Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.
методическая разработка по теме

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriotik_trbiya.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

     Соңгы елларда бөтен кешене борчыган проблемаларның берсе - яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең җитенкерәмәве.

     Җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, “кеше кешегә дус һәм иптәш”,”кеше горур яңгырый” гыйбарәләренең, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый.

     Патриотик эш абстракт характерда була алмый.Ул югары идеяләр һәм рухи  хисләр тәрбияләүне ,ә бу, үз чиратында ,гомум –милли идеология әзерләнүе һәм тормышка ашыруны таләп итә. Ватанга чын мәхәббәт- аның бүгенгесе һәм киләчәге, чәчәк атуы хакында даими кайгырту дигән сүз ул.

     Яшьләрне патротик рухта тәрбияләү эше тулаем педагогика фәне кебек фәнни, системалы булырга тиеш.Аның югары идеяле булуы, өзлексез алып барылуы мөһим.

    Яшьләр һәм укучылар арасында патриотик тәрбия эше алып баруда аларны сугышчан, хезмәт традицияләре, ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти.Укытучы –ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә.

     Һәр дәрес ,бигрәк тә тарих һәм әдәбият дәресләре, класстан тыш чаралар патриотик тәрбия бирү мәктәбе булырга тиеш. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән ,мәктәп музеенда булудан,ветераннар белән очрашудан,аларның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләшүләреннән башлана.

  Әдәбият һәм татар теле дәресләрендә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Мәсәлән, башкалабыз тарихын өйрәнгәндә башкалабызның тарихы, бүгенгесе белән таныштыру, укучыларда милли горурлык ,патриотик хисләр тәрбияләү максаты куела. Мин татар теле дәресләрендә әлеге максатка ирешү өчен, яңа материал аңлатканда, кара –каршы сөйләшүләр уздырганда, укучыларның белемнәрен тикшергәндә, Казан турында җөмләләр, текстлар файдаланам. Мәсәлән,7 класста “Тулы һәм ким җөмләләр” темасын өйрәнгәндә, дәрес башында белемнәрне актуальләштерү өчен “Борынгы Казан Болакның уң ягындагы биек урынга салына,”-дигән җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясатып, Болак буе турында тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат бирелә. Алга таба , яңа тема материалын аңлатканда, балалар игътибарына диалог тәкъдим ителә:

-Муса Җәлилгә һәйкәл кайчан куелган?

-1966 елда.

-Казан шәһәрендә нинди архитектура һәйкәлләре бар?

-Сөембикә манарасы, Кремль бинасы...

Беренчедән, укучыларга башкала тарихы белән бәйле яңа мәгълүматлар бирелә, икенчедән, әлеге җөмләләрне тикшерү барышында укучылар тулы һәм ким җөмләләрне аерырга өйрәнә.

     Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен өйрәнгәндә дә укучыларга патриотик тәрбия бирергә мөмкин. Әсәрдә солдатның туган илен сагыну хисләре чагылдырыла. Туган ил һәркем өчен кадерле һәм якын. Шулай ук М.Җәлил, А.Алиш иҗатларын өйрәнү дә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә матур үрнәк булып торалар.

     Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халык тарихына якынаерга тиеш. Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре моңа ачык мисал булып тора. Бу әсәрдә үз милләтен сөюче, үз нәселен тугыз бабасына кадәр белүче бабай, сөннәтче образы бирелә. Шушы әсәрне өйрәнгәннән соң, нәсел шәҗәрәсе эшләтәм. Үз шәҗәрәләре турында сөйләгәндә,укучылар йөзендәге горурлык хисләрен күрми мөмкин түгел. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен ,гореф- гадәтләрен ,йолаларын ,әдәп- әхлагын ,шөгыль- кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы ,үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

     Кыскасы, халкыбызның бай мирасы ярдәмендә үсеп килүче яшь буынның күңеленә изге орлыклар салу- тәрбия эшенең төп максаты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...