Әниләр кичәсе Әнием- син минем
план-конспект урока (11 класс)

Идрисова Миляуша Суфияновна

Әниләр кичәсе:                 Әнием- син минем ,   

                                            ин кадерле кешем      

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kichse_1.docx28.25 КБ

Предварительный просмотр:

                 Әниләр кичәсе:Әнием- син минем ,    

                                            ин кадерле кешем      

(Бала елаган тавыш килә)

ДӨНЬЯДА КЕШЕ ДИГӘН ОЛЫ ЗАТ ТУДЫ. Менә аның тәүге авазлары яңгырады. Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды. Ана сабыена иң татлы,иркә сүзләр әйтеп, яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде, ак биләүгә салып бишек җырын җырлады.

           (Бишек җыры яңгырый)

   Куанычларым, шатлыгым булып

   Балам, багалмам үсәрсеңме син

   Сагынып җырлар җырыма минем

   Күземнең нуры күчәрсеңме син

   Бәхет гөлемнең чәчәге булып

   Былбыл кошкаем яшәрсеңме син

   Әнием диеп, кадерлем диеп

   Сандугачкаем дәшәрсеңме син

   Гомрең сукмагын зур юллар буйлап

   Өмет йолдызым үсәрсеңме син

   Илеңнең данын, намус вөҗданын

   Балам әй балам, итәрсеңме син

   Әле син бала гына. Син узеңнең дөньяда яшәвеңне белмисең дә. Ләкин синең карыныңда татлы сөт ага. Ага күкрәгеннән килгән сөт нинди пакъ. И бала! Анаңа, Җиргә булган мәхәббәтең дә чишмә суыдай саф булсын иде.

   Чал гасырның арасында

   Йолдыз булып янасы бар

   Юл бирегез нарасыйга

   Аның ерак барасы бар

   Үзенә юл саласы бар

  Берни язылмаган ак кәгазь кебек бала күңеленә кешелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчә, игелекле эш-гамәлләр калырга өйрәтеп, олы юлга хәер-фатиха бирә Ана

   (Җыр «Әнкәмнең догалары»)

Кояшның беренче җылысын

Мин синең куеныңда тойганмын

Очарга теләгән кошчыктай

Талпынып-талпынып куйганмын

Тәүге кат тәпиләп атлагач,

Син мине җитәкләп йөрткәнсең

Әни дип эндәшә башлагач

Шатланып күә яше сөрткәнсең

Кай ара узган ул сабый чак

Без әзер әни юл чыгарга

Шулай да синең сүз киңәшне

Беркайчан исемнән чыгармам

Биләүләрә әни төргәнсең син

Назларыңны миңа биргәнсең

Кояш кебек балкып елмайгансың

Кайнар сулышыңны өргәнсең

Алтын канатлы бул күз нурып дип

Кич утырып бәхет теләгән

Отып алдым бишек җырларын мин

Анам теле белән телләндем

Күккә, айга, ерак йолдызларга

Мин үз телем белән эндәштем

Күңелемә минем моң салгансың

Сандугачлар белән серләшәм

(Җыр «Әниемә»)

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар төсле назлы, ягымлы

Шатлыкларын башкаларга бүлеп

Кайгыларга түзем, сабырлы

Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шундук тирә-як

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Киләчәктә аңа тиңнәр юк

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул әлбәттә, яшәү чыганагы

Бергә: Тормыш яме - әнкәй , хатын-кыз

Ниләр әйтеп котласак та

Азрак булыр инде беләм

Күңелегездә беркайчан да

Булмасын сезнең томан

Бер минутка сүрелмәсен

Йөзегездәге шатлык

Сез булган җирдә мәхәббәт

Сез булган җирдә шатлык

Бар куаныч сездән килә

Сез чыганагы аның

Бүләк итәр идем Сезгә

Җирнең бар шатлыкларын

Ниләр әйтеп котласак та

Аз булыр инде беләм

Чын күңелдән тәбриклибез

Бәйрәм көнегез белән

(бүләк бирү)

Бәйрәм җитсә бүләк эзли һәркем

Котлау өчен якын кешесен

Шатлык бүләк итик әле әйдә

Өй эчебез нурга күмелсен

Иң зур бүләк булыр сөенеч тә

Бәхет булсын безнең өйләргә

Шатлыкларны уртак итик әле

Җырлыйк әле матур көйләргә

(Җыр «Җырлыйк дуслар бергәләп»)

Кайбер чакта кырыс та син

Гадел хөкем итүчән

Уем буталган чакларда

Дөрес юл күрсәтүчем

Сер саклаучы киңәшчем син

Моңымны таратучы

Назлап башымнан сыйпаучы

Иркәләп юатучы

Кайбер чакта биек тау син

Бураннардан саклыйсын

Адашырга чамаласам

Юл күрсәтеп атлыйсың

Нур сибәсең әйтерсең лә

Якты кояш тулган ай

Без балаларың хакына

Исәнлек бирсен ходай

Һәрбер халыкның язмышы хатын-кыз кулында. Хатын-кыз баланы ничек тәрбияли ала, халкы да шундый була дигән бер акыл иясе. Әйе, җәмгыять тормышында хатын-кызлар гаять зур роль уйныйлар, производствода, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, гаилә, яшәү учагына җылылык, нур өстәүчеләр, яхшылыкка рухландыручылар

Җир йөзендә анадан да кадерлерәк кеше юктыр, мөгаен. Бала вакытта гына түгел, үсә тошкәч тә башыбызны әниебезнең иңнәренә салабыз, моң-зарларыбызны сөйлибез. Узәк өзгеч мизгелләрдә, яисә берәр җиребез авырткан очракта да әниебезне искә алабыз

Син килгәнсең әни бу дөньяга

Йөрер өчен таңнар аттырып

Елмайганда син үтәдән-үтә

Күренәсең безгә яктырып

Син килгәнсең кебек бу дөньяга

Очыртырга безне биеккә

Гел кояшка карап мен син дип тә

Егыла күрмә балам дип тә

Син килгәнсең кебек бу дөньяга

Ялкын көчен җырга кушарга

Кисәтергә безне һәр адымда

Буш эштән дип кирәк бушарга

Син килгәнсең үзең ауганда да

Күтәрергә безгең күңелне

Бу дөньяда син булганга күрә

Яшәү ямьле, яшәү күңелле

Җылы наз ул әнием синдә генә

Иркә сүзләр синең телдә генә

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә

Изге синең знием теләгең дә

Сабыйлар үсеп җитәләр

Киңәя канатлары

Очалар дөнья эченә

Әниләр теләп калалар

Ак юллар теләп бары

Сау гына булсын җаны

Озатып әйтеп калалар

И, бала, газиз бала

Имезгән сөтем хакына

Кундырма йөзгә кара

(Җыр «Озатып калдың, әнкәй»)

«Бала – ана күңелендәге мәңгелек ут» диләр. Бөек Сугышы сугышы әниләргә бик күп күз яшьләре китерде. Шуңа Әфганстан һәм Чечен фаҗигасе өстәлде. Боларга Дагыстан яралары килеп өстәлде. Хәбәрсез югалган балаларының кайтуын әле дә зарыгып көтә аналар. Без бүтән мондый фаҗигаләрнең кабатланмавын, әниләребезнең һәрвакыт көләч йөзле булуларын телибез.

Ә хәзер Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез.

Балалары өчен хәсрәтләрдән

Акшарланып чәче агарган

Йөрәгебез бозга әйләнсә дә

Бер җылы сүз табыйк аңарга

Ял бирик без аңа бераз гына

Арып-талып хәлдән таймасын

Сугышлардан саклыйк

Кара чәче

Урамасын керсез чал башын

Әйе, туган ил белән әнине бер-берсеннән аерып алып булмый.

Язның матур бу көнендә

Уйныйбыз да көләбез

Әниләрнең зур бәйрәме

Шатланабыз шуңа без

Ямьгә төренеп килә яз

Кояш якты елмая

Табигать тә аналарга

 Бәхет теләп уяна

Без дә аларга теләкнең

Иң яхшысын телибез

Әниләргә беркайчан да

Борчу килмәсен дибез

Без үзебезнең чыгышыбызны башлап җибәрәбез. Сезне бәйрәм белән сәламли Хайрутдинов Ленар җыр «Кызыл розалар»

Әйе, әни-әнкәй сүзләре кайсы телдә генә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге суз.  Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, аның каршындагы изге бурычыңны ути алмыйсың

Ә хәзер сезнең өчен җырларын бүләк итә Кадирова Ләйсән

 Җыр «Әниемә»

Безнең әниләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр, өстәлләрдә тәмле ризык,  сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була.

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле.

  1. Эченә бәрәңге,  яисә тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык(кыстыбый).
  2. Милли татар ашамлыгы (өчпочмак)
  3. Бик үзенчәлекле ашамлык, эчлеге рәт-рәт итеп тезелә (гөбәдия)
  4. Күркәм ризык, туй мәҗелесенең бизәге (чәк-чәк)
  5. Иң борынгылардан саналган эчемлек ( әйрән )
  6. Каз өмәсе табынының бизәге (коймак)
  7. Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (как)
  8. Көн саен кулланыла торган ризык. Аңа халык дан җырлый (икмәк)
  9. Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (токмач)

Булдырдыгыз әниләр. Ә хәзер балаларыгызның сәламләвен кабул итеп алыгыз.

  1. Кызлар башкаруында рус халык биюе
  2. Зарипов Ильнар башкаруында җыр «Каен ауган»

Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әниләр, мин мәкальнең башын әйтәм, сез ахырын әйтегез.

  1. Яхшы гадәт адәм итәр (яман гадәт әрәм итәр)
  2. Ана күңеле балада,( баланыкы далада)
  3. Ана балага авызыннан (өзеп каптыра)
  4. Язның бер көне (ел туйдыра)
  5. Оста барда кулың тый (белгән барда телең тый)
  6. Чит илдә солтан булганчы (үз илеңдә олтан бул)
  7. Кош канаты белән ( кеше дуслары белән көчле)
  8. Буген башлаган эшне (иртәгә калдырма)

Безнең әниләребез мәкальләрне дә бик яхшы беләләр икән.

  1. Ә хәзер сезнең өчен җырлый Мингазова Венера «Чын дустым»
  2. Яшьләр биюе

Әниләр. Дөньяда тиңнәре булмаган бу олы шәхесләр турында күп җырлар,  поэмалар, бөтендөнья әдәбияты шедевры булырлык хәлләр язылган Ана образы шагыйрьләргә, рәссамнәргә илһам бирүче булган.  Әни - изге зат ул.

Син бигрәк матур инде, әни! Беләм, һәркем өчен дә әнисеннән күркәмрәк зат җир йөзендә юк ул…  Менә рәхмәт, балам, шатландырдың әниеңне дип, кылган эшеңне хуплап, аркаңнан сөеп тә куйса, шул чагында йөзеңә елмаю да бөркелеп чыкса, һәр тарафны шифалы нур балкыта сыман. Ана белән бала арасындагы карусыз мәхәббәт – табигать бар иткән бөек хис ул

Хайруллина Элвира башкаруында татар халык биюе

Кадирова Ләйсән «Парлы булсын гомерләр»

Кая барма шунда әнкәй йөзе

Кая барсам әнкәй күңелдә

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр безнең авырлык

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык

Ә хәзер уен уйнап алыйк. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм,  ә сез шул хәрефләрдән башланган профессияләр әйтәсез

(А, Б, В, Г, Д, Ж, З, И, К, Л, М)

Янәдән зирәклектә тиңнәре булмаган әниләрне котлап Кадирова Ләйсән үзенең җырын дәвам итә «Парлы булсын гомерләр»

  1. Скетч Г. Камалның «Беренче театр» дан өзек
  2. Хусаинова Гөлнирә «Гарәп кызлары биюе»

Ә хәзер сорауларга җавап бирәбез

( 17 кәгазьдә сорау язылган, берсендә сорау, икенчесе буш. Сорау чыгучыларга җавап бирәсе)

  1. Әпипәгә биергә
  2. Яшь вакытта яратып башкарган җырыңны башкарырга
  3. Шүрәле шигырен башлап җибәрергә
  4. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез?
  5. Һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме уз урынын табу диләр.  Сез моңа ирешә алдыгызмы?
  6. Бала вакытта кем буласыгыз килгән иде?
  7. Ни өчендер үкенгәнегез булдымы?
  8. Кызыклы бер анекдот сөйләгез

1.Концертыбызны дәвам итә Хайруллина Элвира «Һинд кызлары биюе»

2.Скетч « Җилкәнсезләр»дән бер өзек

3.Ахметвалиев, Мингазова башкаруында җыр «Мәхәббәтнең соңгы төне»

Безнең  әниләребез безне  бу якты  дөньяга  тудырып кына калмаганнар,ә бәлки безгә матурдан  матур исемнәр  дә биргәннәр. Без аларга бик рәхмәтлебез..Ә хәзер  тагын бер уен уйнап алабыз. Кызларның әниләре ЛИ  иҗеге кергән  кызлар исеме, малайларның әниләре  ФИ иҗеге  кергән малайлар исеме  уйлый.

(Фирдус,Фидан,Фирзэр,Хафиз,Филус Фидаил.

Лиана,Алинэ,Алия,Азалия,Амелина,Аделина

Ә хәзер сезне котлап скетч тәкдим итәбез.

Ф.Яруллин “ Әни килгәч”

  • Чираттагы уеныбыз.: Шушы сүзләрдән  җөмлә төзергә.
  • ( хатын,язы,һәм, чәчәкләре,кызлар,тормышыбызның)
  • Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре  хатын-кызлар
  • Сезнең өчен  җырлый   Хайрутдинов  Ленар : Күгәрчен.
  • 2.Таҗи  Гыйззәтнең  “  Чаткылар” дан өзек. (катнаәшалар  Фаттахов,Шавалиев,Абдуллин)
  • “  Иң тапкыр әни” конкурсы

Сораулар.

1.Нинди шәхэр суда йөзә.? Алабуга

2.Нинди шәхэр оча? Орел

3.Нинди сәгать көненә 2 тапкыр  гына   дөрес  вакыт күрсәтә? (ватык)

4.Матрос тельняшкасында ничә  полоса?  (2

5.3 дуңгыз  баласы  турындагы  әкиятләрдәге дуңгыз  балаларының исемнәрен әйтергә.

6.Иң усал шәхәр. ( Грозный)

7.Көн белән төн нәрсә белән бетә? ( н)

8  . 3 дистәне 2 дистәгә тапкырлыйлар.ничә дистә  булды.?  ( 60 дистә)

  1. 3 шәм яна иде. Аның  2 сен сүндерделәр.Ничә калды? ( 2 )
  2.  Өстәлнең 4 почмагы  бар иде. Бер почмагын кистеләр.Ничә  почмагы  калды.?  ( 5)
  3.  Әтәч  бер аягында  басып торганда 3 кг, 2 аягында   басып   торганда ничә кг ?( 3)
  4. 4 карга оча иде. Берсенә аттылар.Ничә карга калды. ?  (1 )

  •  8 март  көн дә кабатлана

Ләкин  кабатланмый үткәне.

Бәхет ,шатлык  һәм тазалык белән

Килеп торсын иде үткәне.

Дөньядагы  һәрбер  яхшылыктан  

Өлеш  чыксын сезгә шул гына

Без телибез сезгә ак бәхетләр

Шатлыкларга   илткән  юл гына.

Сезгә  булган  безнең хөрмәтебез

Урын алсын  йөрәк  турендә

Шатлык куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш  булсын гомер –гомергә.

Гомер  юлларыгыз  озын  булсын

Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере  якты көннәр  бирсен

 Авырлыклар бер дә килмәсен.

Укытучы: Ә хәзер укучыларның белемнәрен тикшереп карыйк.

Мин шигырьнең башын әйтәм, ә сез дәвм итегез.

1.Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында

2.И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

3.Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз ул әйт, бәбкәем

4.Иртүк торып  битен юган

Кем уяткан   Ләйләне?

5 .Әни диеп язып куйдым

    Яңа яуган ак карга

6.Көннәр якты булсын өчен

 Соңгы уен тәкдим итәбез.

 Мин сезгә бер шигырь тәкъдим итәм.  Соңгы юлны кем ничек тәмамлар икән?

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә

Бүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

Мин дә котлыйм әнкәм сине

Теләгем бар минем дә

--------

-----------------------

Хор : Хәрвакыт булсын  әни

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

"Әнием минем алтыным."

Әниләр көненә багышланган сценарий....