Тәрбия сәгатенә
план-конспект занятия (10 класс) по теме

Газимзянова Ралия Габбасовна

Урта һәм югары сыйныфлар өчен сыйныф сәгате

Скачать:


Предварительный просмотр:

МББУ “Лашман урта

гомумбелем мәктәбе”

 (Сәламәтлеккә аңлы караш тәрбияләү максатында уздырылган сыйныф сәгате)

1 нче категорияле татар теле һәм

                                   әдәбияты укытучысы Газимзянова Ралия Габбасовна

  Тема.     Даллес корбаны булма!

Максат.     Сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш формалаштыру.

Метод: Фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: интернет-ресурслар,  анкета.

Техник чаралар:      

  Microsoft    Power  Point программасында презентация. Мультимедиа проектор.            

I  Мотивлаштыру-ориентлашу.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар.  Әйдәгез эшебезне җыр тыңлаудан башлыйк әле.  (Илсөя Бәдретдинованың “Әстәгыфирулла, бу нинди заман?” җырын тыңлыйбыз)

  • Нинди заман?  Шул сорауга җавап эзләп, бүген без без сыйныф сәгатебезне  гадәти булмаган темага багышларбыз.  Даллес корбаны булма! – дип атала ул.  Кем соң ул Даллес?  Эшебезне нәкъ шул сорауга җавап бирүдән башлыйк.

II        Уку мәсьәләсен кую

1,2 нче слайд. (Даллес шәхесен ачыклау)

1945 нче елның 9 нчы  мае илебез тарихында нинди көн икәнен барыбыз да белә – Советлар  Союзы  бөтен  дөнья  өстенә    ябырылган    фашизм   чумасын  юк итте.  Ә    1945 нче   елның  2нче  сентябренда Икенче   Бөтендөнья   сугышына  нокта  куелды. Бу  сугыштан  илебез җиңүче  булып  чыкты. Әмма Бөтендөнья  капитализмы  моның   белән  килешергә теләмәде. Икенче  Бөтендөнья  сугышыннан  соң Америка Кушма  Штатлары   Советлар   иленә  салкын  сугыш  ача . Аларның  максаты  СССРны таркатып ,  илне  юк  итү  була .М.Горбачев ярдәмендә  алар,  тыныч  юл  белән, нәкъ яһүдләргә хас булганча салкын акыл аркылы, соң булса да, моңа ирештеләр.

3 нче слайд. Кем ул Даллес? – Джон Фостер Даллес- АКШның  иң реакцион политик эшлеклесе (1888- ?) .Республикачылар партиясе члены булган.  Америка империализмының   бөтендөнья хакимлегенә  омтылуын яклаучы  иң актив бер вәкиле. Профессиясе буенча – адвокат. Нью –Йорктагы иң  эре  адвокатлар фирмасы башлыгы булган . Икенче бөтендөнья сугышыннан соң  Маршалл һәм Ачесон белән бергәлшәп “ Маршалл план” төзүдә катнаша.”Салкын сугыш” идеологларының берсе. “ Илне куәтле кораллы көчләр тоту белән бәйле йөкне тартырга мәҗбүр итү өчен , анда сугыш чорындагы психологик хәлгә якын эмоционапь атмосфера тудырырга кирәк. Читтән сугыш куркынычы яный дигән күзаллау булдырырга кирәк”.( Дж. Даллес).

   Даллес –НАТО блогын оештыручыларның берсе . 1950-52 елларда дәүләт советы секретареның киңәшчесе. Космополитизмны яклый, аны пропагандалый.(“БСЭ”, 13 том,1952, 308 бит).

1945 нче елда ук Америка стратегы Даллес менә нәрсә дип яза:

    “Сугыш бетәр, барысы да тегеләйме- болаймы тиешле юлына төшәр, көйләнер һәм без бөтен көчне, булган бар нәрсәбезне, барлык  алтынна-рыбызны, матди куәтебезне совет халкының башын әйләндерергә, аларны җүләргә сабыштыруга ташлаячакбыз. Әдәбият, театрлар, кино- һәммәсе кешенең иң түбән хисләрен сурәтләячәк һәм данлаячак. Кеше аңына секс, көчләү, садизм, хыянәт- бер сүз белән әйткәндә, һәртөрле әхлаксызлык тудыру һәм төйгечләү белән шөгыльләнәчәк. Андый сәнгатькярләрне без һәрдаим яклаячакбыз һәм күтәрәчәкбез. Дәүләт белән идарә итүдә без буталчыклык һәм башбаштаклык тудырачакбыз. Намуслылык һәм гаделлектән көләчәкләр, аларбөтенләе белән искелек калдыгына әвереләчәк.   Ерткычлык, оятсызлык һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, бер - береңнән хайваннарча курку, читенсенә белмәү, хыянәт, халыклар арасында дошманлык- боларның барысын да без оста һәм шома гына чәчәчәкбез һәм болар барысы да гөрләпчәчәк атачак. Без кешеләрне балачактан, үсмер чактан тотынып эшкәртәчәкбез. Төп игътибарны һәрвакыт яшьләргә бирәчәкбез, аларны таркатачакбыз, бозачакбыз, аздырачакбыз. Без алардан шпионнар, космополитлар ясаячакбыз. Без моны нәкъ шулай эшләячәкбез”.

Без сезне Даллес программасының берничә пункты белән генә таныштырдык. Әйе, чәчләрең үрә торырлык, уйлап карасаң. Кая барабыз без -Даллес программасының корбаннары? Алда тагын ниләр көтә безне? Бөтен дөньясына ишетелерлек итеп чаң кагасы иде! (Чаң тавышы ишетелә).

 4нче слайд.  Саннар дөньясына гына игътибар итик әле. Сан - сыйфатның көзгесе, ди бит.(Китереләчәк саннарны үзгәртергә туры киләчәк, ягъни хәзерге вакытка туры китерергә, чөнки бу язмадагы санннар һәрдаим үзгәреп тора).

- Татарстанда яшәүче халыкның 1,2 % гына эчмәүчеләр исәбенә керә.(нәни бәбиләрдән алып  карт кешеләргә кадәр.)

-  Узган ел Россиядә ялган, ясалма аракы эчеп,       49  000 кеше теге дөньяга киткән.

5 нче слайд.   2011 елда  Татарстанда 10 000  наркоман исәптә торган, мәҗбүри тест  тикшерүләре барышында беренче кат кулланган, куллана гына башлаган 7 000 наркоман  ачыкланган. Россия күләмендә 5 миллион наркоман исәпләнә... Соңгы елларда гына да безнең республикада наркотиклар буенча 1800 дән артык җинаять эше ачылган.

6 нчы слайд.  Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр  саны артканнан арта бара.  Наркоманнарның 13% ы - 12- 13 яшьлекләр, 60% -  яшүсмерләр.

Күпме корбаннар бәрабәренә наркомафия үзенә  чиксез табыш туплый. Наркотиклар сатудан кргән табыш 300% тан 2000% ка кадәр тәшкил итә. Әфганстанда бер кг. Героин 10 мең, Таҗикстанда 25 мең, ,Мәскәүдә  150мең долларга җитә!

7 нче слайд.Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны3600 миллиард сигарет тарта. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле 20меңнән артык җинаять эшләнә.Соңгы 5 елда әйләнештән алынган наркотикларның күләме 16 тоннадан  95 тоннага җиткән.

Дөньяда барысы 35 миллион СПИД белән авыручы теркәлгән. Ә Татарстанда 12496 кешегә ВИЧ  инфекциясе диагнозы куелган.

8 слайд.  Без 21 гасырга да аяк бастык. 4 афәт белән! Мин сезне бүгенге көндә 4 афәттән сакланырга чакырам. 9 нчы слайд.

Укучылар, экранга карыйк әле. Кемнәр болар?  (Р. Нуриев, В. Цой, В. Высоцкий кебек фаҗигале шәхесләр күрсәтелә.) Аларның нинди уртак яклары бар?

Болар наркомания корбаннары. “Мин татыйм да ташлый алам, мин көчле.” Шулай дип күпме язмыш ялгыша, тормышын җимерә.  Чынлыкта  алай гына ансат котылып булмый шул.

(Ролҗле уен)  Маска керә.Ул йөзенә куркыныч, карчык сурәтле маска каплаган кыз.

- Кем сез?

- Мин яшь кыз идем

- Нигә идем дисез?

 - Әйе, идем дим. Миңа әле 20 генә яшь булса да, хәзер яшәмим. Минем хәзер бар шөгылем- наркотик табу. Мине башка бер нәрсә дә кызыксындырмый.

- Ничек бу көнгә  төштегез соң?

- Моннан ничәдер еллар элек миңа 15 яшь иде. Мин бик матур сөйкемле бер кыз идем.    Башта кызык итеп кенә тәмәке тартып карадым, аннан бәйрәмнәрдә генә дип аракы да капкалый башладым. Шуннан шул: аракы эчкән җирдә кәеф- сафа корыла, наркотикларга да бик тиз ияләштем.Моның белән генә бетмәде әле. Сез миннән белеп курыктыгыз. Мин иң куркыныч булган афәтне- СПИД вирусын эләктергәнмен. Үз теләгем белән алып барган мәгънәсез һәм җиңел тормыш минем өчен менә шулай аяныч төгәлләнде.

- Ничек инде төгәлләнде? Сез хәзер кая барасыз соң?

-  Кая барыйм? Билгеле инде - үлемгә!

9 слайд. Халыкны  упкынга тартучы икенче зур афәт – аракы. Россиядә гомумән һәр 53 нче кеше исәптә торучы эчкече икән бит. Исәпләүләр буенча, илебездә һәр кеше елына 42 шешә аракы эчә. Аена 3,5 шешә дигән сүз бу. Төгәлрәк әйтсәк, 3 кешелек гаилә (әти, әни, бала) аена 10 шешә бушата булып чыга инде.  Россиядә җәмгысе 143 миллион кеше яши. Шуларның 40 миллионы — пенсионерлар, алар — эчми (эчкечеләр пенсия яшенә җитми ул). 25 млн. кеше авызына спиртлы эчемлек кабып та карамаган (аларның күбесе — хатын-кызлар). Аракы эчмәүче, ләкин әлегә сыра белән генә мавыгучы 30 млн. үсмерне дә исәпләсәк, эчкечеләр хисабына елына 127 шешә аракы килеп чыга. Аена 11 шешә! Кемнең организмы моңа чыдасын? Һәм ул чыдамый да.

10 нчы слайд.  Тәмәке. Социаль челтәрдә тәмәкенең зарары турында күпме генә  сөйләнсә дә статистика коточкыч. Без дөньяда тәмәке тарту буенча 69нчы урыннан 2нче урынга менгәнбез. Дөрестән дә, рәсми мәгълүматларга күз салсак, саннардан чәчләр үрә тора! Статистика буенча, хәзерге вакытта илебездәге ир-атларның 60 %ы, хатын-кызларның 20 %ы, ә яшүсмерләрнең 50 %ы диярлек тәмәке тарта.

11 нче слайд.  Даллес оста стратег булган.  Килешәсезме?  4 нче афәт – телевизор һәм компьютер. Яшүсмерләрне үзенең колына әйләндереп виртуаль дөньяга әсир итеп куйган бу күренештән кем генә азат икән. Нәкъ менә шулар чын сәнгать әсәрләрен кысырыклап чыгарды, көчләү, оятсызлык, садизм  күренешләре кайсы каналны гына ачсаң да түгелергә тора.  Интернет челтәрендә дә  парнография,  сексуаль көчләү, азгынлык.  Ничек болрга бирешмәскә?

(укучыларның фикерләре тыңлыныла)

12 слайд. Армия. Дедовщина. Менә кайда ачык чагыла ул кечкенә яшьтән телевидение тарафыннан төеп тутырылган  садизм. Хәтта гап-гади америка мультигы “Том и Джерри” га игътибар белән карагаыз. Узара нинди астыртынлык, усаллык бит! Бу бит инде үзебезнең “Ну, погоди !” түгел.

13 слайд.   . Намуслылык һәм гаделлектән көләчәкләр, аларбөтенләе белән искелек калдыгына әвереләчәк.   Ерткычлык, оятсызлык һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, бер - береңнән хайваннарча курку, читенсенә белмәү, хыянәт, халыклар арасында дошманлык- боларның барысын да без оста һәм шома гына чәчәчәкбез һәм болар барысы да гөрләп  чәчәк атачак.  Ул көн килеп җиткән түгелме?  Безгә бердәм булырга һәм шул афәтләргә бирешмичә яшисе иде.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.  Уйланыр өчен сезгә җитәрлек җирлек тудырылды дип уйлыйм. Кем булырга, ничек булырга?  Сез сайлау алдында... Ләкин сайлаганда аң бул, бер минутлык ләззәт артында синең әти-әниеңнең, якыннарыңның күз яшьләре, җимерелгән язмышың, киселгән нәселең ята....


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

"Толерантлык- тынычлыкка юл" сыйныф сәгатенә презентация

Презентация для проведения классного часа на тему " Толерантность" на татарстком языке...

"Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?" темасына класс сәгатенең план-конспекты

Тема. Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?Максат:-         кәрәзле телефонның укучылар тормышындагы ролен ачыклау;-...

"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хак­лау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә тө...


 

Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Яхшы кулланма!