Классный час по теме "Прекрасный уголок Родины"
классный час по краеведению (6 класс) по теме

Габдрахманова Ильдария Бариевна

Разработка классного часа о древнем городе Булгар и острове-Свияжск. Её можно использовать в 5-7 классах, а так же на уроке истории Татарстана (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon конспект булгар197.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.      Безне зарыгып көткән җирләр бар!

Максат.  1. Укучыларны Болгар һәм Свияжск җирләре белән таныштыру.

                   2. “Яңарыш” фонды, аның эшчәнлеге һәм бу фондның әһәмиятен  

                       аңлату.

                   3. Укучыларда туган як тарихыбыз белән кызыксыну тәрбияләү.

                   4. Үзләре яшәгән җиргә,  төбәккә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау.   Компьютер, мультипроектор, Татарстан картасы.

Материал.    “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Ялкын” журналлары,  

                            Интернеттан материаллар.

                                   Дәрес барышы.

I. Кереш сүз.

Укытучы. (Слайд № 1) Һәр халыкның, һәр милләтнең күңел түрендә йөрткән, буыннан-буынга сөйләнелгән, риваятьләрендә сакланган, үткән тарихын чагылдырган, изге ядкәрләрен саклаган җирләр бар. Безнең бүгенге дәресебез дә нәкъ менә шундый кадерле җирләргә багышлана һәм “Безне сагынып көткән җирләр бар” дип атала.

 Шундый изге җирләрнең берсе – борынгы Болгар шәһәре, ә икенчесе – Свияжск шәһәр-утравы. Бу ядкәрләр гүзәл табигать почмагы – Идел яры буенда, турист маршрутлары чатында урнашкан. (Татарстан картасыннан күрсәтү).

  Алар – безнең тарихыбызның кабатланмас мираслары. Бу җирләр –  туган җирең белән горурлык хисен салырдай кодрәтле куәткә, күңел түренә бер керсә мәңге онытылмас моңга ия җирләр. Әйдәгез, без дә күңел һәм хыял белән бу төбәкләргә сәяхәт ясыйк.

II. Төп өлеш.

     1. Борынгы Болгар дәүләте, Болгар шәһәре , шәһәрдәге тарихи      

      корылмалар турында сөйләү.

     Укытучы. (Слайд № 2) Идел Болгары дәүләте 10 нчы гасырда барлыкка килгән һәм     Көнчыгыш Европада танылган дәүләт булган. Аның башкаласы – Болгар шәһәре 10 нчы гасыр башында формалашып, 15 нче гасыр урталарына кадәр яшәгән. Дәүләт 922 елда ислам динен кабул иткән һәм Төньяк Мәккәгә әверелгән –  Шәһри Болгар, шул чорның иң алга киткән дәүләтләрнең берсе булган.  (Слайд № 3) Хуҗалыкның нигезен игенчелек, терлекчелек тәшкил иткән, төзелеш эше һәм һөнәрчелек, шул исәптән металл эшкәртү, корал ясау, зәркан-ювелир әйберләр эшләү, гомумән, матди мәдәният, аның белән бәйле булган рухи мәдәният, мәгърифәт, хәтта фәннәр, заманы өчен,  югары үсешкә ирешкән булган. Корал ясау, ныгытмалар төзү, кыскасы, хәрби эш шулай ук заман таләпләренә җавап биргән.

     Болгар башка илләр һәм халыклар белән дә икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләре алып барган. Идел буендагы зур сәүдә үзәге – Ага-Базар – еракларда дан тоткан.

     Болгарның, бай дәүләт буларак, көндәшләре дә күп булган. Шуңа аңа даими яулар төшкән. Соңгысы – 1431 елда, дәүләт рус патшасы Иван III җитәкчелегендәге гаскәр тарафыннан яулап алынган, яудан соң бар халык Болгарны ташлап китәргә дучар булган. Бөек шәһәрдән исә нибары урыны һәм бүгенгәчә сакланган корылмалары гына калган.

    Бу җирләр күп кенә сәяхәтчеләрне, галимнәрне, язучыларны, хәтта, ил җитәкчеләрен дә үзенә тарткан.

    (Слайд № 4)  1722 елда Россиянең беренче императоры Петр I, Азов тарафларына яу белән кузгалгач, Болгар ядкәрләрен күрү өчен бирегә махсус тукталган. Аларның тәэсирендә хәтта бу ядкәрләрне торгызу турында Указ да чыгарган ул.

    (Слайд № 5)  Шулай ук, 1767 елда патшабикә Екатерина II дә, Казанга сәяхәт иткән вакытта,  Болгарга туктала һәм Петр I  Указының үтәлешен тикшерә. Ул Болгарда күргәннәрен француз философы-мәгърифәтчесе Вольтерга язган хатында болай сурәтли (слайдтан уку): Идел буйлап сәяхәтем вакытында мин көймәмнән төшеп, борынгы Болгар шәһәренең хәрабәләрен карарга киттем. ...Мин анда яхшы сакланган күп кенә таш биналар һәм тугыз манара күрдем. Шул хәрабәләрнең берсе янына килдем, анда кырыклап татар басып тора, кайберләре гыйбадәт хәлендә иде. Губерна башлыгы миңа шуны әйтте: бу җирне татарлар изге дип саный, алар монда гыйбадәт кылырга йөриләр икән”.

     (Слайд № 6)  19 нчы гасырның 60 нчы елларында археологлар биредә казу эшләре алып бара башлыйлар. Алар җир катламнарын аерып, сакланган табылдыкларны саклык белән генә көн яктысына чыгаралар.    (Слайд № 7)  Казу эшләре белән бергә биредә 1969 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы оеша.    (Слайд № 8)  Кайчандыр шаулап яшәгән шәһәр музейга әверелә, мәһабәт пулатлар, бабаларыбыздан калган хан төрбәләре, күккә ашкан манаралар үз хәленә кайтарыла.

       (Слайд № 9)  Петр I Болгарга сәяхәт кылганда монда барысы 70 кә якын таш биналар сакланган була, ә 46 елдан соң Екатерина I бу җирләрдә 44 кә якын корылмаларның булуы турында язып калдыра. Хәзерге вакытта тыюлыкта 9 архитектура ядкәре саклана.    (Слайд № 10 – 17 ) 

       (Слайд № 18)  Шәһре Болгар – Россия мөселманнарының хаҗ урыны.    (Слайд № 19)  Һәр елны Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итү көнен искә алып, бу төбәккә дистә меңнәрчә мөселман изге туфракларны зиярәт итәргә ашыга.

     Укучылар чыгышы.

1 укучы. Шәһре Болгар!

                Безнең өчен бу бит изге туфрак,

                Тамырыбыз моннан таралган.

                Зират кылыйк борынгылар өчен,

                Милләтебез монда яралган,

                Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

       2 укучы.  Нинди матур безнең Болгар җире,

                Нинди иркен аның кырлары.

                Кырларында, Тургай җырларында

                Ишетәм күк Болгар җырларын.

       3 укучы.  Басып торам изге җир өстендә  

                Үткәннәргә илтә уйларым.

                Ишетәм күк Болгар көйләренә

                Бии төсле Болгар кызлары.

        4 укучы.  Аваз салыйк бөтен җир шарына

                 Ишетелсен безнең сүзебез.

                 Бабайларның изге туфрагына

                 Чакырабыз сезне хаҗ кылырга,} барысы бергә әйтәләр

                Чал Болгарга, дуслар, килегез!

  1. Свияжск шәһәр-утравының тарихы, андагы архитектура корылмалары турында сөйләү.

    Укытучы.    (Слайд № 20)  Татарсанда икенче тарихи ядкәр – православие динендәге кешеләрнең изге урыны, тарихи-архитектура һәйкәле – Свияжск (Зөя) шәһәр-утравы. Монда 16 нчы гасырда төзелгән тарихи корылмалар, күренекле осталарның кабатланмас рәсемнәре саклана.

       (Слайд № 21)   Свияжск шәһәренә рус патшасы Иван IV тарафыннан 1551 елның 24 маенда нигез салынган. Бу – Урта Идел буенда иң беренче православие шәһәре булган.

     Мәскәү дәүләтенең патшасы Иван Васильевич 22 яшендә гаскәр җыеп Казанны алырга килгән. Берничә тапкыр яуга чыгып та, Казан Кирмәнен ала алмыйча, Мәскәүгә кайтканнан соң, шәрык ачкычы булган Казанны яулап алу максаты куелган.

     Шул вакытта бер акыллы башы Казаннан берничә дистә чакрым ераклыктагы Зөя утравында кораллар һәм гаскәр туплау өчен крепость (дивар) төзергә тәкъдим иткән. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китереп, тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган. Бу эшне 75 мең кеше 24 көн эчендә башкарып чыккан. Бу утрау – Казанны алу өчен дә бик уңайлы урын булган. Шәһәрдән 30 км ераклыкта урнашкан, периметры 2,5 км, утрауның бер ягында Зөя елгасы ага, икенчесендә - Идел.

    Казан яулап алынганнан соң, Зөя утравында чиркәүләр, монастырьлар төзелгән. Анда изге сурәтләр, кыйммәтле иконалар саклана.      

 (Слайд № 22 - 25)    Татарстанга кунакка килүчеләр бу тарихи һәйкәлләрне барып карыйлар. Свияжск – татарча әйткәндә Зөя утравы, кешеләрне үзенә тартып тора. Монда тарих исе килә. Татарстанның табигате һәм Русия тарихының кадерле ядкарьләре монда булып киткән һәр кешенең хәтереннән чыкмый.

  1. “Яңарыш” фонды һәм аның эшчәнлеге, бу фондның Татарстанның          

мәдәни тормышындагы әһәмияте белән таныштыру.

       Укытучы.       (Слайд № 26)   Әйе, тарихи ядкәрләргә бай безнең төбәк. Болгар да, Свияжск та – болар барысы да безнең уртак тарихыбызның кабатланмас мираслары. Ата-бабаларыбыздан калган әлеге мәдәни мирасны төзекләндерергә, торгызырга, тиңдәшсез тарихи хәзинәләрне югалтмыйча-таратмыйча сакларга, киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Әлеге иң кыйммәтле ядкәрләрне торгызу зарурилыгы илнең югары җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты.      

(Слайд № 27)   Шушы максатны күздә тотып, республикада “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы” дигән проектны тормышка ашыру өчен махсус фонд булдырылды: ул “Яңарыш” – “Возрождение” дип атала.       (Слайд № 28)   Бу фонд – тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызу фонды. , бу тарихи әһәмияткә ия изге эшне Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт Киңәшчесе

Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ул бу фондның рәисе булып тора.

    Болгар һәм Свияжскны торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм тапты. Киләчәктә бу урыннар – тарихи-мәдәни, туристлык үзәгенә әйләнәчәк.

           III. Ныгыту.

      Укытучы. Укучылар, менә без сезнең белән Татарстандагы барлык халыклар өчен дә изге саналган җирләр белән таныштык.

  1. Ни өчен бу җирләрне шулай атыйлар?
  2. Бу җирләргә барсак нәрсәләр белән таныша алыр идек?
  3. “Яңарыш” фонды нинди максаттан төзелә?
  4. Сез бу проект эшчәнлегенә ничек ярдәм итә аласыз?

Укучыларның җавапларын тыңлау.

        IV. Йомгаклау.

      Укытучы. Әйе, укучылар, бу җирләр безне көтә, монда безнең бабаларыбызның тамыры башлана, бу җирләргә алар рухы иңгән,   бу җирләр  бездән ярдәм көтә.

 (Слайд № 29)

  Тарих үзе саклап ирештерде

     Болгарыстан дигән ил барын.

     Милләтемнең яралгысы синдә,

     Тормыш башы, Болгарстаным!

 (Слайд № 30)

                     Чишмәләрнең суын татыр өчен,

                     Тарих эзе буйлап киләмен,

                     Кабер ташларына башым куеп,

                     Язлар саен зиярәт кыламын,

                     Изге җирем, Болгарстаным!

  Бер укучы сөйли.

            Болгар җире

                                Флёра Тарханова шигыре.

Болгар җире – элгәрләрнең җире:

Җаннар гына түгел, тамыр бәйле

Алар рухы иңгән җир белән.

Әледән-әле яулар үткән саен

Болгар туфрагының һәр учмасы

Сугарылган кан һәм тир белән.

Татарларның бүгенгесе тоташ

Бакыйдагы угыз, кыпчакка...

Колак салсам тынып, мин аларның

Ничә катлам аша сыктауларын

Ишеткәндәй булам кайчакта.

Сыктый алар җирен югалтканга,

Кылычыннан үткәч башканың.

Ыңгыраша таптап киткән саен

Күмелеп яткан кабер ташларын,

Илен яклап чапкан яугирләрнең

Гарасатта салган башларын.

Хәрабәгә калган шәһри Болгар

Үткәннәрне оныттырмас өчен

Варисларын җыя барыбер.

Борынгылар корган хөр дәүләтне,

Күз алдына китереп, хет уйларда

Торгызсыннар диеп тагы бер.

Болгар җире – ата-баба җире:

Шунда безне мең дә йөз ел элек

Чын мөселман иткән бер Хода.

Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең

Рухларына барып җитсен иде

Изге җирдә кылган һәр дога.

               

     Мәктәп программасында Татарстан тарихы һәр сыйныфта 10ар сәгать кенә каралган. Бу дәресләрдә генә туган төбәгебез тарихын укучыларга биреп бетереп булмый. Шуңа күрә укучыларны класстан тыш чараларда, сыйныф сәгатләрендә үзебезнең туган төбәгебезнең бай тарихы, шул җирлектә тупланган һәм буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи мирасы, тарихи традицияләре белән таныштырабыз һәм түбәндәге максатларны куябыз:

  1. балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту;
  2. үз милләтенең тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;
  3. укучыларны милли-мәдәни кыйммәтләр белән якыннан таныштыру;
  4. милләтара килешеп яшәүнең әһәмиятен төшендерү;
  5. укучыларда милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;
  6. үз халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү.

   Түбәндә тәкъдим ителгән сыйныф сәгате дә шушы максатларны күздә тотып үткәрелде.

                                            Габдрахманова Илдария Барый кызы

                                            Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең

                                            тарих укытучысы

Уполномоченный по правам человека в Республике Татарстан – Сабурская Сария Харисовна – телефон (843) 518-29-45

                                                         е-mail: Sariya.Saburskaya@tatar.ru

Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан – Удачина Гузель Любисовна – телефон (843) 518-29-45, 518-53-94

                                                       е-mail:Guzel.Udachina@tatar.ru

              (решение Государственного Совета РТ от 8.06.2010 года)

Хокук атналыгының планы.

        1 көн.    Атналыкның планы белән таныштыру.

        2 көн.     Сыйныфларда бала хокукларын өйрәнү.

        3 көн.     Сыйныфларда анкета сорауларына җавап бирү.

        4 көн.      Сыйныфларда бала хокуклары турында  

                биремнәр үтәү.              

                                         Башлангыч сыйныфлар:  Бала хокуклары   саклануны

                                                                    сурәтләгән эмблема рәсемен ясау.

                        5, 6 сыйныф:      Өлкәннәрне бала хокукларын  

                                                     үтәүгә өнди торган плакат ясау.

                       7, 8 сыйныф:       Бала хокукларын беләсеңме? –  

                                                     кроссворд чишү.

                       9-11 сыйныф:       ”Нинди хокуклар бозылган? –    

                                                      викторинага җавап бирү.

      5 көн.      “Балачакны кем яклар? – тарих кабинетында сыйныф сәгате,  

                         презентация карау.

      6 көн.        Атналыкка йомгак ясау.

Болгарның, бай дәүләт буларак, көндәшләре дә күп булган. Шуңа аңа даими яулар төшкән. Соңгысы – 1431 елда, Мәскәү кнәзе Фёдор Пёстрый (Иван III җитәкчелегендәге гаскәр) тарафыннан: яудан соң бар халык Болгарны ташлап китәргә дучар булган. Бөек шәһәрдән исә нибары урыны һәм бүгенгәчә сакланган корылмалары калган.

  1. Зөя өчен Мәскәүдә көрәштеләр

  1. .

  1. 1551 елда утрауга Грозный гаскәрләре килеп керә.

  1. шәһәрчектә элек сукырлар өчен мәктәп, аннары – 1947 елга кадәр төрмә булган. Монда Сталин чорында 58нче статья буенча тоткыннарны колонияга җибәргәннәр.

, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы рәисе

Биредә сүз Болгар дәүләтенең Х гасырда корылган һәм Свияжск архитектура комплексының XVI гасырда төзелгән тиңдәшсез тарихи ядкәрләрен торгызу турында бара. Бу ядкәрләр гүзәл табигать почмагы - Идел яры буенда, турист маршрутлары чатында урнашкан. Нәкъ менә Болгар территориясендә ислам дине кабул ителгән, Киев Русе чукындырылганчы берничә дистә ел алданрак булган бу хәл. Бүген әлеге урын - Россия мөселманнарының хаҗ урыны. Петр Беренче, Азов тарафларына яу белән кузгалгач, Болгар ядкәрләрен күрү өчен бирегә махсус тукталган. Аларның тәэсирендә хәтта бу ядкәрләрне торгызу турында Указ да чыгарган ул. Казанга яу белән килүче Иван Грозный һәм аның гаскәрләре өчен Свияжскида Иделнең үрге агымыннан сал белән агызып китерелгән агачлардан салынган Троицк чиркәве сакланып калган. Биредәге собор-чиркәүләрдә XVI гасыр урталарындагы күренекле осталарның кабатланмас рәсемнәре өлешчә сакланган. Боларның барысын да реставрацияләргә, төзекләндерергә, туристларга алар белән танышу мөмкинлеге тудырырга, ә иң мөһиме: мөселман, шулай ук православие динендәге диндарларга кайтарырга кирәк. Боларның барысы да - безнең уртак тарихыбызның кабатланмас мирасы. Әлеге үтә кыйммәтле ядкәрләрне торгызу зарурилыгы илнең югарыгы җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты.

Ядкәрләрне торгызу мәсьәләсе һәм бу эшне финанслау шартлары федераль хакимияттә җентекләп тикшерелде: финанслау паритетлы нигездә хәл ителәчәк: ягъни акчаның яртысын - федераль үзәк, яртысын республика бирәчәк. Шушы көннәрдә генә республикада "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы" дигән проектны тормышка ашыру максатында акча средстволары туплау өчен махсус фонд булдыру турында указ кабул ителде. Бездә Казан Кремле ядкәрләрен, Благовещение соборын торгызу һәм Колшәриф мәчетен төзү тәҗрибәсе бар

 

әлеге объектлар табигатьнең искиткеч ямьле урынында, чит ил туристларын җәлеп итәрлек җирдә урнашкан. Шуңа күрә, Болгар белән Свияжскины торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм табарга тиеш, киләчәктә исә ул урыннар зур гына туристлык үзәкләре булып китәчәк.

тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызу фонды

Свияжск – уникальный историко-культурный памятник, национальное достояние всей России, донесший через четыре с половиной столетия до наших дней общекультурное наследие. Современный остров-град имеет несколько историко-культурных пластов, которые начинаются задолго до появления Ивана Грозного. Сама река Свияга уникальное явление, где сохранились даже стоянки первобытного человека. Далеко не все знают, что река Свияга берёт начало на территории Ульяновской области, которая находится ниже по течению Волги, а впадает в Волгу около острова Свияжск, находящейся выше по течению. Чем не загадка для туристов?

Архитектура острова Свияжск ведет начало с 1551 года. К сожалению, из древних соборов и монастырских построек того времени сохранилось далеко не всё, но все же можно увидеть уникальную деревянную Троицкую церковь, удивительные росписи Успенского собора, созданные руками выдающихся мастеров середины XVI-го века. Значительный интерес представляют и другие храмовые ансамбли, например, церковь Святого Сергия Радонежского, построенная при правлении Бориса Годунова. В своё время в г.Свияжске побывали: императрица Екатерина II, императоры: Павел I, Александр I, Николай I, поэт А.С.Пушкин, писатели Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой. А Герцен и Радищев побывали не по своей воле. С иной миссией был там Троцкий, Демьян Бедный и другие.

Пройдя по улицам и площадям Свияжска, можно представить себя гостем типичного уездного городка с его присутствиями, лавками, усадьбами. Остров Свияжск без преувеличения можно назвать жемчужиной Поволжья.

Бу кадерле ядкәрләрнең һәммәсен саклап калу, яңарту, бу шәһәрләрнең икесен дә дини-рухи, тарихи-мәдәни үзәккә, туристлык үзәгенә әйләндерү гаять кирәкле һәм безнең кулыбыздан килерлек эш дип саныйм.

Ата-бабаларыбыздан калган мәдәни мирасны, тиңсез тарихи хәзинәләрне югалтмыйча-таратмыйча киләчәк буынга тапшыру кебек олы бурычны үтәү безгә насыйп булган икән, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга, шушы яңа милли-мәдәни проектны уңышлы төстә гамәлгә ашырырга тиешбез.

Свияжск основан 24 мая 1551 года царем Иваном Грозным. Это первый православный город в регионе Среднего Поволжья, оказавший значительное влияние на распространение культуры.

Он имеет уникальную историческую судьбу. Это беспрецедентный в мировой практике по масштабу пример единовременной закладки и заселения города-крепости (75 тысяч человек построили из срубов город-крепость за 24 дня на площади 62 га). На острове имеются творения выдающихся средневековых псковских зодчих Постника Яковлева и Ивана Ширяя, создавших прекрасные образцы русской архитектуры 16 века. Среди них - Успенский собор. Росписи собора неповторимы многообразием библейских сюжетов, совершенством исполнения.

Идел Болгары-шәһәрләр иле.

"Бай шәһәрле патшалык". 1235 елда Идел Болгары на ерак Венгриядән Юлиан исемле бер сәяхәтче монах килеп китә. Соңыннан ул үзе күргәннәрен көндәлегенә кыска гына итеп: "Болгар иле — бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык", — дип язып куйган.

Чыннан да, Болгар дәүләте X—XIII гасырларда шәһәрләргә бай ил буларак дан тоткан. Биләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау кебек шәһәрләр бик еракларда да бил геле булган.

Идел Болгарының төрле почмакларына сибелгән шәһәрләр саны 170 кә җиткән. Хәер, аларның барын да чын мәгънәсендә шәһәр дип әйтеп тә булмыйдыр. Алар арасында 2—3 гектар мәйдан биләгән хәрби ныгытма лар — кальгалар да шактый күп булган. Бай җирләр хуҗалары — феодаллар яшәгән замоклар да шәһәр исәбендә йөргән.

Чын шәһәр территориясе яхшы ныгытма белән әйләнде реп алынган, ә халкы, — асылда, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән аерым зур утрак, шул ук вакытта зур мәйданның административ һәм мәдәни үзәге дә ул. Андый шәһәрләрнең мәйданы берничә дистәгә, хәтта йөз гектарга җиткән. Шәһәр үзәгендә, гадәттә, югары катлау, дәүләт белән идарә итүчеләр, бай һәм зыялы кешеләр яшәгән. Шунда ук базарлар гөрләп торган, янында гына мәчетләр һәм мәдрәсәләр булган. Ә һөнәрчеләр остаханәләре, аерым бистә булып, үзәктән читтә урнашкан.

Биләр шәһәре.

Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы Биләр авылы янында, Кече Чирмешән ел гасының сулъяк ярындагы бик матур бер урында, бо рынгы заманның зур бер шәһәре хәрабәләре бар. Бу — данлыклы Биләр шәһәрлеге. Шәһәрдән зур урлар һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган мәйдан гына калган. Мәйданда кечкенә калкулыклар күп. Алар бо рынгы биналар өстенә үсеп чыккан. Археологлар тара фыннан төрле елларда җыелган йөзләрчә-меңнәрчә әйберләр Биләрдә яшәгән кешеләрнең бай мәдәнияте хакында сөйли. Бу табылдыклар арасында — асылташ лар белән бизәлгән металл китап тышлыгы; гарәпчә язма төшерелгән, барс рәвешендәге бронза йозак; үзәгенә суда йөзеп йөрүче кош сыны ясалган чигә боҗралары һәм башка күп нәрсәләр бар.

Биләр урта гасырларда дөньякүләм цивилизациянең иң зур шәһәрләр исемлегенә кергән. Борынгы рус елъ язмаларында да аны Бөек шәһәр дип атаганнар. Мон голлар яулап алганчы, Киев, Чернигов, Переяславль ке бек эре шәһәрләрнең ныгытмалы мәйданы 100 гектар чамасы тәшкил иткән. Смоленск, Суздаль, Владимир, Ря зань, Псков алардан бик азга гына калышкан. Көнба тыш Европаның иң эре шәһәрләре — Париж, Милан, Лондон, Неаполь, Кёльн шәһәрләре 200-400 гектар мәйдан биләгән. Ә менә Биләрнең мәйданы 800 гектар га якын булган.

Саклану ныгытмалары Биләр территориясен ике өлешкә — эчке һәм тышкы шәһәргә бүлеп торган. Шәһәр читендә бик зур посадта һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр гомер иткән.

Эчке шәһәрдә болгар ханы, аның дәүләт белән идарә итүгә катнашучы якын туганнары, югары дәрәҗәле ру ханилар, бай сәүдәгәрләр һәм аларның ялчылары яшәгән. Шуңа күрә монда таштан һәм кирпечтән са лынган матур биналар күп булган. Хан сараеннан ерак түгел Җамигъ мәчете дип атал ган төп мәчет балкып торган. (Ул Татарстан җирендәге иң борынгы мәчет санала.) Аның тагын да борынгырак өлеше X гасырда агачтан салынган булган, аннары, аңа өстәп, ак таштан тагын бер бина өстәгәннәр. Мәчетнең мәйданы — 2300 квадрат метрдан артыграк. Бинаның бер ягы тыштан ярымколонналар белән бизәлгән. Киң һәм зур гыйбадәт залын колонналар биш өлешкә бүлеп торган.

Мәчеткә якын гына җирдә гөмбәз сыман түбәле ике катлы кирпеч бина булган. Биредә гаиләсе белән бер бай кеше, ә бәлкем берәр рухани (имам хатыйб) яшәгәндер, дип фараз ителә. Бинаның ике каты да дүртәр бүлмәгә бүленгән. Аларның барысы да идән астындагы һәм ди варлардагы һава юллары буенча бер мичтән килгән җылы һава белән җылытылган. Ишегалдында амбар-келәтләр, кое, башка хуҗалык корылмалары булган.

Җамигъ мәчетенең икенче ягында болгар зыялыла ры зираты урнашкан. Мәетне, мөселман йоласы куш канча, башын көньяк-көнбатышка, Мәккә ягына кара тып җирләгәннәр. Вафат булган әмирләр кирпеч төрбәләргә күмелгән.

Тышкы шәһәрдә агач йортларда, нигездә, һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр яшәгән. Шунда ук бронза коючы лар, корал ясаучылар, ювелирлар, тире эшкәртүчеләр, пыялачылар, сөяктән төрле әйберләр ясаучы осталарның остаханәләре урнашкан. Биләр елгасы яры буенда өч гектардан зуррак мәйданда чүлмәкчеләр бистәсе булган.

Биләрнең халыкара элемтәләре зур үсеш алган. Якын Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Кавказдан, Византиядән, Борынгы Русьтан һәм Скандинавиядән китерелгән күп санлы табылдыклар әнә шул турыда сөйли.

Чит ил сәүдәгәрләре эчке шәһәр капкасы янында ур нашкан кәрван-сарайда яшәгәннәр. Кәрван-сарай алар ның кунакханәсе булган. Анда кирпечтән салынган мунча да, шуның янәшәсендә складлар да тезелгән. Сәүдәгәр кунаклар эчке шәһәрдә көндезен генә йөри алган. Кояш баеганнан соң, аларны чыгарып җибәргәннәр һәм, чокыр аша салынган асылма күперләрне күтәреп, капкаларга бик салганнарБиләр Идел Болгарының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Бу башкалада галимнәр, шагыйрьләр, язу чылар, дин галимнәре яшәгән. Бөек болгар шагыйре Кол Гали үзенең гүзәл "Кыйссаи Йосыф" поэмасын нәкъ шушында иҗат иткән.

Болгар шәһәре.

Күп санлы зур һәм кеч кенә шәһәрләр арасында шау-шулы, дөньяның барча почмакларыннан килгән сәүдәгәрләр тавышыннан гөрләп торган Идел буендагы Болгар шәһәре дә булган. Ул чак та әле бу шәһәр зурлыгы белән аерылып тормаган. Аның ныгытмалы өлеше X—XI гасырда — 9 гектар, монгол явы алдыннан 25 гектар чамасы була. Ләкин сәүдә юллары өстендә ятканлыгы сәбәпле, ул Урта Идел буенда иң эре халыкара сәүдә үзәге әһәмиятенә ия бул ган.

Болгардан ерак түгел Ага-Базарда илнең төп сәүдә пристане эшләп торган. Биредә дә кәрван-сарайлар, то вар саклау өчен махсус биналар корылган. Шәһәрдә асыл да һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтүче ке шеләр яшәгән. Ул чакта әле Болгарда зур җәмәгать би налары төземәгәннәр, халык идән аслары казылган агач йортларда көн күргән.

Суар шәһәре.

Биләрдәй соң зурлыгы ягыннан икенче шәһәр Суар булган. X гасырдагы гарәп галиме әл-Бәлхи болай дип" язган: "Болгардан ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан. (Ул, күрәсең, Биләрне күздә тоткандыр. — Ф.Х.) Анда да Җамигъ мәчете бар. Ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан салынган, аларда кышын торалар, ә җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр".

Суар хәрабәләре республиканың Спас районында, Утка елгасы буендагы Кузнечиха авылыннан 4 чакрым ерак лыкта урнашкан. Җирле халык шәһәрлек территория сендәге кечкенә генә бер "Татарский городок" исемле авылны әлегә тикле Шәм-Суар дип атый, ә бу "кояш ка тиң матур", "нур балкытып торучы" дигәнне аңла та.

Суарның ныгытмалары әйбәт була. Урыны-урыны белән алар ике рәт итеп корыла. Тышкы урлар түбәсендә башлары очланган һәм бер-берсенә терәтеп үк куелган бүрәнәләрдән дивар салынган. Дивар артында тирән сулы чокыр казылган. Аның да төбенә бик үткен, нечкә итеп очланган казыклар кагылган. Эчке урлар өстендә ике катлы имән диварлар төзелгән, билгеле бер ераклыкта башнялар — машлар урнаштырылган. Әнә шул мат лардан шәһәрне саклаучылар дошман өстенә ук, сөңге яудырганнар, таш ыргытканнар, бүрәнә тәгәрәткәннәр, кайнар су һәм сумала сипкәннәр.

Шәһәр уртасында, ерактан ук үзенең матурлыгы белән җәлеп итеп, кызыл кирпечтән салынган мәһабәт бина калкып торган. Аның түбәсе, көнчыгыштагыча, гөмбәз итеп эшләнгән булган. Киң ишегалды кирпеч дивар белән әйләндереп алынган. Йортның ишеге ике яктан ярымколонналар белән бизәлгән. Тәрәзәләрдә түгәрәк саргылт-яшел пыяла дисклар булган. Кышын бинаны мич җылыткан. Бүл әрнең бай йортларындагы кебек, монда да идән астыннан мичтән килгән җылы һава йөрер өчен махсус торбалар сузылган. Бу йортта шәһәрнең затлы гаиләсе яшәгән. Казу эшләре вакытында монда ерак илләрдән китерелгән кыйммәтле савыт-саба һәм бизәнү әйберләре табылган. Андый әйберләрне, әлбәттә, гади халык ала алмаган.

Шәһәрнең башка районнарында бер катлы йортлар да һөнәрчеләр яшәгән. Сәүдәгәрләр шәһәрнең үзәк өле шенә салынган базарга якынрак урнашырга тырышкан нар.

Суар монголларның 1236 елгы һөҗүмнәре вакытын да тулысыңча җимерелгән. Соңыннан инде ул кабат күтәрелә алмаган.

Ашлы.

Иделнең уңъяк ярында яшәгән болгарларның үзәк шәһәре Ашлы урнашкан. Ул да дәүләтнең иң эре сәүдә-һөнәри пунктларының берсе була. Аның хәрабә-калдык-лары Тәтеш районындагы Богдашкино авылы янында сакланып калган. Шәһәр урлар һәм агач диварлар белән ныгытылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйда ны 80 гектар чамасы тәшкил иткән. Ашлы 1220 елда рус кенәзе дружинасы тарафыннан яулап алынган һәм яндырылган.

Җүкәтау.

Кама буенда Җүкэтау шәһәре булган. Аның хәрабә ләре — Чистайның көнбатыш читендә. Җүкәтауның өчрәт урлар һәм чокырлар белән әйләндереп алынган үзәк өлеше Килевка елгасының Камага койган җирендә, ел гага кереп торган борында урнашкан булган. Килев-каның аргы ягында тигез, киң мәйданда һөнәрчеләр бистәсе җәелеп яткан. Унынчы гасырдан алып унөченче гасыр башына тикле Җүкәтау чагыштырмача кечкенә шәһәр булган һәм Түбән Кама болгарлары төркеме нең үзәге саналган. Ул соңрак, Алтын Урда чоры ның ахырына таба гына чәчәк аткан.

Казан.

Әле күптән түгел генә X—XIII гасырдагы болгар шәһәрләре исәбенә Казан шәһәре кертелми иде. Яңа археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре галимнәргә без нең башкалабыз тарихының борынгы чорларын бөтенләй башкача бәяләргә мөмкинлек тудырды. Әле унынчы-унберенче гасыр чикләрендә үк бүгенге Кремль урнашкан биек урында көчле ныгытылган болгар то рулыгы күтәрелеп чыккан. Тиздән ул иң эре халыка ра сәүдә үзәкләренең берсенә әйләнгән. Биредә Көнба тыш Европадан, Урта һәм Якын Көнчыгыштан, Киев Русеннан китерелгән әйберләр табылды. Ул табыл дыклар арасында Прагада 929—930 елларда чех кенәзе Вацлав суктырган акча аеруча кызыксыну уята.

Идел Болгарының танылган эре шәһәрләре арасына тагын Каманың уңъяк ярындагы Кашан, Алабуга, Са мара борынындагы Муром шәһәрчеге, Пенза өлкәсендә ге Юлово һәм Пермь өлкәсендәге Рождествено шәһәрлекләре дә кергән. Алабугада XI—XII гасырлар дан бирле кальга-мәчетнең почмак машы әлегә тикле сакланып калган. Ул шәһәрләрнең кайберләре җирле болгар төркемнәренең сәяси һәм икътисади үзәкләре булып хезмәт иткән.

Шулай итеп, болгар шәһәрләре тора-бара бик зур һөнәрчелек, сәүдә һәм мәдәният үзәкләренә әверелгән. Аларда таш һәм кирпеч архитектура үсеш алган. Ха кимнәр сарайлары, мәчетләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары таштан һәм кирпечтән салын ган. Соңгы еллардагы археологик тикшеренүләр Идел Болгарында шәһәр культурасының гөрләп чәчәк ату ын бәян итәләр.

Болгар чоры шәһәрләре (хәзерге аталышы)

мәйданы

халкы

нинди һөнәр белән

шөгылләнгәннәр

Кашан/- (җимерелгән)

100 га

8-10 мең

сугыш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, алгын-кө-мештән бизәнү әйберләре ясау;

Җүкәтау/- (җимерелгән)

уртача

уртача

металл кою,

чүлмәкчелек, игенчелек, балыкчылык;

Кирмәнчек/-(җимерелгән)

уртача

уртача

Колга р һәм рус князьлекләре алып барган юш свүдвдө

алмаш сәүдә үзәге булып хезмәт иткән;

Тубылгытау    (Тубылгытау)

2 га

аз

тимерчелек белән шөгылләнгәннәр;

Ашлы/- (1220 нче елда җимерелә)

балыкчылык, чолынчылык, керамика;

Суар/- (җимерелә)

100 га

10 мен

тимерчелек, терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнгәннәр, көмеш акчалар да сукканнар;

Болгар (Болгар)

350-400 мең м2

10 мең

тимерчелек, чүлмәкчелек, пыяладан бизәнү әйберләре ясау, сөяктән кирәк-яраклар ясау .төзүчелек, тире һәм мех эшкәртү, күн җитештерү:

Биләр (Биләр)

600 га

70-100 мен

тимерчелек, чүлмәкчелек, пыяладан бизәнү әйберләре ясау, сөяктән кирәк-яраклар ясау, төзүчелек, тире һәм мех эшкәртү, күн җитеште рү белән шөгылләнгәннәр.

Таблицаны файдаланып, укучылар йомгак ясый.

Нәтиҗә ясала:

*Болгарда тезелеш культурасы алга киткән.

10 нчы гасырларда ук инде алар түбәндәгеләрне яхшы

белгәннәр:

а)таш һәм кирпечтән ике катлы җәмәгать биналары сала белгәннәр;

б)таш һәм кирпечтән салынган биналарны известь плита лар Һәм йөгертмә бизәкләр белән бизи белгәннәр;

в)        кызгылт һәм күк төс белән стенаны штукатурлап буяганнар;

г)        сигезкырлы колонналар, ярымколонналар белән төзеп,
ташны чокып бизәкләп, чәчәкләп ясаганнар;

д)стена һәм идән эченә кертеп, җылыту системалары, кана лизация уздыра белгәннәр;

е) суүткәргеч эшләгән;

з) ислам дине кергәч, мәһабәт мәчетләр төзи белгәннәр;

Ягьни, Болгар иле, гаҗәп матур, чиста, мәһабәт шәһәрләр иленә әверелгән. Анда булган сәяхәтчеләр әле күп вакытлар мондый гүзәл илне сагынып яшәгәннәр.

 Әгәр дә дәүләт тарихка игъти барсыз булып, аның турында онытса, без дә, сез дә бәхетсез бу лыр идек. Чөнки үткәне булмаган халыкның—бүгенгесе дә кил әчәге дә булмый. Ә безнең халыкның үткәне дә бүгенгесе дә бар, ә киләчәге өметле. Сезнең буын, киләчәк буын тагын да хөррәк, бәхетлерәк яшәр дип ышанып калам.

Болгар турында уйланулар…

(музейда үткәрелә торган әдәби-тарихи кичә)

Яр Чаллы шәһәренең

А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның

югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Музейда экспонатлар белән җиһазландырылган Болгар җиренә багышланган бүлек – шкаф, анда Болгар күренеше, рәсемнәр, ташлар, чүлмәк ватыклары, стендлар… Уртада өстәл, анда төрле газета-журналлар, Болгар җиренә багышланган китаплар, «Болгарга – сәяхәт» стенды.

Кичә ике алып баручының изге Туган җир турында уйланулары белән башланып китә.

Музыка яңгырый. Ул – Виталий Агапов музыкасы, Мирһади Разов сүзләренә язылган «Болгар илем» җыры. Аны яшь җырчы Дәниф Шәрәфетдинов башкара.

1нче алып баручы.

Күңел ярсый. Уйларымнан алда

Чаба минем яшьлек хыялым.

Бабайларның изге туфрагында

Сәҗдә кылып үтсен бу ялым дип,

Гомерем буе шулай уйладым.

2нче алып баручы.

Җир астынннан сыкрап чыга төсле

Ташны ертып еллар авазы.

Кайтавазы булып ишетелә күк

Болгар җыры, Болгар авазы.

Мәчеткә йөрүче бер бала тарафыннан азан әйтелә.

1нче алып баручы Болгар дәүләтенен төзелүе турында сөйли.

Моннан мең еллар элек, IX-X гасырларда Идел буенда Болгар дәүләте төзелә. Ул безнең борынгы бабаларыбызның дәүләте. Болгар дәүләтенә бик күп җирләрдән галимнәр, сәяхәтчеләр килгәннәр. Алар мондагы сәяхәтләре турында язып калдырганнар, аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ә хәзер Болгар дәүләтенең килеп чыгуы турында риваятьләр тыңлап үтик.

1нче укучы Рабига күле турында риваять сөйли (тексты артта бирелә).

2нче укучы.

Калган бары, Болгар, чал манараң…

Риваятьләр синең турында.

Туйбикәң дә, Рабигаң да юк бит

Габдрахман да изге урында.

3нче укучы «Зур гәүдәле кеше», 4нче укучы «Зәм-зәм коесы» һ.б. риваятьләрне сөйлиләр (әһәмиятле дип саналган риваятьләр сайлап алына).

2нче алып баручы.

Кемнәр соң алар болгарлар? Аларның килеп чыгышы, яшәү рәвеше ничек булган? Болгар дәүләте ничек зур һәм ныклы дәүләткә әверелгән соң?

5нче һәм 6нчы укучылар Болгар дәүләте турында сөйлиләр.(барлык сөйләүләрнең дә эчтәлекләре ахырдан бирелгән).

7нче укучы Болгар дәүләтенең килере турында сөйли.

8нче укучы Болгар шәһәрләре турында сөйли.

1нче алып баручы.

Иген иккән, һөнәрчелек иткән

Болгар халкы элек-электән.

Сәүдәгәрләр Шәрык, Европада

Илләр белән тоткан элемтә.

9нчы укучы болгарлыларның шөгыльләре турында сөйли.

10нчы укучы әдәбият, мәгариф һәм гыйлем турында сөйли.

2нче алып баручы.

Мәктәп-мәдрәсәле, укымышлы бабаларыбыз җыр-бәет, дастаннар иҗат итәргә дә оста булган. Мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Гали XIII йөз башында иҗат иткән гүзәл «Кыйссаи Йосыф» дастаны менә сигез йөз елга якын халкыбызның рухи дөньясына нур һәм ямь биреп торган иң асыл әдәби җәүһәрләрдән санала.

«Кыйссаи Йосыф» дастаныннан өзек тыңлана.

1нче алып баручы.

Шәһри Болгар урта гасырларда

Чәчәк аткан, данга күмелгән.

Тырыш халкын күн читектән күреп,

Добрыня да аннан сүрелгән.

11нче укучы Болгарда һөнәрчелек һәм сәнгать турында сөйли.

12нче укучы Болгар дәүләтенең җимерелүе турында сөйли. Соңыннан манара турында бәет тыңлана ( пластинкада язылган, аны Гөлзада Сафиуллина башкара).

 2нче алып баручы.

Барысы да мең ел элеккедәй,

Ай-кояшы, зәңгәр күге дә…

Бөек илдән чүлмәк ватыклары

Бүләк булып калган бүгенгә.

1нче алып баручы.

Бөтен нәрсә монда якын миңа

Әйтерсең мин әнкәм куенында.

Бөтен нәрсә монда Болгарымның

Оныклары кебек тоела.

2нче алып баручы.

Хәрабәләр, ташлар арасында

Башын иеп тора кылганнар…

Бабайларның сүзен сөйләр өчен

Тик кылганнар гына калганнар.

1нче алып баручы.

Тәүге сәяхәтем-хыялдагы

Чаллы белән Болгар арасы.

Ара ерак. Уйларыма чумып,

Рәхәтләнеп кенә барасы ла,

Никтер әрни йөрәк ярасы.

Болгарга сәяхәт ясаган бер укучы экспонатларга күрсәтеп чыгыш ясый.

2нче алып баручы.

Безнең өчен бу бит изге туфрак,

Тамырыбыз моннан таралган.

Зират кылыйк борынгылар өчен,

Милләтебез монда яралган,

Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

1нче алып баручы.

Нинди матур безнең Болгар җире,

Нинди иркен аның кырлары.

Кырларында, Тургай җырларында

Ишетәм күк Болгар җырларын.

2нче алып баручы.

Басып торам изге җир өстендә

Үткәннәргә илтә уйларым.

Ишетәм күк Болгар көйләренә

Бии төсле Болгар кызлары.

Болгар кызлары биюе башкарыла.

1нче алып баручы.

Аваз салыйк бөтен җир шарына

Ишетелсен безнең сүзебез.

Бабайларның изге туфрагына

Чакырабыз сезне хаҗ кылырга,} 2се бергә әйтәләр

Чал Болгарга, дуслар, килегез!

Барысы бергә: 

Чал Болгарга, дуслар, килегез!

«Болгар илем» җырының дәвамы тыңлана.

Чыгышлар

  1. Рабига күле турында риваять.

Болгар дәүләтенә, әлбәттә, кызыгып караучылар күп булды. Алар арасында Аксак Тимер дә бар иде. Шул дошман чирүе Болгарны камап алды. Болгарлылар соңгы тамчы каннарына чаклы аяусыз сугыштылар, әмма көчләр тигез түгел иде. Хан үзе дә Таш пулатка кереп бикләнде һәм дөнья белән хушлашты. Ә Аксак Тимер әмерен җибәрде:

- Хан кызы Рабиганы миңа тотып бирсәгез, мин сезне азат итәрмен,- диде. Рабига Аксак Тимердән ике шәп кенә ат сорап алып, ике абыйсын озатты.

- Барыгыз, абыйларым, җыегыз халыкны, дөмектерегез шушы Аксак Тимерне,- диде. Абыйлары киткәч, ул Таш пулат түбәсенә менде дә шәһәргә карады: барысы да ут эчендә, барысы да беткән, дошман аның да намусын пычрата алмас һәм ул ут эченә ташланды. Ләкин үлеп җитә алмады, Аксак Тимер аны терелтергә теләп шундагы күл янына алып барды, ә Рабига су эченә кереп китте дә күздән югалды, сөйгән ярына мәңгегә тугрылыклы булып калды. Ә исеме аның күлдә калды, ә күл хәзергә чаклы Рабига күле дип атала.

2.        Болгар дәүләте.

Финнар арасына, урманлык җирләргә килеп утырган болгарлар дәүләт төзегәннәр. Дәүләтнең башында хан торган, ул финнарны үзенә буйсындырган төрек кабиләсенең патшасы булган. Җирле фин кабиләләренең үз ханнары булса да, алар барысы да Болгар ханына буйсынганнар. Болгар ханы урамда йөргәндә, халык башыннан бүреген салып, аңа хөрмәт күрсәтә торган булган.

  1. Болгар дәүләтенең килере.

Болгар дәүләтенең килере сәүдә кылучыларның малыннан алынган пошлина булган. Алар үз байлыкларының уннан бер өлешен дәүләткә бирә торган булганнар. Ә ашлык чәчүчеләрнең игененнән салым алынмаган. Халык хөкүмәткә һәрбер йорттан бер үгез тиресе, ә өйләнүче кеше бер ат биргән.

4.        Шәһәрләре.

Болгар ханы шәһәрдә торган. Болгарларның төп өлеше хәзерге Казаннан ерак түгел Спас, Лаеш, Чистай кантоннарында булган. Ә Спас кантонында «Болгар» исемле шәһәр булган, аннан башка Суар, Биләр, Кашан, Кирмәнчек, Ашлы, Җүкәтау исемле шәһәрләр булуы билгеле. Алар шактый зур булалар, халкы 10000нән дә артып киткәннәре дә булган, елга буена урнашканнар, тирә-ягы тирән чокыр белән әйләндереп алынган. Чокырның эчке ягыннан калын имән бүрәнәдән салынган койма белән әйләндерелгән. Таш мунчалар, читтән шәһәргә килә торган су юллары – водопроводлар ясалган.

5.        Болгарлыларның шөгыльләре.

Болгарлар, кыш үтеп җәй җиткәч, шәһәрләрдән авыл җирләренә кырга чыгып китеп, иген чәчәләр иде. Ат, сыер, сарык асрап яшиләр. Бакчаларыннан бигрәк тә алма бакчалары үстерергә яраталар иде. Аларның игеннәре шулкадәр күп буладыр иде ки, күп мәртәбәләр Росиягә ашлык биреп, аларны ач үлемнән котылдыралар иде. Мәсәлән, Болгар ханы рус князе Юрийга 30 баржа икмәк биреп, ачлыктан саклап калганы билгеле. Болгарлар сәүдә эше белән дә бик яратып шөгыльләнгәннәр. Алар төрле җәнлек тиреләре, балавыз, балык, бал, мамонт һәм морж тешләре, күн, металл белән сәүдә иткәннәр, шулай ук уклар, бүрекләр, кылычлар, алтын-көмеш бизәнү әйберләре дә сатканнар.

6.         Һөнәр һәм сәнгать.

Болгарда тормыш өчен кирәкле әйберләр үзләрендә эшләнә иде. Аларда кәҗә тиресеннән күн ясау алга киткән, хәтта ул тире «Болгар тиресе» исеме белән Европада да мәгълүм иде. Аннан читек дә эшләгәннәр, шуның өчен русларның бер мәшһүр князе болгарларны читекче халык, ә үзләрен чабаталы халык дип атаган. Шулай ук агачтан савыт-саба, балчыктан матур  бизәкләп чүлмәкләр эшлиләр. Болгарлар тимердән, бакырдан төрле әйберләр эшлиләр, акча сугалар. Ә алтын-көмештән бизәнү әйберләре, савытлар эшлиләр. Болгарларның архитектура, төзелеш эше дә бик алга киткән, аларга хәтта Россия шәһәрләреннән дә килеп, зур биналар салганда осталарны чакырып алып китәләр иде.

  1. Болгарда булган укучы сөйләве.

Менә берничә ел инде бертуган Кашаповлар Бөек Болгар җиренә сәяхәт оештыралар. Миңа да бу изге җирләрне  күрергә туры килде. Алдыбызда Болгар хәрабәләре: Кече Манара, Таш пулат, хан төрбәсе, Җәмигъ мәчете. Алар бизәкле коймалар белән әйләндереп алынган. Ташлар серле. Ташлар дәшмиләр… Һәм без дә истәлек итеп үз музеебызга ташлар алып кайттык. Изге Болгар җирләрендә үзенең музее да урнашкан. Без бу музейга кергәч, үзебезне борчыган сорауларга җавап табабыз, истәлекле китаплар, значоклар алып калырга тырышабыз. Безгә Бөек Болгар чорындагы тормыш янәшәдә генә кебек тоела.

Уйлар…уйлар… Нинди җитез сез! Без уйларыбыздан арынып, автобуска таба атладык. Моңсу ташлар безне озатып калды.

әлеге объектлар табигатьнең искиткеч ямьле урынында, чит ил туристларын җәлеп итәрлек җирдә урнашкан. Шуңа күрә, Болгар белән Свияжскины торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм табарга тиеш, киләчәктә исә ул урыннар зур гына туристлык үзәкләре булып китәчәк.

тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызу фонды

Свияжск – уникальный историко-культурный памятник, национальное достояние всей России, донесший через четыре с половиной столетия до наших дней общекультурное наследие. Современный остров-град имеет несколько историко-культурных пластов, которые начинаются задолго до появления Ивана Грозного. Сама река Свияга уникальное явление, где сохранились даже стоянки первобытного человека. Далеко не все знают, что река Свияга берёт начало на территории Ульяновской области, которая находится ниже по течению Волги, а впадает в Волгу около острова Свияжск, находящейся выше по течению. Чем не загадка для туристов?

Архитектура острова Свияжск ведет начало с 1551 года. К сожалению, из древних соборов и монастырских построек того времени сохранилось далеко не всё, но все же можно увидеть уникальную деревянную Троицкую церковь, удивительные росписи Успенского собора, созданные руками выдающихся мастеров середины XVI-го века. Значительный интерес представляют и другие храмовые ансамбли, например, церковь Святого Сергия Радонежского, построенная при правлении Бориса Годунова. В своё время в г.Свияжске побывали: императрица Екатерина II, императоры: Павел I, Александр I, Николай I, поэт А.С.Пушкин, писатели Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой. А Герцен и Радищев побывали не по своей воле. С иной миссией был там Троцкий, Демьян Бедный и другие.

Пройдя по улицам и площадям Свияжска, можно представить себя гостем типичного уездного городка с его присутствиями, лавками, усадьбами. Остров Свияжск без преувеличения можно назвать жемчужиной Поволжья.

Бу кадерле ядкәрләрнең һәммәсен саклап калу, яңарту, бу шәһәрләрнең икесен дә дини-рухи, тарихи-мәдәни үзәккә, туристлык үзәгенә әйләндерү гаять кирәкле һәм безнең кулыбыздан килерлек эш дип саныйм.

Ата-бабаларыбыздан калган мәдәни мирасны, тиңсез тарихи хәзинәләрне югалтмыйча-таратмыйча киләчәк буынга тапшыру кебек олы бурычны үтәү безгә насыйп булган икән, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга, шушы яңа милли-мәдәни проектны уңышлы төстә гамәлгә ашырырга тиешбез.

Свияжск основан 24 мая 1551 года царем Иваном Грозным. Это первый православный город в регионе Среднего Поволжья, оказавший значительное влияние на распространение культуры.

Он имеет уникальную историческую судьбу. Это беспрецедентный в мировой практике по масштабу пример единовременной закладки и заселения города-крепости (75 тысяч человек построили из срубов город-крепость за 24 дня на площади 62 га). На острове имеются творения выдающихся средневековых псковских зодчих Постника Яковлева и Ивана Ширяя, создавших прекрасные образцы русской архитектуры 16 века. Среди них - Успенский собор. Росписи собора неповторимы многообразием библейских сюжетов, совершенством исполнения.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "Москва-столица нашей Родины"

Данный классный час был проведён в рамках подготовки к 1150-летию образования российской государственности. методическая разработка, которая знакомит детей с историей возникновения Москвы и с её сегод...

классный час "Москва-столица нашей Родины"

Данный классный час был проведён в рамках подготовки к 1150-летию образования российской государственности. методическая разработка, которая знакомит детей с историей возникновения Москвы и с её сегод...

Классный час "Талакан - моя малая Родина"

Классный час рассчитан на учащихся 5 - 9 классов. В сценарии классного часа раскрывается история поселка Талакан, отражены этапы строительства Бурейской ГЭС....

Классный час "С чего начинается Родина"

Классный час направлен на воспитание любви к малой Родине....

Патриотический классный час "Мое село-моя Родина"

Класный час в 6 классе на патриотическую тему о родном селе....

Классный час. "Милый сердцу уголок" 11 класс

История родного поселка. Классный час 11 класс....

Открытый классный час на тему: "Моя Родина- Россия. Моя малая родина-город Яхрома".

Классный час был проведен 1 сентября 2018 года. Предназначен для обучающихся 3 класса школы -интерната с ОВЗ (интеллектуальными нарушениями)...