"Татар кызы" - классный час
классный час (9 класс)
“Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” темасына 9 нчы сыйныфта сыйныф сәгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syynyf_segate_yunusova_m.m.docx | 60.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Баланы чын шәхес итеп тәрбияләүдә күренекле галим, мәшһүр мәгърифәтче язучы Риза Фәхреддин хезмәтләренең роле зур. Аның изгелеккә, шәфкатьлелеккә, кешелекле булырга өндәп язылган китапларын “Әхлак кануннары” дип атарга мөмкин. “Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Галимнең бу канатлы сүзләре бүгенге заманда тагын да актуль яңгырый. “Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” дип аталган сыйныф сәгате мәгърифәтче язучының тәрбия турындагы нәсыйхәтләренә нигезләнде. 9 нчы сыйныф кызлары белән “Татар кызының серлелеге нәрсәдә?” соравына җавап эзләнде. Ярыш формасында үткәрелгән сыйныф сәгате ахырында “татар кызының серлелеге тәрбияле, укымышлы, тыйнак, горур, зәвыклы, уңган булуда” дигән нәтиҗәгә киленде. Чыннан да, кызлар - булачак әниләр. Алар - туган телебез сагында торучылар да, аш-су осталары да, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыручылар да.
“Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” темасына 9 нчы сыйныфта сыйныф сәгате
Туган (татар) тел һәм әдәбияты
укытучысы Юнысова М. М.
Максат: укучыларны күренекле мәгърифәтче язучы, галим, укытучы Р. Фәхреддиннең тәрбия китапларыннан алынган нәсыйхәтләре белән таныштыру; халкыбызның милли киемнәре, татар халык ашлары турында күзаллау булдыру; кызларда булырга тиешле матур гадәтләр турында аңлату; күркәм сыйфатлар булдыру теләге уяту; сөйләм телен үстерү; татар халкының яшәү рәвеше үрнәгендә зәвыклы тәрбия бирү.
Җиһазлау: Күренекле мәгърифәтче язучы, галим, укытучы Риза Фәхреддин портреты, татар хатын-кызларының милли киемнәре, татар халык ашлары, компьютер презентациясе.
Кулланылган әдәбият:
1. Ахметзянов Ю. Татарские народные блюда. – Казань: Раннур, 2000.
2. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Казан, “дом печати”, 2002.
3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк. – Казан, 2006.
4.Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/ Ризаэддин Фәхреддин. – Казан:Мәгариф, 2005.
5. Хөсәенова Р. Гаилә табыны, 2021.
6. Интернет материаллары.
Оештыру этабы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар, жюри әгъзалары! Бүген без “Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” дип аталган сыйныф сәгатенә җыелдык. “Татар кызының серлелеге нәрсәдә?” Сыйныф сәгатендә бу сорауга бергәләп җавап эзләрбез, “татар кызы” сүзтезмәсенең тылсым көчен аңларга тырышырбыз. Күренекле мәгърифәтче язучы, галим, укытучы, дин эшлеклесе Риза Фәхреддиннең тәрбия буенча язган китапларыннан өзекләр белән дә танышып барырбыз. (1 нче слайд)
Сыйныф сәгатен ярыш формасында үткәрәбез. Кызларыбыз 2 төркемгә бүленеп көч сынашырлар. Егетләр аларны матур җырлары белән ял иттерерләр. Жюри кызларның җавапларын бәяләп барачак. Башта төркемнәргә сүз бирик. Алар үзләре белән таныштырырлар.
Төшенү этабы
- Әйдәгез, танышыйк! (кызлар төркемнәрнең исеме, девизы белән таныштыралар.) (2 нче слайд)
1 нче төркем. Безнең команданың исеме – “Зөләйха”.
Безнең девиз : “Тулган айдай балкый безнең йөзебез,
Оҗмахтагы хур кызына охшатабыз сезне без!”
2 нче төркем. Безнең команданың исеме – “Йолдыз”.
Безнең девиз : Без ал таң булып атарбыз,
Сез дә йолдыз булып яныгыз!”
2. “Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” Укытучы. Риза Фәхреддин – татар халкына бәяләп бетергесез мирас калдырган шәхес. Ул - тәрбия мәсьәләсенә багышланган җитмештән артык китап авторы. Кыз балаларны тәрбияләүгә багышланган хезмәтләре аеруча игътибарга лаек.
“Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр”, - дип язып калдыра Р.Фәхреддин. (3 нче слайд) Укучылар, тәрбияле кыз нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз? Аңлатып карагыз әле. Өч татар кызы исемен әйтегез, мәгънәсен аңлатыгыз.
“Зөләйха” командасы. Тәрбияле кыз әти-әнисен хөрмәт итә; беркайчан да кычкырып сөйләшми, кычкырып көлми; яхшы эшләр генә башкара. Р. Фәхреддин андый кызларны “алтыннан да кадерле” дип атый. Татар кызлары исемнәре: Әсма – матур; Галимә – белемле; Гөлия – гөл кебек.
“Йолдыз” командасы. Тәрбияле кыз тыйнак, кешелекле, сабыр, уңган. Татар кызларының исемнәре: Гүзәл – бик матур; Зәйтүнә – зәйтүн агачының гөле; Зифа – сылу, чибәр.
Ял минуты. Егетләр “Эх, сез матур кызлар” җырын башкаралар.
Укытучы. Р. Фәхреддин “Кыз балалар өчен генә” китабында: “Киемнәрегезне керле йөртмәгез, халык сөйли дип мода сөйләмәгез, модага әсир булмагыз, һәркем тарафыннан хуш күрелгән, ясалма булмаган киемнәрне киеп, моданы үзегезгә әсир итегез!” – ди. Мәгърифәтче язучы кыз баланың киеменә аерым таләпләр куя. Кызларга яшьтән үк зәвык белән киенә белергә куша.
3. Ярышыбызның 3 нче өлеше “Милли киемнәр” (5 нче слайд) дип атала. Командалар татар хатын-кызлары кигән бер милли кием белән таныштыралар. (6, 7 нче слайд)
“Зөләйха” командасы. Без калфак турында сөйлибез.
Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр,
Энҗе калфак кигән кыз ул - татар кызы, дисеннәр.
Калфаклар төрле булган. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар. Аның өстеннән шәл ябынганнар. Зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Энҗе чирләрдән саклаган, калфак башта начар уйлар юк икәнлеген аңлаткан. Хәзер калфакларны алтын җепләр, сәйләннәр белән бизиләр.
“Йолдыз” командасы. Татар хатын-кызларының милли киеме – камзул. Аны күлмәк өстеннән кигәннәр. Камзул бәрхеттән, парчадан, сукнодан, ефәктән тегелгән. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм җәйге, кышкы һәм көзге булган. Элек камзулларны төрле ташлар белән бизәгәннәр, ул ташлар төрле чирләрдән дәва булган.
Укытучы. Укучылар, татар кызлары кигән киемнәр күп төрле. Алар бизәнү әйберләре белән бергә тагын да тулы, матур булып күренәләр. (8 нче слайд. Алъяпкыч күрсәтелә. ) Бу нәрсә? Ул нинди максаттан чыгып киелә дип уйлыйсыз? Аның турында ниләр беләсез?
“Зөләйха” командасы. Бу – алъяпкыч. Татар кызларының милли киеме. Ул берничә төрле була. Аны аш-су әзерләгәндә, печән җыйганда, кунакка барганда кия торган булганнар. Без, өйдә аш-су әзерләгәндә, алъяпкыч киябез.
“Йолдыз” командасы. Алъяпкычны тамбур җебе белән чиккәннәр. Чәчәкле, яфраклы бизәкләр алъяпкычның күкрәк турысына, итәк читләренә төшерелгән. Бәби итәкләр, воланнар белән бизәп тегелгән “канатлы алъяпкычлар” да булган.
Укытучы .Килешәм, рәхмәт, укучылар! Сез үзегез дә яшьтән зәвык белән киенә белергә өйрәнегез. Пөхтә кием кешене матурлый.
4. “Ак алъяпкыч билләрдә” дигән өлешкә күчәбез. Р. Фәхреддин “Кыз балалар өчен” китабында: “Өй эчендә оста аш пешерүче булганда, яныннан аерылмыйча, аның һөнәрләреннән дәрес алыгыз, аның кебек пешерә белергә өйрәнегез, иң ясалма булмаган, ләкин ләззәтле ашлар хәзерли белергә өйрәнегез”, - дип яза. Ике төркемгә дә өй эше итеп татар халкының милли ризыгын пешереп килергә кушылган иде. (9 нчы слайд)
“Зөләйха” командасы. Без кош теле пешердек. Аны әзерләү өчен, 600г он, 6 йомырка, 120г сөт, 2,5г тоз, 450г көнбагыш мае, 50г шикәр комы кирәк. Башта йомырканы күперттек. Сөт, тоз өстәп, он салып, камыр бастык. Камырны 1,6 мм калынлыгында җәйдек. Җәемне башта тасмалап, аннары кыек шакмаклап кистек. Кайнап торган майда кызартмыйча гына пешердек. Ахырдан әзер кош теле өстенә шикәр комы сиптек.
“Йолдыз” командасы. Без коймак пешереп алып килдек, аның рецепты белән таныштырабыз. Аны әзерләү өчен, 400 - 450г он, 2 йомырка, 500мл сөт, 40г шикәр комы, 20г чүпрә, тоз, май кирәк. Чүпрәне җылы сөттә җебетәбез, йомырка, тоз, шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз, Он кушып, каймак куелыгына җиткәнче камыр изәбез һәм җылы урынга куябыз. Камыр күперә, бераз болгатып алабыз, тагын җылы урынга куябыз. Яңадан кабарып шиңә башлагач, кызган майлы табада пешерә башлыйбыз.
Укытучы. Кызлар, ризыкларыгыз бик тәмле булырга охшый. Төгәл итеп әзерләү рецептларын аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Ярыш ахырында бу ризыклар белән чәй эчәрбез, ә хәзер егетләрдән сезгә тагын бер бүләк - җыр тыңлагыз.
Ял минуты. Егетләр “Бәхетле булыгыз!” җырын башкаралар.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар! Риза Фәхреддин кызлар зәвыклы кием кия, тәмле ризык пешерә белергә генә түгел, ә телне саклаучылар булырга тиешлеге турында да әйтә. “Әхлак гыйлеме” сериясендәге “Балалар өчен” китабыннан шундый юлларны укыйбыз: “Тел – адәм баласының күңелендә булган ачу, мәрхәмәт, йомшаклык, катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче... Кешенең сәламәтлеге телне саклауда икәнлекне онытмагыз!” (10 нчы слайд)
5. Сыйныф сәгатенең “Тапкырлыкта сынашыйк!” дигән соңгы өлешенә дә килеп җиттек. Р. Фәхреддиннең мәкаль булырлык нәсыйхәтләре күп. Сез хәзер тапкырлыкта көч сынашасыз. Төшеп калган сүзләрне куеп, нәсыйхәтләрне укыйсыз. Җавап бирә алмаган төркемнең җавабын 2 нче төркемгә әйтергә мөмкин. (11 нче слайд)
“Зөләйха” командасы.
1)Кешеләргә йомшак вә мөлаем _____, ихласлы булыгыз.
2) Өй эчендә ___ ___ ___ булганда, яныннан аерылмыйча, аның һөнәрләреннән дәрес алыгыз!
3) Бала чакта алган _____ соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
4) Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - ____ ул.
“Йолдыз” командасы.
1) ___ ___ ____ гыйлем белән күркәм холык кирәк.
2) Ата-аналарыгызга, __________ игелек кылыгыз!
3) Кем генә булсагыз да, ____ ____ белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз!
4) Холкы гүзәл булган ___ ___ - бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер.
Төшеп калган сүзләр: кыз бала, әдәплелек, тәрбияне, әби-бабайларыгызга, кеше булу өчен, оста аш пешерүче, сүзле, адәм балалары
Рефлексия этабы
Укытучы. Укучылар, ярыш формасында үткәрелгән сыйныф сәгатенең йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек. Без бүген “Татар кызының серлелеге нәрсәдә?” дигән сорауга җавап эзләдек. (12 нче слайд) Хәзер сезнең фикерләрне ишетәсе килә.
“Зөләйха” командасы. Татар кызы үз ана телен белергә тиеш. Ул кечкенәдән Риза Фәхреддиннең тәрбия турындагы китапларын укысын иде. Тәрбияле, укымышлы, уңган булырга шул китаплардан өйрәнергә кирәк. Кол Гали дә Зөләйха турында без үрнәк алсын өчен язып калдырган бит.
“Йолдыз” командасы. Чын татар кызы милләтенең гореф-гадәтләрен сакларга, әти-әнисен хөрмәт итәргә тиеш. Тәмле ризыклар пешерә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булган кызны гына чын татар кызы дип атап була.
Укытучы. Укучылар, сезнең фикерләр белән килешәм. Чыннан да, татар кызының серлелеге тәрбияле, укымышлы, тыйнак, горур, зәвыклы, уңган булуда. Моннан бер гасыр элек яшәгән галимебез Р. Фәхреддин дә кызларның шундый булырга тиешлеге турында язып калдыра. Сез аның кыйммәтле киңәшләрен истән чыгармасагыз икән! Милләтебезнең киләчәге татар кызлары кулында бит! Сез – булачак әниләр. Халкыбыз хәзинәсен киләчәк буынга сез тапшырып калдырасыз!
(Жюри ярыш ахырында нәтиҗә ясый.
Сыйныф сәгате табын артында чәй эчү белән тәмамлана.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Татар кызы - 2014"
Татар теле атналыкларында үткәрү өчен чара эшкәртмәсе...
"Татар кызы" бәйгесе сценарие
ldquo;Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребе...
Татар кызы язмышы (Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе)
1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясын ачып салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;2) укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,образларны чагыштыру, әдипн...
Визитка "Татар кызы"
quot;Татар кызы" бәйгесе өчен визитка...
"Татар кызы" бәйгесе.
Татар кызы....
"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий
quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...
"Татар кызы" - классный час
ldquo;Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” темасына 9 нчы сыйныфта сыйныф сәгате...