Әти-әниләр җыелышы. Укучыларның билгеләре
учебно-методический материал

Зарипова Алинә Әнис кызы

Әти-әниләр җыелышы өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilr_zhyelyshy.docx33.22 КБ

Предварительный просмотр:

Ата – аналар җыелышы.                                                             

 

      ТемаУкучыларның билгеләре.

      Җыелышның бурычлары:  

      Балаларның мәктәптә алган билгесенең әһәмиятен ата – аналарга күрсәтү;

      балага уку күнекмәсен биргәндә ата- аналарның тәрбиялелек культурасын формалаштыру.

      Үткәрү формасыата – аналарга педагогик тренинг. 

      Җиһазлау: плакат, тарату өчен киңәшләр, анкета сораулары, балаларның җаваплары, И. Репинның “Тагын икеле” картинасы.

 

Җыелыш барышы.

      I . Класс җитәкчесенең оештыру сүзе.

      Кадерле, әти - әниләр! Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы  тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр. Ә хәзер сезнең белән мәктәп билгесе турында анкета үткәреп алабыз.   

                Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

       2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

       3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

4.     Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.

5.     Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…

6.     Балам яхшы билге алса, мин …

7.     Балам начар билге алса, мин …

 

      I I.  Педагогик тренинг.

      1 нче күнегү.

      Ата – аналар түгәрәккә утырып класс җитәкчесенә түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: “Балагызның мәктәптә алган билгесе сезнең өчен нәрсә аңлата?” ( Класс җитәкчесе ата – аналардан алган белешмәләрне тактага язып бара; соңыннан бу белешмәләр бергә тикшерелә, дөрес фикер ачыклана).

      2 нче күнегү.

      Ата – аналар үзләренең бала чагында алган билгеләрен искә төшерәләр. Элеккеге һәм хәзерге әти - әниләрнең үз - үзләренең тотышы белән чагыштырып фикерлиләр.

      3 нче күнегү.

      Әти - әниләргә “Тагын икеле” картинасын искә төшерергә тәкъдим ителә. Шушы картинаның финалын 21 нче гасыр чорына туры китереп телдән сурәтләргә кушыла. Ата – аналар парларда эшлиләр.

      4 нче күнегү.

      Класс җитәкчесе укучылар белән алдан үткәргән “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә нәтиҗәләре белән таныштыра (исеме, фамилиясе әйтелми).

 И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә.

              - Бу картина сиңа ошыймы, юкмы? (ни өчен?)

              - Картинада сурәтләнгән малай үзен ничек хис итә?

              - Синең уйлавыңча, аңа якын кешеләр һәм туганнары нинди мөгамәләдә?

              - Син аңа булышырга теләр идеңме?

              -Синең тормышыңда менә шушы картинада сурәтләнгән ситуация (хәл) булганы бармы?

              - Синең уйлавыңча, бу хәл нәрсә белән бетәр?

      5 нче күнегү.

      Мәктәптә алган билгеләр белән килеп чыккан хәлләрне чишүдә өлкәннәрнең үз - үзләрен тотулары турында группа эчендә түбәндәге биремнәр буенча сөйләшү:

      - бала мөстәкыйль рәвештә өй эшләрен эшләргә теләми, әти - әниләренең эштән кайтканын көтә;

      - бала өйгә бирелгән эшне эшләп килә, ләкин аның эшен укытучы начар бәяли;

      - өй эшен эшләп утырганда баланың игътибары читкә юнәлә, хаталар

җибәрә; башлаган эшен азагына кадәр теләп эшләми;

      - баланың язуы начар, төзәтүләре күп, ә күчереп язарга теләми;

      - бала өйгә чираттагы начар билгесе белән кайтты;

      - бала начар билге алса да, яхшы билге алдым дип әйтә. Бу бик еш кабатлана;

      - бала үзенең белемен дөрес бәяләми, дип укытучыны гаепли.

      6 нчы күнегү.

       Ата – аналарны балаларның анкета җаваплары белән таныштыру.

        Мин яхшы билге алсам, …

        Мин начар билге алсам, …

        Әти - әнием миңа, “Cин …(ничек?) укый аласың”, дип әйтәләр.

        “Син …(ничек?)укырга тиеш түгел”, дип әйтәләр.

        «5»ле алсам, әти - әнием миңа…

        Өй эшләрен аңламасам, әти - әнием миңа, …

        Әти - әниемә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, алар…

        Әти - әнием минем…(ничек?) булуымны телиләр.

      Тактаның бер ягына уңай фикерләр, икенче ягына тискәре фикерләр язылып барыла. Һәр тискәре фикергә ата – аналар үзләренең тәэсирләрен белдерәләр. Һәр яңа сүзне болай дип башлыйлар: “Минем уйлавымча, бу бала …”

 

      Анкета №2.

      Баланың укуын анализлап, еш кына сез кулана торган әйтемнәрне билгеләп барыгыз.

- Син бүген нәрсә алдың?

- Көяләнмә, барысын да төзәтергә безнең вакыт бар әле.

- Шулай булуын сизгән идем аны. Син кемгә охшап тудың икән?

- Марш, үзеңнең бүлмәңә, күземә күренмә!

- Син бик акыллы, киләчәктә укытучы моның шулай булуына ышаначак.

- Сиңа ничә тапкыр аңлатырга була инде?!

- Сиңа минем ярдәм кирәкме, әллә тагын мөстәкыйль эшләп карыйсыңмы?

- Кем дә булса синнән яхшырак билге алдымы?

- Утыр, тагын бер тапкыр укы, ә мин соңыннан тикшерермен.

- Сиңа авыр булган эшне бергәләп эшләп карыйк әле.

- Беләсеңме, мин кечкенә чагында бу тема миңа да авыр бирелгән иде


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр...

Ата-аналар җыелышы

Тема: " Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары"              Максат :1. Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү  ...

ата -аналар җыелышы(5нче сыйныф)

5 нче сыйныфларның мәктәпкә ияләшүендәге авырлыклар Бурычлар:ата-аналар коллективын балаларны 5 нче сыйныфта өйрәтүгә ияләшү үзенчәлекләре белән таныштыру;аларга практик киңәшләр бирү....