8 нче А сыйныфының укыту- тәрбия эшчәнлегенә анализ
материал (8 класс) на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

8 нче А сыйныфының укыту- тәрбия эшчәнлегенә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл analiz_vospit_raboty_8a.docx22.82 КБ

Предварительный просмотр:

   

2016-2017 нче уку елында

8 нче А сыйныфының укыту- тәрбия эшчәнлегенә анализ

Сыйныф  колллективына педагогик-психологик характеристика

   2016 – 2017 уку елында 8А сыйныфында  29 укучы укыды , шуларның 11е – малай, 18ы– кыз.    Яшьләре белән укучылар 2002 нче елгылар. 5 укучы –Гыйбадуллина Азалия, Хусаинова Азалия,Шафикова Анелия, Хайруллин Данис, Әхтәмова Зәринә күп балалы гаиләдән. Барлык балаларның да укырга мөмкинлекләре бар.

       Укучылар мәктәпне яраталар, укырга яратып, бик теләп йөрделәр. Дәресләрдә игътибарлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү өстендә эшләнә. Арада укуга аеруча кызыксынып карап,  фән нигезләрен төпле үзләштерүчеләр бар. Алар:Сташевски Эмиль,Гыйбадуллина Азалия, Минзянова Диана., Нигматуллин Айрат.

     . Сыйныф колективы дус.  Барысы да лидер булырга тырышалар.  Сыйныфта иҗади сәләтле балалар шактый.  Нигъматуллин Айрат, Гыйбадуллина Азалия, Камилова Фидалия, Золина Милана җыр,Назмеева Сабина-биюгә осталар.

Укучылар барлык оештырылган чараларда да бик теләп катнашалар.  Сыйныфта уздырылган бәйрәмнәрдә, спорт ярышларында, театраль күренешләрдә катнашырга яраталар.

Сыйныфта уку ягыннан игътибар үзәгендә тотарга кирәк укучылар да бар:Хусаинова Азалия,Назмеева Сабина, Хайруллин Данис.

       Барлык балаларның да  торак шартлары яхшы, укырга мөмкинлекләр тудырылган. Әти-әниләр балаларының укулары, тәртипләре белән даими кызыксынып торалар.

Коллективның уңай сыйфатлары: юмартлык, күмәк эшләрдә тулы составта катнашу, ярдәмчеллек.

Класс җитәкчесенең бурычы  һәр баланы шәхес итеп тәрбияли торган, бердәм, дус коллектив туплауны дәвам итү.


       2016– 2017 нче уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ

     2016-2017 уку елында 8А сыйныфында 29  укучы(11 малай, 18 кыз) белем һәм тәрбия алды. Бу уку елында укучыларның гомуми үсеше һәм шәхси үзенчәлекләре өйрәнү дәвам ителде.

          2015 -2016  уку елында түбәндәге тәрбияви максат куелган иде.Шул максатны 2016-2017 уку елында да тормышка ашыру өстендә эшләнелде.

Укучыларны иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, коллектив һәм шәхси эшчәнлектә мөстәкыйльлеккә, танып-белүгә омтылышларын үстерү.

Шул максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. укучыларның яшь үзенчәлекләрен, милли  йолаларны  исәпкә алып, аралашу культурасы тәрбияләү, төрле ситуацияләрдә үз-үзенне дөрес тоту күнекмәләре булдыру;
  2. укучыларда сәламәт булуга ихтыяҗ тәрбияләү, начар гадәтләргә, күренешләргә дөрес караш формалаштыру;
  3. укучыларда максатчанлык, тырышлык, җаваплылык булдыру, белемгә, танып-белүгә, үзтәрбиягә омтылыш тәрбияләү.

     Куелган максат һәм бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә сыйныфта план буенча нәтиҗәле эш алып барылды.

Тәрбия эшендә түбәндәге формалар кулланылды: сыйныф сәгатьләре, телдән журналлар, интеллектуаль уеннар, экскурсияләр, спорт ярышлары,  милли бәйрәмнәр.

         Балаларда белем алуга омтылыш, кызыксыну тәрбияләү максатыннан 2-10 сыйныфлар белән бергә “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага музыкаль әдәби кичә уздырдык.

       Татар халкының гореф гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре ярдәм итте.

 Һәр атнада план буенча сыйныф сәгатьләре һәм информацион сәгатьләр уздырылды. Аларда  илебездә булган яңалыклар турында мәгълүматлар бирелде. Сыйныф сәгатьләрендә үз-үзеңне тоту, киенү әдәбе, дус, тату яшәү, көндәлек режим һ.б. турында сөйләшүләр булды. Шундыйлардан “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” , “Дуслык, бердәмлек, татулык” “Финанс грамоталылыгы көне”, “Нәрсә ул толерантлык?” һ.б. темаларга уздырылган сыйныф сәгатьләрен әйтеп китәргә була. Укучыларга хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү максатыннан “Бала хокуклары” темасына парламент дәресе уздырылды. Һәр айда ике тапкыр информацион сәгать уздырылды.  Аларда “Сабантуй” газетасында чыккан материаллар файдаланылды, истәлекле яки кызыл даталар турында мәгълүматлар бирелде. Илебездә булган һәр яңалык турында укучыларга җиткерелде. Муса Җәлил. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан газеталар чыгарылды. Туган теллр көненә багышланган кичәдә укучылар актив катнашты. Шулай ук сәләтле укучылар белән эш дәвам ителде.Укучылар олимпиадаларда призлы урынарга ия булдылар.

             “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашучы мәктәбебез кунакларына Л.Леронның “Алтын күкәй яки киндерсрприз” әсәре буенча инсценировка күрсәттек. Традицион “Сөмбелә”, Яңа ел бәйрәмнәрен зур кызыксыну белән уздырдык дип уйлыйм. Яңа ел бәйрәмендә уздырылган “Один в один” бәйгесендә 3 урын, көз аенда уздырылган ”Я помню чудное мгновение” бәйгесендә 1 урынга ия булдык.Барлык укучылар да теләп катнашты.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге буенча уздырылган һәр чарада укучылар актив катнаштылар. Мәктәптә уздырылган көзге һәм язгы кроссларда, чаңгы ярышында, “Күңелле  стартлар” ярышларында команда чыгыш ясады.

          Ел дәвамында әти-әниләр белән даими элемтәдә тордык. Укучыларның өйләрендә булып тормыш шартлары, дәрес әзерләргә тудырылган шартлар белән танышып чыктым.  Әти-әниләр  һәр бәйрәмгә, һәр чарага, һәр җыелышка килделәр. Балаларының  укуы, тәртибе белән даими кызыксынып тордылар.  Әти-әниләр үз балаларына дөрес йогынты ясый дип уйлыйм. Килеп туган проблемаларны үзара тыныч хәл итәргә тырыштык. Аларга төрле темаларга докладлар укылды.  Гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту максатын күздә тотып  “Мәрхәмәтле безнең әниләр” дигән бәйрәмнәр уздырдык.  Бәйрәмнәр бик күңелле һәм файдалы узды. Әти-әниләр мәктәптә, класста үткәрелгән  тәрбия чараларында теләп катнашалар.

      Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр каникул алдыннан “Көзге (кышкы, язгы, җәйге) сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”дигән темаларга сөйләшүләр үткәрелде. Уку  елы дәвамында районнан килгән ГИБДД вәкиле белән очрашып, урамда, юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләшүләр булды.

Балаларның сәләтләрен, кызыксынуларын үстерү максатын күздә тотып, алар белән төрле конкурсларда катнаштык. Камилова Фидалия җыр буенча бик күп призлы урыннарга ия булды. Нигматуллин Айрат Республика күләмендә уздырылган Ә.Кәримуллин конференциясендә 3 урын, “Интеллект.Карьера” конференциясендә 2 урын, “Дни науки” дип исемләнгән шәһәр күләмендә уздырылган конференциядә 1 урынга лаек булды. Г.Тукайның туган көне уңаеннан район күләмендә уздырылган шигырь cөйләүчеләр бәйгесендә гран-при, шәһәр күләмендә 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

        Уку елында эшләгән эшләргә анализ ясагач, үткән уку елында алынган тәрбияви бурычлар нигездә үтәлде дип саныйм. Алга таба укучыларның әхлакый һәм рухи тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекләрен һәм физик үсешләрен ныгыту өстендә эшне дәвам  итәргә кирәк дип уйлыйм.

   



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Тәрбия эшчәнлегенең план-сеткасы

Тәрбия эшчәнлегенең план-сеткасы...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....