Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)
классный час (7 класс) на тему

Радис Рафисович Мокимов

 

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…”

 (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате)

 

Максат:

1. Бөек Ватан сугышы герое -  Хәсән Замановның тормыш юлын, батырлыкларын өйрәнү,аңа карата укучыларда хөрмәт хисе тәрбияләү.

2.Сугыш алып килгән газапларны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.

3.Укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

 

Җиһазлау: компьютерда слайдлар, геройга багышлап ясалган альбом, плакатлар:

1. Үлгәннәрнең каберен,  Исәннәрнең кадерен бел!

2. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов – безнең горурлыгыбыз!.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h_zamanov.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

Актаныш районы «Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге

Кадет – интернат мәктәбе»

Бөек Җиңүнен 70 еллыгын каршылап...

Җиңү килде җирне нурга күмеп…

 (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате)

                                                                                                  Төзеде 6 класс тәрбиячесе

Мокыймов Рәдис Рәфис улы

Актаныш 2014

Максат:

1. Бөек Ватан сугышы герое -  Хәсән Замановның тормыш юлын, батырлыкларын өйрәнү,аңа карата укучыларда хөрмәт хисе тәрбияләү.

2.Сугыш алып килгән газапларны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.

3.Укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютерда слайдлар, геройга багышлап ясалган альбом, плакатлар:

1. Үлгәннәрнең каберен,  Исәннәрнең кадерен бел!

2. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов – безнең горурлыгыбыз!.

Дәрес барышы.

Т:Исәнмесез укучылар.Бугенге безнең класс сәгатенең темасы Боек Җиңүнен 70 еллыгына багышлана.Алдагы дәресләрдә инде без бу тема буенча сөйләшә башлаган идек.

...Төн үтә, таулар артына

Тулган ай бата;

Татарстан кырларында

Язгы таң ата.

Татарстан, Татарстан!

Бөек Ватанның

Бөтен милләтләре сине,

Бу язгы таңның

Чык кунган чәчәкләредәй,

Якын күрәләр,

Синең бәхетеңне даулап,

Утка керәләр.

Көрәшләрдә алган даның

Ул – Ватан даны;

Халкың түккән ялкынлы кан

Ул – Ватан каны.

Даныңны, утлы каныңны

Таптатмас өчен,

Ватан кояшы – юлбашчы

Туплый ил көчен...

                                                 Фатих Кәрим (“Идел егете” поэмасыннан өзек).(3 слайд)

- Укучылар, әйтегез әле, бу өзек хакында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Өзекнең асылы нәрсәдә?

- Дөрес, укучылар, Туган ил, Ватаныбыз, аны яклау, саклау хакында.

- Ә менә Ватан хакында нәрсәләр әйтә аласыз? (Укучылар фикере).

- Ватан – кешенең туган ягы, туган җире ул.

- Ватан – һәр кеше өчен үзе туган һәм шуның гражданины булган ил.

- Ватан – туып-үскән һәм яшәгән йортым, урамым, авылым. Белем биргән мәктәбем, дусларым, укытучыларым ул.

- Ватан – сулаган һавам, атлап йөргән сукмагым, җиләк җыйган болыным, су коенган инеше

- Укучылар, әйтегез әле Ватанны кемнәр саклый?

- Солдатлар.

Әйдәгез әле укучылар искә тошереп үтик.Бөек Ватан сугышы кайчан башлана?

Укучыларның җаваплары.

 1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлый. Сугыш башлана.

Илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды. Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип Татарстаннаннан да 560 меңнән артык кеше фронтка китте. Алар дошман белән батырларча көрәште. 100 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200гә якын Татарстан батырлары Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Җирдә яшәвебез белән без алар алдында бурычлы. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас”.

Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

Т: Дөрес укучылар.Менэ сез 200гә якын Татарстан батырлары Советлар Союзы герое исеменә лаек булды дидегез.Ә безнең мәктәп кем исемен йөртә?

У: Заманов Хәсән Заман улы исемен йөртә.

Т: Әйе.без сезнең белән бүген Актаныш районыннан чыккан  4 Советлар Союзы Герое исеме бирелгэн шәхесләр белән танышырбыз.

Х. Заманов 1912 елда Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. 1941 елның шомлы хәбәрен Хәсәнҗан Ижау шәһәрендә каршылый. Сугышның беренче көннәреннән ук Хәсән Заманов, үзе теләп, фронтка китә. Днепрны кичкәндә каты яраланып госпитальгә эләгә. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша. Алдагы шәһәр өчен барган каты сугышта кабат яралана Хәсән. Врачларга аның бер аягын кисәргә туры килә. Кат-кат операцияләр ясала. Протез белән йөри өйрәнә. Госпитальдән 1944 нче елның азагына гына чыгарга туры килә. 1944 елның 10 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, Ижау шәһәренә әйләнеп кайта. Соңыннан Свердловск өлкәсендәге Покров-Уральский поселогында яши. Көндәлек тормышта гади, тыйнак, сабыр холыклы Хәсән Заманов иркенләп яшәргә тиеш иде дә, тик гомере кыска булган. 1956 (51)нче елда Урал тау итәгелдәге Баяновка поселогында вафат була. Шундагы зыяратка күмелә. (8 слайд)

Свердловск өлкәсе Североуральск шәһәрендә Хәсән Замановка һәйкәл куелган. Ижау шәһәрендә илебез бәйсезлеген саклаучылар арасында Хәсән Замановның да фотосы бар. Туган авылы Актаныш районы Күҗәкә авылында мәктәп каршында бюсты бар.Хәсән Заманов исеме һәркемнең күңелендә саклана.(9 слайд)

Т: Тагын 3 герой белән дә танышып үтик.

Укучылар чыгышы:

Дәүләтов Баян Еркәй улы

1924 елда Актаныш районыТатар Әҗбие авылында туган. 1942 елда армиягә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша, взвод командиры була. 1943 елда һәлак була. 1943 елда Баян Дәүләтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.(10 слайд)

Минаев Гатаулла Мирзахит улы

Актаныш районының Зөбәер авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Колпино шәһәрендә яши. Шунда ул Николай Орлов булып китә. Бөек Ватан сугышын Кызыл армия сафларында каршылый. 1945 елда Николай Сергеевич Орловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Соңгы вакытта Н. С. Орлов Ровно шәһәрендә яши. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була.(11 слайд)

Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы 

1906 елда Актаныш районы Бикчәнтәй авылында туа. 1928-1930 елларда Армия сафларында хезмәт итә. Мәктәптә математика укыта, мәктәп директоры була. Бөк Ватан сугышында беренче көннәрдән үк катнаша. 1944 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Авыр яраланып 1944 елда демобилизацияләнә. Мәктәптә эшли. 1959 елда үлә.(11 слайд)

Т: Әйе укучылар.Димәк без сезнең белән буген нәрсә турында сөйләштек.Нинди мәгълүмат алдык?

У: Безнен Кадет –интернат мәктәбе Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемнен йортә.

Х. Заманов 1912 елда Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән ук Хәсән Заманов, үзе теләп, фронтка китә. Днепрны кичкәндә каты яраланып госпитальгә эләгә. Каты яраланып госпитальгә эләгә.

1944 елның 10 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә.

1956 (51)нче елда Урал тау итәгелдәге Баяновка поселогында вафат була. Шундагы зыяратка күмелә.

У: Дәүләтов Баян Еркәй улы , Минаев Гатаулла Мирзахит улы, Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы шулай ук безнең якташларыбыз.

Т: Рәхмәт.  Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә алар бүләк итте. Без аларга баш иябез һәм алар белән горурланабыз.

  • Сугыш чоры балалары дибез... Бүген бездә кунакта сугыш мәхшәрләрен үз башыннан кичергән Хамис абый. Аның да яшь буынга әйтер сүзе бар.

Укучыларның мөмкин саналган сораулары:

       1.Сезнең белән полкта татар егетләре күп идеме?

      2.Ничә ел хезмәт иттегез?

     3. Сезгә нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде?

    4. Бер-берегезгә булыша идегезме?

5.Дусларыгыздан, туганнарыгыздан хатлар еш килә идеме?

Йомгаклау.

- Димәк, укучылар, без сезнең белән бүгенге класс сәгатендә   Боек Ватан сугышы, аның асылы белән, хәрби бурычын үтәгәндә шаһит киткән райондашлар, якташлар белән таныштык.

Без сезнең белән армия сафларында хезмәт иткән авылдашларыбыз, райондашларыбыз турында өйрәнүне, ватанпәрвәрлек дәресләрен дәвам итәрбез. Ә бүгенге көндә, укучылар, Боек Ватан сугышлары  башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп,  класс сәгатен йомгаклыйсы килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Балтач районының Советлар Союзы Геройлары

Балтач районының Советлар Союзы Геройлары...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгате

Бу материал 5, 6 класс балаларына юнәлдерелгән. Ул мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараның бер фрагменты...

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,Шатлык  белән  күзне  чылатып.Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдәОрден - медальләрне  чыңлатып.Һәйкәл булып  ...

Муса Җәлил иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать"

Муса Җәлил иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать"...