Сыйныф сәгате. Гаилә ул -...
методическая разработка
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Совет районының
“175нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
6нчы сыйныфта
сыйныф сәгате:
“Гаилә ул - ...”
Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы
КАЗАН - 2014
“Гаилә – ул...”
темасына сыйныф сәгате
Төзеде: Зарипова Алинә Әнис кызы
Максат: укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.
Материал: “Мәгариф” журналлары, 2008 ел, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
Җиһазлау: “Минем гаиләм”, стенды, “Рәсемнәрдә - минем гаиләм” күргәзмәсе, Гаилә елы эмблемасы.
Сыйныф сәгате барышы:
- Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, укучылар!
Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.
- Бүгенге сыйныф сәгатенең дә темасын тактада күрәсез.
- Гаилә ул - ... дип атала безнең бүгенге темабыз.
- Төп өлеш.
1. Бергәләп уйлап карыйк әле, укучылар, әлеге шигырь юллары безгә нәрсәләр турында сөйли?
- Гаиләм – табынлы түрем,
- Гаиләм – назлы серем.
- Гаиләм – бөтен бер дөнья,
- Гаиләм – туган телем.
Укчыларның җавапларын тыңлау.
- Дөрес укучылар. Гаилә ул –
- Гадел
- Акыллы
- Ихтирамга
- Лаек
- Әти – әни. Алар безне дөньяга тудыралар, туган телебездә сөйләшергә, яшәү серләренә, тормыш ямен күрә белергә өйрәтәләр.
2. “Тәмамланмаган җөмлә” алымы.
- Балалар, хәзер төркемнәрдә сөйләшеп алыйк әле. Гаилә сүзен сез үзегез ничек аңлыйсыз икән. Сезнеңчә, нәрсә ул гаилә? Һәр төркемгә әлеге тәмамланмаган җөмлә язылган битләр таратылды. Бер уртак фикергә килеп, шул кәгазь битләренә җавапларыгызны языгыз.
3. Төркемнәрнең җавапларын тыңлау.
- Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.
4. Төркемнәрдә фикер алышу.
“Бәхетле гаилә” нең нигезен нәрсәләр тәшкил итә?
-Хәзер төркемнәрдә шул турыда сөйләшеп алыйк. Гаилә нык, бәхетле булсын өчен нәрсәләр кирәк икән?
Төркемнәрнең җаваплары тыңлана.
5. “Тату гаилә” кыйссасын тыңлау.
Яшәгән ди бер гаилә. Ул гади булмаган. 100 дән артык кеше саналган бу гаиләдә. Алар бер авылны биләгәннәр. Менә шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр.
- Шуннан нәрсә булган? Җир йөзендә зур гаиләләр күп, - диярсез.
Тик бу гаилә үзенчәлекле булган шул. Әлеге гаиләдә, димәк әлеге авылда тынычлык һәм татулык хөкем сөргән. Бернинди талашулар, ызгышулар булмаган. Гаилә турында бу илнең патшасы да ишетеп алган һәм әлеге сүзләрнең чынмы, ялганмы икәнен үзе тикшереп карамакчы булган. Ул әлеге авылга килеп төшкән һәм гаҗәпкә калган: бөтен җирдә чисталык, матурлык, җитешлек һәм тынычлык икән. Аптыраган патша. Болай яши алуның серен белер өчен гаилә башлыгы янына килгән.
- Син гаиләңдәге татулыкка, тынычлыкка ничек ирештең? – дип сораган.
Карт бер бит кәгазь алган һәм бик озак язган, күрәсең, уку – язуга сәләте начар булган. Патша кәгазьне алган, анда язылган өч сүзне көчкә укыган.
Сез ничек уйлыйсыз? Карт нинди сүзләр язган?
Укучыларның җавапларын тыңлау.
Өч сүз язылган булган әлеге кәгазь битендә:
ярату, кичерү һәм сабырлык.
Патша укыган, колак артын кашып алган һәм:
- Шул гынамы? – дип сораган.
- Әйе, дигән карт. - Йөз тапкыр ярату, йөз тапкыр кичерү, йөз тапкыр сабырлык – яхшы, тату гаиләнең нигезе, - дип җавап биргән.
Бераз уйлагач:
- Татулыкның да, - дип өстәгән.
- Димәк, тату гаиләнең нигезен нәрсәләр тәшкил итә? (ярату, кичерү, сабырлык)
- Әйе, гаиләдәге бар кеше бер – берсен яратса, хөрмәт итсә, гафу итә һәм тиеш чакта сабыр итә белсә генә гаиләнең нигезе нык була, ә анда яшәүчеләр үзләрен бәхетле хис итә ала.
6. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. Төркемнәрдә эш.
1 төркем:
Әти – әнисен тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
2 төркем:
Әти – әнисенә игелек күрсәтмәгән картайгач үзе дә игелек күрмәс.
3 төркем:
Ата – ана теләге утка – суга батырмас.
- Укучылар, хәзер бирелгән мәкальләрнең мәгънәсен аңлатып карыйк. Һәр төркем үзенә бирелгән мәкаль белән эшли.
Төркемнәрнең җавапларын тыңлау.
7. “Афәрин!” уены. Ял минутлары.
- Булдырдыгыз. Укучылар, хәзер сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Ул “Афәрин!” дип атала. Уенда кемнәр баса, шуларны алкышларга тиеш булабыз.
- Кемнәр әтисенә охшаган, басыгыз!
- Кемнәр әнисенә охшаган, басыгыз!
- Кемнәрнең гаиләсендә спорт белән шөгыльләнәләр, басыгыз!
- Кемнең дуслары кунакка килә, басыгыз!
- Кем әти – әнисенә булыша, ярдәм итә, басыгыз!
- Кем үзенең гаиләсен ярата, аның белән горурлана, басыгыз!
- Афәрин, укучылар, барыгыз да бик тату, бәхетле гаиләләрдә яшисез икән. Кайбер гаиләләр белән якыннанрак танышыр вакытыбыз да җитте. Моның өчен тагын бер уен уйнап алыйк.
- “Аквариум” уены
- Безгә хәзер ике катнашучы кирәк була. Алар тактада бирелгән сорауларга җавап бирәләр. Ә калганнар – күзәтүчеләр. Алар игътибар белән күзәтеп һәм тыңлап утыралар һәм һәр ике гаилә турында нәтиҗә чыгаралар.
Катнашучыларга сораулар:
- Гаиләгез зурмы?
- Гаиләгездә ничә кеше бар?
- Сезнең гаилә татумы?
- Гаиләгездә нинди традицияләр саклана?
- Ничек ял итәргә яратасыз?
Күзәтүчеләр нәтиҗә ясый.
- Нәтиҗә ясау.
1. Әңгәмә.
- Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
- Гаилә турында.
- Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.
- Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
- Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.
- Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.
2. Нәтиҗә агачы
- Укучылар, һәр төркемнең өстәлендә агач рәсеме һәм яфраклар, җилем бар. Хәзер шул яфракларны агачка ябыштырып куярга кирәк булыр.
- Миңа әңгәмә ошады – яшел яфрак
- Минем сорауларым калды – сары яфрак
- Әңгәмә файдалы булмады - кызыл яфрак
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф
5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....
Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...
Сыйныф сәгате - "Без яңа гаилә, яңа коллектив!"
10 ыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен беренче танышу сыйныф сәгате....
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...