Патриотик тәрбия
классный час
Предварительный просмотр:
Тәрбия эше белән шөгыльләнгән һәркем гражданлык тәрбиясе, патриотик тәрбия дигән төшенчәләр белән очраша. Һәм яшь буынга шушы өлкәдә тәрбия бирү өчен әллә нинди югары биеклектән торып эш итә башлыйбыз. Иң элек балаларга кем ул патриот икәнен аңлатабыз. “ Патриот ул – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше” дибез. Аннан балаларны тотынабыз өйрәтергә: “Балалар, туган илебезне яратыгыз, кадерләгез, аның өчен һәртөрле корбаннарга барырга әзер булырга кирәк” дип, шигырьләрьдән өзекләр китерә-китерә
Үзең турында уйлама,
илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
гомерең озын була сөйлибез. Төрле патриотик рухтагы чаралар үткәрә башлыйбыз. Нәтиҗәдә, безнең балалар туган илне генә түгел, туган өйне, хәтта якыннарын да, ата-аналарын да хөрмәт итмәүче кешеләр булып, армиягә барырга теше-тырнагы белән каршы торган балалар булып җитлегәләр.
Шуңа күрә, мин гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия дигән төшенчәне чылбыр рәвешендә күз алдына китерәм.
Чылбырның боҗралары бер-берсенә бәйләнгән. Әгәр бер генә боҗраны алып атсаң да, система бозыла, дәвамлылык югала.
Гаилә, тирәлек, мәктәп, җәмгыять.
Гражданлык тәрбиясе дә, патриотик тәрбия дә ул балага гаиләдә салына башлый. Күз алдына китерик. Дөньяга бала туа. Җаннан җан ярала. Ана кешенең ничә еллар буе хыялында йөрткән, илаһи мизгел, авырлыклар белән бирелгән татлы мизгел.
Һәр бала туганда ук үз хокукларын даулап, кычкырып туа. Әйтерсең лә ул дөньяга килгәндә үк “мин - кеше” дип аваз сала. Шушы көннән башлап, ана үзенең бөтен мәхәббәтен, күңел җылысын сабыена күчерә. Күкрәк сөте, бишек җыры белән ул балага үзенә, әтисенә, якыннарына, гаиләгә, туган өйгә, туган җиргә, туган илгә мәххәббәтен сеңдерә башлый.
Притча.
Без бу гыйбарәдән шуны аңлыйбыз: балага туган илгә, туган халкыңа булган мәхәббәт бишектән үк салына. Димәк, гаиләдә бала шәхес булып җитлегә башлый. Гаилә тәрбиясенең никадәрле әһәмиятле икәнен ңлатып тору кирәкмидер. Юкка гына күренекле галим, язучы Р.Фәхретдин “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” димәгәндер.
Бала үсә. Менә бервакыт кыяр-кыймас кына беренче адымнарын атлап, урамга ук чыгып китә. Ә монда нинди иркен, нинди матур, никадәр кеше! Шушы гүзәллеккә сокланып барганда, әллә каян гына бер таш кисәге килеп чыга дә, абынып егыла. Авыртудан, гарьләнүдән кычкырып елый башлый. Шулай итеп, ул үзен әйләндереп алган тирәлек белән таныша. Анда матурлыкка соклану, гарьләнү, нәфрәт, вөҗдан кебек сыйфатлар формалаша башлый. Бу хисләр дөньяны танып белү процессына да үтеп керә һәм эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган гамәлләрендә чагылыш таба башлый.
Бала тагын да үсә. Балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлый. Алда – зур дөнья. Ә аны танып-белергә, өйрәнергә кирәк. Менә бу чылбырда инде без – тәрбиячеләр – балаларның ярдәмчеләре, киңәшчеләре, аларны туры юлга әйдәүчеләр. Бу чылбырда инде без балаларга әхлакый нигезләр, тирә яктагыларга ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе, үзара тату яшәү культурасы нигезләрен салабыз. Ә менә ничек итеп салабыз? Нинди чаралар белән тормышка ашырабыз без бу максатны?
Хәзер мин сезне үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырып китәм. Бүгенге көндә мәктәпнең төп бурычы – Кеше һәм гражданин тәрбияләү. Балада үз “мин” ен тәрбияләми торып, без югарырак максатларга ирешә алмыйбыз. Шуңа күрә иң беренче чиратта һәр балага шәхес итеп карау кирәк. Шушы максатларны күздә тотып, Татарстан варислар берлегенең “Мирас юлы” программасына нигезләнеп, эшне 9 юнәлештә алып барам.
Сентябрь ае – “ Туган авылым – коллектив һәм мин” Чаралар: Белем бәйрәме, мәктәп бакчасында көзге эшләр, күмәк хуҗалыкта эшләр, көзге экскурсияләр, көзге кросс һ.б.
Октябрь ае – “Өлкәннәр һәм мин”. Чаралар: Укытучылар көненә котлаулар, шефлык эше, Өлкәннәр көненә багышланган әдәби кичә, “Уңыш” бәйрәме, Хәтер көне.
Ноябрь ае – “Җәмгыять һәм мин”. Чаралар: “Хокук ункөнлеге”, “Минем милициям мине саклый” иншалар конкурсы, “Әниләр көне”
Декабрь ае – “Белем – сәләт һәм мин”. Чаралар: Мәктәп олимпиадалары, район олимпиадалары, Кар шәһәрчеге төзү, Яңа ел бәйрәме.
Январь ае – “Гүзәллек дөньясы һәм мин”. Чаралар: Кышкы табигатькә экскурсия, “Балкыш” фестивалендә катнашу, рәсем конкурсы.
Февраль ае – “Сәламәтлек һәм мин”. Чаралар: “Ягез әле, малайлар”, “Чаңгы ярышы”, “Аҗаган” уены, стройда җыр конкурсы, “Ягез әле, әтиләр” бәйгесе.
Март ае – “Гаилә һәм мин”. Чаралар: “Ягез әле, кызлар”, “Әниемә - йөрәк җылысы” - әниләргә бүләкләр ясау.
Апрель ае – “Табигать һәм мин”, “Кошлар көне”, “Кошларга бүләгем”, “Зәңгәр чишмә” операциясе, мәктәп бакчасында язгы эшләр, юл читләрендә, посадкада эшләү, авылны яшелләндерү.
Май ае – “Хәтер һәм мин” . “Ветераннарга дан” атналыгы, ветераннар белән очрашу, шефлык эше һ.б.
Бу чараларга һәрберсенә бәя куела. Бәя ярыш экранында билгеләп барыла. Шуннан чыгып, отрядларга урыннар билгеләнә. Бу чараларны үткәргәндә инде без тәрбиячеләрдән зур зирәклек сорала. Һәр баланың яхшы ягын күреп алырга, үзе булдыра алган эшне генә тапшырырга һәм эшләп чыгуына ирешергә кирәк. Шул очракта гына үткәрелгән чаралар балаларга бикләнмәскә, үз фикерләрен курыйкмыйча әйтергә, зурларга салынмаска өйрәтә.
Р.Фәхретдин үзенең хезмәтләрендә бала тәрбияләүдә мәктәпнең һәм мөгаллимнәрнең ролен түбәндәгечә бәяли. Аларны ул, 1, 2, 3 тәрбия дип атый. “Тәрбиянең беренечесе - аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән вә укылачак китаплар һәм газеталардан, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер”.
Чылбырның иң ахыргы боҗрасы - җәмгыять. Без инде җәмгыятькә чын мәгънәсендә Кеше - төпле белемле, тәрбияле, сәламәт, тормышта үз юлын таба алырдай, үз-үзен хөрмәт иткән шәхесләр тәрбияләп чыгарырга тиешбез. Әгәр без баланы чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялибез икән, ул илебезнең лаеклы гражданины да, патриоты да булыр. Һәм без тагын шуны онытмаска тиешбез, чын кеше тәрбиялибез дибез икән, үзебез дә кешелекле булыйк, кешелекле гамәлләр кылыйк.
Ә бит дөнья шундый матур үзе
Каш җыермый гына карасаң,
Һәрберебез өчен кояш чыга,
Һәрберебез өчен ата таң.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса,
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә,
Кеше икәнлеген аңласа.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.
Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....
Укучыларга патриотик тәрбия бирү
Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле
Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...
Сәламәтлек һәм патриотик тәрбия
Внеклассная работа...
Музей педагогикасы һәм патриотик тәрбия
Бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта, сугышчан, революцион,хезмәт традицияләре,ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһи...