, аеруча, фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Ул сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Аның “Кереш җыр” исемле шигырен искә төшерик:
Мин рядовой солдат булдым бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Ф. Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр хакына кала йокылар”.
Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу - халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч. Шагыйрь үзе дә Ватанын, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр.
Ф. Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күпмилләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша:
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк
Яшен уты белән күккә язып әйтәм: Язы юкның яшәү хакы юк!
Шулай ук Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган әсәрләрен (“Кем җырлады?”, “Бала”, “Бер генә сәгатькә”) укыганда, анда канкойгыч вакыйгалар тасвирланмаса да, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел.
“Бала” әсәрен генә алып карыйк. Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч-дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелендә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын калдырып дөрес эшләмәде ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде - үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек! Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар.
Безнең күңелдә бердәнбер теләк туа: “Булмасын иде сугыш, кирәкми ул! Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде!”
Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 64 нче тыныч язы килде. Ул көннәр – кешелекнең җуелмас хәтере. Батыр сугышчыларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып һәйкәлләргә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр куелыр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге туар буыннарга күчәр, гасырлар буена яшәр...
Беркем дә, беркайчан да онытылмас!
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....